Журнал «Безнең мирас»

Урманасты Үтәмеш: авылны кем һәм кайчан нигезләгән?

Чирмешән районындагы Урманасты Үтәмеш авылының килеп чыгу тарихы, башка авыллар кебек үк, серле һәм катлаулы. Аның башлангыч тарихын ачыклауны Үтәмеш атамалы авылларныңберничә булуы шактый катлау­ландыра, чөнки биредә уртак тамырлар булу ихтималы бар. Чирмешән районында ике Үтәмеш авылы булса, Лениногорск һәм Тәтеш районнарында да шундый ук исемле авыллар билгеле.


Һәр авылдагы шикелле үк, Урманасты Үтәмештә дә авылның килеп чыгуы турында риваятьләр сак­ланган. Алар бик күп булмаса да авылны нигезләүчеләр турында мөһим мәгълүмат бирә. Үтәмеш авылларының исеме турында авыл халкы арасында сакланган берничә риваятьне китерәбез.


«Сөембикә-ханбикәнең Үтәмешгәрәй исемле улы булган. Имеш, шул Үтәмеш дигән кеше Иске Үтәмеш авылыннан Урманасты Үтәмеш авылына күчеп килгән. Ике бертуган Үтәмешевлар, икесе ике авылга бүленеп, безнең төбәккә нигез салганга охшый». Биредә Урманасты Үтәмеш авылына Иске Үтәмештән күчеп килгән кешеләр нигез салган, дигән фикер дөреслеккә туры килсә дә, ул тулаем алганда тарихи чынбарлыктан ерак тора. Үтәмешгәрәйнең бу тирәгә килеп чыгу мөмкинлеге юк дәрәҗәсендә, ул Мәскәүдә, Иван Грозный карамагында яши һәм шунда вафат була.



Икенче риваять: «1552 елда Казанны Иван Грозный гаскәрләре яулап алгач, анда яңа рус хакимиятенә каршы бунт купкан. Бунтта катнашкан Үтәмеш, эзәрлекләүдән качып, авыл төзеләчәк урынга, кизләү янына килеп төпләнгән. Ул чорда тирә-юньне куе урман уратып алган. Авылны Үтәмеш бабаның исеме белән атаганнар». Менә монысы тарихи дөреслеккә якынрак, чөнки чыннан да Иван Грозный гаскәрләре Казанны алгач, 1552-1557 елларда татар халкы, җимерелгән ханлыкны яңадан торгызу өчен, биш елга сузылган изге көрәшкә күтәрелә, тик, көчләр тигез булмаганлыктан, җиңелә. Баш күтәрүдә катнашучы буларак, эзәрлекләүдән, көчләп чукындырудан шикләнгән казан татарлары көньякка, көньяк-көнчыгышка һәм көнчыгышка күчеп китә башлый. Шулар арасында Үтәмеш бабай да булырга мөмкин. Тик аның бирегә кайчан килеп утыруы гына билгесез.


Иң күп таралган һәм тарихны дөрес тасвирлаган өченче риваять буенча, Урманасты Үтәмешне Иске Үтәмештән аерылып чыккан кешеләр нигезләгән. Иске Үтәмешнең  халкы бик күбәеп киткән, 120 хуҗалыкка җиткән һәм авыл халкы 3 төркемгә бүленгән: 40 хуҗалык элекке урында калган, 40 хуҗалык – Югары Чагатай авылына, 40ы Урманасты Үтәмеш урынына килеп урнашкан. Чыннан да, 1796 елда язылган документка караганда, Иске Үтәмештә – 52 йорт, Урманасты Үтәмештә – 46, Югары Чагатайда 36 йорт булган [1].


Кызганыч, бу риваятьтә авыл халкының бүленү сәбәбе һәм вакыты әйтелмәгән. Шулай да, авыл халкы, Иске Үтәмештән ерак булмаган җайлы урыннарны үз биләмәсе итеп саклап калу өчен, эшкәртелгән җирләр, печәнлекләр, урман-кырлар авылдан бик ерак булмасын, дип кайгырткан булуы көн кебек ачык. Ә бәлки бу күчеш Кама аръягында икенче саклау ныгытмаларын, Чирмешән һәм Шушма крепостьләрен төзегәннән соң, әлеге якларга күпләп руслар һәм башка халыкларның (чуаш, мордва, калмык) вәкилләре җир эзләп килеп, яңа авыллар нигезләвенә бәйле булгандыр.


Бу риваятьтәге «3кә аерылып 3 авыл төзелгән» дигән мәгълүмат Чирмешән җирлеге өчен генә чынбарлыкка туры килә. Моңа өстәп, хәзерге Лениногорски районында, Самара өлкәсе белән чиктә, кечкенә генә Яңа Үтәмеш авылы барлыгын һәм ул авылны 1770 нче елларда Иске Үтәмештән чыккан кешеләр нигезләгәнлеген искәртеп үтү кирәк. 1785 елда биредә 39 ир-ат теркәлгән, димәк, 9-10 йорт булган, дип әйтеп була. Шулай булгач, 3 урынга түгел, 4 урынга күчеп киткән Иске Үтәмеш халкы.


Ә Чирмешән районында иң борынгы авылларның берсе булган Иске Үтәмеш авылына килгәндә, аңа XVI гасырның ахырында, яисә XVII гасырның өченче чирегендә (1675 елга кадәр) хәзерге Чүпрәле районындагы Яңа Шәйморза авылыннан күчеп килгән 17 гаилә нигез салган. Аларның юлбашчысы Чабак исемле булган.


Кызганыч, Үтәмеш авылын нигезләүчеләр арасында биредә Үтәмеш исеме дә, фамилиясе дә күренми. Ә кагыйдә буларак, авыл – авылны нигезләүче исемен, яисә элекке атамасын ала. Шәйморзадан күчеп килүчеләр яңа авыл нигезләмәгән, ә бәлки элек булган Үтәмеш авылына гына килеп кушылган, дигән фикер туарга мөмкин.


Сембер өязе Олы Тархан вулысы Үтәмеш авылы (хәзер Тәтеш районы) турында да мәгълүмат биреп китәргә кирәк. Ул авылның нигезләнү вакыты – 1698-1699 еллар. Биредә яшәгән татарларның Россия патшалары сараена турыдан-туры буйсынганлыгы, удель крестьяннар булып, оброк түләп һәм дә башка дәүләт йөкләмәләрен башкарганнары билгеле. Мондый статустагы татар крестьяннары Тау ягындагы авылларда очрый, тик аларның саны күп түгел. Үтәмеш халкы үзенең патша крестьяннары икәнлеген белгәч тә, әллә көчләп чукындыра башлагач, биредән икенче урынга, шул ук Чирмешән төбәгендәге Иске Үтәмеш авылы урынына күчеп киткән булырга мөмкин. Шуңа күрә, бу авыл белән Чирмешәндәге Иске Үтәмеш авыллары арасында да ниндидер бәйләнеш булуы бик ихтимал.


Шунысын әйтергә кирәк: Урманас­ты Үтәмеш авылына Иске Үтәмештән Бохарай бабай җитәкчелегендә күчеп килүчеләр нигез салган. Шуңа күрә, авыл беренче мәртәбә 1782 елны халык санын язып алган документта «Верхний Ключ, Бухарайкино тож» дип теркәлгән.


Авылга нигез салучы Бохарай бабайның нәсел башы Мәмәт Дербышев дигән йомышлы татар турындагы хәбәр 1661 елгы документка теркәлгән. Шушы елны Мәмәт бабага һәм тагын 32 иптәшенә Олы Тигәнәле авылы (хәзерге Алексеевск районы) җирләреннән Русия дәүләтенә хезмәтләре өчен җир биләмәләре бүлеп бирелә [2]. Бу йомышлы татарлар Идел буенда урнашкан Кос­трома, Ярославль, Романов (Тутаев) шәһәрләрендә яшәгән йомышлы татарлардан булырга мөмкин. Алар, нигездә, нугай, себер, әстерхан, казан  татарларыннан формалашкан мишәрләр булса кирәк. Фамилиясеннән чыгып караганда, Мәмәт бабай татар халкында мәшһүр Шәех Дирбеш нәселенә мөнәсәбәтле булырга мөмкин.


Мәмәт бабаның Тигәнәле авылында күпме гомер иткәне билгесез. XVIII гасыр башында аның улы Бимәй Мәмәтов гаиләсе белән хәзерге Чүпрәле районындагы Иске Шәйморза авылында яшәгән [3]. 1729 елда Бимәй баба вафат була. Шул ук елны аның оныгы Рахманкол, авылдашлары белән берлектә, Иске Шәйморзадан аерылып чыгып, Яңа Шәйморза авылын нигезли. Әтиләре Биккенә Бимәев кече уллары белән иске нигездә кала.


1758-1760 еллар тирәсендә Яңа Шәйморзадан – Рахманкол Биккинин, Иске Шәйморзадан Биккенә Бимәев гаиләләре Иске Үтәмеш авылына күчеп килә. Барлыгы Иске Шәйморзадан – 7, Яңа Шәйморзадан 2 гаилә Үтәмешкә күченә [4]. Биккенә бабаның икенче улы Бикколның гаиләсе аталары нигезендә, Иске Шәйморзада кала. Алары да 1771 елда Яңа Шәйморза авылына китеп урнаша. Иделнең ике ярында урнашкан татар авыллары арасындагы йөз елдан артыкка киткән күчеп йөрүләр, алар арасында электән калган бәйләнешнең өзелмәве татар иленең киң пространствоны үзләштерүен яхшы чагылдыра.


Рахманкол Биккинин гаиләсе башта Иске Үтәмештә урнашкан. 1766 елга караган документта Биккенә һәм аның улы Бохарай Үтәмеш авылы кешеләре буларак күрсәтелә. Шушы елның мартында алар Мәмәт бабаларыннан мирас булып калган Тигәнәле авылындагы 50 чирек (четверть ~ 75 дисәтинә) биләмәне шушы авыл кешеләренә сатып калдыралар. Ул вакытта Биккенә бабаның шундый ук күләмдәге җир биләмәсе Шәйморза авылында да калган була [5].


Шулай итеп, без Урманасты Үтәмеш авылы 1766-1782 еллар арасында Үтәмештән аерылып чыгучылар тарафыннан нигезләнгән, дип әйтә алабыз. Димәк, Урманасты Үтәмешне һәм Иске Үтәмешне ике бертуган Үтәмешовлар нигезләгән, дигән риваять тарихи дөреслеккә туры килми.


1782 елгы халык санын алу вакытында авылда 22 ир-ат һәм 17 хатын-кыз теркәлә. Әлеге кешеләрнең барысы да Биккенә бабаның уллары Бохарай, Габделкәрим, Баязит һәм аның туганнары нәселеннән [6]. Ул үзе авыл аерылганчы ук вафат булган. Олы улы Рахманколның балалары барчасы да Иске Үтәмештә кала. Ул вакытта авыл әле Урманасты Үтәмеш исеме белән йөртелмәгән, ә Югары Чишмә дип аталган. Авылның старостасы булып, 1796 елда вафат булганга кадәр, аңа нигез салучы Бохарай баба Биккинин торган. 1795 елдагы ревизия сказкасында Бохарай Биккининга – 70, аның хатыны Гөлбәрбану Сөендековага – 53 яшь.


Шулай итеп, Иске Үтәмештән күчеп килеп Урманасты Үтәмеш авылына нигез салучы Бохарай Биккинин булганлыгы архив документлары белән раслана. Ә авылга нигез салынган вакыт 1766-1782 еллар, дип әйтергә мөмкин. 1795 елда авылда үткәрелгән халык санын исәпкә алу вакытында авылны «яңадан салынган – новопоселенный» дип юкка гына теркәмәгәннәр.


Кама аръягындагы авыллар арасында Бохарай авылы турында тагын хәбәрләр бармы? Бар. 1735 елның 1 августына караган документта Бохарай авылы һәм анда яшәүче Бәкер Кулаев, Заһит Аитов һәм Бәкернең туганы Бикмәтнең Бигәш (хәзер Әлмәт шәһәре составына кергән) авылында үткәрелгән җыелышта катнашуы турында мәгълүмат бар. Авыл 1735 елларда ясалган картага да төшерелгән. Тик шулай да 1735 елда искә алган Бохарай авылы һәм Урманасты Үтәмешнең Бохарае белән уртаклык бөтенләй юк. Биредә искә алынган Бохарай авылы хәзер дә яшәвен дәвам итә, ул Зәй районында урнашкан.


Урманасты Үтәмешнең өченче атамасы да бар. Ул Югары Чишмә дип тә атала. Иске Үтәмешнең дә икенче исеме «Үтәмеш, Түбән Чишмә, шул ук Мансур», дип, «Вакыт дәрьясында Иске Үтәмеш» китабы авторлары ялгыша [7]. Чыннан да «Үтәмеш, Түбән Чишмә, шул ук Мансур» дип аталган авыл бар, тик ул Иске Үтәмеш авылы түгел, ә Югары Чыгтай авылы. Бу фактны архивта сакланган 1796 елгы карта бик яхшы раслый, чөнки биредә «Иске Үтәмеш», «Үтәмеш, Югары Чишмә» һәм «Үтәмеш Түбән Чишмә, шул ук Мансур» авыллары картага төшерелгән.


Шулай итеп, авыл исемнәрен тикшергәннән соң, мондый нәтиҗәгә киләбез: Урманасты Үтәмешнең исеме алмашынып торган: Үтәмеш – Югары Чишмә – Бохарай – Урманасты Үтәмеш. 1811 елны үткәрелгән халык санын алган вакытта язылган Урманасты Үтәмеш исеме хәзерге көнгә кадәр сакланган.


Алда язылган буенча, авылның нигезләнү вакыты 1766-1782 еллар булуга карамастан, төрле язмаларда, авылның нигезләнгән вакытын ачыкламыйча, риваятьләргә яисә документларга сылтама ясап, 1735, 1760, 1785 еллар һәм ХIХ гасыр башы, дип тә әйтелә. Шулай да да Урманасты Үтәмеш авылының нигезләнгән вакыты 1766-1782 еллар арасы хакыйкатькә туры килә, чөнки нәкъ шушы еллар арасында, әйткәнемчә, бу авылга Үтәмештән чыккан Бохарай бабай һәм аның туганнары күчеп килә.


Тик Бохарай исеме ни өчен 1795 елда Үтәмеш исеменә алмашынган? Бу иң четерекле сорауга әлегә кадәр җавап табып булмады. Бохарай Биккинин вафат, аның балалары, ни сәбәптәндер, 1795 елга кадәр авылдан икенче урынга күчкән. Шуңа күрә, 1795 һәм 1796 елларда Үтәмеш авылларының җирләре картасының авторы Бохарай турында бернинди сүз дә язмаган.


Урманасты Үтәмеш авылына башка авыллардан да кешеләр күчеп утырганнар: Әлмәт авылыннан (хәзер Әлмәт шәһәре) – Мөлековлар, Мәмәттән (хәзер Әлмәт районы) – Хәсәншиннар. Тимәш (хәзер – Лениногорск шәһәреннән 3 км читтә) авылыннан да булган күчүчеләр, чөнки авылда Мөлековлар заты, Тимәш заты, Мәмәт, Җәлил затлары булган.


Икенче яктан, Урманасты Үтәмеш халкы да башка авылларга күчкәләп торган. 1810 нчы елда Бохарай бабайның барча нәселе, улы Рәхмәтулла белән Габделкәрим бабай Иске Иштерәк-Каратай авылына күчеп китә [8]. Бу авыл хәзерге Лениногорск районында, Мөэмин Каратай дип атала. Урманасты Үтәмештә Биккенә бабай нәселеннән Фәиз бабайның өлкән улы Нигъмәтулла гына кала. Гомумән алганда, авылда 1811 елгы ревизия вакытында ир-ат затыннан барлыгы 10 кеше генә теркәлә. Иске Үтәмештә дә Биккенә бабайның нәселе кими. Шул ук 1810 елда бу авылда яшәгән Рахманкол Биккининның оныклары Миндән, Хәмит, Вахит, Гыйсмәт Әминовлар һәм Рәхмәтулла Субаев Бөгелмә өязенең Туктар авылына китеп урнаша. Бу авыл да хәзерге Лениногорск районында, Туктар Урдалысы дип йөртелә.


Табигый, Урманасты Үтәмеш егетләре кәләшләрне үз авылларыннан гына түгел, тирә-яктан да алган. 1795 елгы материалларга нигезләп, шуларның берничәсен атап китик: Денис, Мәмеш, Тимәш, Чыршылы, Урмышлы, Сарабиккол, Кара Чишмә, Түбән Каменка, Чаллы, Керкәле һәм башкалар.


***


Урманасты Үтәмеш авылы админис­тратив яктан төрле өлкә-губерна составына кергән. Әүвәл бу җирләр Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы, Нугай Урдасына караган. ХVIII гасырның утызынчы елларына кадәр биредәге халык Казан һәм Уфа өязләре арасында булган, тик кайсы авылның кайсы өязгә керүен ачыклау өчен, махсус тикшерү кирәк. Иске Үтәмеш авылы да, Урман­асты Үтәмеш тә Уфа өязенең Казан юлы авыллары арасында, беркадәр старшина Нәдер Уразмәтов вулысында исәпләнгән.



Урманасты Үтәмеш авылы 1917 елгы революциягә кадәр административ яктан Бөгелмә өязенең Мордва Афонькәсе вулысына кергән дип атау да дөреслеккә бик туры килми, чөнки ул төрле вакытларда төрле вулыска караган. Шуларны документларга нигезләп атап үтик: Яңа Афонькә (1795-1816), Денис (1834), Спиридон (1850), Яңа Куак (1858), Мордва Афонькәсы (1867-1920). Ә Бөгелмә өязе башта Оренбург, аннары Уфа губерналарына, 1850 елда Самара губернасы оештырылгач, яңа админис­тратив берәмлек составында 1920 елга кадәр булган.


1920 елда, ТАССР оешканнан соң, Бөгелмә Татарстан составында кантон дип атала башлый, ә Урманасты Үтәмеш авылы Иске Куак, Чирмешән вулыслары составында 1930 елга кадәр исәпләнә. 1930 елның 10 августында вулыслар, кантоннар бетерелеп районнар оештырылгач, Урманасты Үтәмеш үзе аерым авыл советы булып 1935 елга кадәр Шөгер (хәзер Лениногорск), аннары 1936 елның гыйнвар ахырыннан Беренче Май районына керә. 1963 елдан – Лениногорск районы составында. 1965 елның 12 гыйнварыннан бүгенге көнгә кадәр Урманасты Үтәмеш авылы Чирмешән районында.


______________________________________


1. РГАДА. Ф. 1355, Оп.1. Д. 1874. Л. 345 об.


2. НА РТ. Ф. 20. Спасский уездный суд. Оп. 1. Д. 3. Дело по отношению Чистопольского уездного суда от 15 мая 1807 г. за № 549 о спорной между обывателями деревень Больших и Средних Тигин и Новоадыльшиной земле. – Т. 1. Л. 74-75.


3. РГАДА. Ф. 350. Ландратские книги и ревизские сказки. Оп. 1. Д. 158. Книга переписная служилых новокрещенов, мурз, татар, чувашей, дворовых людей в дворах мурз Ногайской дороги Казанского уезда. 1716 г. Л.52об-53.


4. РГАДА. Ф. 350. Оп. 2. Д. 1221. Сказки о служилых татарах и чувашах Ногайской дороги Казанского уезда. 1762-1772 гг. Л. 136об, 1353, 1373 об.


5. РГАДА. Ф. 1209. Поместный приказ, Вотчинная коллегия и Вотчинный департамент. Оп. 2. Д. 6945. Отказная книга г. Казани с городами. Дела молодых лет. Л. 308об.


6. 8. ЦГИАРБ. Ф. И-138. Оп. 2. Д. 22.  Ревизская сказка. 1795 г. Л. 99-100об.


7. Закиров Ә., Закирова М. Вакыт Дәрясында Иске Үтәмеш. – Бөгелмә, 2015.


8. ЦГИАРБ. Ф. И-138. Оп. 2. Д. 84.  Ревизская сказка. 1811 г. Л. 177.

Теги: Фәйзелхак Ислаев Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру