Тукаймы әллә?
Сабадагы бер танышым узган Яңа елны танышларында алданрак «каршылаган». Уянып китсә, таң беленеп килә икән. Киенгән дә өенә чапкан. Менә ул икенче катка күтәрелә. Ишек шакый. Ачучы юк. Көтә. Шул арада хатыны шыпырт кына килә дә «глазок»тан карый һәм ишекне ачып китә. Шаулаган баш белән дустым моны сизми. Яман ачуы чыга моның, ирлеген күрсәтәсе килә. Шуннан соң ул... барлык көчен җыеп, бөтен гәүдәсе белән ишеккә китереп бәрә, ул ачылып китә, күршем коридор идәненә очып барып төшә. Хәле авыр була, әлбәттә. Шулай да телен көчкә әйләндереп: «Ишек төбендә күпме тотарга була ирне, Габдулла Тукаймы әллә мин сиңа...» – дип әйтеп куя.
Тәлгат Нәҗмиев
Безнең мирас. - 2020. - №10. - 115 б.
Фото: pixabay
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА