Журнал «Безнең мирас»

Уйларыбызны әйтүдә бик сак булырга туры килде...

Әхмәтһади (Һади) Максуди 1868 елның 28 сентябрендә Казан губернасы Ташсу авылында (хәзер Татарстан Республикасының Биектау районы) Низаметдин мулла гаиләсендә туган. Башлангыч белемне туган авылында, әтисенең мәдрәсәсендә ала. 1881 елда аңа Казанга барып укырга мөмкинлек туа һәм ул, башлангыч мәдрәсә курсы өчен барлык имтиханнарны экстерн рәвештә тапшырып, «Галләмия» мәдрәсәсенең игдадия бүлегенә, ягъни төп курсына укырга керә. Бу адымы аның аң-гыйлем ягыннан шактый яхшы әзерлекле булуы турында сөйли.


Әхмәтһади тырыш һәм кызыксынучан шәкерт булып чыга. Укуы тәмамлангач, «Галләмия» мәдрәсәсе җитәкчелеге аңа укытучы вазифасын тәкъдим итә. Әхмәтһади кече сыйныфларны укырга һәм язарга өйрәтә башлый. 1892 елда «Тәрҗеман» газетасы аркылы яңа фонетик ысул һәм И.Гаспралының «Хуҗаи сыбьян» («Сабыйларның укытучысы») дәреслеге белән танышып, башлангыч сыйныфлар өчен татар әлифбасы дәреслеген, соңрак Босфордан алып Шәркый Төркестанга кадәр булган барча төрки халыкларның уку әсбабына әверелеп киткән «Мөгаллим әүвәл» («Беренче мөгаллим») китабын әзерли. Бу дәреслекнең үзенчәлеге шунда ки, анда элеккеге әлифбалардагы кебек иҗек ысулы түгел, ә фонетик ысул кулланылган. 1918 елга кадәр «Мөгаллим әүвәл» 30 мәртәбә (ә бәлки аннан да күбрәктер) нәшер ителә, аның гомуми тиражы 1 200 000гә кадәр җитә.


Әхмәтһади Максуди Әхмәтһади Максуди

Әхмәтһади Максудида шәкертлек чорында ук туган телендә газета чыгару идеясе туа. 1892 елда Матбугат эшләре буенча баш идарәгә үз акчасына Казанда татарча газета чыгарырга рөхсәт итүләрен сорап гариза яза, ләкин аңа бу изге ниятне гамәлгә ашырырга рөхсәт итмиләр. 1893 елда Максуди, мәдәният һәм мәгариф өлкәсендәге иң соңгы яңалыклар белән танышу өчен, Госманлы дәүләтенә китә. Сәяхәт вакытында бу илдәге матбага эше белән таныша һәм газета-китап нәшер итүнең серенә төшенә. Монда ул «Икъдам» газетасы мөхәррире, атаклы галим, тарихчы һәм мәгърифәтче Әхмәд Мидхәт белән дә очраша.


Кайтыр юлында Ә.Максуди Кырымда туктала һәм анда үзен күптәннән Бакчасарайга, «Зынҗырлы» мәдрәсәсенә кунакка чакырган «төрки милләтнең атасы» Исмәгыйль бәк Гаспралы белән очраша. Чынлыкта И.Гаспралының да, Ә.Максудиның да сөйләшер сүзләре шактый күп була. Алар икесе дә алдынгы карашлы укытучы, икесе дә мөселманнарның хәлен яхшыртырга тели һәм китапчылык эше белән кызыксына, күп кенә мәсьәләләр буенча уй-фикерләре дә уртак. И.Гаспралы татарларга туган телдә белем бирүне хуплый, Россия империясендә «инородецлар» өчен кабул ителгән мәгариф системасын тәнкыйтьли, аны мәгънәсез дип саный. Бакчасарайда Ә.Максуди яңа уку ысулын яхшырак өйрәнә, мәгариф өлкәсендәге иң яңа идеяләр белән таныша, газетаны ничек чыгарырга икәнлеген күреп белә һәм эшне башлап җибәрү турында кыйммәтле киңәшләр ала.


И.Гаспралы Ә.Максудига «Тәрҗе­ман» газетасында эшләргә һәм «Зын­җырлы» мәдрәсәсендә укытырга да тәкъдим итә. Әхмәтһади исә моңа бик теләп ризалаша, чөнки, беренчедән, күптән башында йөргән хыялын чынга ашырыр өчен яхшы мөмкинлек туа, икенчедән, матбугат эше буенча зур тәҗрибә туплый. Бертуган энесе Садрины да үз янына, «Зынҗырлы» мәдрәсәсенә укырга чакыра.


1896 елда Казанга кайткач та Әхмәтһади остазы И.Гаспралы белән элемтәсен өзми, алар даими хат алыша. Шул ук елда экстерн рәвештә Казан татар укытучылар мәктәбенә имтиханнар тапшыра. Укытучы шәһадәтнамәсен алгач, Апанай мәдрәсәсендә мөгаллим була, бер үк вакытта мөселман балалары приютында да, бертуган хәйрияче Юнысовлар үтенече буенча, укытучы булып эшли. Әхмәтһади Максуди Казан каласында гына түгел, ә бөтен төрки дөньяда мәшһүр шәхескә әверелә. Аны җирле түрәләр дә, жандармерия дә яхшы белә. Соңгылары исә Әхмәтһадины Идел буе төбәгендә панисламизм һәм пантюркизмның төп тарафдары итеп күрә.


Ә.Максуди 1898 елда Сарытаудагы постау фабриканты кызы, сәнәгатьче Исхак Йосыф улы Апанаевның оныгы Зәйнәпбану Сөләйман кызы Мишкинага өйләнә. Аларның биш баласы туа: Фатыйма-Галия (1898-1991), Һарун (1899-1981), Шәфыйка (1903-1981), Һашим (1905-1988) һәм Бәхрәмия (1920).


***
1903 елның башында Әхмәтһади Максуди, мәгърифәтче Ибраһим Терегулов белән бергәләп, хакимияттән рус һәм татар телләрендә «Йолдыз» газетасын нәшер итәргә рөхсәт сорый. Ләкин түрәләр, милли газета «рус телен өйрәнүгә ихтыяҗны озак вакытка бетерәчәк һәм, һәрхәлдә, татарларның рус халкы белән мәдәни кушылуына булышасы урынга, милли сепаратизмны гына көчәйтәчәк», дигән сылтау белән, үтенечне кире кага.


Аннан соң Ә.Максуди, Эчке эшләр министры П.А.Столыпин исеменә гариза язып, хөкүмәткә файдалы булырдай татар газетасын чыгарырга рөхсәт бирүләрен сорый. Хатында татар телендә газета нәшер итүнең гамәли яктан кирәк булуын аңлата. Татар халкының «наданлыгы һәм эчкерсезлеге аркасында һәрбер басма сүзнең дөреслегенә ихластан ышануына» игътибарны юнәлтеп, татарлар арасында «төрек мәнфәгатьләрен яклый торган» Госманлы дәүләте газеталарының киң таралган булуын әйтә, эшче сыйныф арасында хөкүмәткә каршы фирканең булуына, теләсә нинди инкыйлаби идеяләрдән читтә торган халкыбызның наданлыгы һәм басма сүзгә сукырларча ышануы белән уйнап, татар телендә идән астында бастырылган җинаятьчел кәгазьләр таратылуы хакында искәртә. Үзенең гаризасында Ә.Максуди П.Столыпинга: «Россиядә башка инородецлар телендә, мисалга, кырым татарларының да, Кавказ арты азәрбайҗаннарының да, Төркестан сартларының да һәм хәтта дала кыргызларының да сөйләшендә күп газеталар чыгарыла. Бары без, казан татарлары гына бу мәрхәмәттән мәхрүм...», – дип яза.


Гозере янәдән кире кагылгач, Ә.Мак­суди белән И.Терегулов, Россиянең иң югары хакиме – патшага: «Хө­күмәтнең яхшы күңелле омтылышларын аңлаешлырак итеп аңлатачак, Ватаннары Россиянең бөеклеге һәм кодрәте белән таныштырачак, татарлар белән русларның туганнарча якынаюына китерәчәк һәм, гомумән, аларны хәзерге акыл торгынлыгыннан чыгарачак», – дип, туган телдә газета чыгарырга рөхсәт бирүен сорап гарезнамә яза, ләкин бу ният тә барып чыкмый.


Күрәсең, түрәләр нашир итеп «татарларны рус халкына якынайту идеясе белән янган, татар халкын руслаштыру юнәлешендә агарту максатын куйган» кешене тәгаенләргә теләгәндер, ә Ә.Максуди исә бу идеягә туры килмәгән. Алар фикеренчә, Максуди «үзенең газетасында төньяк-көнчыгыш Россия татарлары арасында әлегә төгәл ачык­ланмаган һәм аңлы рәвештә таралмаган, Россиянең мәдәни бурычлары өчен зыянлы булган панисламизм идеясен таратачак». Алай гына да түгел, аның «хөкүмәткә каршы хәрәкәттә катнашуда» гаеплиләр һәм «Казан шәһәрендә шактый күләмдә таратыла торган татар телендәге прокламацияләрне бастыру эшенә» кагылышлы булуын әйтәләр.


Патша түрәләре фикеренчә, иң куркынычы шунда: «Газета, эчтәлеге белән хөкүмәткә бернәрсә белән каршы килмәсә дә, ирексездән, милли үзаңны, хәтта сәяси хыялларны уята алган». Бу мәсьәлә буенча Казан губернаторының язган сүзләре дә күп нәрсә сөйли: «Рус хөкүмәте Россиядә татар һәм мөселман мәдәниятенең юклыгын, була да алмавын ачык итеп әйтергә тиеш».


Россиянең күп кенә халыклары, шул исәптән, татар тормышына да тирән үзгәреш алып килгән 1905 елгы Беренче рус инкыйлабы җитә. Үзгәрешләр иҗ­тимагый, сәяси һәм мәдәни тор­мышның барлык өлкәләрендә чагылыш таба: матбагачылык эше, сәхнә сәнгате, мәгарифтә яңарыш башлана. Бу елның иң төп казанышы – татар вакытлы матбугаты барлыкка килү. Ел ахырында дүрт татар басмасы чыга, ә бу исә, чыннан да, җитди нәтиҗә. Укый-яза белү дәрәҗәсе шактый югары булган халыкның милли матбугатка ихтыяҗы һаман да зур була. 1906 елда 16 яңа басма, шул исәптән, 15 гыйнварда Ә.Максуди мөхәррирлегендәге «Йолдыз» газетасының да беренче саны дөнья күрә.


Ә.Максудиның «Йолдыз» газетасы нашире һәм баш мөхәррире вазифасында уздырган еллары (1906-1918) иң нәтиҗәле чор булып санала. Галимнең барлык дәреслекләре дә диярлек шушы вакытта дөнья күрә, аларның басылып чыгуы турында автор «Йолдыз» газетасы битләрендә даими рәвештә хәбәр итеп тә барган. Ә.Максуди, нашир дә, җаваплы мөхәррир дә булганга, һәр мәкаләне шәхсән үзе тикшергән. Дөньяның төрле өлкәләре буенча аның гыйлеме искиткеч зур була, ләкин күбрәк үзе педагогика, дин һәм фәлсәфә фәннәренә илтифат күрсәтә.


«Йолдыз» газетасы битләрендә мәгариф, мәктәп-мәдрәсә реформасы, татар язуы, сәяси проблемалар һәм төп яңалыклар буенча кызу бәхәс барган. Дәүләтнең сүз һәм матбугат иреген тулысынча бирергә теләмәвен һәм мөмкинлек туган саен, гаебе табылган басмаларның эшен чикләргә омтылуын онытырга ярамый. Максуди газетада басылачак мәгълүматны тәкъдим итү ысулына һәрвакыт сак караган. Патша цензурасының бу газетаны япмавы да моны исбатлый торган бер факт. Мөхәррир сәяси мәсьәләрне яктыртканда гына түгел, ә дини сораулар буенча да, аеруча, кадимиләр белән җәдидиләрнең каршылыгына карата да игътибарлы һәм сак мөнәсәбәттә булган. Бу мәсьәлә буенча ул беркайчан да теге яки бу фикер тарафдары булмый, нибары: «Без барыбыз да мөселман һәм барыбыз да татар җәмгыяте үсешенә булышырга телибез», дигән сылтама белән, халыкны «фикер алышу өстәле» артына утыртырга гына тырыша. Аның фикеренчә, милли яңарыш, милләтне саклау һәм үстерүдә төп фактор ислам дине булырга тиеш.


1916 елның 15 гыйнварында газета чыга башлауның ун еллык юбилее уңаеннан мөхәррир болай дип яза: «Бу 10 ел эчендә безнең дәүләттә 100 ел дәвамында да булмый торган үзгәрешләр булды. Бу вакыт эчендә безнең дәүләтебездә бик күп фикер һәм карашлар үзгәрде. Хәзер инде кайчандыр модада булган сул хәрәкәткә игътибар юк, күпләр аннан арыды инде. Ләкин туган халкына хезмәт итүдән «Йолдыз» беркайчан да арымаячак һәм халык фикерен үстерүне дәвам итәчәк. Кайчагында безгә бик буталчык сәясәт алып барырга һәм үз фикерләребезне, сугышка карата уйларыбызны әйтүдә бик сак булырга һәм сакланып калырга туры килде».


Чыннан да, дәүләт өчен шундый буталчык чорда «Йолдыз» бик уңышлы гына чыгып килә алган, 12 ел эчендә аның бер саны да патша охранкасы рецензентлары һәм башка күзәтү органнары тарафыннан конфискацияләнмәгән. Бу факт Ә.Максудиның бик яхшы мөхәррир генә түгел, шәп «сәясәтче» дә булуы хакында сөйли.


Ә.Максуди дини темага караган китаплар, дәреслекләр дә нәшер иткән. Заманында башлангыч һәм урта сыйныф шәкертләре өчен язылган әлеге басмалар хәзерге көндә дә Россия һәм Урта Азия илләрендә яшәүче мөселманнарның өстәл китабы. Алар теленең җиңеллеге, материалның гади итеп бирелүе аркасында уңайлы китаплардан саналган, шунлыктан күпләп басылган һәм бик тиз арада сатылып та беткән. «Гыйбадәте Исламия» (ул «Гакаид», «Тәһарәт», «Намаз», «Җәмәгать», «Рузә, зәкят вә хаҗ» дигән биш өлештән тора), «Һилял», «Әхкәмү шәргыя» (ислам кануннары: фарыз, ваҗиб, сөннәт, хәләл, мөхтәсәб һәм хәрам гамәлләр турында), «Хокуки исламия» һ.б. дәреслекләрен аерып күрсәтергә мөмкин. «Мөгаллим Сәни» исемле гарәп теле һәм исламның төп кануннары дәреслеге бүген дә дөньяның күп почмакларында нәшер ителә, имамнарның, мөгаллимнәрнең, гади мөселманнарның «Әлифба»сы булып тора. Ә.Максуди үзе имам булмаса да, аңа Диния нәзарәте указы белән имам һәм мөдәррис дәрәҗәсе бирелә.



1917-1918 елларда Әхмәтһади Максуди энесе Садри Максуди җитәкләгән Милли Идарәнең – Эчке Россия һәм Себер мөселманнары милли-мәдәни мохтариятенең барлыкка килүендә һәм эшли башлавында актив катнаша, аның мәгариф идарәсе җитәкчесе итеп сайлана. Милли Идарә таратылып, аның әгъзалары куылгач, Әхмәтһади Максуди, Садридан аермалы буларак, Россиядә кала.


__________________________________________


Әдәбият:


1. Гаффарова Ф.Ю. «Йолдыз» кабызган Максуди. – Казан: Алма-Лит, 2006. – 186 б.
2. Забиров Г.Г. Максуд баба һәм Максудилар. – Казань, 2000.
3. Рәхимов С. «Я был ближе всех связан с Гас­принским» // Гасырлар авазы. – 1995. – №1.

Теги: Рамил Гарипов Яңалыклар Тарихи мирас

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру