Журнал «Безнең мирас»

«Ул Бибигайшәгә өйләнергә тиеш иде...»

(Галиәсгар Камалның никахлашу тарихы)


Улына кыз табу кыен эш түгел, әмма Бибигайшәне өйдән озату мәсьәләсе күптөрле сәбәпләргә бәйләнгән. Беренчедән, Бибигайшә, төскә-биткә чибәр, акыллы булса да, зәгыйфь гәүдәле. Икенчедән, әти кешенең кызын һич тә өеннән читкә озатасы килми. Чөнки аның кызы бу өйдә иң акыллы, иң белемле кеше. Исәп-хисапка гаять оста – зиһенле кыз. Җыеп әйткәндә, ул – Садыйк хаҗиның иң ышанычлы таянычы. Бибигайшә әтисенең барлык мөлкәтенә бөтен доверенныйлар өстеннән дә икенче күз-колак – икенче хуҗа. Янмас шкаф ачкычлары, магазиннарның төп керем-чыгым кенәгәләре дә аның кулында, аның карамагында саклана. Садыйк хаҗи, кызы белән киңәшмичә, бер генә акча кәгазенә дә кул куймый, имзасы ясалган мөһерен басмый. Банк язулары, төрле вексельфәләннәр барысы да Бибигайшә кулыннан уза һәм аңарда саклана.


Аны кияүгә алырга теләүчеләр күп булса да, үзенә түгел, зур приданына кызыгып кына яучылыйлар. Бу яучыларның күбесе – сәүдә эшләре чыгырыннан чыккан, бөлә башлаган тол ирләр яки укып-укып та мәгънә чыкмаган карт шәкертләр. Бай егетләренә килсәк, аларны Бибигайшә үзе дә сөйми. Чөнки аларның күбесе тумас борын картайган, бозык табигатьле, мәгънәсез адәм имгәкләре. Андый йорт тотмас, чи надан, аяклы казалар белән дөнья корып булмаячагын Садыйк хаҗи үзе дә, Бибигайшә дә бик аңлый. Шуңа күрә Бибигайшә очраган бер кешегә кияүгә чыгарга ашыкмый. Ул үзенә кияүне ярлырак, ләкин аңлы, булдыклы шәкертләр арасыннан эзләргә карар кылган.


Мәдрәсәдә бай кияве булып алып, муллалыкка үрелергә, хәтта, бай булса, тол карчыкларга өйләнергә дә әзер торучы пишкадәмнәр аз түгел түгелен!.. Алар, Гайшә күңеленә коткы салырга теләп, озын-озын гыйшык хатлары да җибәргәлиләр. Ләкин Бибигайшә алданмый, аның яшь йөрәге нәрсәгәдер өметләнә, эзләнә... Ниһаять, ул үзенең күңел кошын очрата!.. Бу егет Садыйк байда скорняк булып эшләүче оста камчатчы Галиәкбәрнең олы улы, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең галиясен тәмамлаучы шәкерт Галиәсгар иде.


Мәҗлесләрнең берсендә хатын-кызлар ягындагы бүлмә тактасына махсус уелган ярыктан карап, кызлар залдагы егетләрне күзләделәр. Хуҗа кызы да Галиәсгаргә бер күз төшерү белән үк гашыйк булды. Бибигайшә сайлаган егет шәкертләр арасындагы иң матур, иң акыллы, буйга зур булмаса да, зифа гәүдәле егет иде. Егетнең атасы кул астында эшләүче мастеровой икәнен дә белеп алгач, аннан башка да үзсүзле Бибигайшә, ничек кенә булмасын, Галиәсгарне кулыннан ычкындырмаска ниятләде. Бу егетнең җәмәгать сәкесендә мәдрәсәдәге иске тәртипләргә каршы коткы таратучылар арасында булуын, ниндидер көлке, яшерен гәзитә чыгаруда катнашкан өчен күп кенә шелтәләр алганын ишетсә дә, Бибигайшә аларны гаепкә санамады: «Егет кешедә андый гына гаепләр булмыймы соң!» – дип, кул гына селтәде. Күңеле кемгә төшкәнен әнисе Бибикамалдан да яшермичә: «Әнием, бәгырем, сезнең мине бәхетле итәргә теләвегездән һич тә шикләнмим... Зинһар, хәстәренә керешегез, мине әнә шул камчатчыгызның улына кияүгә бирегез!» – дип әйтеп салды. Юк, сер салып кына калмады, җитди рәвештә таләп итте.


Эш зурга китте. Серне Садыйк хаҗига да ачып салмыйча булдыра алмадылар. Садыйк бай баштарак киреләнгән булып маташты: «Тапкансыз икән егет, мөфти хәзрәткә, дамеллабызга каршы сүз каткан, җәдитләр-дәһриләр белән аралаша башлаган кызыл авызлардан башкалар да бетмәгәндер әле, Аллаһы насыйп иткән булса!» – дигән булды. Ләкин шуны да әйтергә кирәк: Садыйк бай үзе дә Галиәсгарне күптән ошатып йөри һәм моның сәбәбе дә бар иде. Хаҗи Пләтән урамы башында ике бистә арасындагы иске зират өстенә мәчет салдырырга керешкән һәм ул тиздән өлгерергә тиеш иде. Шәһәрнең олуг могтабәр кешеләре арасында әлеге мәчеткә кемне мулла итеп кую мәсьәләсе дә тора һәм бу турыда мәчет хуҗасы Садыйк хаҗиның да фикерен көтәләр иде. Шуңа күрә, әлеге мәчеткә кем мулла итеп билгеләнсә, шул ук кеше Бибигайшәнең кияве дә булырга тиеш. Садыйк хаҗи фикеренчә, Галиәсгарнең мулла булырлыгы да, кияү булырлыгы да бик бар. Дөрес, Галиәсгарнең хөр фикерлелеге, үз хәлфәләренә, дамеллага һәм байларга буйсынмавы, мәдрәсәдә төрле гаугаларга сәбәпче булуы, ниндидер китаплар яза башлавы турында хаҗи ишеткәләгән иде. «Ләкин мондый заманда бөтенләй үк саф, судан пакь, сөттән ак булган кияүне каян тапмак кирәк?» – дип уйлады ул. «Башына тай типмәгән булса, өйләнгәч, ипкә керер әле. Байлык кадерен кем белми? Бөтенләй үк башсыз булмаса, ризыкка арт куймас. Атасы Галиәкбәр дә бик диндар, бик уңган кеше, шаять, үз улына үзе хуҗа була алыр. Бер йөгәнләп алсам, мин дә коры тотармын. Ничек кенә булмасын, Аллага тәвәккәлләп, шушы егетне кулдан ычкындырмаска, тизрәк никах уздырып, үзебезгә кияү итәргә, йортка кертергә кирәк!» – диде ул.


Бибигайшә дә тик кенә ятмады. Бу йортка, әнисе Бибикамалга им-том итеп, аш-су остасы буларак булышырга килеп йөрүче Мәүгыйзә абыстайга аеруча илтифат күрсәтә башлады. Өйгә ул килеп керде исә: «Һай, минем икенче әнкәм дә бар бит дөньяда! Күрегезче, ул килеп кергәч, өйләребез ничек ямьләнде, нурланып китте!»– дип, аны өрмәгән җиргә дә утыртмый иде.


Шулай итеп, Бибигайшә Мәүгыйзә абыстайга һәрвакыт ярарга тырышты. Ашсу әзерләгәндә, кунак-төшем булганда, үзен аксөяк дип күрсәтмәс өчен, асраулар белән беррәттән, җиң сызганып аңа булышты. Казанда бер дигән аш-су остасы Мәүгыйзә абыстайдан Бибигайшә күптөрле нигъмәтләр әзерләргә өйрәнде. Алар бик тиз үз булып киттеләр. Мәүгыйзә абыстай да Бибигайшәнең белемле кыз булуыннан файдаланды, буш вакытларында аның белән бергә утырып, төрле китаплар караштырды, төшенмәгәннәрен Бибигайшәдән сорап белде. Өенә кайткач та, ул Бибигайшәнең уңганлыкларын сөйләп бетерә алмады, бигрәк тә аны улы Галиәсгар өйдә чакта мактарга тырышты. Галиәсгар, Садыйк хаҗи кызын ни өчен болай мактаганнарына әллә ни әһәмият бирмәсә дә, тел төбенең кая табарак борылуын шәйләде. Шик юк, әти-әнисе аны өйләндерергә тели. Өйләндергәндә дә, әлбәттә, бай кызына өйләндерергә тели. Ә Галиәсгарнең әлегә андый уе ике ятып, бер төшенә дә кергәне юк. Хәер, аның моңа вакыты да юк, ул быел мәдрәсәне дә, русча укуын да тәмамларга тиеш. Дөрес, аңа инде үз көнен үзе күрергә дә җыена башларга вакыт. Ул инде берничә әдәби китап та бастырып чыгарган, аңа шул эшен дәвам итәргә, бигрәк тә рус спектакльләрен карарга, театр китаплары белән яхшы танышырга кирәк иде. Шуңа күрә Галиәсгар, астыртын рәвештә булса да, күңелен шул эшләргә баглады. Шәһәр театрына йөрде, русча спектакльләрне калдырмаска тырышты. Әйе, аңа үз көнен үзе күрергә, үз оясын үзе корырга күптән вакыт. «Мөхәммәдия»не тәмамлауга аны бит мәдрәсә бүлмәсендә тотмаячаклар. Әти-әни гаиләсенә яңадан кайтып керү турында уйларга да ярамый. Анда әзмәвердәй ике егет – Габдулла белән Габдерахман да, балигъ булып килә торган сеңлесе Зәйнәп тә бар...


Тора-бара Бибигайшә, Галиәсгардән китаплар соратып алдыру сылтавы белән, аңа хатлар да яза башлады. Бер хатында: «...Сезнең Миргаяз учительдән урысча укыганлыгыгызны ишеткәнлегемнән, сез нинди уку китапларыннан файдаланасыз? Шул турыларда, мөмкин булса, миңа да белдерсәгез икән. Мин дә шундыйларны алдыртыр идем», – дип тә үтенгән. Галиәсгар дә хатка каршы хат язмыйча булдыра алмады. Ләкин шунысы кызык: бай кызы, дини китаплардан бигрәк, яңарак чыккан әдәби китапларны сората иде. Галиәсгаргә бер бай кызының мондый яңа, дөньяви әсәрләр белән кызыксынуы гаҗәбрәк тоелды һәм Бибигайшәгә язган җавап хатларында, кызның дөньяга карашын белер өчен, төрле сынаулы сораулар язып җибәрде. Кызга шул гына кирәк иде: бер сорауга биш җавап биреп, хатларын озын-озак итеп язарга кереште. Галиәсгаргә кызның шулай аңлы булуы бик ошады һәм ул, аннан бер дә яшереп тормыйча, үзенең күңелендә яткан яңа фикерләрен ачып сала башлады. Кызны русча укуы өчен мактап, үзенә таныш булган кулланмалар, лөгатьләр исемлеген дә җибәрде. Нәкъ менә шул вакытларда гына матбугатта күренә башлаган өряңа әдәби китапларны кызга күндерде. Шулай итеп, кыз белән егет арасында фикерләр алышу элемтәсе урнашты.


Бибигайшә Г.Камал белән бергә унсигез ел гомер кичерә һәм алты баланың әнисе була. Ул 1918 елда бакыйлыкка күчә. 1908 елгы фото

Бай кызы үзенең соңгы бер хатында, Галиәсгарнең тулысынча олы җанлы, шул ук вакытта гади, кече күңелле кеше икәнлегенә төшенгәннән соң, бөтен эч серләрен ачып салмыйча булдыра алмады. Бибигайшәнең бер озын хаты шундый иде:


«Сезки мөхтәрәм Галиәсгар әфәнде! Сезнең белән безнең арада мәзкүр хатлар аша алып барылган танышлыкның уңай яки кире якка хәл кылыныр чагы җитте. Үзегезгә мәгълүм: безнең гаилә илә сезнең гаилә изге кардәшлек җепләре илә баглану алдында тора. Ягъни Сезнең ризалыгыгыз шәрәфендә мин тиздән Сез галиҗәнабнең хәләл җефете булырга тиешмен. Ихлас күңелемнән әйтәмен ки, мин сездән бик мәмнүнмен. Мин Сезне күреп тә, әсәрләрегезне укып та бик яхшы беләмдер кебек. Ләкин Сез мине ишетеп кенә беләсез, гәрчә оят булса да, әйтергә мәҗбүрмен, мин Сезнең дикъкатьне җәлеп итәрлек үк гүзәл кызлардан түгелмен. Ләкин минем фәһемләвемчә, Сезгә олуг максадларыгызга ирешү юлында иҗади хезмәтләрегездә булышчы, аңлы-белемле гомер юлдашы кирәк. Мин Сезне шулай аңладым... Сезнең тирән фикерләрегез, изге максадларыгыз алдында түбәнчелек белән баш иям. Әгәр дә мин үземнең бик үк зурдан булмаган белемем һәм тәҗрибәләрем белән Сезнең бөек эшләрегезне вөҗүдкә ашыруда кечкенә генә ярдәмче әһлиягез була алсам, үземне гомерем буена бәхетлеләрдән санар идем!


Сез инде югары белем алган укымышлы гали зат, аңлы, мәгърифәт хезмәткәре булып җитештегез. Әмма дә Сез милләтебезнең кадими олуглары алдында үзегезнең яңа карашларыгызны ачыктан-ачык игълан итеп чыксагыз, зур хата булмагае... Бу мәсьәләдә беркадәр саграк, ягъни «хәйләи шәргыя» ясавыгызны үтенер идем. Сезгә, форсаттан файдаланып, никах шартларын һәм минем белән бергә бирелә торган приданнарын бер дә кыенсынмыйча кабул итү мәгъкуль булыр. Мәсәлән, минем приданым итеп биреләчәк, хәзер өлгереп килә торган йортыбызда без аерым, тыныч һәм сәгадәтле гомер кичерү мөмкинлеген табачакбыз. Моның өстенә банктагы акчалата бирелә торган дәүләт тә Сезгә әдәби, иҗади эшләрегезне җәеп җибәрүдә файдалы булыр дип уйлыйм. Никахтан соң, аерым гаилә булып яши башлаганнан соң да, Сез үз ихтыярыгызны күрсәтергә соңга калмассыз дип ышанам. Зинһар, гафу итегез, мин Сезнең дә, үземнең дә мәнфәгатьле, бәхетле тормыш кичерүебезне телим. Ышаныгыз, мин гомеремә Сезгә тугрылыклы булырга һәм дә Сезнең иҗади хезмәтләрегездә һәмишә ярдәмче булырга тырышачакмын.


Мондый вәгазь-нәсыйхәтләрем белән Сезне борчырга җөрьәт иткәнем өчен янә бер кат түбәнчелек белән гафу сорап:


Бибигайшә Садыйк кызы Хәйбуллина».


Бу хат үтә нечкә күңелле яшь Галиәсгарне бик тә тәэсирләндерә. Өстәвенә, беркадәр шиккә дә төшерә: «Дөрес, кыз бу хатны ихлас күңеленнән, хәтта үзен кимгә куеп та язган... Әмма болай кимсенүнең сере нидә соң? Үзе әйтмешли, бу бай кызы берәр «хәйләи шәргыя» кылып маташмыймы? Ул приданнар, аерым йортлар миңа нигә хаҗәт?.. Әллә атасының байлыгы белән идарә итә алган «коммерсант» кыз минем шәхси ирегем белән шаярырга чамалыймы? Юктыр ла... Минемчә, ул кыз үзе шул черек, тынчу, иске тормыштан котылу юлын эзлидер. Ихтимал, аның да мәнфәгатьле, якты тормышта яшисе киләдер. «Ышаныгыз, – ди ич, – Мин сезнең дә, үземнең дә мәнфәгатьле, бәхетле тормыш кичерүебезне телим...» – ди. Ә нишләп ышанмаска ди? Бәхетле булырга кем теләмәс?.. Менә, мөхтәрәм Галиәсгар ибне Галиәкбәр әфәнде, сезгә дә көрәш мәйданына чыгар вакыт җитте! Күрсәт каһарманлыгыңны! Азат ит караңгылык патшалыгыннан шул бичара мәгъшукаңны! Һәй, каян килеп «мәгъшука»м булсын ди ул! Минем аны юньләп күргәнем дә юк ич әле... Садыйк хаҗи кызы бит ул, черегән бай кызы... Ысул кадимче ишанга кул биргән мөрит кызы. Ул каян килеп бичара булсын! Менә син ул бичара пишкадәм! Шул йортка кияү булып кереп, рәхәт күрергә өметләнүче! Бу бит күрәләтә үз-үзеңне мещан сазлыгына ыргыту лабаса! Анда, алар коллыгында син үзең дә соры кортка әйләнәчәксең бит! Юк-юк, мин әле, кара үрмәкүч авына эләгеп, җан тәслим кылырга җыенган җыбыткы чебен заты түгел... Бибигайшәнең ихластан сузылган дуслык кулын кире кагу да егетлек булмас. Форсаттан файдаланып, ул ояның түренә узарга да... мәгърифәт эстәүдә дошманның үз байлыгын үзенә каршы сарыф итәргәме? Әйе-әйе, иң әүвәл миңа бу фәкыйрьлектән котылырга...»


***


Булачак кәләшенең фотокарточкасын китереп күрсәткән яучы карчыкка ул:


– Карасана, Мәмдуха абыстай, бу кыз чибәр генә күренә бит? – дип елмаеп куйды. – Бу яктан сүз юк, адәм фәрештә булмас. Акылы ничек, акылы? Мине санлап, дус күреп, тапканыма риза булып торырлыкмы? Син миңа шунысын әйт, Мәмдуха абыстай. Югыйсә, мин ярлы гына егет, ул мине гомерем буена табалап, каһәрләп тормасмы?


– Әй улым, куй юк сүзеңне! Син димәгән сулуы юк. Әйтсәм әйтим инде, ул сиңа күптән гашыйк булган! «Күңелем анда гына, Галиәсгардән бүтәннең, хур егете булса да, кирәге юк кына», – ди. Белдеңме, Галиәсгар! Бәхетең бар икән, Казанда бер дигән бай кызына өйләнәсең бит. Приданнары-бирнәләре генә ни тора! Асты – таш, өсте агач ике катлы йорт, банкыда кыз исеменә салынган ун мең, туй итәргә бер мең... – дип тезде Мәмдуха карчык.


Галиәсгарнең боларга артык исе китмәде. «Ике катлы өйнең бер катында әтиләр яшәсә... Гомеренә юньле фатир күргәннәре юк иде... Ярар, әтиәниләрнең тормышлары бераз рәтләнсә, миңа ничек тә ярар», – дип кенә уйлады ул. Кызның зәгыйфь гәүдәле булуын алдан белсә дә, моны сәбәп итеп каршылык күрсәтмәде. Киресенчә, ул үзенең сәламәтлеге белән боек кызның рухын күтәрермен, бәхетле итәрмен дип ышанды. Аның бөтен курыкканы кешене кимсетү, кешенең бәхетсезлегеннән көлү иде. Юк, ул Бибигайшәгә өйләнергә тиеш иде... Язмышыннан разый иде...


Әнәс Камал


"Безнең мирас". - 2022. - №2. - 29-33 б. 

Теги: Әнәс Камал Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру