Сөңгеле яуга тимер калканың әзер булсын...
- Яугирне җәрәхәтләнүдән яки яраланып һәлак булудан саклый торган хәрби киемнәр дәүләттә һөнәрчелек һәм хәрби сәнәгатьнең үсеш дәрәҗәсен күрсәтә.
- Көбә кием (русча – кольчуга) – вак металл боҗралардан кыска җиңле күлмәк сыман итеп «тегелгән» борынгы сугыш киеме.
Яугир кулына калкан тоткан. Радзивилл елъязмасыннан миниатюра. XII гасыр
- Ибне Руста (Х гасыр), болгарлар атка атланып йөриләр, көбә кием кияләр һәм баштанаяк коралланганнар, дип язып калдырган. ӘлМөкаддәси (Х гасыр азагы) Болгар дәүләтендә ясалган көбә киемнәрнең ислам илләренә экспортка чыгарылуы турында әйтә.
- Көбә күлмәкне «тегәр» өчен 600 м тимер чыбыкны ваклап кисәргә һәм алардан 20 мең данә боҗра ясап, бер-берсенә киертеп, эретеп ябыштырырга кирәк булган.
- Көбә киемнең турыпочмак формасындагы тимер яки калын күн кабырчыкларны тезеп эшләнгән төре (русча – панцирь) – кирәүкә борынгырак һәм ешрак кулланылган. «Идегәй» дастанында «Тугыз күзле кирәүкә» дип күкрәктәге тимер кабырчыкларның саны әйтеләдер. Гадәттә, ул, яугирнең гәүдә зурлыгына карап, төрле санда булган.
- Кабырчыкларны беркетүнең берничә ысулы бар. Элегрәк моның өчен юка каеш яки күннән ясалган нык бау кулланылган, XIV гасырда исә тимер чыбык белән беркетелгән. Ваграк кабырчыклар күн яки нык тукыма нигезгә заклепкалар ярдәмендә тезелгән, ә үзара күн каеш белән «тегелгән».
- Иңбашын саклау өчен – җилкә өлгесеннән (капламадан), тез имгәнмәсен өчен тез каплавычлардан файдаланганнар.
- Калкан – VII-IX гасырларда тиредән, агачтан яки чыбыктан үреп эшләнгән. Бу чорда аның металл элементы булмаган. Соңрак, Х гасырда, ул ярымшар сыман маталл умбоннан ясалган, киҗе-мамык тукыма яки тире белән тышланган. Диаметры 0,5-1 м тәшкил иткән. Алгы ягы, түгәрәк каймасы төрле орнамент, тотем кош рәсемнәре белән бизәлгән.
- Сугыш вакытында яугир калканны сул кулына алган. Ул дошманның ату, сугу-бәрү, ору-чабуларын, гәүдәгә тидермичә, җитез генә калкан белән тотарга, шулай итеп үзен имгәнүдән яки үлемнән сакларга тиеш булган. Яуга барганда исә, гадәттә, ат өстендә калканны сул як җилкәсенә киез бау белән аскан.
- Очлым, тулга, алпак, тимер түбәтәй, шлем яки аның бакырдан ясалган төре – бакрач хәрбинең башын саклаган. Гадәттә, ул корыч, бакыр яки тимердән очлы итеп эшләнгән. Аңа, муенны саклар өчен, озын, иңбашына кадәр төшә торган көбә челтәр беркетелгән. Җитез хәрәкәт вакытында баштан ул, төшеп китмәсен өчен, күн сакалдыры белән ияктән бәйләнгән.Шлемның алгы өлеше (козырегы) – саравыч, очлы түбәсе семәк дип аталган.
- Дошман алгы яктан яки яннан яугирнең башына сөңге, ук, кылыч белән һөҗүм итсә, бәрелгән корал шлемның түбәсенә таба таеп китеп, тәэсир юнәлешен үзгәрткән. Нәтиҗәдә, бәрелү көче кимегән, гаскәри ат өстеннән егылмыйча һәм имгәнмичә калган.
- Йөзне саклау өчен шлемга металл битлек беркетелгән. (Шундый битлекләрнең берсе ТР Милли музеендагы А.Ф.Лихачев коллекциясендә саклана).
Журналга Ленар Гобәйдуллин әзерләде.
Безнең мирас. - 2021. - №5. - 14-15 бит.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА