Татарларны үтерү вә мөселманнарны бетерү сәясәте тарихы
Май аенда язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова шәхси архивында моңарчы сакланган тарихи материалларны Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә тапшырды. Алар арасында Берлинда Гаяз Исхакый тарафыннан нәшер ителгән «Яңа милли юл» журналы да бар. Журналның берничә еллык төпләнмәләре Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенең «Татар мөһаҗирләре коллекциясе»ндә урын алды. Игътибарыгызга журналның 1930 елдагы май санында басылган бер мәкаләне тәкъдим итәбез.
__________________________________________________
Казан ханлыгын барлыкка китерүче Олуг Мөхәммәд хан Алтын Урда ханы булган чакта, ягъни урысларның татарларга көче йитмәгән бер вакытта, урысларда үзләрен коткарырлык кына да көч юк иде. Хәтта урыс кенәзләре үзара сугыш, талашып бозылышкан заманда, кычкырышлы эшләрен хаклау өчен, Алтын Урда ханнарына хөкемгә киләләр, ханның дигәне буенча шау-шуларын бетерергә тиешле булалар иде. Урыс кенәзләреннән Василий илә Юрий олуг кенәзлек өчен кычкырышып, үзара бу эшне төгәлли алмагач, ул вакыт Алтын Урда ханы булган Олуг Мөхәммәд янына хөкемгә килгәннәр иде. Василий 1431 нче елның 15 нче августында, Юрий өч атна соң, 8 нче сентябрендә Сарай шәһәренә таба юлга чыгып, икесе дә Алтын Урда ханының күңелен табар өчен ялагайланып, хан тирәсендәге зуррак түрәләрнең күңелен табарга тырышып, бер елга якын тарелка тотып ялварып яттылар. Иң соңында Олуг Мөхәммәд хан Василийны олуг кенәз ясагач, 1432 нче елның июнь ахырында Русиягә кайтып киттеләр.
Менә шул ук кешеләрнең бер-берсенә каршы мөнәсәбәтләре биш елга соң нинди күп үзгәргән була. Чөнки 1437 нче елда Олуг Мөхәммәд хан Кечкенә Мөхәммәд тарафыннан Алтын Урда ханлыгыннан куылган вә урысның шул ук Олуг Мөхәммәд тарафыннан олуг кенәз ясалган Василийсы урынын шактый ныгытып зур вә көчле бер патша булган иде. Олуг Мөхәммәд хан өч мең кадәр янындагы чәрисе1 берлә Дон елгасы буенда күчеп йөреп, урысларның Белёв шәһәренә кышларга дип кергәч тә, урыслар аны куып чыгарырга 20-30 мең чәри йибәрделәр. Шулай да булса, һавалы Олуг Мөхәммәд хан кичәге үзенең колларыннан тиз генә өркеп китмәде. Баштанаяк чын мөселман булган ул мөбарәк хан, ике рәкәгать намаз кылып, Тәңрегә дога иткәннән соң, үзенең бар көче берлә урыслар берлә сугышыр өчен атына менгән чагындук, урыс чәрисе куркуыннан тетри башлады. «Бисмилла», «Аллаһу әкбәр!» – дип кылычын селтәп, урыслар өстенә һөҗүм итү берлә тегеләр кача башлады. Татар исемен хөрмәт итеп өйрәнгән урыс колларының, бөтен дөньяга гайрәте берлә танылган татар чәриләре берлә буй үлчәшүе мөмкинме иде? Бер көнлек сугыш соңында урыслар җиңелеп, качып беткән иде.
Шуннан соң Олуг Мөхәммәд хан ул тирәләрдән тагы да төньяккарак китеп, әлеге Казан шәһәре янына килә. Анда урысларның талавыннан бизар булган йирле халык, Олуг Мөхәммәд ханның килүенә сөенеп, бик тиз аның янына җыйналалар. Шулай итеп, Олуг Мөхәммәд хан тагы үзендә көч тапкач, ашаган табагын пычраткан урыс олуг кенәзе Василийның әдәпсезлегенә ачуы килеп, аңа бераз тәрбия бирергә теләде. Угылы Мәхмүд командасында чәри җыйнап, Мәскәүгә каршы сугыш ачты. 1445 нче елның 7 нче июлендә булган бу сугышта Василий җиңелеп, Олуг Мөхәммәд ханга тоткын төште. Ләкин, бәхетсезлеккә каршы, ул начар еланны шунда үтермичә, азат итеп зур ялгышлык ясыйлар. Чөнки урысларны бер кулга җыйнап, бер дәүләт хәленә китергән вә көчле һәм дә татарларга каршы бик дошман бер урыс дәүләте ясаган кеше шушы Василий булды. Әгәр ул кеше юк ителгән булса иде, Русиянең эчендә зур кенәзлек тартышы берлә балта-пычак килеп торучы төрле кенәзләр, үзара кычкырышлары вә бер-берсе берлә сугышлары сәбәпле, көчле бер Русиянең тууына тагы бераз ирек бирмәячәкләр иде. Менә шушы Василий заманыннан бирле татарларны вә Казан ханлыгын юк итү сәясәте йөртелә башлый. Бик озын гомерле вә акыллы булган бу Василий иң элек Русияне бер кулга җыйнап көчле бер дәүләт корганнан соң, 1461 нче елдук Казан өстенә йөрер өчен зур чәри җыйнап юлга чыга. Әле ул вакытларда Казанның көчле чагы булса да, Василийга илчеләр йибәреп, бу сугышны булдырмыйча калалар.
1462 нче елда Василий үлеп, аның урынына угылы Иван (өченче) олуг кенәз булды. Менә Казанны бетерү, татарларны юк итү сәясәте шушы өченче Иван заманында башлана. Әлдә чукындыру сәясәте башланмаган иде. Ләкин бу чукындыру вә урыслаштыру сәясәте татарларны бетерү сәясәтенең бер нәтиҗәсе булып чыкты. Чөнки сугышларда тоткын ителгән татарлар, ул заманның башка дәүләтләрендә булган төсле авыр эшләрдә генә кулланылмый, туп-туры үтерү нияте берлә камакларга (зинданга) ябыла иде. Ач, сусыз вә һәртөрле башка кыенлыклар берлә җәзалап, әллә нинди вәхшилекләр берлә азаплап үтереләләр иде.
Соңыннан урысларның дин башлыклары аларны чукындыру юлын таптылар. Үләргә дә, котылырга да ирке булмаган бичара тоткыннар өчен чукынудан башка юл калмый иде. Беренче мәртәбә татар зурларыннан ханзадә Ходайкол чукындырылды вә Петр исеме бирелде. Ходайкол – Казан ханнарының Олуг Мөхәммәдтән соң дүртенче булган Ибраһим ханның угылыдыр. Мөхәммәд Әмин хан Казанга хан булыр өчен урыс чәриләре берлә килеп, Илһам ханны вә бөтен туганнарын (Ходайкол, Миңлетаһир) вә хатын, бала-чагасын тоткын иткәч, урыслар аларның һәммәсен дә Мәскәүгә алып киткәннәр иде. Өченче Иван аларның барсын да камакларга яптырып бик авыр азаплады.
Һәр кешенең диндәге ныклыгы вә чыдамлыгы бертөсле булмый бит, бигрәк тә өйләнмәгән, яшьрәк кешеләрне кызыктыру да, куркыту да җиңел була. Илһам хан берлә кардәш Миңлетаһир өйләнгән вә бала-чагалы булганга, алар бөтен азапларга түзә алса да, Ходайкол йитешкән егет булганга, аны бер яктан азапласалар, икенче яктан урыс патшасының кызын бирү берлә кызыктыралар иде. Иң соңында өченче Иванның угылы Василий заманында, 1505 нче елда Ходайкол чукындырылып, өченче Иванның кызы берлә өйләндерелде. Аның чукыну вакыйгасы ничек булганын күрсәтер өчен, Ходайколның үзе кул куйган бу тарихи язуның кайбер йирләрен күчерәм: «...минем патшам Олуг кенәз Василий Иванович митрополит Семёнга мине чукындырырга кушты. Мин, ханзадә Петр, шушы хак диндә бик нык булып, ахыр гомеремәчә аңардан күчмәскә, Василий Ивановичка вә аның балаларына хезмәт итеп, аларга яхшылык теләргә, һәр эштә туры булып, аларга начарлык теләмәскә, кылмаска вә уйламаска һәм дә ул хакта һичкем илә хәбәрләшмәскә, патшалык зарарына тырышучыларның һичбере илә дустлашмаска, Казанга, Литвага ахыр гомеремә чаклы китмәскә, патшам хакында татардан, Литвадан яхшы-яман бер хәбәр ишетсәм, кенәз Василийга вә аның балаларына һичбер хәйләсез, яшермичә ирештерергә, Казан яисә Литва кешеләреннән, кем дә булса берәүдән яисә Казан ханы булган туганымнан бер ярлык берлә килүче булса, аны ярлыгы илә тотып, патшам олуг кенәзгә тапшырырга...» Менә бу язу шушы чукынуның (христианлашу) нинди рәвештә булганын бик ачык күрсәтә. Монда бер дә православный диненең хаклыгы роль уйнамаганлыгы күренеп тора. Миңлетаһир үзе ислам динендә улса да, үзеннән соң аның хатынын вә балаларын көчләп чукындырдылар. Аның ике угылы Василий вә Федор дип исемләнде.
Мөхәммәд Әмин хан урыс көче берлә Казанга хан булган булса да, аның ата-ана бертуганы Габлеллатыйф камакта ята иде. Мөхәммәд Әминнең Казан ханлыгыннан куылганы чагында Казанга хан ителгән Габделлатыйф, Мөхәммәд Әминнең икенче мәртәбә Казан ханы булганында, Казан тәхетеннән туры урыс камагына атылды. 7 ел ябылып ятканнан соң, анасы Нурсолтан бикәнең тырышуы вә үгәй атасы – Кырым ханы Миңлегәрәйнең үтенүе буенча, олуг кенәз Василий Габделлатыйфны 1505 елда азат иткән булса да, 1512 елда Кырым ханының Мәскәүгә һөҗүме сәбәпле, тагы тотып ябылган иде. Бичара тагын биш ел тоткын яткач, Казан ханы Мөхәммәд Әминнең үтенече буенча, яңадан 1516 елда азат ителсә дә, азап, каһәр эчендә бик җончып вә картаеп беткәнлек сәбәпле, күп яшәмәде. Бер елдан соң – 1517 нче елда үлеп котылды.
Урыс патшалары вә урысларның татарларны үтереп яисә чукындырып бетерү вә дөнья йөзеннән юк итү сәясәтендә никадәр каты вә аяусыз булганлыкларын күрсәтү өчен, түбәндәге вакыйганы хикәя итү үзе генә дә җитә. Кирәк казан вә кирәк кырым татарларының каршы сугышулары вә кирәк Казан ханлыгын бетерешүдә вә иң соңында урысларга Казанны бөтенләйгә алып бирешүдә урыстан күп хезмәт иткән Касыйм ханы Шаһгалигә каршы Мәскәү Олуг кенәз Василийның кылганын вә Шаһгалинең багынчыклары булган татарларга эшләгән коточкыч усаллыкларын шунда сөйләп китик. Касыйм ханы Шаһгали бер мәртәбә генә Василийдан рөхсәтсез Казан татарларыннан хат алган вә аларга җавап язган иде. Шуңа ачуланып, кенәз Василий, 1533 нче елда Шаһгалине дер селкетеп, ханлыктан төшереп, хатын, бала-чагасы берлә Белозер шәһәренә (бу шәһәр искедән бирле татар ханнарының, Илһам ханның, туганы Миңлетаһирның вә Габделлатыйф ханның тоткын-камакта яткан шәһәредер) камакка салды. Шаһгалинең янында булган түрәләреннән, чәриләреннән вә багынчыкларыннан бик күпләрен төрле шәһәрләргә йибәреп, камакларга япты. Новгород камагында булган вә бер гөнаһсызга ябылган 80 татарга бик авыр азаплар ясалып, барысы да үтерелде. Псков шәһәре камагында 73 татарның сигезе яшь балалар иде. Боларның күбесе бер тәүлек эчендә үтерелеп тышка ташланды. Ул көн үтерелми тере калган 8 татарга бер кабым ашарга вә бер тамчы эчәргә бирмичә, ачка вә сусызлыкка үтерелде. Хәсән исемле берсе генә хатын вә бала-чагасы берлә бергә чукынып үлми котылды. Новгород вә Псков шәһәрләрендә үтерелгән татарларның хатын вә балалары башка камакларда иде. Аларның барысы да көчләп чукындырылды вә хатыннары урысларга иптәшлеккә бирелде. 1536 елда Новгородта 43 хатын вә 36 бала чукындырылды. Псковта – 51, Орешекта – 12, Корелда 30 татар хатыны вә балалары көчләп чукындырылды вә урысларга таратылып бирелде.
Дәвамы бар
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА