Татарлар затлы халыклар рәтендә
Барон Август фон Гакстгаузен (1792-1866) – немец икътисадчысы, сәяхәтчесе, этнография һәм аграр мәсьәләләргә багышланган күпсанлы мәкаләләр, китаплар авторы. Безнең өчен аның 1843-1844 нче елларда Россиягә сәфәре аеруча әһәмияткә ия. Император Николай I, Гакстгаузенның сәяхәтенә рөхсәт биреп кенә калмыйча, аның бөтен ихтыяҗларын да кайгырта, җирле түрәләргә аны каршы алырга боера, тәрҗемәче бирә. Сәяхәтче Үзәк Россия, Украина, Идел буе һәм Кавказ төбәкләрен гизә. Аны, төрле дәрәҗәдәге түрәләрдән кала, К.Аксаков, А.Герцен, П.Чаадаев һәм К.Фукс кебек зыялылар да җылы кабул итә. Ә иң мөһиме – этнограф һәм табиб Карл Фукс ярдәме белән ул татарларда да кунак була, аларның көнкүреше, диннәре һәм яшәү рәвешләре белән таныша. Сәфәреннән кайткач, Гакстгаузен «Исследования внутренних отношений народной жизни и в особенности сельских учреждений России» исемле китап яза. Анда, Россиянең башка халыклары белән бергә, татарлар турында да бай этнографик мәгълүмат тупланган. Шуннан кайбер өзекләрне сезнең хозурга да тәкъдим итәбез.
Редакциядән
Барон Август фон Гакстгаузен
***
Җомга көнне, 19 нчы июньдә, без гыйбадәт кылу тәртибе белән танышырга теләгебез булуын әйттек. Рәсми формадан киенгән сакалсыз татар-мөселман полиция хезмәткәре безгә шундый мөмкинлек оештырды. Мәчет гади, иркен бүлмәдә урнашкан. Анда мөнбәр, җыйнак кына михраб, зал уртасында бәләкәй кәндил бар, бернинди урындыклар да юк. Алгы бүлмәдә татар итекләре рәт-рәт тезелеп тора, чөнки хак дин тотучылар мәчеткә яланаяк керәләр. Без соңлабрак килдек, имам: «Сафларга тигез итеп тезелегез, шәригать шулай куша!» – дип әйткән, гадәттәге җомга вәгазен укыган һәм җәмәгать намазы башланган иде. Намаз вакытында борылуны, игътибарны читкә юнәлтүне шәригать катгый тыя икән: безнең килү беркемне дә кызыксындырмады.
Без, билгеле инде, намаз укуның тышкы рәвешен генә күрдек. Мөселманнар җиргә еш кабатлап баш оралар, ике кулның уч төбен өскә ачып, баш биеклегенә күтәреп, баш бармаклар белән колак яфрагына кагылалар. Аннан соң хак динле гыйбадәтче тезләнә дә, көнчыгыш халкы гадәтенчә, аякларына утыра, кулларына таянып, маңгае белән идәнгә кагыла. Күбесе: «Аллаһу әкбәр!» – дип, дога укыган кебек иреннәрен кыймылдаталар. Барысы да баш киемендә, әмма чалма барысында да түгел. Чалмалылар, намаз укыганда чалмаларын бераз сүтеп, очын аркаларына салалар. Гыйбадәт чирек сәгатьтән артык барды. Шул арада кайберәүләр 26 шар мәртәбә баш орып өлгерделәр! Намаз вакытында тирән тынычлык, бар да үз уена чумган, берәү дә игътибарын читкә юнәлтмәде. Җыелган кешеләрнең сүзсез, тирән уйга чумып тәүбәгә килүләре, өметләрен бары Аллаһка баглап үзара дини бергәлек тойгылары кичерүләре карап торучы гадел кешедә искиткеч югары тәэсир калдыра. Гыйбадәт тәмамлануын мулла халыкка мин аңламаган сүз белән белдерде. Шунда ук бары да әйтеп үтелгән рәвештә аякларына утырдылар, һәркайсы, кулларын алга сузып, учларын кенәгә укыган кебек җәеп ачты. Мулла кычкырып укый, дөресрәге, Коръән көйли башлады. Сөйләм көе бик үзенчәлекле, шул ук вакытта гади, берничә генә нотадан гыйбарәт. Борын, аңкау, тамак төбе – бар да тавышны җитештерүдә катнашалар. Христиан-православларның староверларында, әрмән һәм яһүдләрдә дә европалылар яратмаган борын, тамак төбе тавышлары яңгырый. Шулай көйләү озак бармады, ун минут чамасы укыганнан соң, хак динлеләр, чалмаларын бәйләп, мәчеттән чыга башладылар. Бары да берьюлы түгел, һәркайсы үз догасын тәмамлаганнан соң гына чыктылар.
Без татар полиция хезмәткәре белән бай тормышта яшәүче ага-энеле татар сәүдәгәрләре йортына киттек. Алар бер йортта яшиләр. Мин татарларның милли тормыш-көнкүрешен күрәсе килүемне әйттем, ләкин андый мөмкинлек беткән икән. Бигрәк тә Казанда яшәүче татарларга инде Европа цивилизациясе кагылган. Без кергән бүлмәләр Европача җиһазланган: диван урынына – софа, пыяла капкачлы шкафларда – Кытайның матур фарфоры, стеналарда – ике көзге... Бар да бездә инде 20-30 еллар элек хөкем сөргән зәвыкта. Стена буендагы өстәлдә бик үзенчәлекле итеп ясалган, фарсылардан килгән матур фарфор ваза тора. Пыяла капкачлы шкафларның берсендә кыйммәтле таштан ясалган савыт бар, аңа Коръән сүрәләре язылган. Туганнарның берсе аны Мәккәгә барганда алып кайткан икән, ул изге әйбер итеп саклана.
Тәрәзә алдындагы чүлмәктә әфлисун, инжир, пальма агачлары үсә. Стенада фарсы кылычы һәм бохарлылар гына ясый торган күн кынлы һәнҗәр эленгән. Өстәлдә татар календаре, гарәп телендә Коръән, тәрҗемә ителгән Коръән һәм берничә догалар җыентыгы бар. Идәннең бер өлешенә бик матур фарсы келәме җәелгән, ишеккә каршы ак стенага зур кара хәрефләр белән Коръән сүрәләре язылган. Ишекләр яшел сафьян белән капланган, аның өстенә кызыл сафьян күннән ясалган төрле фигуралар җиз кадак белән беркетелгән.
Безгә тиз генә йокы бүлмәсенә кереп чыгарга рөхсәт булды. Тәрәзәле стена буенда ике аршын ярым киңлектәге сәке бөтен гаиләгә уртак карават итеп файдаланыла. Мендәрләр, япмалар, ястыклар бер почмакка, түшәмгә җитәрлек биеклектә өелгән. Татарлар, төньяк герман халкы кебек, йомшакта йокларга яраталар, каз мамыгы тутырып ясалган юрган ябыналар. Башка бүлмәләрдә хатын-кызлар булганлыктан, анда керә алмадык. Аларны күрү тыелган. Хатыннар, Һава әнкәбезнең башка кызлары кебек үк, бик кызыксынучаннар, бөркәү ябынып, ачык ишек алдыннан узып-китеп йөрделәр, әмма якын килмәделәр.
Таза тормышлы татарларның киемнәре: чәче кырылган башта бик ыспай утырган, матур, түгәрәк, еш кына алтын җепләр белән чигелгән кәләпүш, киң ак киҗе-мамык тукымадан шаровар, аны төсле сафьян күннән эшләнгән олтансыз итеккә пөхтәләп җыялар, итеккә башмак яисә гади күн галошлар кидерәләр, шунлыктан итекләр чөлкә рәтендә йөри. Күлмәкләр күпчелектә киҗе мамык-киндер тукымадан, ачык изүле итеп тегелә. Аның өстенә буй-буйлы ефәктән, алда төймәләнә торган аркалык киелә. Күлмәкнең буе тездән. Билгә билбау бәйлиләр. Аркалык өстеннән озын, киң халат кияләр. Күбесенчә ул якты төстә, сирәк кенә польша яһүдләренеке кебек кара төстә була. Бай сәүдәгәрләрнең өс-баш киеме шулай. Крестьяннар, извозчиклар, һөнәрчеләр шыксыз кәләпүш өстеннән бәрән йоныннан суккан очлы түбәле, читсез эшләпә кияләр. Ул ак йон яисә киҗе-мамык тукымага төрелә, эшләпәнең түбә очы ачык калдырыла. Мәчеттә без бер генә яшел чалма күрдек.
Татарлар Россиянең иң кунакчыл халыклары рәтендә. Сәүдәгәрләр безне бик ачык йөз белән кабул иттеләр. Ялчы-хезмәтчеләр өйдә булмаганга, безне хуҗалар үзләре һәм берсенең улы кайгыртты. Сәгать уникенче яртылар тирәсендә безгә иртәнге аш тәкъдим иттеләр. Ул башлыча яңа өлгергән һәм киптерелгән җимешләрдән – әфлисун, эрбет чикләвеге, кипкән өрек, инжир, виноград, төрле җимеш кагы, желе һәм башкалардан гыйбарәт. Аннан соң стаканга лимон кисәге салып, бик яхшы чәй һәм ахырда кавын китерделәр. Икмәк, пешкән ризык китерелмәде – милли гадәт шулай, ахрысы. Без бер ашамлыктан да тартынмадык. Хуҗалар моны бик яратты – алар уңай мөнәсәбәтләрен ике кулларын сузып, безнең кулны кысып белдерделәр.
Татарлар бергә җыелып Казанда аерым бистәдә торалар. Элек алар хуҗа булып, хәзер исә шәһәр читендә кысрыкланып яшиләр, төп шәһәрдә руслар хуҗалык итә. Татарлар башлыча сәүдә эшләре башкара, һөнәрчелек аз таралган. Алар арасында бөтен төр гильдия сәүдәгәрләре дә, шәрәфле гражданнар да бар.
Казан татарлары тән, акыл үсеше ягыннан затлы халыклар рәтендә. Алар – катнаш халык. Инде XIII гасырда ук, Батый чоры монголлары Болгар патшалыгын җимереп, Кыпчак патшалыгын корганнар. Борынгы болгар халкы, яңа монголлар белән бергә, татарларга кушылып югалган. Татарларда монголлык чалым-сыйфаты аз сакланган. Мин дә алар арасында кысык күзлеләрне очраттым, ләкин йөзләрендә шуннан башка монгол чалымы юк. Йөзләре овал-озынча формада, күзләре кара, җанлы, борыннары бераз бөркетнеке кебек, авызлары кечкенә, тешләре яхшы, йөзләре алсу-ак – Кавказ халыкларыныкы чалымында. Алар урта буйлы, туры гәүдәле, сирәк кенә базык гәүдәле. Йөреш-килешләре җитез, матур, еш кына бик затлы. Хатын кызлар җыйнак, һәрчак кершәнләнгән.
Татарлар зур акыл сәләтенә ия. Аларның яхшы мәктәпләре бар, барысы да диярлек укый-яза белә, рус счетында (канцелярия счеты) саныйлар, мәдәният әсәрләре дә бар. Көнчыгышта – татар теле, көнбатышта француз теле алгы урынны тота. Татар теле Ираннан Кытайга кадәр, барлык төрек илләрендә, хәтта Туниста да алгы урында тора. Күчмә әрмән шагыйрьләре, чичәннәре үзләренең озын тарихи мәҗүси әйтемнәрен Иранда, Кече Азиядә татар телендә иҗат итеп башкаралар.
Татарлар Коръәнне бик тырышып, ихлас күңелдән өйрәнәләр. Аларның фарсы һәм гарәп теле буенча берничә югары уку йортлары бар. Муллаларның күбесе белемнәрен Оренбургтан 15 чакрымда торган Каргалыда алалар. Анда данлыклы татар мәктәбе бар. Байтагы, алар уенча, югары белем үзәге булган Бохарага бара. Татарларда Бохара белән элемтә бик тыгыз – сәүдә өлкәсендә дә, дин ягыннан да. Казанда Бохара сәүдәгәрләре еш очрый. Алар татар хатыннарына бик хирыс. Бигрәк тә 12-13 яшьлек кыз балаларны сатып алырга яраталар. Рус хакимияте Уфада ислам дини идарәсе оештырып, мөфти куеп, мөфтигә Россия мөселманнары өстеннән шәригать хөкеме ясау хокукларын биреп, татарларны Бохарадан аерырга тырышып карады.
Татарлар – йомшак, сүздә килешүчән, үз бәяләрен тиешле дәрәҗәдә тота беләләр, ягымлы, ачык чырайлы, ышанучан, төгәл, чисталык яратучы халык. Аларда әле русларга карата шикләнү, салкын караш саклана. Әмма алар хакимияткә буйсынучан, намуслылар. Татарлар чит ил кешеләренә, бигрәк тә немецларга ачык күңел белән кунакчыл мөнәсәбәттә, хатыннарын яраталар, балаларын бик яхшы тәрбиялиләр. Үзләрен тотышлары бик югары әхлаклы дәрәҗәдә. Бу яктан муллалары аларны бик кырыс тота, кайбер гаеп-гөнаһлары өчен хәтта зиратка җирләүдән дә мәхрүм итү белән кисәтеп торалар. Татарлар өчен бу бик зур хурлык санала.
Казан татарлары башлыча үзләре җитештергән тауар белән сәүдә итәләр. Аларның күн әйберләре базарда дан тота. Казан итекләре бик яхшы. Без алтынкөмеш белән зиннәтләп чигелгән итекләрне күрдек. Бер парның бәясе ассигнация белән 65 сум.
Авыл татарлары – эш сөючән игенчеләр һәм яхшы умартачылар. Алар барысы да шәхси ирекле кешеләр. Кайбер морзаларга патша Иван Васильевич авылларны биләмә итеп биргән. Бу авылларда халык крепостной бәйле булып санала, әмма бәйлелек бик чикләнгән, йомшак формада гына.
Төп ризык – ит. Дуңгыз ите Коръәндә тыелган. Гади татарларда ат ите иң яхшы санала; алар бал, сөт яраталар, балдан бик яхшы эчемлек ясыйлар. Бай тормышлылар чәйне күп эчә. Чәй сәүдәсенең байтак өлеше татарлар кулында булганлыктан, аларда иң яхшы сортлы чәй эчәргә була.
Мин кайбер татар җырларын тыңладым: алар җитәрлек дәрәҗәдә кызык, бик матур көйле, шигъриятле. Башка Якын Көнчыгыш халыкларындагы кебек чагыштырулар кулланыла:
«Кызыл ефәк бизи нәзек билләрне;
Матур җегет була авыл бизәге...»
Русчадан Николай Петров-Текин тәрҗемәсе
"Безнең мирас". - 2023. - №1. - Б. 30-33.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА