Татарларда Ку баш сюжетына әсәрләр
Әсәрнең Идел буенда барлыкка килүе шөбһәсез
Көнчыгышта һәм Көнбатышта Кисек баш, Ку баш, җан белән тән бәхәсе турындагы риваятьләр элек-электән билгеле. Шәрыкта әлеге сюжетны башлап шигырь юлларына салучы – фарсы әдәбияты классигы Фәридеддин Гаттар.
«Кисекбаш» кулъязмасы
Фарси текст әүвәл 1862 елда Тәһранда нәшер ителә. Танылган ориенталист В.Д.Жуковский, бу басма һәм Санкт-Петербург җәмәгать китапханәсендә саклана торган Гаттар коллекциясе арасындагы 1612 елга караган бер күчермә нигезендә, 1893 елда әсәрнең текстын русча тәрҗемәсе белән бастырып чыгара. Әмма профессор Г.Т.Таһирҗанов, үзенең кайбер текстологик эш нәтиҗәләренә таянып, әсәрнең авторы икенче бер Гаттар исемле кеше булу ихтималын белдерә.
XIV гасырның икенче яртысында Идел буе шагыйре Хөсам Кятиб шул ук мәгълүм сюжетка «Җөмҗөмә солтан» дигән дидактик эчтәлекле поэма иҗат итә. В.Д.Жуковский билгеләгәнчә, төрки автор үзенең әсәрен фарсы чыганагыннан турыдан-туры тәрҗемә итү юлы белән башкармаган, киресенчә, риваятьнең төрле вариантлары тәэсирендә, мөселманлык рухы белән нык өретелгән күләмле аерым мөстәкыйль әсәр барлыкка китергән. Күренекле шәрыкшенас Е.Э.Бертельс үзенең бер хезмәтендә тәрҗемә турында сүз алып бару мөмкин түгеллеген раслый.
Автор шәхесе турында тулы мәгълүмат сакланмаган. Бары тик әсәрнең текстында гына аңа нисбәтле зур булмаган белешмә китерелә:
«Кем тарих йите йөз йитмеш иде,
Хөсам Кятиб боны йазмыш иде».
Бу да әле, шагыйрьнең чын исеменә туры килмичә, фәкать аның тәхәллүсе генә булуы мөмкин. Шулай ук поэманың кайда, нинди шартларда язылуы да тәгаен билгеле түгел. Ләкин әсәрнең Идел буенда барлыкка килүе шөбһәсез. Бу турыда Е.Э.Бертельсның да кызыклы гына фикерләре бар.
Ядкярнең күчермәләре хәзерге вакытта Париж Милли китапханәсендә, Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институтының, Үзбәкстан Фәннәр академиясенең, Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгенең, Россия Фәннәр академиясе Уфа тикшеренү үзәгенең Тел, тарих һәм әдәбият институтының кулъязмалар фондларында саклана. Аның «Кәлләнамә» дигән төрдәшенең нөсхәләре Әзәрбәйҗан Республикасы Милли академиясенең Кулъязмалар институтында да бар.
«Җөмҗөмә солтан» китабы үзенең нәшер ителүен көтә
Хөсам Кятибнең поэмасы беренче мәртәбә типография ысулы белән 1881 елда Казан университеты табыгханәсендә нәшер ителә. Икенче басмасы 1888 елда дөнья күрә. Аннан соң текстның берникадәр кыскартылган өлеше «Борынгы татар әдәбияты» (1963) дигән китапта бастырыла. Профессор Х.Госман, татар әдәбияты тарихыннан студентларга практик дәресләр өчен уку материалы сыйфатында әсәрнең җыйнама текстын төзеп, 1970 елда нәшер итә. Алты томлы «Татар әдәбияты тарихы»ның беренче томында (1984), шул ук хезмәтнең яңартылган сигез томлыгының беренче томында (2014) әсәр турында очерклар урнаштырыла. Р.Ф.Исламов тарафыннан 2000 елда «Җөмҗөмә солтан» мәдрәсә шәкертләре өчен уку әсбабы сыйфатында бастырылды.
Ядкярнең тел үзенчәлекләре Х.Р.Курбатов хезмәтләрендә, А.И.Исламованың кандидатлык диссертациясендә тикшерелә.
Шунысын да әйтергә кирәк: «Җөмҗөмә солтан» шигъри әсәр буларак киң билгеле булса да, аның проза белән иҗат ителгән вариантлары да бар.
1910 елда Казанда «Кыйссаи Җөмҗөмә» дигән китап нәшер ителә. Аның текстында берникадәр казакъ теле элементлары да чагылыш тапкан. Автор хезмәтен Коръән һәм ниндидер башка чыганактан файдаланып язганын белдерә. Текстта әсәрне кемнең кайчан һәм кайда иҗат иткәне турында мәгълүмат китерелми. Бары тик китаптагы «Кыйссаи Карун дию» дип аталган икенче әсәрдәге беренче бәеттә теркәлгән «Мәүлекәй» сүзеннән генә аның авторы татар укымышлысы Мәүлекәй Йомачиков булуы хакында сүз алып барырга мөмкин.
Татар әдәбиятының кыйммәтле ядкярләреннән саналган «Җөмҗөмә солтан» әсәренең моңа кадәр билгеле булган, шул исәптән, чит илләрдәге дә, күчермәләре тупланып, аларның фәнни нигездә текстологик яктан эшкәртелгән, аңлатмалар һәм шәрехләр белән тулыландырылган яңа корпусы төзелде. Ул хәзер үзенең нәшер ителүен көтә.
«Кисекбаш» татарлар һәм башкортлар арасында гына киң таралыш алган
Мәгълүм сюжетка язылган икенче шигъри ядкяр «Кисекбаш» дип атала. Ул – элек-электән бары тик татарлар һәм башкортлар арасында гына киң таралыш алган һәм яратып укылган әсәр. Беренче мәртәбә 1846 елда Казан университеты типографиясендә нәшер ителә. Аннан соң төрле тиражлар белән күп тапкырлар башка матбагаларда да бастырыла.
Әсәрнең кайчан язылуы һәм иҗат ителгән урыны төгәл билгеле түгел. Ш.Мәрҗани аны Болгар чорыннан калган язма истәлекләрнең берсе итеп күрсәтә. Әмма соңгырак тикшеренүләрдә әлеге ядкярнең XIV гасырда барлыкка килүе раслана. Профессор Г.Таһирҗанов авторның үз әсәрен «Җөмҗөмә солтан»нан рухланып язганлыгын белдерә.
Шулай ук поэманың кем тарафыннан иҗат ителү мәсьәләсе дә ачык кала килә. Текстның әүвәлге юлларындагы «Башла Гали» дигән сүзтезмәсе кайбер тикшеренүчеләр тарафыннан шагыйрьнең үз-үзенә эндәшүе булып кабул ителгән. Шуңа күрә әдәбиятчы Г.Рәхим әсәр «Кыйссаи Йосыф» авторының каләме белән язылмадымы икән дигән фараз белдерә. Дөрес, Ш.Мәрҗани тексттагы ул сүзне «Башлагали», ягъни «Башлыйк әле» мәгънәсендә укый.
Төрек галиме В.М.Коҗатөрек, әсәрнең үзенең карамагында булган бердәнбер нөсхәсенең текстында күрсәтелгән Кирдәчи Али дигән исемгә нигезләнеп, поэманы шул кешегә нисбәт итә. Әмма Г.Таһирҗанов әлеге кешенең «Кисекбаш»ны төрек теленә тәрҗемә итүче генә икәнлеген раслый.
Хәзерге вакытта «Кисекбаш» әсәренең бик күп күчермәләре Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге фондында, Казан (Идел буе) федераль университетының Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсенең Шәрык бүлегендә, Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институтында, Мәскәүдәге борынгы актларның Үзәк дәүләт архивында, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә, Россия Фәннәр академиясе Федераль тикшеренү үзәгенең Тел, тарих һәм әдәбият институтында, Әзәрбәйҗан Республикасы Милли академиясенең Кулъязмалар институтында бар, шулай ук ул төрек галиме В.М.Коҗатөрекнең шәхси тупланмасында да булган.
Төрек галиме А.Очак фольклорда «Кисекбаш» сюжетын махсус өйрәнеп, нәтиҗәләрен аерым монографиядә нәшер итә. Ә М.Аргуншаһ исә Кирдәчи Алига нисбәт ителгән текстны китап итеп бастыра.
Татар филологиясендә «Кисекбаш»ны гыйльми нигездә Г.Рәхим һәм Г.Газиз өйрәнә башлый. Аннан соң әдәбият галиме һәм язучы М.Гали «Совет әдәбияты» журналында әсәргә махсус мәкалә багышлый. Я.С.Әхмәтгалиева ядкярне гомумфилологик планда өйрәнеп, кандидатлык диссертациясе яклый. Китап булып дөнья күргән хезмәтендә поэманың гарәп хәрефләрендә җыйнама тексты, транскрипциясе белән сүзгә-сүз тәрҗемәсе һәм сүзлеге бирелгән. Шулай ук тюрколог С.Н.Иванов башкарган рус телендәге тәрҗемәсе дә урнаштырылган. Р.Исламов әсәрне мәдрәсә шәкертләре өчен татар әдәбияты тарихыннан кулланма әсбап сыйфатында әзерләп бастырды. Борынгы әдәбият белгече Н.Исмәгыйлев ядкярне, хәзерге татар әдәби теленә күчереп, кереш һәм аңлатмалар белән көндәлек матбугат битләрендә укучылар игътибарына тәкъдим итте. Күптомлы «Татар әдәбияты тарихы»ның 1984, 2014 нче елларда дөнья күргән беренче томнарында поэма хакында күләмле мәкалә урнаштырылган.
Әсәрнең теле, стиле һәм шигырь төзелеше мәсьәләләре Ә.Н.Нәҗип, Ә.Р.Тенишев, Х.Р.Курбатов тарафыннан берникадәр тикшерелә, әдәби-тарихи аспектлары Х.Й.Миңнегулов, Ф.З.Яхин хезмәтләрендә карала.
«Кисекбаш»ка беренче мәртәбә Габдулла Тукай мөрәҗәгать итә
«Кисекбаш» әсәренең сюжеты татар әдәбияты һәм сәнгате өчен үз вакытында иҗатка рухландыру чыганагына әверелә. Башлап аңа Г.Тукай мөрәҗәгать итә һәм 1908 елда «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» исемле поэмасын яза. Шул ук елда ул янә «Кисекбаш»ка гыйлавә» дигән шигырь яза һәм аны «ӘлИслах» газетасында бастыра. Гәрчә анда «Ахыры бар» дип куелган булса да, аның азагы бүтән очрамый.
1918 елда драматург Г.Камал «Өр-яңа Кисекбаш китабы» дигән зур булмаган шигырен яза һәм аны «Әүлия һәм копманиясенең» тәхәллүсе белән «Эш» газетасында бастыра.
Г.Тукайның мәгълүм әсәре үз чиратында аңардан соңгы буын шагыйрьләренә чорның социаль-иҗтимагый тормышына нисбәтле сатирик әсәрләр иҗат итәргә этәргеч була. Мәсәлән, Н.Баянның «Караәхмәт», Ш.Мөдәрриснең «Янки базары яхут яңадан-яңа Кисекбаш», Ә.Исхакның татар теле язмышына багышланган «Мещан базары яхут киселгән тел» поэмалары – шулар җөмләсеннән.
Язучы Ә.Камал тарафыннан балалар сәхнәсе өчен «Кисекбаш» дигән өч пәрдәлек сатирик комедия языла. Бу әсәр узган гасырның 50-60 нчы елларында Казан дәүләт Курчак театрында уйнала.
1958 елда язучы Ә.Фәйзи белән композитор Р.Гобәйдуллин «Кисекбаш» балетын иҗат итә.
Рәмил Исламов
"Безнең мирас". - 2022. - №12. - Б. 53-56.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА