Туфан Миңнуллин юксындыра
Әдәбият классигы Туфан ага Миңнуллинның үзе исән чагында Түбән Камага килеп караган соңгы премьерасы – 2011 елның 27 мартында куелган «Нәзер» белән бәйле истәлек-хатирәләремне дә, тарих буларак, ак кәгазь битенә төшерүне лязем таптым. Гадәт буенча, олпат язучыбыз, кесә телефоныма шылтыратып: «Илзирә, без сезнең авылны узып барабыз, син кайда?» – дип сорады. Мин инде алдагы көнне танылган актриса Нәҗибә апа белән телефоннан сөйләшкәнлектән, Туфан аганың премьерага безгә киләсен белә идем. Спектакль тәмам булгач, Туфан ага үзенә бирелгән чәчәк бәйләмен: «Мә, монысы сиңа, Илзирәгә», – дип, миңа сузды. Премьерадан соң әле алар театр режиссеры Рөстәм Галиев белән шактый гына фикер алыштылар.
Шуннан соң бергәләп авылыбызга, безгә кайтып киттек. Юлда кайтканда, Туфан ага, «Семь дней» тапшыруына җитешсәк иде, анда фикерләремне ишеттерергә тиешләр, карарга иде шуны, дигән теләген белдерде. Үзенең дистә елдан артык йөрткән ышанычлы шоферы Ришат машинаны куа башлагач: «Артык кызулама, Ришат, юл бозлавык, җитешербез», – диде. Аннары миңа: «Әниеңә әйт әле, Илзирә, башланса, «Семь дней»ны карый торсын», – дип өстәде. Әйтүен-әйтәм хәзер, Туфан абый, тик, тапшыру рус телендә булганлыктан, әни бар җөмләләрнең дә мәгънәсенә төшенеп бетмәс шул, дидем мин. Әлбәттә инде, әнигә Туфан абыйның гозерен җиткердем, юлда икәнлегебезне дә әйттем. Ул арада Туфан ага, телефоннан кызы Әлфиягә дә шылтыратып: «Юлда булганлыктан карый алмыйм, син кара әле, кызым, «Семь дней»ны», – диде. Юлда кайтканда, Туфан абыйга һәр премьераны карагач бирә торган «Үзегезгә ошадымы соң?» дигән соравымны бирдем. Ул чакта менә нәрсәләр сөйләде драматург: «Хисмәт бүгенге заманның төрмәсеннән чыккан зекны уйный. Ул бит зек түгел, аларны бит төрмәдә яткырмыйлар, алар алтын приискасында эшлиләр, кәмиткә корылганрак килеп чыккан. Рухы сынып кайткан кеше башкачарак уйнарга тиеш, ә монда ыржаеп утыру бар. Икенче пәрдәдә әйбәт китә, Хисмәт әйбәт уйный. Оренбурглар куелышында карап туймый торган спектакль килеп чыкан. Боларда уйнау бар, монда уйнарга кирәкми, яшәргә генә кирәк...»
– Булган хәлләргә таянып язылган әсәрме соң? – дип тә сорыйсы иттем Туфан абыйдан.
– Булган хәл, егерме ел элек Чүпрәле районы кешесе сөйләгән иде. Спектакльне караучылар, бездә дә булды мондый хәл, дип мисаллар китерәләр. Бу бит тормыш мәҗбүр иткәнгә, нәзер әйткәнгә килеп чыккан хәлләр. Мин аны башта хикәя итеп язган идем, ул «Утырып уйлар уйладым» исемле китабымда да чыккан иде. Оренбург театры режиссеры Рөстәм: «Туфан абый, безнең репертуарга бик күп кеше катнашмый торган сәхнә әсәре кирәк», – дигәч, мин аңа шушы хикәяне пьеса итеп язып бирдем. Аны Рөстәмнең кызы куя башлады да юл һәлакәтенә очрап вафат булды. Әтисе кызының үлемен шулкадәр авыр кичерде, бүлнистә ята әле. Оренбург театрында биш артист уйнады. Бер карт сөйләп тора, калганнар уйныйлар. Спектакль беткәндә Маһирәнең: «Ә миңа җиңелме?» – дип әйтүе дә үзәкләрне өзгеч...
Спектакль турында юл буе фикер алышып, өебезгә кайтып җиткәнне сизмәдек тә.
«Семь дней» башланган иде, шунлыктан Туфан абый, өйгә килеп керү белән, телевизор каршысына утырды. Үзенең фикерләрен ишеткәч: «Кыскартып бетергәннәр, моның өчен генә сүз әйттереп...» – диде. Шуннан соң инде ныклап күрешү, хәл-әхвәлләр белешү китте. Туфан ага, әнине иңнәреңнән кочып алып:
– Әле Илзирә, телефоннан Нәҗибә апасы белән сөйләшкәндә, әни авырыбрак тора, картаебрак та китте, дигән иде, болай булгач, болай йөргәч, әйбәт әле, әйбәт, мин инде бик борчылган идем, – дип сүз башлады.
Туфан ага Илзирә Вәлиуллинага автографлы «Тормышым-булмышым» китабын бүләк итә. Тоба, 2011 елның март ае
Бу күрешүнең истәлеге булып Туфан абыйның имзасы салынган «Тормышым-булмышым» афоризмнар китабы һәм фотосурәтләр калды. Туфан ага аны миңа бүләк иткәндә берничә битне ачып укып күрсәткәннән соң: «Әйдә, монысын махсус ачам, сиңа нинди сүзләр язылган бит туры килер икән», – диде. Бөек шәхес ачкан биттә әдипнең: «Галәмең – кылган гамәлең», «Хакыйкать – утлы күмер, учыңа алма – пешәрсең» дигән канатлы сүзләре язылган иде...
Ул вакытларда мин Түбән Каманың «Кама таңнары» әдәби берләшмәсен юридик оешма итү артыннан йөри идем, берничә барып та, кәгазь эшләре тәмам булмаганлыктан, миңа янә Казанга Юстиция министрлыгына барырга кирәк иде, анда барырга сөйләшенгән көнем дә Туфан агалар китәсе көнгә туры килү сәбәпле, мин дә, аларга утырып, башкалага юл алдым. Капка төбенә озатырга чыккан әнинең дә Туфан аганы соңгы тапкыр күрүе иде бу... Һич онытмыйм, киткәндә Туфан ага миңа: «Бүген син депутат бул әле», – дип, машинада алгы урынны тәкъдим итте. «Ю-у-ук, Туфан абый, артка гына утырам», – дип уңайсызландым мин. «Юлда, бәлки, ятып та алырмын, шуңа артка утырыйм әле», – дигәч кенә, артык сүз дәшмичә: «Аңладым, Туфан абый, рәхмәт», – дип, утырырга тиешле урыныма «кунакладым». Әйе, әдип юлда бераз ятып та алды, сөйләшеп тә бардык. Ул үзенең бу тормышта бик күп юллар үткәнен, кайларда гына булмавын, бары тик ул аяк басмаган Әгерҗе районы гына калганын җиткерде. «Яшь вакытларыгызда үзегез эшләгән чирәм җирләрен сагынасыздыр әле?» – дигән соравыма: «Әйе, менә быел җәйме, киләсе елгамы бер урап кайтасым килә әле шул җирләрне», – дип җавап кайтарды.
Ярты юлда кибеткә суга сугыласы итте әдип. Үзем генә кереп алып чыгыйм, диюемә ул: «Үзем керим әле, ату сатучылар, нишләп Туфан абый үзе кермәде икән, диеп, прогул куярлар», – дип елмайды. Тиз арада әйләнеп чыккан Туфан ага миңа әле ул вакытларда чыгып кына килә башлаган зу-у-ур «Аленка» шоколадын сузды... «Юлчыны сыйлавыгыз әҗер-саваптан китсен, Туфан абый», – дип тели-тели, аны кулыма алдым. Ул шоколадның тәмлелекләрен белсәгез икән! Нәкъ менә Туфан абый Миңнуллин биргәнгә шулай тәмле булгандыр да инде! Ә бит, нигездә, Туфан ага белән шулай якыннан аралаша алуымның сәбәпчесе яраткан артисткам Нәҗибә Ихсанова булды. Ул мине үз итмәсә, Туфан ага да шулай якын күреп, кешеләр белән таныштырганда: «Нәҗибәнең дусты», – дип әйтмәс иде. Бу уңайдан мин Нәҗибә апага рәхмәт хисләремне һәрчак җиткерә килдем. (Язмамда Туфан агага бәйле истәлекләрнең кайберләрен генә бәян иттем, театр галәмендә исеме алтын хәрефләр белән язылган халык артисткасы Нәҗибә Ихсанова хакындагыларын, насыйп булса, киләчәктә укырсыз әле.)
Шуннан... Көннәр үткән саен, безнең әни каты авырый башлады, аның белән озаклап хастаханәләрдә ятулар, авыруы сәбәпле борчылулар, үз хуҗалыгыбыз белән торгач, каралты-курадагы эшләрнең күплеге дисеңме... Борчылуларым мине, ничектер, иҗаттан, шигърияттән читләштерде. Вакытны мин өстәл артында нидер язып утыруга түгел, ә әнигә, аның сәламәтлеген кайгыртуга багышладым. Арабыздан китәсе елны 8 нче март көнне бәйрәм белән котлап шылтыратканда, соңгы тапкыр телефоннан сөйләшүебездә Туфан ага миннән: «Язасыңмы?» – дип сорады. Республика газета-журналларында бастырылган язмаларымны, шигырьләремне күзәтеп барып фикерләрен әйткәләгән әдипнең тел төбен сизеп, хәл-әхвәлләремне сөйләп-аңлаткач, әниемнең каты авырганын әйтеп, тәмам җебек булып мышкылдап та җибәргәч, Туфан ага миңа: «Тормыш без дигәнчә генә бармый, кайбер нәрсәләрне салкын акыл белән кабул итә белергә өйрәнергә кирәк. Без беребез дә бу дөньяда мәңгелек түгел бит», – дип әйткән иде. Иҗатның биек кыясына исемен алтын хәрефләр белән яза алган әдипнең нәкъ менә шул сөйләшүдә: «Язуыңны ташлама!» – дигән соңгы сүзе мәңгегә хәтеремә уелса да, ул чакта каләмем кулдан төшүен яшермим. Хәтта бер айдан соң Туфан абыебыз кинәт кенә мәңгелеккә арабыздан киткәч тә, аны юксыну хисләрен бик озак еллар ак кәгазь битенә төшерә алмадым. Гәрчә бу бик зур югалту булса да. Туфан аганың вафатын ишеткән әнинең дә, авыр сулап: «Туфан хәтле Туфан үлгәч, безгә ни кала!» – дип уфтанганы бүгенгедәй күз алдымда...
Әйе, нинди әҗер-саваплы, бөек, кабатланмас Туфан ага! Әҗер-саваплы дигәннән, язмамны бөек әдибебезне җир куенына иңдергәндә, хәзрәтнең: «Җир йөзендә яшәүче халыкның күбесе 60ка хәтле генә яши, 60тан соң һәр ай, һәр ел Аллаһының бүләге. Нәрсәгә, нинди кешегә бүләк бирә, үзегез беләсез. Менә бу 17 елны Туфанга Аллаһы Тәгалә бүләк итеп бирде.
Кайберәүләр кешене, намаз укыймы, дип әйтәләр. Аллаһының соңгы пәйгамбәре (с.г.в.): «Аллаһы Тәгалә гыйбадәтне 7 өлешкә бүлә, 5 өлеше эш белән», – ди. Әгәр дә без намаз укырга, ураза тотарга өлгермәдек икән, эшләребезне Аллаһы риза булырдай, туганнарыбыз риза булырдай итеп башкарырга насыйп итсә иде, бу да әҗер бирә. Хәзер Нәҗибә ашата алмый Туфан җанын, Туфан эшләгән әҗерләре аны ашата, ягъни Кыямәткә кадәр җанын тәрбия кыла. Шуның өчен исән вакытта әҗерне күп эшләргә кирәк», –дип әйткән сүзләре белән тәмамлыйсым килә.
Әйе, хәзрәт тикмәгә генә болай сөйләмәгәндер. Туфан аганың гаиләсенә, туган авылына, кешеләргә, милләткә, халкына эшләгән игелекле эшләрен күз уңында тоткандыр ул...
Илзирә Вәлиуллина
Безнең мирас. — 2020. — №11. — 97-98 б.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА