Журнал «Безнең мирас»

Тукай «Идел» газеты редакциясендә

«Идел» газеты редакциясе һәм матбагасы шәһәрнең эшчеләр бистәсе Тияктә, хәзерге Воронеж урамында, ике катлы агач йортның астагы этажында урнашкан, өстә приходская школа иде. Без аны Хәбибулла Насыйбуллин мәктәбе дип йөртә идек.


Мин матбагада газетның беренче номеры чыккан көннән – 1906 елның май аеннан – өйрәнчек, аннан хәреф җыючы булып эшләдем.


Әстерханга Г.Тукай килү уңае белән 1911 елның җәендә төшерелгән фоторәсем. Урта рәттә сулдан: артист Зәйни Солтанов, Габдулла Тукай, шагыйрь Сәгыйть Рәмиев.

1911 елның апреле, матур бер көн иде. Хәреф җыю бүлмәсендә Сәгыйть Рәмиев тә эшләп утыра. Ул «Идел»дә редакция секретаре булып эшләргә 1910 елда килде. Кәефе яхшы чакта авыз эченнән «Ашказар»ны көйли иде. Бу көнне дә ул «Ашказар»ны җырлап утыра иде. Мин тәрәзә янында басып, газетның чираттагы номерын җыям. Кинәт күземә редакциягә килүче бер кеше чагылып китте. Аңа җентекләп карадым: башына иске картуз, өстенә озын җөббәсыман пальто, аяк асты коры булса да, ботинка белән галош кигән, ябык һәм сары йөзле. Мин аны капкадан кереп киткәнче күзәттем дә:


– Сәгыйть әфәнде, безгә бер авыру рус малае килә, – дидем.


Рәмиев миңа җавап кайтарырга өлгермәде, әлеге «малай» ишектән килеп тә керде. Сәгыйть, аны күрүгә урыныннан торып, каршы барып:


– Әй, Тукайҗан! – дип, ишектән керүчене кочаклады.


Габдулла Тукай белән мин шулай таныштым. Әстерханда чакта Тукай редакциягә көн дә диярлек килә иде.


Озакламый аның белән дуслаштык. Сәгыйтьнең эше тыгыз вакытта Тукай минем белән сөйләшеп утыра, үзенең Уральскида матбагада эшләгәнен хәтерли иде. Ә кайчакларда кәгазь келәтенә кереп, кәгазьләр өстенә ятып ял итә, хәтта йоклый да иде. Башта моңа безнең исебез китте, без аңардан, икенче катка менеп, безнең торактагы йомшак урынга ятуын үтендек. Ләкин Тукай, баш тартып:


– Рәхим, миңа монда да «Люкс» номерыннан ким түгел, чебен дә тешләми, – дип җавап бирде (Әстерханга килгәч, ул шул исемдәге кунакханәгә төшкән иде).


Тукай тагын бер исне китәрде. Без бер тапкыр Татар базарына барып чыктык. Яшелчәләр яңа чыгып килә торган вакыт иде. Яшелчәләргә аның исе китмәде, бәлки, Сәгыйть белән мине карусель янына тартып алып китте. Үзе карусельгә менеп, агач атка атланып әйләнә башлады. Ул шулкадәр хозурланып балаларча әйләнде ки, аңа минем генә түгел, кәмит караучы башка кешеләрнең дә исе китте. Ул бер генә әйләнеп канәгатьләнмәде, тагын һәм тагын әйләнде.


Габдерәхим Утабалиев


Безнең мирас. - 2021. - №4. - 45 б.

Теги: Габдерәхим Утабалиев Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру