Журнал «Безнең мирас»

Халкыбызның асыл улы

Тарихны кешеләр яза. Үткәннәребез аларның уңыш-казаныш­ла­рыннан һәм тайпылыш-хаталарыннан торганга күрә, ул катлаулы һәм гыйбрәтле. Аннан сабак алу фарыз, чөнки тарих галиҗәнаплары – кырыс хөкемдар,үзе белән исәпләшмәүне кичерми. Кешелек гасырлар дәвамында гаять күп сынауларга дучар ителә, әледән-әле дөньяның төрле почмакларында сугышлар кабына, яңа калалар һәм салалар барлыкка килә, күп кенә авыллар җир йөзеннән юкка чыга, туган-үскән йортларның да еш кына урыннары гына кала. Ә хәтер буыннардан-буыннарга күчә. Әгәр дә аны сакламасак, аерым бер нәселне генә түгел, тора-бара бөтен бер милләтне дә инкыйраз көтәчәк. Хәтер бетсә – үткәннәр җуела, ә инде үткәне юкның киләчәге дә булмый. Шуңа күрә үткәннәребезне, татар халкының һәм Татарстанның иҗтимагый-сәяси һәм этномәдәни тарихын өйрәнеп, аны халкыбызга кайтаручы һәм шул рәвешле тарихи хәтерне яңартучы галимнәребезнең, аерым алганда, Казан федераль университеты тарихчыларының нинди фидакарь һәм изге эш башкаруы ачык аңлашыла. Язмабыз – аларның берсе – татар милли-демократик хәрәкәте тарихыннан саллы хезмәтләре белән танылган галим, тарих фәннәре докторы профессор Рәмзи Вәлиев хакында.

Тарих фәне аңа тәкъдире тарафыннан тәгаенләнгән. Хәер, балалык еллары сугыш чоры белән өтелгән малайга фән дөньясы баштарак ниндидер сихри, романтик һәм шул ук вакытта буй җитмәслек өлкә булып тоела. Ни дисәң дә, ул чакта аның гаиләсендә дә, туган-тумачасы һәм таныш-белешләре арасында да бер генә гыйлем әһеле дә булмый бит. (Хәзерге вакытта Р.К.Вәлиевнең кызы Эмилия – медицина фәннәре докторы, бертуганы Хәмитнең улы Дамир – юридик фәннәр докторы). Шуңа да карамастан, әти-әнисе уллары сайлаган юнәлешкә дә, аның теләк-омтылышларына да тирән ихтирам белән карый, аңа һәрьяклап булышырга тырыша. Баксаң, үсеп җиткән егетнең һөнәр сайлавына мөнәсәбәттә авыл хуҗалыгына өстенлек биреп, шул өлкәгә караган белгечлек (агроном, бухгалтер, инженер һ.б.) алырга тәкъдим иткән дә булырлар иде.


Төрле чорларда (студентлык елларында, соңрак фән дөньясына кереп киткәч тә) аның белән аралашкан кешеләр күңелендә Рәмзи Вәлиев шәхесе күпкырлы, тынгысыз һәм шул ук вакытта гаять ярдәмчел образ буларак урын ала, чөнки аның фәнни һәм педагогик эшчәнлегенең һәр буыны кызыксыну һәм соклану уята. Р.К.Вәлиевнең тарих фәне үсешенә, белгечләр әзерләүгә һәм тәрбияләүгә керткән зур өлешен күз алдына китерү өчен, аның тормыш юлының аерым бер чорлары белән танышып чыгу да җитә. Һичшиксез, бу феномен җентекләп өйрәнелүгә лаек, чөнки аның фәнни-педагогик эшчәнлеге гаять тирән мәгънәгә ия һәм бай иҗади потенциалны чагылдыра. Галимнең фәнни һәм фәнни-методик хезмәтләре Россиядә һәм Татарстанда тарих фәне нигезләренең киләчәктә дә ныгуын тәэмин итте, аларның теоретик җирлегендә илебез югары уку йортлары тарихчы-тикшеренүчеләренең берничә буыны үсеп җитлекте. Рәмзи Кәлимовичның исеме тарих елъязмасына керде, хаклы рәвештә Россия Федерациясендә, Татарстан Рес­публикасында һәм Казан федераль университетында тарих фәне казанышларының лаеклы рәвештә үзенчәлекле чагылышына әверелде.


Хәер, аның тормыш юлы да һәрьяктан үрнәк һәм гыйбрәт алырлык.


Ул 1937 елның 7 маенда Яшел Үзән районының Карашәм авылында Кәлимулла агай гаиләсендә дөньяга килә. Малайга Рәмзи исемен кушалар.


Татар халкында элек-электән инсан затына биреләчәк ат-исем билгеле бер дәрәҗәдә аның тәкъдирен тәгаенли дигән ышану таралган. Булачак галим исеменең сыйфатламалары арасында «үрнәк» дигән мәгънәсе дә бар. Аңа яшәеше дәвамында шул мәгънәгә тугры һәм лаеклы булырга туры килә – ул гомерлек имтихан тота.


Рәмзи Вәлиев сынаулар белән гомер юлының һәр чатында очраша. Сугыш чоры баласы буларак, бик иртә кул арасына керә – тормыш-ормыш арбасына җигелә. Сугыштан соңгы ачлы-туклы елларда авыр крестьян тормышының, исәпсез салым газапларының барлык авырлыкларын үз җилкәсендә татый. Шуңа да карамастан, кечкенәдән килгән белемгә омтылуданмы, әллә табигый кызыксыну хикмәтеме – мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлый. Совет Армиясендә хәрби хезмәтен тутырып кайтканнан соң, атаклы Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына юл тота. Ул заманда идеологик асылы көчәя барган әлеге факультетка керү җиңел булмый, әмма үҗәтлеге, белемгә омтылышы һәм Ходай биргән сәләте үзенекен итә – кичәге солдат студент була, уку йортын 1963 елда уңышлы тәмамлый. Һәм шундук аны университеттагы иҗтимагый вазгыять һәм фәнни-педагогик тормыш үзенә бөтереп ала – университетның ВЛКСМ комитеты секретаре вазыйфасына тәкъдим ителә, бер үк вакытта ул философия кафедрасы ассистенты итеп тә тәгаенләнә. 1970 елда аны СССР тарихы кафедрасының өлкән укытучысы итеп раслыйлар, тагын биш елдан ул доцент вазифаларын башкара башлый. Галим һәм педагог 1992 елдан бүгенгәчә – хәзерге заман Ватан тарихы кафед­расы профессоры.


Баксаң, шаккатырлык – яңарак кына 80 яшьлек юбилеен билгеләп узган галимебезнең хезмәт биографиясенең биш дистә ярым еллар чамасы өлеше фәнни эзләнүләргә, укыту-педагогик эшчәнлеккә багышланган икән бит! Шул чорда ул дистәләрчә ачышлар ясаган һәм китаплар бастырган, профессорның лекцияләрен меңнәрчә студент – булачак галимнәрнең, укытучыларның һәм башка өлкәләрдә хезмәт куячак белгечләрнең берничә буыны тыңлаган. Ирексездән, юбилярның гыйльми җәһәттә озын гомерле булуы феноменының асылы һәм сәбәпләре нидән гыйбарәт соң, дигән сорау туа. Бер караганда, җавап гади дә кебек. Р.К.Вәлиев яшьлек елларында ук даими рәвештә һәм максатчан юнәлештә үзенең белемнәрен баету һәм камилләштерү өстендә эшли, аның бу сыйфаты гомер юлы буйлап яңа кимәлләрдә көчәеп үсә бара. Нинди генә вазифа башкарса да, ул һәрвакыт үзен кызыксындырган мәсьәләнең төбенә төшәргә, аны һәрьяклап һәм җентекләп өйрәнергә, ачыкларга омтыла. Рәмзи Кәлимович, укыту процессыннан аерылмыйча гына, күпсанлы хезмәтләр язды, монографияләр дөньяга чыгарды. Киң күләмдә танылган абруйлы галим буларак, 1990 елда Россиядәге 1917 елгы гомуммилли кризисны әтрафлы ачкан һәм анализлаган докторлык диссертациясе яклады, соңрак ул, баетылып, аерым монография рәвешендә дөнья күрде («Назревание общенационального кризиса и его проявление в Поволжье и на Урале в 1917 году», Казан, 1979). Бүгенге көндә без аны ике дистәгә якын монография һәм 300дән артык фәнни, фәнни-популяр мәкалә авторы буларак беләбез. Әлеге сыйфаты – даими рәвештә үзенең профессиональ дәрәҗәсен күтәрүгә омтылышы галимнең сыгылмалы, иң катлаулы фәнни һәм дөньяви мәсьәләләрне киң колачлы хәл итүгә сәләтле фикерләү көченең нигезен хасил итте.


Рәмзи Кәлимовичның төрле вазыйфалар башкарганда әтрафлы һәм гаять нәтиҗәле фәнни-педагогик эшчәнлеге факультет җитәкчелегенең дә игътибарын җәлеп итте. 1981 елда ул тарих факультеты деканы урынбасары итеп билгеләнде, 1995 һәм 1998 елларда ике тапкыр әлеге факультетның деканы булып сайланды. Казан университетының иң абруйлы факультетларының берсен очраклы рәвештә, кемнеңдер күңеленә хуш килеп кенә җитәкләү мөмкин түгел.


Р.К.Вәлиевнең декан буларак эшчәнлеге катлаулы һәм каршылыклар чиктән ашкан елларга туры килә. Укыту процессында 1991 елда СССР таркалганнан соң башланган демократик үзгәртеп корулар, акрынлап булса да, тизләнешле үсеш алалар. Татарстанда актив рәвештә республикадагы төп халыкларның милли яңарыш процессы бара, яңа партияләр һәм иҗтимагый хәрәкәтләр барлыкка килә. Соңгылары Россия һәм Татарстанның хакимияттәге югары даирәләренекен генә түгел, укытучылардан башлап вазифаи затларга кадәр югары уку йортлары мәгариф системасы вәкилләренең мәнфәгатьләрен дә алга сөрәләр. Тарих факультетының төрле фәнни, этносәяси һәм идеологик карашлы кешеләрне берләштергән коллективы объектив рәвештә илдә һәм республикада барган иҗтимагый, социаль, милли характердагы вакыйгаларның һәм күренешләрнең тулы бер җыелмасын чагылдыра һәм үзенчәлекле «идеяләр кайнаган казан»ны хәтерләтә. Әлеге шартларда факультет деканаты алдына катгый рәвештә университетның нәтиҗәле эшләүче укыту һәм фәнни бүлекчәсе буларак сакланып калу һәм бәхәс клубы түбәнлегенә тәгәрәмәү бурычы килеп баса. Ул чакта һәр җитәкче дә гыйльми җәмәгатьчелекнең аңында барган үзгәрешләрне һәм шуларның нәтиҗәсе булган гамәлләрне тиешенчә кабул итәргә, югары уку йортлары структураларына үзләрен каршы куйган затлар белән ачыктан-ачык фикер алышуга сәләтле түгел иде. Кемнәргәдер фәнни эшчәнлектәге һәм укыту процессындагы иске калыплар юл куймады, кемдер исә университетта тамырдан үзгәргән вазгыять белән санлашмады. Әмма иң зур бәла аларның күбесенең либераль-демократик система шартларында яшәргә теләгән кешеләрнең тормыш-психологик менталитеты үзгәрүен кабул итәргә әзер булмавыннан гыйбарәт иде. Әйе, үтә четерекле хәлләр хөкем сөрде ул заманда. Әлеге шартларда тарих факультетының җитәкчесеннән аңа ышанып тапшырылган структурада тискәре күренешләргә юл куймау, фәнни җәмәгатьчелекне тиешле юнәлешкә кертеп җибәрү өчен бик күп нәрсә таләп ителде һәм Рәмзи Кәлимович үзенең барлык тәҗрибәсен, зирәклеген һәм акылын шул максатларда эшкә җикте. Нәтиҗәдә, факультеттагы укыту һәм фәнни-тикшеренү процессы аның демократик контролендә калды, күп кенә профессорлар һәм доцентлар аның йөзендә яңа шартларда тыныч һәм уңышлы эшләргә сәләтле җитәкче, ә студентлар исә зирәк һәм ышанычлы остаз күрделәр. Моңа ирешү, абруй казану асыл лидерлык сыйфатлары нигезендә мөмкин булды. Р.К.Вәлиевнең уртак фикергә килүгә омтылышы, чиктән тыш катгый, ара-тирә хәтта мәгънәсез таләпләр куючы оппонентларын да тыңлый белүе, фикер каршылыклары булуга карамастан, деканатның үзара килешенгән карарлар чыгаруы, факультетның профессорлар-укытучылар составы, ректорат белән тыгыз бәйләнештә эшчәнлек алып баруы аның җитәкчесенә карата тирән ихтирам уятты һәм аңа ышанычны ныгытты. Һичшиксез, Рәмзи Кәлимович Казан федераль университеты Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Шәрыкне өйрәнү институтында бүген тарихчы галимнәр даирәсендә хөкем сөргән демократиянең чишмә башында торды.


Ул декан вазыйфаларын башкарган чорда тарих факультеты гаять зур уңай үзгәрешләр кичерде, аның яңа сәясәте нәтиҗәсендә факультетның мөмкинлекләре, илнең төрле уку йортлары һәм кайбер чит илләрдәге университетлар белән багланышлары киңәйде.


Моннан тыш, Р.К.Вәлиев тарафыннан фәнни кадрларны саклау һәм яңадан әзерләү, укытучылар даирәсен яшәртү юнәлешендә максатчан эш алып барылды. Факультетны тәмамлаучылар арасыннан ел саен кандидатлык диссертацияләре якланды, тарих фәннәре докторлары саны эзлекле рәвештә арта барды – факультетта көчле фәнни потенциалга ия яңа гыйльми-педагогик алмаш барлыкка килде. Аның чагыштырмача кыска деканлык эшчәнлеге чорында ул җитәкләгән факультет Казан дәүләт университетының иң нәтиҗәле һәм уңышлы эшләүче бүлекчәләренең берсенә әверелде, анда бер төркем студентлар өчен тарих татар телендә укытыла башлады.


Тарихчы галим буларак, Рәмзи Кәлимович әтрафлы фәнни-тикшеренү эшчәнлеге алып бара. Яшь чагында археологик казу эшләрендә катнашты, аны Лаеш районының Рождествено авылы янындагы археологик комплексны өйрәнү нәтиҗәләренә багышланган «Рождествено авылы янындагы археологик истәлекләр» («Археологические памятники у села Рождествено». Казан, 1962) дигән хезмәт авторларының берсе буларак та беләбез.


Галимнең төп эзләнүләре Урта Идел буе төбәгенең XX гасырның 1 нче чирегендәге иҗтимагый-сәяси тарихы, татар зыялылары, шул исәптән Борһанетдин, Гыйльметдин, Галимҗан һәм Шәһретдин Шәрәфләр язмышы, Татарстанда Сталин чоры репрессияләре мәсьәләләренә багышлана. Шуларның нәтиҗәсе рәвешендә, «Фаҗига» китабы дөнья күрә (Казан, 1996). Ул, ана телебездә басылган фундаменталь монография буларак, фәнни даирәләрдә зур яңгыраш ала, җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итә. Р.К.Вәлиев бу юнәлештә әлеге хезмәт белән генә чикләнеп калмый, үзенең ачышлары белән бертуган Шәрәфләрнең аклануына хәлиткеч өлеш кертә, аларның кече ватанында – Буа районының Аксу авылында фәнни конференция, авыл укытучылары белән очрашу оештыра һәм уздыра, Казан урамнарының берсендәге (Жуковский урамы) бер йортка мемориаль такта урнаштырырга һәм Галимҗан Шәрәф каберенә таш куярга ярдәм итә. Ул, беренчеләрдән булып, Вәисиләр хәрәкәте тарихын, Борһанетдин һәм Гайнетдин Вәисовларның иҗтимагый-сәяси эшчәнлеген өйрәнә, Г.Вәисовның рус әдәбияты классигы Л.Н.Толстой белән дусларча мөнәсәбәтен бәян итә. Әлеге мәсьәләләр буенча татар телендә аның тирәнтен дәлилләнгән «Өзелгән дога» (2007) дип аталган саллы китабы дөнья күрде.



Рәмзи Кәлимовичның гыйльми эшчәнлегенең тагын бер мөһим тармагы – Россиядә 1917-1918 еллардагы татар милли-азатлык хәрәкәтен яңача фикерләп өйрәнү нигезләрен булдыру юнәлешендә фәнни тикшеренүләр алып бару. Аерым алганда, «Болак арты республикасы» хезмәтендә (Казан, 1999) аның тарафыннан комплекслы рәвештә татар милли-демократик хәрәкәтендәге кризис һәм татар милли дәүләтчелек төзелешендә институциональ процессларның сүнүе сәбәпләре анализлана.


Галимнең фәнни тикшеренүләре арасында татар халкының милли мәнфәгатьләре суверенлашуы этапларына багышланган «Соңгы халык дошманы» («Последний враг народа». Казан, 2013) монографиясе аерым урын алып тора. Анда тәүге тапкыр Татарстанның беренче суверенлыгы тарихы бәян ителә. Нәтиҗәдә автор, беренчеләрдән булып, «ике суверенлык» теориясен нигезләп үстерә, әлеге теория аның тарафыннан Татарстанның сәяси һәм икътисади мөстәкыйльлеген, шулай ук татар халкының этномәдәни мәнфәгатьләрен киңәйтү яссылыгында карала.


Р.К.Вәлиевнең «милли тайпылыш» мәсьәләләре яктыртылган хезмәтләрендә (Милли тайпылыш, «Мирас», 2004), тарих фәнендә беренче тапкыр, татар интеллигенциясенең татар милли дәүләтчелеге, Идел-Урал Штатын һәм Татарстан Республикасын төзү өчен көрәш манзарасын тергезү омтылышы ясала. Аерым игътибар Татарстан партия оешмасындагы төркемнәр көрәшенә юнәлтелә. Мөселман халкының милли-демократик хәрәкәтендә актив катнашкан татарларның язмышына кагылышлы материаллар зур урын били. Моннан тыш, татар халкының милли мәнфәгатьләре кысаларында «уңнар»ның Татарстан республикасының суверенлыгы өчен көрәш процессы һәрьяклап тикшерелә. Галимнең 1920нче елларда Татарстан сәяси җитәкчелегендә «уңнар» һәм «суллар» арасында барган көрәшкә карата үзенчәлекле мөнәсәбәте һәм фикерләре дә игътибарга лаек.


Р.К.Вәлиев һәм Г.Ә.Фәттахованың Татарстан АССРның Мәгариф халык комиссариаты каршындагы академик үзәк эшчәнлегенә багышланган уртак монографиясендә («Академический центр Татарии. 1920-е годы», Казан, 2002), төбәкне өйрәнү белән шөгыльләнгән төрле структуралар (җәмгыятьләр, түгәрәкләр һ.б.) эшчәнлеген анализлау белән бергә, татар халкының милли мәнфәгатьләрен гамәлгә ашыру белән багланышлы мәсьәләләр дә яктыртыла.


Бүгенге көндә күпләр Р.К.Вәлиевнең үзләренең остазы булуы белән хаклы рәвештә горурлана. Чирек гасыр чамасы чорда аның тарафыннан тарих фәне өлкәсендә 2 фәннәр докторы (Р.В.Шәйдуллин, И.А.Чуканов), 10нан артык фәннәр кандидаты (А.М.Вәлиев, Ә.А.Гатин, А.И.Диндаров, Л.М.Җаббарова, Г.Р.Кәримова, Л.О.Сулима, О.Н.Тихонов, Г.А.Фәттахова, К.Р.Шәкүров һ.б.) әзерләнде. Юбилярның шәкертләре Татарстанның, Марий Элның, Ульяновск өлкәсенең һәм башка төбәкләрнең төрле югары уку йортларында һәм тармак фәнни-тикшеренү институтларында эшлиләр.


Р.К.Вәлиев тарих фәнендә югары үрләр яулады – Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (1994), Россия Федерациясенең атказанган югары мәктәп хезмәткәре (2006), Казан дәүләт университетының атказанган профессоры (2007) исемнәренә, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләгенә (2011) һ.б. дәрәҗә-бүләкләргә лаек булды. Аның сикәлтәле тормыш юлы һәм фәнни эшчәнлеге фидакарьлек, кешелеклелек, башкаларны ихтирам итү, тырышлык, намуслылык, тугрылык кебек гүзәл үрнәкләр белән бизәлгән. Халкыбызның асыл улына, галимнәрнең укытучысына, остазыбызга ныклы саулык, озын гомер, фәнни эшчәнлегендә яңа казанышлар телибез. Афәрин, Рәмзи ага!

Теги: Рафаил Шәйдуллин Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру