Журнал «Безнең мирас»

"Урман кызы"

Һади Такташны искә алу кичәсенә әзерләнгән чакта Җәүдәт Фәйзигә мәрхүм шагыйрьнең өч шигыренә көй язу эше йөкләнде. Шул өч шигырь арасында «Урман кызы» да була. Кичә нибары өч атнадан, ә музыканы, артистларга җырларны өйрәнергә вакыт калдыру өчен, ике атна эчендә язып өлгерергә кирәк иде. Җәүдәт Фәйзи өч шигырьгә дә көйләрне биш төн эчендә иҗат итте.


«Урман кызы», ничектер, баштан ук уңышлы килеп чыкты һәм тиз арада тыңлаучыларның күңелен яулап алды. Бу җырда карурманда туып-үскән чәчәктәй саф һәм гүзәл кызга бер карау белән күңелләрдә ирексездән сөю-мәхәббәт тойгысы уянуы хакында сөйләнә. Төзелеше белән гади, йомшак, ягымлы көй бу образның тәэсир көчен тагын да арттырып җибәрә. «Син – дошманым минем» җырын композитор марш темпында, ә «Байрак тегәбез» җырын исә романс рәвешендә иҗат итте. Үзенең яңа җырларын автор композитор В.И.Виноградовка күрсәтергә булды, ә ул исә «Урман кызы»н аеруча ошатты һәм аңа югары бәя бирде.


Һади Такташны искә алу кичәсе Галиәсгар Камал исемендәге театрда узды. Программа бик бай эчтәлекле итеп төзелгән иде. Шагыйрьнең иҗаты турындагы докладтан соң, кичәнең әдәби-музыкаль өлеше башланды. Такташның «Күмелгән кораллар» һәм «Камил» пьесалары буенча куелган спектакльләрдән өзекләр күрсәтелде. Концерт бүлегендә шагыйрьләр Хәсән Туфан, Сирин, Фатих Кәрим катнашты. Артист Хәким Сәлимҗанов, үзенә генә хас тәэсирле тавыш белән, Такташның «Киләчәккә хатлар»ын укыды. Фәйзулла Туишев – гармунда, Заһид Хәбибуллин скрипкада шагыйрьнең яраткан көйләрен уйнады. Җырчылар Салих Сәйдәшев җырларын җырлады. Аннан соң артистлар Җәүдәт Фәйзинең яңа әсәрләрен башкардылар. Ситдыйк Айдаров, А.Сәгыйтов һәм Галия Кайбицкая башкаруында «Син – дошманым минем», «Байрак тегәбез», «Урман кызы» җырлары яңгырады. Җырчыларның өчесен дә халык бик җылы каршылады, әмма аеруча игътибар һәм кул чабулар Галия Кайбицкая өлешенә тиде. Шушы кичәдән соң, инде җыр радиодан да яңгырагач, аны бөтен концертларда җырлый башладылар. Җырны аеруча яшьләр күтәреп алды, «Урман кызы»н хәзер бөтен җирдә ишетеп була иде: һәвәскәр сәхнәләрдә, өйләрдә, паркларда, урамда... Бу Җәүдәт Фәйзинең композитор буларак халык арасында танылуы иде.


Җыр халык арасында шундый таралды ки, аны хәтта чит илдән килгән студентлар да үз итте. Казан дәүләт университетының актлар залында уздырылган бер концертта университетта укыган Корея студенты Ан Си Ун, җырны татар телендә башкарып, зур алкышлар ала. Бу концертта булган шагыйрь Мәхмүт Хөсәен икенче көнне Җәүдәт Фәйзигә шалтырата һәм шушы гаҗәеп вакыйга турында сөйли. Композиторда кызыксыну уянып, ул Мәхмүт Хөсәеннән Ан Си Ун белән бергә аның өенә килүне үтенә.


Берничә көннән инде алар Җәүдәт Фәйзидә кунакта булалар. Әлбәттә, анда Ан Си Ун композитор өчен «Урман кызы»н татар телендә махсус җырлап күрсәтә. Җәүдәт Фәйзи моңа бик канәгать була, студентка җылы рәхмәт сүзләре әйтә һәм башкаруга кагылышлы берничә төзәтмә кертә. Берничә елдан соң Җәүдәт Фәйзи үзе җитәкчелек иткән концерт бригадасы белән Кореяга бара. Самолет кич белән соң гына Пхеньянга килеп төшә. Соң булуга карамастан, Советлар берлегеннән килгән артистларны зур чәчәк бәйләмнәре белән Кореяның рәсми вәкилләре, мәдәният, әдәбият-сәнгать әһелләре каршылый. Аэропортның кунаклар кабул итү залына чакыралар. Җәүдәт Фәйзи, делегация җитәкчесе буларак, алдан атлый. Шул чакта кинәт кемдер аның җилкәсенә кулын сала. Көтелмәгән бу хәлгә Җәүдәт Фәйзи сискәнеп куя. Борылып караса, аның янында, елмаеп, Ан Си Ун тора. Ул инде күптән укуын тәмамлаган һәм менә, Мәдәният министрлыгы хезмәткәре буларак, кунакларны каршыларга килгән икән. Концерт бригадасын рәсми кабул итү мәҗлесендә, Җәүдәт Фәйзигә хөрмәт билгесе итеп, Ан Си Ун йөрәгенә сеңеп калган «Урман кызы»н тагын бер тапкыр татарча җырлый.


Тагы бер истәлекле очрашу Пхеньяндагы Совет илчелегендә була. Концерт бригадасы җитәкчесе вазыйфаларын башкарган Җәүдәт Фәйзи, кайбер мәсьәләләрне хәл итү өчен, илчелеккә бара. Илчелек вестибюленә кергәч, кизү торучыга эшнең асылын аңлатып бирә. Аңа бераз көтеп торырга кушалар.Тиздән келәм җәелгән баскычтан пөхтә киенгән, елмаюлы йөзле бер кеше төшә. Күрешергә кулын сузып: «Урман кызы» авторын күрүемә бик тә шат», – ди. Каршында рәсми кешеме, әллә очраклы бер музыка сөючеме икәнен белмәгәнлектән, Җәүдәт Фәйзи бераз аптырап кала, үзен уңайсыз тоя. Аның бу хәлен аңлаган теге кеше: «Сез мине танымадыгыз, ахры, Җәүдәт Харисович, ә бит без кайчандыр танышлар идек», – ди. Әмма композитор барыбер аны танып җиткерә алмый. Шуннан теге кеше, татарча сөйләүгә күчеп, үзен таныштыра: «Мин – Фәтхуллин, Казанда Татар академия театрында барган «Күзләр» драмасының авторы, без Сезнең белән спектакль караганда танышкан идек», – ди.


– Ә монда Сез нәрсә эшлисез? – ди Җәүдәт.


– Илчелектә рәсми хезмәттә торам.


Шуннан соң җанлы әңгәмә башланып китә.


Кореядагы концертлар зур уңыш белән үтә. Җәүдәт Фәйзи гастрольдән бик канәгать булып, «яшәреп» кайта.


«Урман кызы» бер Кореяда гына җырланмый. РСФСРның һәм Татарстанның халык артисты Фәхри Насретдинов 1958 елда РСФСР Мәдәният министрлыгы оештырган концерт бригадасы составында Вьетнам белән Бирмага барган чакта бу җырны үзенең репертуарына кертә. Аннан соң 1960 елда Татар дәүләт филармониясенең җыр һәм бию ансамбле белән Кытайга баргач та, Пекин һәм башка шәһәрләрдәге концертларда, очрашуларда «Урман кызы»н җырлый. Фәхри Насретдинов сөйләвенчә, бу җыр Вьетнам һәм Кытай тамашачылары тарафыннан бик җылы кабул ителә.


Бераз читкә тайпылдык бугай. Төп темага әйләнеп кайтыйк. «Урман кызы» тыңлаучыларның яраткан җырына әверелде. Бу җыр язылган чакта аның авторына нибары егерме ике яшь иде. Җәүдәт Фәйзи иҗат иткән өч йөздән артык җыр арасында ул иң популяр җыр булып калды.


Мәскәү консерваториясе каршындагы татар студиясенә кандидатлар сайлаганда җитәкчелек алдында «Җәүдәт Фәйзи белән нишләргә, университетның хокук кафедрасында укытучы булып калсынмы яки аны консерваториягә җибәрергәме» дигән мәсьәлә килеп баса. Монда композитор В.И.Виноградов әйткән сүзләр хәлиткеч роль уйный. «Юристлар бездә бар һәм алар, һичшиксез, тагын булыр, әмма «Урман кызы» кебек моңлы җыр яза алган музыкантка юл бер генә – бары тик консерваториягә!» – ди ул.


4 октябрь, 1984 ел


Мидхәт Фәйзуллин
Материалларны журналга, Татарстан радиосының «Тел күрке – сүз»
тапшыруындагы чыгышка нигезләнеп, Рөстәм Акъегет әзерләде.


Безнең мирас. - 2020. - №4. - 106-108 б. У

Теги: Мидхәт Фәйзуллин Яңалыклар Сәнгати мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру