Редакция хәбәрләре Уку өчен 1 минут

Туфан Миңнуллиннан театраль мәзәкләр

Туфан Миңнуллиннан театраль мәзәкләр

КартаюКамал театрының сәхнә артында – артистлар ял итеп утыра торган җирдә Туфан Миңнуллин бер артистканың бит очыннан пәп итеп алган икән. Моны күреп торучы өлкән артист Һидаят Солтанов:– Да-а, Туфан...

Картаю


Камал театрының сәхнә артында – артистлар ял итеп утыра торган җирдә Туфан Миңнуллин бер артистканың бит очыннан пәп итеп алган икән. Моны күреп торучы өлкән артист Һидаят Солтанов:


– Да-а, Туфан да картая, хатын-кызларны кеше алдында үбә башлады, – дип әйтеп куйган.


Җансөймәс


Бер артист Фирдәвес Әхтәмовага тозлы-борычлы анекдот сөйләгән. Фирдәвеснең андый мәзәкләрне тиз генә аңламый торган гадәте бар. Икенче көнне ул теге артистны очраткан да:


– Карале, җансөймәс, кичә син оятсыз анекдот сөйләгәнсең ич, – дигән.


Зар


Академия театрында мишәр сөйләмендә язылган «Йөрәк маем» спектакленә репетицияләр бара икән. Төп рольне башкаручы халык артисты, Чүпрәле районында туып-үскән Ринат Таҗетдинов:


– Башта, Казан телендә сөйлә, дип, мишәр телемнән биздерделәр, хәзер, мишәрчә сөйлә, дип интектерәләр, – дип зарланып утыра.


Сәхифәне Ләбиб Лерон әзерләде.


Безнең мирас. - 2021. - №8. - 113 б.


Фото: azatliq

#Туфан Миңнуллин #Яңалыклар #Шаян мирас

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи