Журнал «Безнең мирас»

Хәтер һәм туган тел (Түгәрәк өстәл)

20 сентябрьдә редакциябездә тарих фәннәре докторы, ТРның фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт бүләге лауреаты, ТРның атказанган фән эшлек­лесе, ТР ФАнең Энциклопедия һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев; тарих фәннәре кандидаты, ТРның фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт бүләге лауреаты, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР ФАнең Энциклопедия һәм төбәкне өйрәнү институтының Татар диаспораларын өйрәнү үзәге җитәкчесе Булат Хәмидуллин; Татарстанның халык шагыйре, «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры киңәшчесе Равил Фәйзуллин, «Безнең мирас» журналы хезмәткәрләре Ләбиб Лерон, Марат Закир, Рәдиф Сәгъди һәм Ленар Гобәйдуллин катнашында «түгәрәк өстәл» булып үтте. Чарада катнашучылар 1552 елгы вакыйгалар һәм туган тел турындагы фикерләрен белдерде. Игътибарыгызга берничә чыгышны тәкъдим итәбез.



Ләбиб Лерон: «Кысылган кеше кычкыра!»



Бер гапләшүебез вакытында могтәбәр шагыйребез Роберт Әхмәтҗанов шулай дигән иде. Чынлап та, хак сүзләр бит! Кая да булса кысылып калсаң яисә кем дә булса китереп кысса, кычкырмас җиреңнән кычкырырсың... Әлбәттә, кайсы җирең кысылган – шул төшең бигрәк тә авырта.
Милләтебез дә бүген кысылган хәлдә. Дөресрәге, әле дә кысылган халәттә. Әле аннан, әле моннан һаман кыса торалар. Кысылганнан-кысыла барабыз. Инде менә телебезне китереп кыстылар... Милләт дәшми. Кычкырмый милләт (мин биредә гади-гадәти шәрран ярып кычкыру турында әйтмим). Әллә кычкыра алмыймы? Алай дисәң, әле анда, әле монда: «Үтерәләр телне, бетерәләр!» – дигән сүз-авазлар өтек-сөтек ишетелгәләп ала. Тик бу бөтен бер милләтнең әрнүе, җан авазы, катгый таләбе түгел, аерым кешеләр кычкыруы гына шул. Милләт һаман йокылы-уяулы халәттә: күзләре ачык, баш мие эшләми.
Хәтер көне, дибез, 1552 елны искә төшерәбез. Кемнедер сүгәбез, янә: «Үтерәләр, бетерәләр!» – дип, зар елыйбыз. Һәм... Шуның белән вәссәлам! Икенче «Хәтер көне»нә кадәр утны (хәтерне) учетчиктан (баш миеннән) өзеп-аерып куябыз. Бөтенебез дә түгел, әлбәттә...



Искәндәр Гыйләҗев: «татарда Хәзергә кадәр милли шәһәр структурасы юк»



1552 елгы фаҗиганең татар тарихында тоткан урыны нидән гыйбарәт? Бу дата хәзерге заман халкы өчен нәрсәне аңлата? Кайберүләр аны бик эмоциональ кабул итә, ә кемнәрдер: фаҗига узган, нигә ул турыда кабат кузгатырга, без хәзер 450 елдан артык урыс дәүләтендә яшибез, бу датаны искә төшереп торырга кирәкми, ди.
Беренчедән, 1552 елда татар үзенең дәүләтчелеген югалтты, ягъни дәүләт тоткан, шушы дәүләттә төп көч булган халык дәүләтсез калды. Дәүләте булган халыкның кулыннан дәүләт китә икән, бу – һичшиксез, бик зур югалту һәм коточкыч фаҗига. Без шушы хакыйкатьне аңларга тиеш. Димәк, татар башка халык өстенлек иткән дәүләттә яши башлый, икенче пландагы халыкка әйләнә.
Икенчедән, татар халкы, 1552 елгы фаҗига нәтиҗәсендә, шәһәр структурасын югалтты. Татар Казаннан куыла һәм шәһәр халкы буларак яшәүдән туктый. Моның нәтиҗәсен без бүгенге көнгә кадәр сизәбез, хәзергә кадәр татарның чын милли шәһәр структурасы юк. Шәһәр һәм авылның халык тормышында икътисадый, сәяси һәм мәдәни яктан үз урыны бар. Шәһәр зур өстенлеккә ия: ул – коммуникация, халыкара сәясәт, сәүдә, икътисад һәм мәдәният үзәге. Шәһәр татарны компактлы берләштерергә сәләтле иде, ә берләшкән милләтнең мөмкинлекләре гаять зур. Татарның Казан ханлыгында «казаны» – үз шәһәр структурасы булган, ә 1552 елгы фаҗига нәтиҗәсендә ул юкка чыккан. Шулай итеп, XVI гасырдан татар бары тик авыл халкына әйләнә, ә авылның һәрьяктан да мөмкинлекләре чикле. Бу – татар берләшмәсен, каршылык күрсәтмәсен өчен, заманында аңлы рәвештә махсус кылынган гамәл.
Өченчедән, яңа шартларда татар феодаль структурасы да юкка чыкты. Дөрес, бу процесс озаккарак сузыла һәм XVIII йөзнең башында гына тәмамлана. Феодаль сыйныф, җирбиләүчеләр, аксөяк морзаларны югалту гаять аяныч нәтиҗәле булган, чөнки татар һәрвакыт шушы кешеләргә өмет баглаган, алар кулында акча – матди үсеш өчен барлык мөмкинлекләр, алар кулында – идарә, хакимият, алар кулында – мәдәниятнең үсеше, алар кулында – белем. Акча булмаса, белем дә булмый. Шушы сыйныф булмагач, югары мәдәният тә үсә алмаган. XVI гасыр азагы-XVIII йөзләрдә татар мәдәнияте кризис кичерә, чөнки аның алгарышы өчен лидерлар, әйдәп баручылар юк. Сез бу чордагы урыс мәдәниятенә игътибар итегез, аны алпавыт-феодаллар алып барган, чөнки алар бердәм, кулларында акча бар һәм халыкны алга әйдәгән, ә татарда бу сыйныф юкка чыга, таркалып бетә. Бары тик «чабаталы морзалар» гына кала... Болар барысы да урыс дәүләте тарафыннан махсус оештырылган, чөнки татар аксөякләре – потенциаль оппозиция, куркыныч көч. Вакытлар узу белән, алар яңадан берләшергә һәм дәүләткә каршы күтәрелергә мөмкин. Феодаллар сыйныфын югалту – тарихыбызның коточкыч бер фаҗигасе һәм бу күренеш халкыбызны мәдәни кризиска китерә.
XVIII гасырның азагында гына яңа формалашкан татар сәүдәгәрләре һәм сәнәгатьчеләре мәдәниятебезгә импульс бирә, чөнки аларның кулында акча, капитал туплана. Шундук мәдәниятебездә яңа сулыш сизелә башлый.



«1552 ел татарның таркаулыгын күрсәтә»



1552 елгы вакыйгалардан соң татар «рухи шок» кичерә. Моңа кадәр дәүләте, шәһәре, көчле зыялылары булган халык кинәт кенә икенче пландагы халыкка әверелә. Без бу чорда нинди казанышлар күрәбез? Нинди шәхесләребез бар? Йөз ел эчендә дүрт буын алмашына – бу шактый озак вакыт, ә кайда безнең шулвакытта яшәгән бөекләребез?! Димәк, алар күтәрелә алмаган.
Дөрес, татарлар яңа дәүләткә җайлаша, урыслар белән бергә яшәргә өйрәнә, авыр шартларда күтәрелергә юл таба. Бу да – безнең милләтнең көчле икәнлегенә бер дәлил. Без тагын шуның белән дә горурланырга тиеш: гәрчә дәүләт каршы торып, юлны киссә дә, алдынгы фикерләрне буып торса да, милләтебез, тора-бара, Русиядә чагыштырмача көчле позицияләргә ирешә. Мәдәният, мәктәп-мәдрәсәләребез, атак­лы галимнәр – болар берсе дә урыс дәүләте ярдәме белән оешкан казанышларыбыз түгел. Бу – татарның үз эченнән килгән куәт: шундый зур фаҗига булса да, халкыбыз гасырлар дәвамында күтәрелә алган, урыс дәүләтендә үз урынын тапкан. Без татарның көчле милләт икәнен шуның белән дә күрсәтергә тиеш.
1552 ел – гыйбрәт. Ул – күптәнге чиребез, татарның таркаулыгын күрсәтә торган фаҗига. Татарда үзара бәхәс күп. Татар бер-берсенә ышанмый. Татарда көндәшлек зур. Холкыбызга хас тискәре күренешләр бар һәм, кызганыч ки, алар элек тә булган. 1552 ел татарның бердәм булмавын күрсәтә, шуңа күрә да халкыбыз дәүләтчелегеннән мәхрүм калган.
Без, ХХ йөз башында, Тукайлар чорында ренессанс, күтәрелеш булган, дибез. Ләкин, ни кызганыч, ул вакытта да зыялыларыбыз үзара сугышып яткан.... Ә без бу чорны бары тик мактарга гына яратабыз.



«Мәскәү – Алтын Урданың сәяси варисы»



Бөтен нәрсә дә коточкыч фаҗигагә генә бәйле булырга тиеш түгел, мәсьәләгә киңрәк карарга кирәк. Минем белән килешмәүчеләр, әлбәттә, булыр: XVI гасырда урыс дәүләте икътисадый һәм сәяси яктан Казан ханлыгына караганда көчлерәк булып чыккан. Казан ханлыгы белән Мәскәү арасындагы мөнәсәбәт татар белән урыс дошманлыгы гына түгел. Бу – реаль сәяси конкуренция, Алтын Урда мирасы өчен көрәш һәм әлеге каршылыкта урыс өстенлек алган. Мәскәү дә Алтын Урданың сәяси варисы. Мәскәү – болганчык чорда әлеге көрәштә катнашып җиңгән дәүләт. Татарның яулап алынуы – зур фаҗига, ә икенче яктан, ул көчле дәүләт составына керә. Күп нәрсәләрне югалта, ләкин көчлерәк дәүләт составында яңа шартларга яраклаша, үз позициясен булдыра. Татарның Россия дәүләтен оештыруда, үстерүдә роле искиткеч зур. Ул – шушы дәүләтне төзегән халыкларның берсе. Россия урыс дәүләте генә түгел.
1552 ел – урысның үзе өчен дә хәлиткеч борылыш. Россия күпмилләтле, күпдинле, Иделле дәүләткә әйләнә. Бу – зур күтәрелеш, сыйфат үзгәреше. Чынбарлыкның асылына төшенсәк, бу зур сәяси конкуренциянең бер дәвамы гына. Аннан соң Мәскәү башка татар ханлыкларын яулап ала, соңрак Кырым ханлыгына да чират җитә. Нәтиҗәдә, барлык Алтын Урда җирләре урыс дәүләте кул астына керә. Безгә 1552 елны фаҗига итеп кенә түгел, ә катлаулы тарихи процессның киңлеге, төрлелеге белән күрсәтергә кирәк.



«Идел-Урал» проектыннан большевиклар курыккан»



Ни өчен 1918 нче елларда Идел-Урал штаты проекты барлыкка килә һәм ул күп кешеләрдә хуплау таба? Чуаш, мари халыклары да татарлар инициатор булган проектка бик теләп кушыла, чөнки алар татарны якын күргән һәм борынгы тарихи бәйләнешне сизеп торган. Татар кризис чорын кичерсә дә, элекке тарихи бәйләнешләр сакланып калган.
«Идел-Урал» проекты Россияне бетерә, юкка чыгара, дигәннәр, ә ул бит Федератив Россияне күзаллаган. Бу гаять алдынгы проект булган, ә большевиклар аннан курыккан, чөнки Идел-Урал дәүләте барлыкка килгән булса, татарлар монда башка милләтләрдән өстен торган зур көч булыр иде.



«Татар теленең зур дошманы – шәһәр кешесе була алмаган татар»



Безгә соңгы 25-30 елда «ликбез», акыллы мәдәни пропаганда эше җитмәде, һаман хискә бирелеп, мөнбәрләрдән нәрсәдер кычкырдык. Тарих, тел, мәдәният һәм әдәбиятның төпле, нигезле пропагандасы булмады, милләтебезне горур итеп күрсәтә алмадык. Бөтен нәрсә акыллы, профессиональ булырга тиеш, ә без хискә бирелергә, кычкырырга яратабыз. Тел өлкәсендә дә, әгәр дә акыллырак булсак, күп эшләр башкарып булыр иде. Без белемгә түгел, ә эмоциягә таяндык, бу өлкәләрдә башка милләтләр тәҗрибәсен дә кирәкле дәрәҗәдә өйрәнмәдек. Икетеллелек буенча чит илләрнең уңай хәл ителгән тәҗрибәсе бар. Бельгия, Каталония, Канада, Швеция, Финляндия кебек илләрдә икетеллелек – тыныч кына, нигезле, фәнни һәм халыкны тынычландырып хәл ителгән мәсьәлә. Ә бездә?
Кызым Казанның 68 нче татар мәктәбендә укыды. Аның сыйныфындагы бер урыс малаен әнисе аңлы рәвештә: «Улым Татарстанда яши, ике дәүләт телен дә камил белергә тиеш», – дип, татар классына махсус бирде. Егет ун ел буе гармунда уйнап, кәләпүш киеп, барлык татар мәдәни чараларында катнашты. Мин Татар филологиясе һәм тарихы факультеты деканы булып эшләгәндә берничә урыс кызын укырга алдым. Шуларның берсеннән: «Нигә син татар факультетына керергә булдың?» – дип сорадым. Ул: «Мин татар телен яраттым, укытучым әйбәт булды», – ди. Менә шәхеснең роле! Әгәр дә без заманында тел сәясәтен акыллы итеп алып барып, максат һәм нәтиҗәләрен алдан күргән булсак, хәзерге хәлгә калмаган булыр идек. Русларга татар телен өйрәтәбез, дибез. Максат нидә? «Бездә – ике дәүләт теле. Татарстанда яшәгән һәр кеше урыс һәм татар телләрен белергә тиеш», – дидек. Кешегә шулай гади генә аңлатып, аңа телне өйрәтеп буламы?
Татарча сөйләшә торган урыслар, чит ил кешеләре бар. Татар теле белән кызыксыну башка илләрдә дә шактый. Без татар теленең урынын, аны белүнең нинди нәтиҗәләргә китергәнен халыкка даими пропагандаларга тиеш. Ә безнең татар: «Мин татар телен белеп кая барам? Ындыр артына чыккач ук, аның кирәге юк!» – ди. Кызганыч, мондый ахмаклар бик күп.
Татар – артык прагматик халык. Халкыбыз күп нәрсә турында: «Бу миңа кирәкме? Кирәк түгелме?» – дигән сорау куеп хөкем йөртә.
Без, ике, өч телне белүебез нәтиҗәсендә, халкыбызны саклап кала, башка милләтләрдә дә үзебезгә хөрмәт тәрбияли алабыз. Әмма бу – аяныч ки, күп кешенең аңына сыймый торган фикер.
Конгресс тирәсендә тупланган яшьләргә өметем бик зур. 1990 нчы елларда милли мәктәп һәм гимназияләрдә укыган буын акрынлап алдынгы позициягә чыга башлады. Алар – акыллы, хөр фикерле, хәзерге заман кешеләре. Бу егет-кызлар хәзерге һәм киләчәктәге вазгыятьне уңай якка үзгәртер, дип ышанам.
Совет чорында да, татарның шәһәр структурасы булмау сәбәпле, зур югалтулар булды. Дөрес, 1920-1930 еллардан авыл кешеләре шәһәргә күпләп күченә башлады һәм авылны сагынып, авыл турында җырлап, чын мәгънәсендә шәһәр кешесе булып китә алмады. Бер үк вакытта авылга карата тискәре фикердә булды, күңеле белән туган җирне сагынды, әмма аны ким күрде һәм балаларын яңача, урысча тәрбияләде.
Шәһәрдә яшәүче авыл кешесенең дөньяга карашы үзгә. Хәзерге көндә шәһәрдәге татар теленең хәле һәм татарга булган мөнәсәбәт – 1552 елгы фаҗиганең дәвамы. Гомумән алганда, шәһәрдә яшәүче татарның туган теленә мөнәсәбәте ничек? Ул татар теленә авыл символы, икенче сорт әйбер итеп карый. Аның зур, бай, матур һәм камил тел булуы турында уйлап та карамый. Ул үзе үк: «Авылдан килгән, чабата кигән, татарча сөйләшә», – дип мыскыллап көлә. Болар барысы да гади кешенең психологиясенә нык тәэсир итә. Татар теленең иң зур дошманы – авылдан шәһәргә күчеп килгән һәм чын мәгънәсендә шәһәр кешесе була алмаган татар.
Татар телен саклап калу мәсьәләсендә авылдан чыккан буында өмет юк, чөнки алар артык прагматик, «кирәк яки кирәк түгел» мантыйгыннан чыгып кына эш йөртә. Дөрестән дә, авыл татар телен саклый, ул – татар теленең бишеге. Авылда үскән кеше татарча фикерли белә, ләкин авылның мөмкинлекләре чикле. Татар телен саклап калабыз, дип, бары тик авылны гына уйлыйбыз икән, дөрес фикер йөртмибез. Авылны да, шәһәрне дә бертигез кайгыртырга кирәк. Яңа буын шәһәрдә үсә. Хәзер бит татар авылында да балалар урысча сөйләшеп йөри. Без үскәндә татарча белми торган балалар каникулда авылга кайтып телне өйрәнә иде, хәзер исә, киресенчә, кайтып, бөтен авыл халкын урысча сөйләштерә.



Равил Фәйзуллин: «Җиңелмәскә иде!»



Искәндәрнең фикеренә кушылып, сүзне шигырь белән дәвам итәсем килә:



Әйтмәкче булалар:
«Кошлар бит сезнеңчә сайрамый...
Агачлар сезнеңчә шауламый.
Төтен дә сезнеңчә аунамый...»


Сызланып, үртәлеп,
эчемнән мин дә әйтәм:
яшьләрнең күбесе
телемнең асылын, аһәңен аңламый!..


Бу җиргә сөлектәй ябышкан
килмешәк турында әйткән юк...


«Ник алай? Ник болай?» дип уйлап,
әрнүгә сабышкан чакларда,
искән җил кистереп яңакка сыдырды —
«Җиңелмәскә иде!»


Күп җирләр йөрелә.
Күп илләр күрелә...
Чагыштырасың да күргәннәрне,
күпчак
читнекеннән безнең ким чыга...
Сәбәпләрен кем ди төпченсен!
...Чит күзләрдә горур өстенлек:
«Җиңелмәскә иде!»
Төштә, имеш, бер йомгакны
әй сүтәм, әй сүтәм!..
Килеп чыкмасынмы бермәлне
гүяки сихерче төене эченнән,
кан белән тырналган бер язу —
«Җиңелмәскә иде!»


...Көч барда, акылга хаҗәт юк.
Беркемнең беркемгә әҗәт юк...
Күпме ул рәнҗетелгән кавемнәр
хәмердә ысланган бу илдә!
Коллыкка тарылган өнеңдә...
Зарланма! Шыңшыма! —
Тел юк дип, рух юк дип...
«Җиңелмәскә иде!»


Ишетәм саңгырау өннәрне
Ерактан-ерактан:
урманнан,
даладан,
курганнан...
«Сезгә бик авырдыр,
авырдыр, оланнар!..»


...Сабантуй мәйданы ягыннан
баһадир бер егет ашкына урамнан.
«Җиңелмәскә иде бу юлы!
Җиңелмәскә иде!»



Булат Хәмидуллин: «Казан ханлыгы уртак Ватан булган!»



Казан ханлыгының фаҗигале язмышы турында фикер алышканда, минем ике мөһим мәсьәләгә игътибарны юнәлтәсе килә. Беренчесе – бу дәүләттә яшәгән барлык халыкларның бердәмлек күрсәтүе, икенчесе – ханлыкның кайчан тулаем яулап алынганын ачыклау.
Казан ханлыгының фин-угор кабиләләре hәм яңа формалаша башлаган чуаш белән башкорт халыкларының дәүләте булганын да онытырга тиеш түгелбез. Ул ханлык Идел-Урал төбәгендә гомер итүче татар һәм башка халыкларның уртак Ватаны булган!
Казан ханлыгы – Идел-Урал буе халыкларының сәяси һәм мәдәни-икътисадый тормышында сизелерлек эз калдырган дәүләт. Биләгән мәйданы да шактый зур булган. Ул дәүләт шартлы рәвештә «Арча», «Болын», «Тау ягы» һәм «Елга яр буе» якларына бүленгән, ә иҗтимагый-сәяси җәһәттән ул берничә административ олысны – Алат, Арча, Гәреч, Җөри, Нугай даругаларын берләштергән. Бу дәүләттә 700дән артык авыл һәм берничә ныгытылган шәһәр була. Казан ханлыгы барлыкка китерелгән 1440 еллар башында аның җир-биләмәләре төньяк тарафта – Нократ елгасына, Чыпца суына, көнбатышта – Иделгә Сура елгасы кушылганчы, көнчыгышта – Нугай Урдасы белән чиктәш Сәмәр (Самара) елгасы буйларынача, көньякта исә хәзерге Саратов тирәләренә чаклы булган. Башлыча бу ханлыкка Алтын Урда мәмләкәтенең Болгар олысы биләмәләре кергән. Әүвәлгерәк дәвер тарихи язмаларда әлеге дәүләтне «Болгар вилаяте» буларак та, «Казанское царство» рәвешендә дә теркәгәннәр.
Казан ханлыгы турында сөйләгәндә, без бу дәүләттә нинди халыклар яшәгәнлеге турында кайчак онытып җибәрәбез. Ә бит әлеге ханлык халкының яртысы чамасы гына татарлар булып, икенче яртысын күрше милләт вәкилләре тәшкил иткәнлеге турында гыйльми хезмәтләрдә язылган. Әйе, дәүләтне оештыручы төп халык татарлар булса, биредә чуаш (ул чакта тау чирмешләре дип йөртелгән), мари, өлешчә мукшы-мордва, удмурт һәм башкортларның да борынгы бабалары яшәгән ич. XV-XVI гасыр тарихи чыганакларында, мари белән чуашны берләштереп, «чирмеш» (черемис) дип, удмуртларны «ар» яисә «вотяк» дип язганнар. Казан ханлыгының «Чувашия» дип аталган биләмәсе, мәсәлән, Сигизмунд Герберштейн язмаларында аерып күрсәтелгән. Гомумән, Болын hәм Тау ягы халкының күпчелек өлешен «чирмешләр» дип язу гадәткә кергән. Элекке заманнардан ук ул чирмешләр урыс гаскәрләре һөҗүмнәреннән качып, Алтын Урда (Чыңгызыйлар) хакимиятенә сыенган булганнар. Соңрак бу халыкларның зур бер өлеше ислам динен кабул иткән, ә калганнары борынгы мәҗүси аллаларына табынган. Барлык ханнар да җирле фин-угор халыкларын үз иткән, аларның тормышын җайларга тырышкан, төрле ташламалар ясаганнар. Казан ханлыгы гаскәрендә дә чирмешләр шактый күп булган. Казан өстенә яу килгәндә аларның үз ирекләре белән яуга каршы күтәрелү үрнәкләре тарихи язмаларда бaйтак.
Идел буе болгар дәүләте чорыннан ук төрки халыкларның фин-угорларга дини һәм этномәдәни йогынтысы көчәя барган. Бу халыклар арасында «каратай», «бисермән» дигән этнографик төркемнәр формалашкан. Шулай ук татар һәм чуашларның да этногенезында, мәдәнияте үсешендә дә фин-угор халыкларының роле зур.
Әйтеп үткәнемчә, Казан ханлыгы Идел-Урал төбәгендә гомер итүче татар һәм башка халыкларның уртак Ватаны булган! Толерантлык – төрки дәүләтләрдә, бигрәк тә Алтын Урданың варисы булган Казан ханлыгында киң таралган күренеш. Ә хәзерге хәлләр, дини һәм этник мәсьәләләрнең торышы Казан ханлыгы белән бөтенләй чагыштырырлык түгел…



«Аяусыз көрәш 1557 елга кадәр барган»



Казан ханлыгының мәркәзе 1552 елда яуланып алынса да, ул дәүләт биләмәсенең Мәскәү кенәзлеге карамагына тулаем 1557 елда гына кергәнлеген дә онытмыйк. Шул еллар аралыгында ханлыкның барлык җирле халкы баскыннарга каршы чыга, үз Ватанының язмышы өчен аяусыз көрәшә.
Күпчелек тарихи әдәбиятта Казан ханлыгының юкка чыгуын 1552 елнын октябрь ае белән генә чиклиләр. Әмма әлеге фикер белән тулаем килешеп булмый. Безнең һәммәбез белә: бу айда Казан шәһәре һәм аның тирәләре – дәүләтнең үзәк өлеше генә яулап алына. Ханлыкның башка тарафларында әле дошман көчләр белән аяусыз көрәш дәвам итә. Хәтта бер ел элек ыру башлыклары Мәскәү кенәзлеге алдында турылыклы булырга ант иткән Тау ягы халкы да ул көрәштән читтә калмаган. «Беренче Чирмеш сугышы» дип аталган күтәрелеш шул хакта сөйли. Әйе, 1552-1557 еллар аралыгында «Казан сугышлары», «Чирмеш сугышлары» булып теркәлгән каршы тору сугышлары да билгеле. Алар Казан ханлыгының бөтен территориясендә дә барган, татардан тыш, мари, удмурт, өлешчә чуаш, мукшы, башкорт халыкларының борынгы бабалары да үз дәүләтенең, үз Ватанының азатлыгы өчен җаннарын аямыйча көрәшкән. Әйе, ул халыклар да Казан ханлыгын үзләренең асыл Ватаны дип санаган, аның өчен кан койган. Мәскәүдә гомер иткән тарихчы галим Ш.Ф.Мөхәммәдъяров 1950 нче елларда басылган бер хезмәтендә: «Казан ханлыгы татарлардан гына торган дәүләт түгел, ул баштан ук Урта Идел буенда яшәгән төрле халыкларны берләштергән», – дип язган иде. Икенче бер тарихчы – Г.К.Шкляев, 2003 елда Ижевскида чыккан хезмәтендә шул ук фикерне кабатлап: «Казан ханлыгы яуланган вакытта, яу белән килүчеләргә каршы торып, удмурт белән марилар да әлеге үз дәүләтләрен яклап көрәшкән («удмурты и мари защищали тогда свою государственность»)», – дип яза.
Соңгы елларда Казан-Мәскәү, Казан-Кырым, Казан-Нугай Урдасы, Казан-Төмән төбәге мөнәсәбәтләре турында күп языла. Әмма безнең иң якын ут күршеләребез, татарны үз иткән, яраткан күрше халыклар күләгәдә кала шикелле. Ә бит без бүген дә бер-беребез белән иң якын күршеләр буларак яшибез. Бер-беребезгә ярдәм кулы сузарга әзербез... Бердәм булып, фикердәш булып, бергә-бергә озын-озак гомер итәргә язсын барыбызга да!..




Ләбиб Лерон: «Параличланган милләтнең киләчәге юк!»



Бары илем, телем белән
Бәхетле була алам.
Илемнән дә, телемнән дә
Аера күрмә, Аллам!


Үз теленнән үзе теләп ваз кичкән кеше – денсез кеше. Андый бәндәләрдән мәрхәмәт көтәргә кирәкми. Милләтнең саулыгын үзаңы булган татар гына кайгырта ала. Параличланган милләтнең киләчәге юк. Кысылдыңмы – кычкыр, кешем! Кыс­тылармы – кычкыр, татар кешесе! Барлыгыңны, әле исән икәнлегеңне белсеннәр. Тиктомалдан телеңне, ирегеңне кыссалар – бөтен гавамга кычкыр, тавышың йокымсыраган милләтеңне дә уятырлык булсын!


Хөрмәтле укучылар! «Түгәрәк өстәл»дә яңгыраган башка фикерләр белән журналыбызның алдагы саннарында танышырга мөмкин. Үзегез дә әлеге мәсьәләләр турындагы уйлануларыгызны yanamiras@mail.ru электрон почтасына җибәрә аласыз.

Теги: Редакция Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру