Журнал «Безнең мирас»

Туган як Елъязмасы

Мансур абый – күршем
Туган нигеземә кайткан саен калын-калын дәфтәрләрен алдыма чыгарып сала ул: бусы – тормышы, бусы – чит җирләргә бәхет эзләп



 киткән һәм (бәхетен тапкандырмы?)шахтада басылып йә башкача бакыйлыкка кичкән авылдашлар турында, бусы – авылдашларның шәҗәрәсе, авыл тарихы...
Үз күлмәгең үзеңә якын. Билгеле, мин аларны йотлыгып укыйм: таныш һәм (ни гаҗәп!) таныш түгел исемнәр, таныш һәм (ни гаҗәп!) таныш түгел атамалар...
Татарстанның атказанган икътисадчысы Мансур абый – туган як елъязмачысы. Авыл һәм төбәк тарихын барлауда төп чыганагы – Хәтер аның...
Язмаларының бер өлешен «Безнең мирас» аша авылдашларга, якташларга һәм, гомумән, кызыксынган һәркемгә тәкъдим итәсе килә.
Рүзәл Мөхәммәтшин


Риваять


Татар Толлысы – Нократ елгасы буенда урнашкан татар авылы. Ул XVII гасырда барлыкка килгәнгә охшый, чөнки Явыз Иван Казанны яулаганнан соң (ягъни XVI гасырда), зур сулар тирәсендә татар авыллары калмаган. Булганнарын юк иткәннәр яки башка җиргә күчергәннәр. Безнең тирәдә елга ярына сыенган тагын бер татар саласы – Киров өлкәсенә кергән Түбән Шөн генә бар.


Татар Толлысы авылы күренеше. 1950 нче еллар

Шулай да, авылыбыз ничек барлыкка килгән соң? Бүген халык телендә йөргән риваятьне беренче мәртәбә Сәлах абый Фәсхетдинов авызыннан ишеттем. Ул хәтерле, фикерле кеше иде. Сүзен ачык итеп, кистереп әйтә. Бәхәсләшергә урын калдырмый.
Димәк, элек безнең тирәне урман каплаган булган. Шунда бер аланлыкка тол кеше килеп урнашкан, эш башы итеп Нократка койган инеш буенда бал корты үрчетергә керешкән. Тора-бара тормыш итәргә пар тапкан, алар иген игә, кош-корт асрый башлаганнар. Балык тотканнар, су тегермәне корганнар. Алга таба монда байтак кына йортлар барлыкка килгән.
Бервакыт инештән йомычка агып төшүен күргән болар. Урманны ерып су агымына каршы менә торгач, инеш буенда тагын бер авылга тап булганнар. Анда яшәүчеләр урыс икән. Шулай итеп, үз авылларына Татар Толлысы, тегесенә Урыс Толлысы атамасы биргәннәр. Соңгысы, күп еллар узгач, ни рәвешледер, Чарлыга үзгәргән.
Өстәп шуны да әйтим. Безнең авылга чирмешләр нигез салган, дигән фараз да бар. Тора-бара авылда татарлар артып, ут күршеләрне Нократның аръягына куганнар, имеш. Бу риваятьтә беркадәр хаклык та бардыр. Чөнки сабый чакта Югары очлар безне – чирмешләр, урамыбызны Чирмеш очы дип йөрде. Бу милләт вәкилләре Әлмиев Нурый абыйлардан астарак (зират ягыннан өченче тыкрыкка кадәр) яшәгән, дигәнне ишетеп үстек. Безнең чорда алар юк иде инде.


Табигать


Татар Толлысы авылы, Сөрән тау башыннан караганда, зур аланда утырган кебек. Көнчыгышта Нократ елгасы ага. Аръягында – тайгага барып тоташа торган урман. Көньяк-көнбатышын да урман каплаган. Төньякта тау тезмәләре сузылган. Һәрберсенең исеме бар. Төбәк, яисә Чарлы тавы. Аннан көнбатышка таба олы юл сузыла, ул Кукмарага, Мамадышка, Сабага илтә. Каршы таудан төшкән юл Түбән Шөн авылына, аның аркылы Нократ Аланы шәһәренә илтә. Сөрән тау башы һәм Зират каршы тавы Нократ елгасына кадәр сузыла. Көньякка – урман юнәлешенә өч юл китә: Олы юл, Туры юл һәм Иске утын юлы. Алардан Тугыз авылы аша Мамадышка, Чаллыга барырга мөмкин.
Безнең якын-тирәдә коры һәм сулы елгалар күп. Татар Толлысы белән Түбән Шөн арасында Кәҗә үзәне һәм Аю елгалары (ерымнар) ята. Таулар тезмәсе ягында Чыршылы елга, Акбур елгасы, Төбәк елгасы бар. Урман ягында – сулы Янык, Зират, Ушланчы, Шикәр елгалары. Көнбатыштан Нократка бая телгә алынган инеш агып төшә.
Коры елгаларда җиләк-җимеш һәм төрле-төрле дару үләннәре, гөмбәләр үсә. Ачлык заманнарында авыл халкы җәен-көзен шундагы үләннәр, җиләк-җимеш һәм, билгеле, балык белән тукланып исән калган.



Халык


Безнең авыл динле, иманлы булган, дип ышанып әйтергә мөмкин. Моны пәйгамбәребез исеме кушылган кешеләрнең күплеге дә дәлиллидер: Мөхәммәт, Мөхәммәтдин, Мөхәммәтнур, Мөхәммәтша, Шәмсемөхәммәт, Нурмөхәммәт, Динмөхәммәт һ.б. Хатын-кызларга Бибирәхимә, Бибирәхилә, Бибисара, Бибинур, Кәримә, Хәдичә, Мәймүнә, Галимә, Нәгыймә, Камилә кебек исемнәр кушылган. Авылыбызда кушамат белән йөрүчеләр бик аз. Балалар ата-анага әтәй, әнәй дип дәшә. Ир-атлар туганнарга абый, абзый, бабай, кордаш, энекәш, кода, җизни диләр. Хатын-кыз туганнар – тетү, апа, җиңги, олы тетү, май тетү, туган апа, бәләкәй тетү, кодагый, кодача һ.б.
Татар Толлысы халкы гомер буе юаш, тыңлаучан, эшчән һәм кыюсыз булды. Һәр эшен җиренә җиткереп башкарды, ил-көн кушкан эштән ары да тик утырмады: итек басты, чабата үрде, кисмәк-сандык ясады, кирпеч сукты, балта остасы булды. Хатын-кызлар оек яисә шәл бәйләде.


Колхоз оешу


Авылда 1930 елда күмәк хуҗалык төзелгән. Аңа «Кызыл таң» исеме бирелгән. Атлар, арба-чана, сука-тырма ише кораллар, сбруйлар гомуми милеккә әверелгән. Шушы вакыттан алып авыл халкы кол рәвешендә яшәде. Көне-төне җирдә тырмашуларына карамастан, рәисләр аларны тәмсез сүзләр белән сүгеп, аз гына кимчелекләре өчен дә штраф салып азаплады.


Клуб мөдире (һәм язма авторы) Мансур Хәсәнов хезмәт халкы арасында агарту эше алып бара. 1960 нчы еллар

1955 елда колхозларны эреләндерү китте. Шул елны ук «Кызыл таң» белән «Новая жизнь» (үзгәртеп кору елларыннан алып аны «Яңа тормыш» дип тә йөрттеләр) хуҗалыклары кушылды. Шушы вакыйгадан авыл тарихында яңа чор – Чарлы авылы һәм анда яшәгән урыс халкы белән иңгә-иң, бер гаилә, бер йорт булып яшәү башланды. Берләшкән колхозның рәисе булып Чарлы кешесе Иван Карлушин калды. Татар Толлысы «Бригада №2» исемен алды. Бу вакытта безнең авылда «ГАЗ-51» автомашинасы һәм «СХТЗ-Нати» тракторлары бар иде. 1959 елда Плаксиха авылы, ягъни «Революция 1905 года» колхозы, «Новая жизнь»гә кушылды. Плаксиха икенче бригада составына керде. Бригаданың өч автомашинасы – «ЗИЛ» үзбушаткычы, «ЗИС-5», «ГАЗ-51» булды. Аларда Шамил Дәүләтшин, Гыйльметдин Ризванов һәм Шәмсемөхәммәт Нуриев йөрде.
1960 елдан И.Н.Карлушин лаеклы ялга китте. Рәис итеп Мисбах Якупов сайланды, ләкин озак эшләмәде, аны тиз арада Габделхак Мәүлин алыштырды. Бу чорда күмәк хуҗалык бик күп терлек үрчетте: ат, сыер, дуңгыз, сарык, куян, каз, үрдәк, тавык. Колхозның алты умарталыгында 800 оя умарта бар иде.
Г.М.Мәүлин хуҗалыкта зур үзгәрешләр башлады: мөгезле эре терлек тулысынча Татар Толлысына, дуңгызлар – Чарлыга, сарык-бозаулар – Плаксихага тупланды. Рентабельле булмаган куянчылык, сарыкчылык һәм кош-кортчылык озакламый, гомумән, бетерелде. Шул рәвешле специальләштерү азык культураларын бер урында туплап, эшне механиклаштырырга һәм комплекслы алып барырга ярдәм итте. Ферма мөдире булып Плаксихада Анна Гурьянова, Татар Толлысында Шәйдулла Миңнеханов, Чарлыда Елизавета Столяровалар эшләде.
Икенче бригадага кергән Татар Толлысы җире Чарлы басуыннан алып Нократ елгасына кадәр иде. Сөзәк тау битләре сукаланып, анда җитен, ясмык, тары чәчелде.


«Таяк»тан китү


1965 елда Габделхак Мәүлинны Саба авыл хуҗалыгы идарәсенең башлыгы итеп чакырдылар. Колхоз рәисе булып Хәким Мәүләвиев калды. Хәким абый эшләгәндә күмәк хуҗалык «таяк» системасыннан китеп, колхозчыларга хезмәт хакы түләнә башлады. Бу бик катлаулы эш иде. Һәр башкарган эшкә бәя исәпләп, шуның буенча түлисе иде. Тариф ставкалары гел үзгәреп, артып торганга, яңа түләү тәртибенә халык бик кыенлык белән төшенде, колхозчыларга аның асылын аңлату берничә елга сузылды. Җитәкчеләр дә гарантияле түләүне авыр үзләштерде. Финанс-икътисад институтында курслар бетереп, күмәк хуҗалыкка беренче икътисадчы булып кайткач, минем өчен, шәхсән, бик мәшәкатьле вакытлар башланды.


Брежнев чоры


1967 елдан хуҗалыкка яңа рәис – Мәсләви Галиев килде. Ул эшләгән чорда Новотроицкидан Чарлыга кадәр, Чарлыдан Татар Толлысына кадәр юл күтәрелде. Ялгыз хатын-кызларга йортлар, мәктәп бинасы, клуб, автомашиналар һәм тракторлар өчен парклар, заправка пунктлары төзелде. Кадрлар хәзерләү беренче урынга куелды.
Эш планлы рәвештә алып барылды: биш елга план төзелде, ул арада бәяләр үзгәрешсез калды, инфляциянең ни икәнен белмәдек. Шуның ярдәмендә ел ахырына күпме саф табыш аласын билгеләү мөмкин иде. Җитештерү үсә барганлыктан, колхозчыларның эш хакы елдан-ел арта торды.
Мәсләви Галиевтән соң колхозны авыл хуҗалыгы буенча гаять тәҗрибәле кеше – Гыйльфан Сәхәбиев җитәкләде. Гыйльфан абый ындыр табакларына асфальт салдыра башлады. Игенчелек, терлекчелек белән бергә төзелеш эшләрен дә киң планда алып барды. Татар Толлысы авылында инеш аша яхшы күпер, Чарлы авылында идарә йорты, колхозчыларга тораклар, терлекчелек биналары салдырды, буалар будырды.


Төзүчеләр. Сулдан уңга: утырганнар – Гәрәев Миңнегали, Мөхәммәтшин Нурмөхәммәт, Нәбиуллин Кәримулла, Шәвәлиев Билал, Хәйруллин Рәүф, Гобәйдуллин Мирзахмәт; басканнар – Хәсәнова Вәзирә, Зарипова Сания, Гаянова Зиләрә, Баһманов Сәлимгәрәй, Хәйруллина Наилә, Хуҗахмәтов Миңнәхмәт, Хөсәенов Муса. 1970 нче еллар

Колхозчы Николай Богомолов яхшы рәссам иде. Яңа идарә йорты каршына Владимир Ильич Ленин сурәтен ясап элде ул. Бер интеллигент кешенең: «Кем ясады?» – дип сораганы булды. Без дөресен әйткәч: «Алыгыз сез аны, дипломсыз кешегә Ленинны ясарга рөхсәт ителми», – диде. Ләкин юлбашчы барыбер алынмады – идарәгә килгән кешеләрне каршылап, озатып торды.
Гыйльфан Сәхәбиев 1978 елга кадәр эшләде. Шушы елдан колхозны Рәфикъ Рәүфов җитәкләде. Бу вакытта юлга һәм авыл урамнарына асфальт түшәлеп бетте. Авылны газлаштыру тәмамланды. Ялгыз кешеләргә торак төзү дәвам итте. Чарлы авылында административ бина, унъеллык мәктәп һәм җитештерү корылмалары, тирес җыю урыннары төзелде.


Янгын


1991 елның 31 маенда Татар Толлысы ут эчендә калды.
Республика семинары үткәрелгән көн иде. Җыелыш тәмамлангач, машиналарга утырып, төшке ашка – Нократ буена кузгалдык. Алдан барган «УАЗ-66» машинасына мин утырдым. Рульдә колхоз рәисе үзе иде. Кинәт авыл өстендә төтен күренде. Рәфикъ Рәүфов: «Юкка түгел бу», – дип шөбһәләнеп, зур тизлектә авылга «очты». Фатыйма апа йорты яна иде. Рәис бар көчкә барган машинадан сикереп төшәргә кушты. Каушаудан, ишекне ачып җибәргәнемне сизмәдем дә. Кая ул сикерү! Сикерсәм, чәчелеп китәчәкмен. Рәфикъ һаман: «Сикер, сикер!..» – дип кычкыра. Машина туктагач кына төшеп чаптым. Түбән очка җиткәндә ике-өч йорт яна иде инде. Сарайдан бозауны алып чыгып, бакча артына бәйләп куйдым. Өй кирәк-ярагын да бакчага күчерергә булдым. Ләкин ни күрим: кулымда сөлге генә калган, шуннан ары һәммәсе дә юлда чәчелеп беткән иде. Булдыра алмавымны аңлап, урамга ыргылдым. Үзем көчкә сулыйм. Республика, район һәм хуҗалык җитәкчеләре – барысы да йөгерешеп йөри иде инде. Отыры җил туктагандай булды, янгын сүндерү техникалары активлашты һәм ялкынга ян-яктагы йортларга үрелергә бирмәде. Ут күрүгә, беркемнең боерыгын көтмичә, Шөн тавыннан бульдозер белән төшеп, күршебез Сәлим инешне тиз генә буып куйды. Су җыела башлады. Машина шлангаларын инешкә үк сузып сиптерә башладылар.
Кичкә таба янгын сүрелде. Нәтиҗәдә, ике-өч сәгать эчендә уналты йорт һәм кура-каралтыдан күмер-кисәү генә өелеп калды. Бу коточкыч афәттән соң йорт-кураларны төзүдә районыбызның барлык хуҗалыклары ярдәмгә килде. Алар тырышлыгы белән шул ук елда һәр гаиләгә җыелма (каркаслы) йорт төзелде, авылдашлар кышка өй туе уздырып керде.
Күпме кешенең бер мизгелдә чәче агарды, күпме кеше йөрәк чирлегә әйләнде... Раббым! Берүк мондый фаҗигаләрне яңадан күрсәтә күрмә!


Үзгәреш чоры


Сиксәненче еллар азагында цех структурасы нигезендә кооперативлар төзи башладык. Бу – ил белән Михаил Горбачев идарә иткән чор иде. Хуҗалыгыбыз буенча өчәр-унар кешедән торган 38 коллектив барлыкка килде. Шушы берәмлекләр мөгезле эре терлек, дуңгызчылык, игенчелек, механизация (тракторлар һәм автомашиналар), мәдәният-көнкүреш һәм төзелеш-ремонт эшләре буенча кооперативларга берләште. Хуҗалыкның белгечләре (специалистлар) алар белән җитәкчелек итте, кооперативлар исә, үз чиратында, гомуми идарә аппаратына (хуҗалык рәисе һәм аның идеология буенча ярдәмчесе, икътисадчы һәм аның ярдәмчесе, исәп-хисап аппараты һәм кадрлар буенча белгеч – җәмгысе унбер кеше) буйсынды. Оешманың уставы, башка юридик кәгазьләре язылды, тиешле урыннарда теркәлде. Кооператив системасы белән эшләү чорында җитештерү һәм сату күрсәткечләре сизелерлек артты. Планны 98%тан киметмәгән өчен бозау һәм дуңгыз караучыларга натуралата түләү кертелде.
Соңыннан кооперативны арендачылар берлеге итеп үзгәрттек. Бу система 2008 елга кадәр эшләде. Эшләрен үрнәк төстә алып баручы арендачыларыбыз күп иде: терлекчелектә – Рәсүл Сабиров, Әминә Шәвәлиева, Равил Кавиев, Мәхтүмә Зарипова, Рәсимә Шәвәлиева, Нәзирә Мөхәммәтдинова, Сәхәбетдин Шиһабетдинов, Иван Котов, Виктор Котов, Виктор Харжавин, Владимир Григорьев, Василий Щербаков; игенчелектә – Галимҗан Хәлимов, Михаил Шахмаев; механизациядә – Рафаэль Ибраһимов, Илфат Мәүләвиев, Юрий Столяров; төзелеш һәм төзекләндерүдә – Фәиз Мөхәммәтшин һәм Илсур Хәсәнов шундыйлардан булды.


Дин кайту


Үзгәреш җилләре авылга динне кайтарды. Татар Толлысында Хәниф хәзрәт Галләмов күзәтүендә мәчетебез яңартылды. Балта остасы Билал Шәвәлиев Аллаһ йортын төрле бизәкле такталар белән тышлады. Зиратыбызны авыл халкы һәрдаим чистартып, карап тора. Аллага шөкер!


Инвестор


Рәфикъ Рәүфов лаеклы ялга киткәннән соң, «Яңа тормыш» хуҗалыгында берничә рәис алышынды, ахыр чиктә, хуҗалык «Вамин» карамагына күчте. Буталчык, мәшәкатьле еллар башланды. Хуҗалыкның эше бөлгенлеккә китте. Тәртип начарланды. Продукция җитештерү кимеде. Хуҗалыкның төп яшәү чыганагы булган Чарлы дуңгызчылыгы, «дуңгыз чире» таралмасын дигән сылтау белән, юкка чыгарылды (ягъни инвесторның бурычын каплар өчен сатылып бетте). Хезмәт хакы өзеклек белән түләнүгә күчте. Яшьләр авылдан китү ягын карый башлады. Егерменче гасыр буе шаулап-гөрләп торган, Россиянең һәм Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, күп кенә хөкүмәт орденнары кавалерлары эшләгән бик күп фермалар урынында хәзер – буш сарайлар.
Уртак хуҗалыгыбызны саклап кала алмадык. Бу эштә кемне дә булса гаепли алмыйм. Мин кечкенә кеше.


____________________________________________

PS. Туган төбәгем тарихын нидән башларга, ничек язарга, дип уйлап йөрдем. Кайсы яктан алынасы, нәрсә язасы? Республика архивларында утырыр өчен ни мөмкинлегем, ни сәламәтлегем юк. Өлкәннәрдән сорашыр идең... соңгарылган. Үзебез карт-коры исәбендә йөрибез. Шуңа күрә, һичьюгы, үзем хәтерләгәнне, үзем белгәнне ташка басып калыйм, дидем. Яңа буын тамырларын, кем булуын, кайдан килүен онытмасын иде.

Теги: Мансур Хәсәнов Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру