Журнал «Безнең мирас»

Тинчурин театрында премьера!



Тинчурин театрында Илгиз Зәйниевның «Мәдинә» спектакленең премьерасы 7-8 апрельдә үтәчәк. “Мәдинә” – татар театрында шашкын дәртнең фаҗигагә китерүенә багышланган беренче спектакль.


Илгиз Зәйниевнең “Мәдинә” фаҗигасе асылда гап-гади мелодраматик сюжетка нигезләнә кебек. Җәүдәт белән Мәдинә бер-берсен яраталар, әмма байлыкка кызыгып, егет башкага өйләнә. Шулай да алар очрашып йөрүләрен туктатмыйлар. Һәр мелодрамада очрый торган мәхәббәт өчпочмагы.


Автор һәм режиссер Илгиз Зәйниев сүзләренчә, “Мәдинә” әсәрендә персонажлар үзләрен лирик яссылыкта түгел, фәлсәфи яссылыкта тоемлыйлар.


“Гөнаһ, ант, язмыш төшенчәләре алар өчен буш, гадәт буенча гына әйтелә торган сүзләр түгел, ә чынбарлык. Биредә каһарманнарның күңелендә адәми (намус, иман) һәм кыргый (җенси дәрт) башлангычлары көрәшә. Һәм бу көрәш шигырь югарылыгына менеп (әсәр ак шигырь жанрында иҗат ителгән), каһарманнарны аз гына да аямыйча, язмыш хөкеменә ташлый”, — дип әйтә Илгиз Зәйниев.


Мәдинә ролен Муса Җәлил премиясе лауреаты Резедә Сәләхова башкара. Аның фикеренчә, спектакль әхлакый кыйммәтләргә багышланган һәм тәрбияви көчкә ия.


“Мәдинә язмышы кешеләрне гөнаһтан тыелырга чакыра һәм алар өчен җавап тотарга туры киләсен күрсәтә. “Мәдинә” спектакле героиняның фахишлеге турында түгел, ә әхлак турында”, — дип саный артистка.


Автор бу әсәрдә Кешене Аллаһы Тәгалә тарафыннан булдырылган һәм билгеле бер гармониягә салынган зат итеп өйрәнә. Һәм шул гармония җимерелеп (динсезлек), кыргый дәртнең кеше күңелендә өстенлек алуын автор тормышыбызда очраган күп фаҗигаләрнең башлангычы итеп кабул итә.





Теги: Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру