Журнал «Безнең мирас»

Төркиядә Аяз Гыйләҗевкә багышланган махсус сан чыкты!

Төркиянең абруйлы журналларыннан берсе булган Истанбулда чыгып килүче “Тәмрин” журналы 2020 елның 4 санын (102 номер) тулысы белән классик язучыбыз Аяз Гыйләҗевкә багышлап чыгарган. Тышлыrында “Татар әдәбиятының шанлы сакчысы Аяз Гыйләҗев” дип аталып бирелгән бу санда әдибебез турында язучылар һәм галимнәрнең уналты язмасы теркәлгән. Журнал хәзерге заман татар әдәбиятыннан Аяз Гыйләҗевне сайлап алган. Әлеге махсус санны, журнал редакциясенең мөраҗәгәте буенча, А.Гыйләҗевнең әсәрләрен озак еллар дәвамында Төркия халкына җиткерүче Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, тәрҗемәче, язучы Фатиһ Кутлу әзерләде. “Тәмрин” журналы узган ел 95 нче номерлы санын кыргыз әдәбиятыннан Чыңгыз Айтматовка багышлап нәшер иткән булса, быелның алдагы (март) санын (101 номер) Азәрбайҗан шагыйре Микаил Мөшфиккә (Микаил Исмаилзадә) багышлап чыгарган. “Тәмрин” журналы, гомумән, кардәш халыклар әдәбиятын Төркиядә таныту эшен үзенең вазыйфасы итеп саный.

Теги: Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру