Вакыйф Нуриевның иң шәп повесте
Вакыйф Нуриев, кызып китеп, бер-бер артлы өч повесть язып ташлый. Хикмәти Хода, әсәрләре тиз арада дөнья күрә. «Әбиемә – әфлисун» повесте – «Сабантуй»да, «Җиденче палата» – «Казан утлары»нда, «Карга карагы» «Идел»дә басылып чыга.
– Укыдыңмы? Иң шәбе кайсы? – дип сорый Вакыйф Ләбиб Лероннан.
Ләбиб укырга өлгермәгән әле.
Бервакыт төнге уникедә үзенең иҗат уңышларыннан күңеле булып, рухланып киткән Вакыйф тагын повесть язарга утыра. Утыра, утыра... Сәгатькә күз сала: иртәнге дүрт. Ә алдында яткан кәгазь чип-чиста.
Иртәгесен редакциягә эшкә килгәч, ул әлеге чиста ак кәгазьне Ләбибкә күрсәтә:
– Төнлә дүрт сәгать утырып, бер сүз дә яза алмадым.
Ләбиб ак кәгазьгә текәлеп карап тора да әйтеп куя:
– Синең повестьларыңның иң шәбе, мөгаен, шушыдыр.
Вакыйф Нуриев
Безнең мирас. - 2020. - №9. - 115 б.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА