Журнал «Безнең мирас»

Васил Шәйхразыев: «Һәр татар кешесе өчен Татарстан – туган як»

(Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Габделгаяз улы Шәйхразыевның «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә (22 июль, 2022 ел) әйткән кайбер фикерләре)


«Үткән биш ел эчендә безнең өчен иң мөһим вакыйга «Татарлар: гамәл стратегиясе»ен кабул итү булды. Шуны гамәлгә ашыру юнәлешендә эш башланды. Икенче зур вакыйга – ТАССР оешуның 100 еллыгы. Без аны Татарстанда гына түгел, башка төбәкләрдә дә зурлап бәйрәм иттек. Дөньяда яшәүче һәр татар кешесе өчен Татарстан – туган як, туган җир дигән төшенчәне булдыра алдык. Дөрестән дә, Татарстан – татар телен һәм мәдәниятен үстерүнең, татар халкы бердәмлеген саклауның тарихи үзәгенә, ә меңьеллык башкалабыз Казан татарларны үзенә тартып торучы милли мәдәни үсеш мәркәзенә әверелде».


Васил Шәйхразыевның Тукай районының Яңа Бүләк авылында Илһам Шакировка багышланган бюст ачу тантанасында чыгыш ясаган мизгеле. 9 сентябрь, 2020 ел. Салават Камалетдинов фотосы

«Кая гына барсам да: «Татар-мөселман цивилизациясе!» – дип горурланып сөйлим. Үзебезнең оешма җитәкчеләре, мәктәп-мәдрәсәләрдә укучылар белән очрашканда да халкыма татарлык һәм мөселманлык рухында берләшергә кирәклеген искәртәм».


«Безнең алда күп бурычлар бар. Әмма милләтебез алга таба барсын өчен, тәрбия һәм милли рух иң беренчел бурычларның берсе булырга тиеш. Хәзерге вазгыять шартларында башкарылмаган нинди милли эшләребез бар? Шуларны барлар өчен, күптән түгел генә Татар теле укытучылары съезды уздырдык. Татарстандагы һәм республикабыздан читтәге татар мәктәпләрен һәм классларын дәреслекләр белән тәэмин итәбез. Дөрес, ФГОС кабул ителгән. Шуның нигезендә татар халкы гына түгел, барлык милләтләр дә үз эшләрен алып баралар. Анда бирелгән вакыт безгә җитәме, әллә җитмиме? Җитми икән, нәрсә эшләргә була? Факультатив дәресләр, якшәмбе мәктәпләре, «Ана теле» онлайн мәктәпләре – барысы да Россия күләмендә эшләп килә. Ә күпме әти-әни балаларын татар классларына бирде?! Татар теленнән БДИ тапшыручы бармы? Хәзерге көндә ТР Мәгариф министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә, халыкның теләкләрен истә тотып, канун нигезен эшләргә тиеш. Дөрестән дә, халыкка нидер җитми икән, алга бурычлар куеп, киләчәккә бару юлларын эзләргә кирәк. Законнарның үзгәргәнен көтеп тормыйча, мәктәпне бетергәнче үк, балаларыбыз өчен туган телне саклау юнәлешендә уңай шартлар булдырырга мөмкин. Теләк кенә булсын! Ә теләк тусын өчен, без яңа һәм кызыклы проектлар тәкъдим итәргә тиеш».


«Узган ел җанисәп алу уңаеннан, Башкортстандагы югары уку йортларының татар бүлекләрендә, татар мәктәпләрендә булдым. Башкортстанда татарга уңай мөнәсәбәт, туган телне укыту, ресурс үзәкләре ачу кебек эшләр урыныннан кузгалды. Андагы җирле җитәкчеләребезгә дә җитди бурычлар куелды. Артистларыбыз да концертлар куя, укытучылар белән дә аралашабыз. Ике бертуган халык арасына чөй кыстырмыйча, тагын да алга барып, татар теленең дә, башкорт теленең дә үсешенә юл салырга тиешбез».


«Күп өлкә һәм шәһәрләргә барсам: «Татар мәчете», «Казан мәчете», «Бу мәчетне 100 ел элек татарлар салдырган», – дип сөйләгәннәрен еш ишетәм. Мәчетнең имамнары да элек татар булган, әмма соңгы елларда башка милләт кешесе имам итеп сайланган. Шундагы татарлар: «Имам безнең кеше түгел шул. Ничек татар имамы куярга?» – диләр. Имам сайланып яки җирле җитәкчеләр ярдәмендә куела. Әгәр дә безнең мәчетләрдә татар имамнары булса, без, Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан, ул имамыбызны һәрвакыт яклый, аңа ярдәм күрсәтә, хәтта үзебезнең кешеләрне дә имам итеп тәкъдим итә алабыз. Мәдрәсә бетергән белемле имамнарыбыз җитәрлек.


Дөрес, башка милләт кешеләре дә татар файдасына эшләргә мөмкин. Мәсәлән, Әстерханда татар җанлы казакъ кешесе мөфти итеп сайланды. Ул татарларга зур ихтирам-хөрмәт белән карый. Күп эшләрдә татар халкын алга чыгарып, безнең милләткә хезмәт кыла. Бүтән милләт кешесенең шундый дәрәҗәгә ирешеп, татар халкын хөрмәт итүе – безнең өчен дә мәртәбә. Әстерхан шәһәрендә тарихи татар мәчетләре күп, аларда Казаннан, Татарстаннан күчеп киткән имамнар да эшли».


"Безнең мирас". - 2022. - №8. - 28-29 б. 

Теги: Яңалыклар Татар гаме

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру