Журнал «Безнең мирас»

Тукайның фатихасын алган остазым

Еллар узган саен, Театр дип аталган бөек сәнгатькә бөтен көчләрен, талантларын биргән, гомер буе армый-талмый хезмәт иткән олпат шәхесләр искә төшә. Алар арасында остазым, күпкырлы талант иясе, татар профессиональ театрына нигез салучыларның берсе, Татарстанның халык артисты Касыйм Шамил (1892-1981) дә бар.


Үзе миңа сөйләгәнчә, ул Чистай шәһәрендә1 туган, аннан соң Казанга укырга килгән. «Минем чын фамилиям Сәләхетдинов2 (шулай хәтердә калган. – К.С.), ә «Шамил» – сәхнә кушаматы. Аны миңа Габдулла Тукай такты, – дип башлый иде ул сүзен. Аннары дәвам итә иде: «– Мин, Казанда мәдрәсәдә уку белән бергә, кардәш булган Бикчурин абыйга урыс теленнән дәрес алырга да йөрдем. Бәйрәмнәрдә ул эшләгән школада урысча спектакльләр куялар иде. Болар миндә театрга мәхәббәт уятты. Казанда беренче мәртәбә татарча уйналган спектакльне карагач, ул мәхәббәт тагын да көчәйде. Инде 1907 елда Габдулла ага Тукайның «Әлислах» газетасында басылган тирән мәгънәле «Театр» шигырен укыгач, театрга мәхәббәтем сүнмәс ялкын булып кабынды.


Касыйм Шамил (беренче рәттә сулдан өченче) һәм Камил Саттар (сулдан дүртенче) Казанның М.Урицкий
исемендәге мәдәният сараеның татар халык театры артистлары белән

1909 нчы елның көзендә «Сәйяр» белән таныштым, кайбер спектакльләрендә суфлер вазыйфасын башкардым, аннары инде труппага ук кабул иттеләр. Сәх­нә­не яулау юлында миңа Галиәсгар Камал, Габдулла Кариев, Сәхипҗамал Гыйз­зәтуллина-Волжская, бигрәк тә Габдулла Тукай һәрдаим терәк, киңәш-табышчы булды».зе миңа сөйләгәнчә, ул Чистай шәһәрендә1 туган, аннан соң Казанга укырга килгән. «Минем чын фамилиям Сәләхетдинов2 (шулай хәтердә калган. – К.С.), ә «Шамил» – сәхнә кушаматы. Аны миңа Габдулла Тукай такты, – дип башлый иде ул сүзен. Аннары дәвам итә иде: «– Мин, Казанда мәдрәсәдә уку белән бергә, кардәш булган Бикчурин абыйга урыс теленнән дәрес алырга да йөрдем. Бәйрәмнәрдә ул эшләгән школада урысча спектакльләр куялар иде. Болар миндә театрга мәхәббәт уятты. Казанда беренче мәртәбә татарча уйналган спектакльне карагач, ул мәхәббәт тагын да көчәйде. Инде 1907 елда Габдулла ага Тукайның «Әлислах» газетасында басылган тирән мәгънәле «Театр» шигырен укыгач, театрга мәхәббәтем сүнмәс ялкын булып кабынды.


Габдулла Тукай бу егеттә талант барын сиземләгән, күрәсең: «Син фамилияңне алыштыр, ул сәхнә кешесенә отышлы түгел, Касыйм Шамил» бул», – дип тәкъдим иткән. Касыйм абый, билгеле, бөек шагыйрь белән берсүзсез килешкән.


К.Шамил «Сәйяр» труппасы составында бик күп төбәкләрдә гастрольләрдә була. Төркестанда йөргәндә авырып, дәваланырга хастаханәгә ята. Савыгып чыккач, Бохара шәһәрендәге татар яшьләрен үз канаты астына җыеп, үзбәк телендә спектакль куярга әзерләнә. Сәхнәләштерер өчен Мәхмүтхуҗа Бәхбүдинең үзбәкчә язылган «Падаркуш» драмасы белән Галиәсгар Камалның үзбәкчәгә тәрҗемә ителгән «Беренче театр» комедиясе сайлана.


Спектакль Бохараның «Зарафшан» кинотеатрында күрсәтелә. Тамашага халык күп килә. Беренче пәрдәсе уйналып, икенче пәрдәсен башларга торганда, тамашачылар, дәррәү кубып, бердәм рәвештә залдан чыгып китә. Бу хәлдән артистлар аптырап кала. Хәмзә ролен башкаручы егет кенә: «Юкка борчылмагыз! Ишетмәдегезмени? Ахшам азаны әйтелде бит. Алар намазга киттеләр. Озакламый яңадан керерләр», – дип тынычландыра. Юраганы юш килә. («Күпләрнең әйтүенә караганда, – дип яза Касыйм абый үзенең истәлекләрендә, – бу – үзбәк телендә куелган беренче спектакль була».)


1914-1915 еллар сезонында Касыйм Шамил «Нур» (Уфа) труппасында эшли. Труппа җитәкчесе Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская тырышлыгы белән шәһәр театрында уйналган спектакльләр зур уңыш казана.


В.И.Ленин – Камил Саттаров. 1965 ел

1917 елда К.Шамил Габдулла Кариев җитәкләгән «Сәйяр» труппасына әйләнеп кайта, спектакльләрдә уйный; шуңа өстәп, Казансу аръягындагы эшчеләр бистәсенең Лазовский исемендәге клубында татар яшьләреннән торган театр труппасы оештыра, аның җитәкчесе һәм режиссеры булып эшли. Бу – Казанда оешкан беренче үзешчән сәнгать коллективы була. Коллектив татар эшчеләренә зур мәдәни хезмәт күрсәтә.


1920 елда Касыйм Шамилне Мамадышта профессиональ театр оештырырга җибәрәләр. Ул анда «Сабанчы» күчмә татар театры төзи. Шуннан соң аны режиссер һәм артист сыйфатында Мәскәү татар театрына юллыйлар. Мәскәүдә иҗат итү татар артистларына мәгънәви яктан зур файда китерә: Касыйм Шамил үзләре спектакль куймаган көндә труппага МХАТ спектакльләрен карарга йөрергә рөхсәт ала. К.Станиславский татар артистлары өчен театрның бер ложасын билгели, алар белән очрашып, сәхнә белеме, актерлык осталыгы турында әңгәмәләр үткәрергә дә вакытын кызганмый.


Константин Сергеевич белән очрашуларда, нигездә, Әшрәф Синяева, Ситдыйк Айдаров, Камал II, Гөлсем Болгарская, Хәмит Колмәмәт, Вафа Сабитовлар һәм, билгеле, Касыйм Шамил дә катнаша.


Ләкин театр Мәскәүдә озак эшләми, бераздан аны Казанга күчерәләр. 1922 елда театр биналы булуга да ирешә (Островский урамы, 10). Бу чорда театрның иҗади составы тагын да тулыландырыла, Урта Азиядән Кәрим Тинчурин кайта. Касыйм абый театрда артист булып эшләргә кала, татар үсмерләр театр коллективы төзеп, аның режиссеры вазыйфасын башкара.


Шушы урында Касыйм абый сөйләгән бер вакыйгага тукталасым килә. Беркөнне театрдан соңга калып чыгып барганда, каршысына Салих Сәйдәшев килеп чыга:


– Касыйм абый, туктап тор әле.


– Нигә?


– Сакай вафат булган. Хәзер матәм маршы язабыз... – Татар театрына нигез салучыларның берсе, зур масштаблы образлар тудырып, аларны тормышчан итеп тамашачыга җиткерә алган күренекле артист Нуретдин Сакаевның вафатын ишеткәч, көйязарның күңелендә шунда ук музыка туган, күрәсең. – Әйдә пианино янына, подвалга төшик әле, анда ут юк. Мин язганда шәм яктыртып торырсың...


Подвалга төшәләр. Шәм кабызалар. Сәйдәш булачак маршның ноталарын кәгазьгә яза бара, кайбер урыннарын пианинода уйнап, музыканы тикшереп ала. Шәм сүнгәнче, Салих Сәйдәшев Н.Сакаевка багышланган данлыклы «Сакай» маршын язып бетерә.


Инде шактый танылып өлгергән режиссер һәм артист, җәмәгать эшлеклесе Касыйм Шамил 1929 елда Әстерхан татар театрына баш режиссер итеп билгеләнә, монда да актив эш башлап җибәрә. Ул килгәндә, театрның үз «түбәсе» дә булмый әле – армый-талмый артыннан йөргәч, театр биналы булып куя. Аннан соң ул театрның сәнгать составын киңәйтә: костюмер, чәчтараш, бутафор-реквизит, яктылык цехлары, артистлар һәм сәхнә эшчеләре өчен уңайлы шартлар тудыра. Театрда 18 кешедән торган оркестр булдыра. Дирижер итеп танылган композитор Александр Ключаревны чакыра. Театр репертуары сәнгати камил һәм тирән эчтәлекле әсәрләр белән байый. Театр ел әйләнәсе эшли. Җәй айларында, моторлы көймә яллап, Әстерхан өлкәсендәге авылларда мәдәни хезмәт күрсәтә, Саратов өлкәсендәге эшче районнарга, Донбасс шахталарына барып спектакльләр уйный. Тамашаларда танылган артистлар Зәйни Солтанов, Шакир Шамильский, Габдулла Уральскийлар катнаша. Мәскәүдән килгән театр белгечләре бу чорда Әстерхан татар театрын Казан теат­рыннан кала, икенче баскычта тора, дип бәялиләр. Биредә Касыйм Шамил 1933 елга кадәр эшли. 1933-1934 елгы сезонда Казан татар яшьләре театрының баш режиссеры вазыйфаларын башкара. 1934 елдан – Татар дәүләт академия театрына артист булып эшкә кайта.


Касыйм Шамил – бик күп үзенчәлекле образлар иҗат иткән күренекле сәнгатькәр, рольне тулаем ачып бирә алган зур оста. Иң мәртәбәле рольләрен санаганда да Сираҗетдинне («Банкрот», Г.Камал), Динмөхәммәтне («Яшә, Зөбәйдә, яшим мин», С.Рәмиев), Кулигинны («Яшенле яңгыр», А.Островский), Луканы («Тормыш төбендә», М.Горький), Полонийны («Гамлет», У.Шекспир), Шамакайны («Король Лир», У.Шекспир), Әхтәрине («Ташкыннар», Т.Гыйззәт), Суфыйны («Шәмсекамәр», М.Әблиев), Хаҗины («Миңлекамал», М.Әмир), Шәйхулланы («Тормыш җыры», М.Әмир), Конюковны («Көннәр һәм төннәр», К.Симонов), Хуҗаны («Хуҗа Насретдин», Н.Исәнбәт) телгә алмыйча булмый.


Җөмләдән, өлкән артистларның телендә «Хуҗа Насретдин» спектакленә бәйле бер истәлек йөри иде. Хуҗа ролен чиратлашып ике артист уйный икән: берсе – СССРның халык артисты Хәлил Әбҗәлилов, икенчесе – Татарстанның халык артисты Касыйм Шамил. Х.Әбҗәлилов бик шаян кеше була, күрәсең, К.Шамилдән көлеп алырга уйлый:


– Карале, Касыйм, киләсе спектакльне син уйныйсың бит? Черек күл циркына үзбәк артистлары килгән, биш-алты ишәкләре дә бар икән. Шулардан берсен сорап ал син, Хуҗа Насретдинга бирмичә калмаслар. Чын ишәк белән уйнауның эффектын күз алдыңа китерәсеңме? Мәңгегә татар театры тарихына кереп калачаксың!


Касыйм абый, беркадәр уйлаганнан соң: «Төпле фикер бу», – дигән нәтиҗәгә килеп, циркка юнәлә. Билгеле, үзбәкләр Касыйм абыйга: «Теләгән ишәкне сайлап ал», – диләр. Ул кечкенә генә, матур гына бер җан иясен сайлый да, Дзержинский урамына чыгып, ишәкне сыйпый-сыйпый алып китә. Казан малай-шалайлары боларны театрга кадәр озата бара. «Хуҗа» ишәкне ишегалдында юындыра, өстенә кечкенә генә, матур гына палас яба – чын «артист»ка әверелдерә. Көтелгән сәгать килеп җитә. Артистлар, сәхнә эшчеләре: «Нәрсә булыр икән?» – дип кызыксынып карап торалар. Касыйм абый ишәкне сәхнәгә алып керә. Мал карышмый, Хуҗа артыннан бара... Зал әүвәл аһ итә! Аннары, Касыйм абый монологын сөйли башлагач, шаркылдап көләргә тотына. Артта – артистлар тәгәри-тәгәри көлә. Касыйм абый: «Менә бит ул Әбли (Хәлил Әбҗәлилов. – К.С.) әйткән эффект!» – дип уйларга да өлгерми, колагына чишмә челтерәгән тавыш ишетелә... Баксаң, ишәк сәхнә уртасында кече йомышын йомышлап маташа икән! Монолог ярты сүздә өзелә, башын каера-каера, ишәкне алып чыгып китәләр, пәрдә ябыла...


Шуны әйтеп үтәргә кирәк: Казанда беренче һәвәскәр театр коллективын оештырган кеше буларак, Касыйм Шамил үзешчән сәнгать оешмаларына гомере буе методик һәм практик ярдәм күрсәтеп яшәде. 1960 нчы елларда ул Татарстанның унъеллыгы исемендәге мәдәният сараенда (Казан) эшләп килгән татар халык театрын шефлыкка алды, спектакльләр куйды, артист буларак, үзе дә тамашаларда катнашты. Миңа да аның белән бер сәхнәдә уйнарга насыйп булды.


В.И.Ленинның чираттагы юбилеена багышлап, драматург Габдулла Баһаветдиновның сәнәкчеләр фетнәсе турындагы «Соңгы каракош» драмасын куярга да Касыйм Шамил киңәш итте, дип беләм. Башлам өлештә Ильич роле дә бар иде. Бу образны тудыру эшен миңа йөкләделәр.


Шәһәр комитетында Бауман районы буенча инструктор-куратор булып эшләгән вакытым иде. Фәкыйрегез өчен юлбашчы үзе дә, аның идеяләре дә – изге чак. Шуңа күрә, театр йөкләгән эшкә үтә җитди якын килдем. Мәскәүгә мавзолейга барып кайттым, китапларын яңадан барлап-укып чыктым. Мәдәният сараена Ленин турындагы нәфис һәм документаль фильмнар кайтардылар, аларны карап, юлбашчының йөрешен, сөйләшү рәвешен, хәрәкәтен өйрәндем.


Парик әзерләү Камал театрында эшләүче Галина Әюповага йөкләнде, гример итеп Касыйм Шамил, образны эшләүдә практик ярдәм итәргә үзләре дә В.И.Ленин образын тудырган Габдулла Шамуков белән Нәҗип Гайнуллиннар билгеләнде. Алар һәрдаим безнең мәдәният сараена килеп, хәл кадәри ярдәм күрсәтте, булышты. Мин Ленинның «р» авазын сакаурак әйтүенә аерата игътибар бирә идем. Нәҗип ага миңа болай диде:


– Камил, «р» авазын Ленинча әйтергә өйрәнәм, дип, вакытыңны әрәм итмә. Андый физик кимчелеккә артык басым ясарга кирәкми. Бик әйтергә теләсәң инде, берәр җөмләсендә әйтеп куй да, башка азапланма. Ленинның эчке дөньясын матур итеп бирергә кирәк. Мин үзем шулай эшләргә тырыштым.


Спектакльгә хәзерлек, гомумән, бик яхшы барды. Киемнәр дә әзер булды. Заманында Ленин «бульдог» маркалы ботинка кигән икән, бер итекчедән аны да тектерделәр. Галина Әюпова парикларны да әзерләргә җитеште.


Озакламый генераль репетиция көне килеп җитте. Хәзерлекне карарга райкомнан, республика халык иҗаты йортыннан, заводларның профсоюз комитетыннан вәкилләр килергә тиеш, диделәр. Мине грим салып репетиция ясыйсы көнне эштән төшке аштан соң ук азат иттеләр.


Иң беренче нәүбәттә Касыйм абый белән икәү генә грим бүлмәсенә бикләндек. Каршыда – зур гына В.И.Ленин портреты, көзге һәм башка кирәк-яраклар. Касыйм абый грим салырга кереште (бу эш кимендә өч-дүрт сәгать вакытны ала). Бервакыт грим салынып бетте, көзгегә карыйбыз, ни хикмәт: Ленинга охшасам да, нәрсәдер җитеп бетмәгән кебек. Касыйм абый да аптырашта калды. Сәхнәгә чыгып, утлар да куеп карыйбыз, халык әйтмешли, алай итәбез, болай итәбез: тач охшашлык юк та юк инде!


Яңадан грим бүлмәсенә кереп утырдык. Касыйм абый бик җентекләп бер миңа карады, бер – портретка. Берзаман маңгаена «чап» итеп сукты да, кет-кет көлә башлады (ул шулай матур итеп көлә иде). Мин, аптырап, Касыйм абыйга төбәлдем. Ул: «Кара әле, без Ленин кашларын дөрес ябыштырмаганбыз бит! Аның бер кашы астарак, икенчесе өстәрәк икән. Хәзер барысы да үз урынында булыр», – диде. Чыннан да, кашларны үзгәртү булды, күз алдында Ленин бабайга әверелдем дә куйдым.


Премьераны барыбыз да зур түземсезлек белән көтеп алдык, зал тамашачы белән тулган иде. Пәрдә ябык әле. Ленин-Саттар эскәмиядә утыра. Әкрен генә пәрдә ачыла, залда тынлык, юлбашчы, уйларыннан арынып, урыныннан тора һәм шулвакыт... тамашачылар, сөйләшеп куйгандай, аягүрә басып, бертуктаусыз алкышлый башлыйлар!


...Татарстанда беренче тапкыр үзешчән театр сәхнәсендә В.И.Ленин образы шул рәвешле тудырылды һәм уйналды. Республикабызда Ленинны уйнаган бишенче артист булдым: Габдулла Шамуков, Нәҗип Гайнуллин, Шәүкәт Биктимеров, Әнвәр Фәсхетдинов һәм Камил Саттаров.


1967 елда мине Казан шәһәренең М.С.Урицкий исемендәге мәдәният сараена татар театр коллективын оештырырга чакырдылар. Мин, ризалыгын сорап, үзем белән Касыйм абыйны да дәштем. Без ун елдан артык бергә, иңгә-иң эшләдек: Касыйм абый яшьләрне актерлык осталыгына өйрәтте, мин аңардан режиссер һөнәренең серләрен күчерергә тырыштым. Ул һәвәскәр артистлар белән бер спектакльдә уйнарга беркайчан да тартынмады һәм кимсенмәде. Касыйм абый чын сәхнә кешесе иде, шуңа күрә беркайчан да сәхнәгә чыгудан туймады.


Быел күпкырлы талант иясе, искиткеч тыйнак, сөйкемле, кешелекле, татар теат­рына армый-талмый хезмәт иткән Касыйм ага Шамилнең тууына 120 ел тулды.


Ошбу хатирәләрем аның рухына дога булып ирешсен иде.


_____________________________________


1 Белешмәлекләр исә артистның туган урыны дип Әлмәт авылын күрсәтә.


2 Белешмәлекләрдә «Шамилов» дип язылган.

Теги: Камил Саттар Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру