Татарның беренче һөнәр мәктәбе
ХХ гасыр башында татар, шул исәптән башка мөселман балалары өчен ачылган махсус һөнәр мәктәпләре санаулы гына була. Шуларның беренчесе һәм иң нәтиҗәле эшләгәне Пермь шәһәре янындагы Куян авылында оештырылган. Әлеге мәктәп заманы өчен иң мөһим вазыйфаны башкарган: эшлекле һәм булдыклы татар егетләрен тәрбияләп чыгарган.
Пермь мөселман җәмгыятенең һөнәр мәктәбе
Аны 1908 елда «Пермьлеләрнең тәрәкъкыюн икътисадиюн җәмгыятьләре» (төрле чыганакта төрлечә языла: «Пирмә мөселман тәрәкъкыюн ислам җәмгыяте»), русча әйткәндә, «Мусульманское культурно-экономическое и благотворительное общество г. Перми» оештырып җибәрә. Бу «Һөнәр мәктәбе» әлеге хәйрия җәмгыяте иганәсеннән һәм өяз земствосыннан финансланган. Мәктәпне төрле исем белән атап йөрткәннәр: «Ыстолярлык мәктәбе», «Сәнәгатьханә», «Столярнокузнечная мастерская», «Ремесленная учебно-показательная школа с. Кояново».
Ул кыска гына вакыт аралыгында зур уңыш казана. Әйтик, 1913 елда шәкертләр Омск шәһәрендә оештырылган күргәзмәдә үзләре ясаган комод өчен көмеш медаль белән бүләкләнә. Шул ук елда Петербургта узган һөнәр күргәзмәсенә җибәрелгән бер буфет 300 сумга бәһаләнә. Ә Пермь шәһәрендәге мөселман кызлар мәктәбе белән берләштереп оештырылган өч көнлек күргәзмәдә татар егетләре ясаган буфетны губернатор үзе 200 сумга сатып ала! Яхшы савым сыеры әлеге елларда – 60, ә ат 70-110 сум торганын искә алсак, бу бик зур сумма.
Моннан тыш, һөнәр мәктәбендә шәкертләр буяу кайнату, колеровка, буяу технологиясе серләренә дә төшенгәннәр. Авыл читеннән ун дисәтинә казна җирен алып, шәкертләргә шунда печән чәчеп үстерү ысулын да өйрәтмәкче булганнар, әмма бу эшнең гамәлгә ашуы турында мәгълүмат таба алмадык.
Мастер Е.Г.Барашков, мастерскойны караучы (почетный чикмәндә) Бактиков һәм Куян авылының вәкилләре
1911 елның көзендә Пермь хәйрия җәмгыяте тарафыннан мәктәпнең «Кәрзинкә үрергә үгрәтә торган шөгъбә»се дә уңышлы гына эшләп киткән. Моның өчен хәйрия җәмгыяте, Петербургтагы авыл хуҗалыгы станциясе комитетына мөрәҗәгать итеп, 1000 сум акча алуга ирешкән. Куян авылында тал аз һәм каты булу сәбәпле, читтәге авылдан берничә дисәтинә җирне арендага алып, шунда яхшы сыйфатлы 4 мең төп тал алдырып утыртканнар, икенче елны янәдән 8 мең төп тал утыртканнар.
Пермь хәйрия җәмгыятенең рәисе һәм һөнәр мәктәбенең мөдире Гыйсмәтулла Мортаза улы Гайнуллин булган. Алда әйтелгән эшләрнең барысы да әлеге мөхтәрәм шәхеснең тырыш хезмәте икәнлеге аңлашылса кирәк. Гыйсмәтулла хаҗиның Уфада муллалар курсында укучы 42 имам һәм мөгаллим алдында «авылларда бик җиңел генә юл белән ничек итеп һөнәр мәктәпләре ачу хакында», «һөнәр мәктәбе ачу бик ансат эш» икәнлеге турында лекция укыганлыгы да тарихка кереп калган. Чыгышында ул өч җирдә һөнәрче мөселман мөгаллимнәр әзерләнүе турында хәбәр итә. Курстагы муллалар «Гыйсмәтулла әфәнденең яныннан бик мәмнүн булып, һәркаюсы үз төбәкләрендә бу эшне мәйданга чыгару юлында тырышырга вәгъдә биреп» таралса да, вакытлы матбугатта әлеге чорда татар һөнәр мәктәпләре ачу турында әллә ни мәгълүмат күренми.
Әгәр тарихи чыганакларга күзәтү ясыйбыз икән, беренче һөнәр мәктәбенә мөнәсәбәтле кызыклы гына фактларны барлый алабыз. Киләсе язмадагы сораулар – безнеке, ә җавапларны шул чорның вакытлы матбугатыннан эзләп таптык.
Эш өйрәнүче мөселман шәкертләре – 14 бала
***
– Һөнәр мәктәбе ни өчен ачылган?
«Киткән саен мәгыйшәт авырлаша бара. Җир азлык, налог күплек авыл халкын шәһәргә куа, кәсеп вә һөнәр белмәү боларны ач калдырып, теләнчелеккә мәҗбүр
кыла.
Шуның өчендер ки, соң чакта мөселманнар арасында теләнчелек фәүкыльгадә (гадәттән тыш) күбәйде. Мөселманнар шәһәре Чистайның мәгълүм шөһрәтен дәгъва кыларлык дәрәҗәгә җитте.
Мәзкүр (әлеге) бичара мөселманнарны бу хәлдән коткару өчен бердәнбер чара – аларга һөнәр өйрәтмәктер. Пермьдәге бер груһ (төркем) тәрәкъкыйпарвәр (алдынгы карашлы) адәмнәр шуны төшенеп, бер мөселман җәмгыяте ачканнар вә гыйлем тарату, һөнәр өйрәтү юлы илә мөселманнарны гаҗиз калу һәм теләнчелектән коткарырга тырышырга карар биргәннәр.
Әлбәттә, пермьле берничә һиммәт сахибе (тырышучы кеше) бөтен Русия мөселманын һөнәрле вә бәхтияр итә алмас. Моны алардан таләп итү дә хаксыз. Ләкин бу җәмгыятьнең отчетын күргәч: «Әгәр һәр мөселман шундый тәшәббеста (тырышлыкта) булса, милләтнең матди хәле бик тиз алышыныр иде», – диясе киләдер.
Җәмгыять ачылгач та Куян нам (исемле) мөселман авылында һөнәр мәктәбе ачып, Барашков нам оста русны яллап, 14 балага столярлык өйрәттергән».
– Мәктәпнең матди хәле ничек булган?
«Хәзер мастерской земство тарафыннан бирелгән бер йорттадыр. Ачылуына бер генә ел булганлыктан, эче бик бай түгел әле. 1910 ел башынача 400 сумлык корал алынган».
Мөселман шәкертләре мастерскойда эш вакытында
– Шәкертләр ниләр ясаганнар?
«Табуреткалар төрлечә (41 данә), җыелмалы (1), кухня өстәле (4), обед өстәле (1), ышпункаларда эшләнгән өстәл (2), комодлар (4), буфет (1), көзге алдына өстәл (1), зур ышкаф (1), китаплар ышкафы (1), кәнселәрия өстәле (1), хатыннар өстәле (1), этажерка (1), ширма (1), граммофон астына тумба (9), китаплар өчен киштәләр (4), кәрнизләр (13), тәрәзә рамнары (10), баскыч (1). Мәҗмугысы 12 төрле нәрсә».
Башка чыганакта: «Шәкертләр 87 данә һәртөрле утыргыч, һәртөрле 15 өстәл, бик күп комодлар, ширмалар, 22 тәрәзә кәрнизе, рамнар, буфет, этажерка, прилавка кеби нәрсәләр ясаганнар. Боларны эшләргә 92 сумлык материал тотылып, мәктәп 1000 сум саф файда итмештер. Киләсе көз шәкертләр остарып мастерскойда эшләр дәхи (тагы да) күбәячәгеннән анда ясалган мебель Пермьдә земство ышколада да сатыла башлаячактыр».
Җәмгыятьнең рәисе Гыйсмәтулла Мортаза улы Гайнуллин
– Мәктәпкә кабул ителү һәм уку тәртибе ничек булган?
«Уку мөдәте (вакыты) өч ел. Уку елы беренче сентябрьдән башлап беренче майга кадәрле дәвам итә. Теләгән кешегә бөтен ел буе, ягъни сентябрьдән сентябрьгә кадәр эшләргә калырга мөмкин. Мастерскойга кабул итү уку вакыты башланганда булыр. Әгәр буш урын булса, ел уртасында шәкерт кабул итәргә мөмкин һәм яше олыгайганнарны да кабул итәргә мөмкин. Ыстолярный мастерскойга 12 яшьтән ким балалар алынмас. Ибтидаи мәктәпне бетергән таза-сәламәт балалар гына кабул ителер. Курс бетергән шәкертләр җәмгыятьнең рәисе вә әгъзалары, җирле һөнәрчеләр вә земство техниклары хозурында имтихан бирерләр. Имтихан тотканнарга һөнәр белгәнлегенә шәһадәтнамә бирелер, анда җәмгыять рәисенең һәм имтихан кылучының имзасы булыр. Мастерскойда шәкертләр практика хезмәтләре илә көнгә сигез сәгать шөгыльләнерләр».
Складта шәкертләр ясаган җиһазлар
– Мәктәпнең киләчәген тәэмин итү өчен нинди чаралар күрелгән?
«Пермь тәрәкъкыюн ислам җәмгыятенең «Ыстолярный-кузнечный мастерское» файдасына Пермь любительләре – рус-мөселман яшьләре тарафыннан Общественный собрание залында «Шәрекъ кичәсе» ясалды. (Бу 4 нче шәрекъ кичәсе инде.) Зал шәрекъ ысулында киоскалар илә зиннәтләнгән, лотерея өчен җәмгыять файдасына тәрәкъкыйпарвәр адәмнәр тарафыннан һәдия (бүләк) ителгән шәрекъ халкына хас кәләпүш, калпак, читек кеби нәрсәләр җыелган иде. Җыелган рус ханымнары вә руслар читек-кәләпүш чыкса иде дигән кеби билетларны туктаусыз ала тора иделәр. Лотерея билетлары бер дә калмый таралып бетте. Кичә бик тантаналы ясалды.
Програм бик яхшы иҗарә кылынды (башкарылды). Рус вә мөселманнардан бик күп халык җыелган иде. Бар керем – 1346 сум, чыгым 446 сум булып, саф 900 сум файда калды. Пермь любительләре бу эштә зур хезмәтләре өчен Гыйсмәтулла әфәнде Гайнуллин вә ярдәмчесе Фатыйх әфәнде Тимкинга чын күңелдән рәхмәт укыдылар».
Кәрзин үрү өчен махсус остаханә
– Мәктәп нинди үзгәрешләр кичергән?
«Бу мәктәпнең эшләре бик уйланып, башындук бик яхшы куелган иде. Һәр ел әллә никадәр шәкерт укып, һөнәрмәндләр вә һөнәр мәктәпләре өчен мөгаллимнәр чыгарып торды. Бу ел столярный шөгъбәсендә (бүлегендә) 24 шәкерт үгрәнә. Мәктәптән шәһадәтнамә алган алты һөнәр мөгаллиме бар. Сораган җиргә хәзер җибәрергә мөмкиннәр. Язга тагын 8 кеше мөгаллимлек шәһадәтнамәсеалып чыгачак.
Кәрзинкә эшли торган шөгъбәсендә 10 шәкерт үгрәнмәктәдер. Монда тагын ун шәкертлек урын бар. Кәрзинкә эшләрен үгрәнергә теләгән кешеләр читтән кабул ителәләр. Монда иң гади вә иң простой кәрзинкәләрдән башлап 2-3 сум, 5 вә 20 сумлык кәрзинкәләр, кыйммәтле ширмаларга кадәр эшләнәдер. Тырыш шәкерт, ике елда имтихан биреп, оста булып чыга. Үгрәнү – буш, ашау-эчү өчен аена 7 сум расход җитәдер. Башка расход чыкмый. Бу мәктәптә юк кына бер расход белән ике-өч ел эчендә бик зур бер һөнәр үгрәнергә мөмкин».
Чыганаклар:
1. Отчет Пермского мусульманского культурно-экономического и благотворительного общества за 1910 год. – Пермь, 1912.
2. Мәһдиев Борһан. Пермь мөселман җәмгыятенең һөнәр мәктәбе // Вакыт. – 1910. – №627. – 9 июнь.
3. Ибраһимов Җәгъфәр. Пермь тәрәкъкыюн ислам җәмгыятенең «Ыстолярныйкәрзиночный мастерское» // Вакыт. – 1912. – №939. – 13 март.
4. «Барып күрүче». Пермьдәге һөнәр мәктәбе хакында // Вакыт. – 1914. – №1406. – 2 февраль.
5. Авылларда ничек итеп һөнәр мәктәпләре ачарга? // Вакыт. – 1915. – №1788. – 4 июнь.
6. Куян авылының сәнәгать мәктәбе // Икътисад. – 1911. – №5-6. – Б.155-157.
7. Устав Пермского мусульманского культурно-экономического и благотворительного общества. – Пермь, 1910.
8. Хәерле сәгатьтә // Икътисад. – 1908. – №4. – Б.109.
Ленар Гобәйдуллин
"Безнең мирас". - 2022. - №8. - Б. 6-11.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА