Журнал «Безнең мирас»

Татарларның Казакъстан дәүләт төзелешенә керткән өлеше

Казакъ ханы Тәвәккәл (1586-1598 елларда идарә итә), хәрби берлек төзү максатында сөйләшүләр алып бару өчен, Мәскәүгә Колмөхәммәт җитәкчелегендәге илчеләрен җибәрә. Ә урыс патшасы Федор Иванович (ялгышлык белән Иван Федорович дип язылган. – М.К.)1595 елда Тәвәккәл ханга үз илчесен юллый. Вельямин Степанов җитәкчелегендә 1595 елның 28 мартында җибәрелгән әлеге делегациягә, тәрҗемәче итеп, татар Данило Семенов (керәшен. – М.К.) та кертелә. Федор Иванович та илчеләре алдына берлек төзү максатын куя. Хәер, урыс патшасының планнары күпкә зуррак була. Ул казакъ ханын Урта Азия ханлыклары белән уңышлы сөйләшүләр алып баруда, казакъ гаскәрләре белән берләшеп, Себер ханы Күчемгә каршы хәрби походта файдаланырга, Бохара ханлыгы белән сугышу өчен, Тәвәккәл ханны фарсы шаһы Габбас белән берлек төзүгә этәрергә уйлый.


Урта җүз ханы Есем вакытында, Җәмеш күленә (ул хәзерге Ялышево, Павлодар өлкәсе биләмәсенә керә), тоз чыгару өчен, 20 йомышлы татар килә. Иртыш елгасы ярлары буенда яшәгән Урта җүз казакълары бу якларга элегрәк килеп чыккан татарлар белән таныш була. Алар үзара авырлыксыз аралашканнар, чөнки казакъ һәм татар телләре бик охшаш. Татарлар Иртыш буенча Кытайга, ә Сырдәрья буенча Төркестан, Ташкент һәм Бохарага кәрваннар йөрткән, ягъни татарлар монда элек тә булган.


XVII гасырда бирегә илчеләр, сәү­дә­гәрләр һәм сәнәгатькәрләр делегациясе еш килә. Йомышлы татарлар хәрби йөкләмәләр дә үтиләр, калалар һәм кирмәннәр төзүдә дә катнашалар. Татар сәүдәгәрләре һәм йомышлылары казакълар һәм Урта Азия җирләре белән шәһәрләре турында кыйммәтле мәгълүматлар җыюда, бу җирләрнең карталарын төзүдә ярдәм иткәннәр. Әлбәттә, Россия әлеге карталарны киләчәктә бу киң биләмәләрне басып алу нияте белән дә төзегән. Әмма Казакъстан, Үзбәкстан һәм Урта Азиянең башка дәүләтләренең география фәне өчен ул уңай рольне дә уйный.


Г.Т.Жораева үзенең диссертациясендә билгеләп үткәнчә, Тәүке хан XVII гасырда, Җунгар ханлыгы оештырылу уңаеннан, ханлык чикләрен ныгытырга кирәклеген аңлый. Моның бер юлы булып, Рус дәүләте белән элемтәләрне җайга салу тора. Әлеге максатта Тобольскида илчелек булдырыла. Аны Ташим батыр җитәкли һәм илчелек составына казакъ һәм урыс телләрен белгән татарлар Ильчигинеев һәм Териков кертелә. Алар тәрҗемәче булып хезмәт итә, дипломатик сөйләшүләр алып бара ала. Илчелек Тобольскида 3 ел яши. Тәүке хан исә 1680-1718 елларда идарә итә. «Дипломатия теле»н белгән кешеләрне табу өчен, анда яшәүчеләрнең күп санлы булуы кирәк. Шулай булгач, бу вакытка (XVII гасыр) казакъ ханлыгында (өч җүз ханлыкларында) шактый татарлар яшәгән. Г.Т.Жораева татарларның Казакъстанга, аның шәһәрләренә күпләп күчеп килү вакытын XVIII гасыр дип саный. Аның фикеренчә, Оренбургка нигез салыну вакытыннан (1735 ел, бу каланы торгызуга татарлар зур өлеш кертә. – М.К.) башлап, ул татарлар өчен иркен, уңайлы яшәү урынына әйләнә.


Мәкаләнең авторы - Морат Кәримов

Әбелхәер хан Кече җүзне (шулай ук Урта җүзнең бер өлешен дә) Русиягә кушуны 1731 елда гамәлгә ашыра. Россия исеменнән сөйләшүләрне Котлымөхәммәт Мәмәш улы Тәфкилев (чукынганнан соң аңа Алексей Иванович Тевкелев исеме бирелә) алып бара. Аның нәсел шәҗәрәсе Алтын Урданың Барак һәм Куерчык ханнарыннан башлана. Морза, генерал-майор (1755), Петр Iнең Прут (1711) һәм Фарсы (1722-1723) походларында, 1717 елда кенәз Бекович-Черкасскийның казакъ далалары аша Урта Азиягә икенче экспедициясендә катнашкан А.И.Тәфкилев Хива ханы Шергазы Бекович-Черкасскийны һәм 4 мең экспедиция әгъзасын үтергәндә дә ничектер исән кала... Ул шул вакытлардан бирле казакъ далаларын, казакъларның көнкүрешен, йолаларын һәм гореф-гадәтләрен яхшы белә. Тәфкилев, Оренбург краенда 1730 елдан бирле хәрби-административ хезмәттә булып, Кече җүз ханы Әбелхәер Россия империясе белән алып барган сөйләшүләрдә турыдан-туры катнаша. Россия империясенә тугрылык антын Кече җүзнең 28 ыруы һәм Урта җүзнең 28 ыруы имзалый.


1735 елда Оренбург белән янәшәдә Каргалы авылына нигез салуга да татарлар зур өлеш кертә. Башта монда Сәгыйть Хәялин белән 200 татар килеп урнаша. Каргалы авылы зур сәүдә үзәгенә әйләнә. Сенатның 1744 елдагы карары нигезендә, биредә «Татар бистәсе» торгызыла. 1761 елга Каргалыдагы сәүдәгәрләр саны 1160 кешене тәшкил итсә, 1765 елга ул 1600 кешегә җитә.


Сәгыйть Хәялинның туганы Габдулла Хәялин Урта Азия белән ирекле сәүдә итү хокукы бирелгән сәүдә компаниясе оештыра. Татарлар Россия-Казан-Казакъстан-Урта Азия сәүдәсенең тоташтыргыч буыны булып торалар. Шулай итеп, 1760 елда Кече җүз белән Урта Азия арасындагы сәүдә тулысынча казан татарлары кулында була. Бу вакытта Кече җүздә һәм Оренбург губернасында дистәләрчә мең татар яшәгән, дисәк, һич кенә дә арттыру булмас. Ханнар, солтаннар һәм старшиналар алар арасыннан хезмәткә эш алып баручылар һәм тәрҗемәчеләр алганнар.


1748 елның 1 августында Кече җүз ханы Әбелхәер аның иске көндәше – Урта җүз солтаны Барак тарафыннан үтерелә. Нәтиҗәдә, Кече һәм Урта җүзләрнең казакъ ырулары арасында дошманлык кабына. Әбелхәер ханның уллары һәм тарафдарлары аның үлеме өчен үч алу теләге белән яналар. Мәрхүмнең хатыны Бопай (Пупай) ханбикә һәм уллары, Барактан үч алуда ярдәм итүне үтенеп, аны эзәрлекләп җәза бирү өчен, губернатор Неплюевтан гаскәр җибәрүне сорыйлар (Бопай ханбикәнең һәм Хуҗа Әхмәтнең 1748 елның 28 августында язылган хаты).


1748 елның 29 августында Неплюев хан гаиләсенә тәрҗемәче Гуляевны һәм башкорт старшинасы Күбек белән татар Галине (фамилиясе күрсәтелмәгән) җибәрә. Тәффкилевнең киңәше буенча, алар белән элек Әбелхәер ханның улы Нуралидә хезмәттә булган, хәзер инде Орск кирмәне атаманы Исмәгыйль муллага да барырга кушыла. Гуляевка исә мондый күрсәтмәләр бирелә: Бопай ханбикәнең һәм улларының ниятләрен ачыклап, алар артыннан күзәтеп торырга; Барак солтаннан үч алуны булдырмый калырга; яңа ханны сайлауга катнашмаска, ә инде ул сайлангач, аның старшина һәм бәйләрен, Нуралине хан буларак раслату үтенече белән, император галиҗәнапларына барырга күндерергә. Шулай булмаган очракта, Нурали хан дип йөртелә һәм хаким буларак имза куя алмас иде. Башкача әйткәндә, Гуляев, илче вазыйфасын башкарып, дипломатик миссия үти. Моңа Гуляевның, Әбелхәер хан улы Нуралинең кияве (кызының ире) Җанибәк солтан һәм 7 старшина белән, Нуралине хан итеп раслату өчен, Санкт-Петербургка бару факты дәлил. Әлеге фактка Неплюев һәм Тәфкилевнең, Хивага юл тоту өчен, 20000 мең сумлык сәүдә кәрваны әзерләвен һәм аңа Гуляевның дипломатик вәкил буларак кушылуын да өстәргә мөмкин.  

Теги: Морат Кәримов Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру