Журнал «Безнең мирас»

Омар Хакан: «Татарлар – бик укымышлы халык!»

(Төркия галиме, тарихчы Омар Хакан Озалп белән Ленар Гобәйдуллин әңгәмәсе) 


– Омар бәй, тәүге мәртәбә татар язма мирасы белән кайчан таныштыгыз?


– 1990 нчы елларда Муса Ярулла Бигиевнең «Рәхмәте илаһия борһанлары» исемле хезмәтенә рәддия язган Мостафа Сабри әфәнденең китабын әзерләгән вакытта танышырга насыйп булды. Муса Ярулла Бигиевнең ике китабын – «Рәхмәте илаһия борһанлары» һәм «Инсаннарның гакыда илаһияләренә бер назар» рисаләләрен басмага әзерләгәндә татар тарихы, әдәби мирасы белән кызыксынуым көчәйде. Төрле шәхесләрнең иҗатларын өйрәнгәндә бу өлкә мине үзенә алып кереп китте дә башка аерыла алмадым һәм шуңа бик канәгатьмен. Хәзер дә әлеге юнәлештә эшемне дәвам иттерәм. Фәнни-тикшеренү эшләре белән шөгыльләнеп, берничә татар галименең әсәрен Төркиядә таныта алдым. Ризаэддин Фәхреддиннең биографиясен өйрәндем һәм 2000 нче еллар башында Истанбулдагы «Дәргаһ яйынлары» нәшриятында аның ике китабын әзерләп бастырдым. Күңелгә аеруча якыны – «Дини вә иҗтимагый мәсьәләләр» хезмәте. Бераз соңрак Габдулла Бубыйның «Хакыйкать яһуд тугрылык» исемле әсәрен әзерләдем. Әле тагын Йосыф Акчураның сәяхәтнамәсен дә өйрәндем. Хәзерге көндә биш татар галименең – Габдерәшит Ибраһимов, Гаяз Исхакый, Галимҗан Баруди, Мөхәммәд Морад Рәмзи һәм Сөнгатулла Бикбулат әсәрләрен төрекчәләштерү белән шөгыльләнәм. Насыйп булса, якын арада аларны да эшләп бетереп, китап итеп бастырырга планлаштырам. Габдерәшит Ибраһимов белән Гаяз Исхакый – хәзерге вакытта Төркиядә киң танылу алган исемнәр. Башка татар галимнәренең исемнәрен дә төрекләргә якын арада танытырбыз дип өмет итәм.


«Татарның һәр гыйлемле инсаны, мәдәниятле кешесе турында укыйм да таң калам»


– Татар язма мирасы Сезнең игътибарны кайсы ягы белән җәлеп итте?


– Сәбәп шунда: татар халкы – безнең кардәш милләт, без татарларны үзебездән һич аерып карамыйбыз. Һәр төрек йөрәгендә, нәкъ башка төрки халыкларга булган җылы мөнәсәбәт кебек үк, татарларга да һәрвакыт хөрмәтмәхәббәт бар. Татарлар горурланырлык, сокланып сөйләрлек бай тарихка ия. Төрле тарафның көчле басымына каршы тора алган, үз тарихына хуҗа була алган, юлы һәм максатыннан ваз кичмәгән, тамырларыннан аерылмаган көчле халык сез. Иң авыр чорларда да егылмаган, киләчәккә ышанычын саклаган, үз миллиятчелеген булдыра алган халык. Хәйран калырлык бай мираслы халык! XVIII гасыр ахыры - ХХ гасыр башында, шәхси фикеремчә, кешелек дөньясында иң гүзәл гыйльми һәм мәдәни мәркәзләрнең берсен булдыра алган милләт ул татар. Бу чор миндә гаҗәеп хисләр уятты. Алай гына да түгел, үз мәркәзеннән, ислам мәмләкәтеннән еракта – Япониядә рухи-мәдәни үзәк оештырып, «Япон мөхбире» исемле басма чыгарган, мәчет-мәдрәсәләр салган милләт ул. Татарның һәр гыйлемле инсаны, мәдәниятле кешесе турында укыйм да таң калам. Татар үз тамырын корытмаган, үткәнен җуймаган, каршылыкларга чыдам, эзләнүчән, дингә тугры милләт булып калган. ИншәАллаһ, киләчәктә дә шундый булып калырлар дип өметләнәм. Дөньяда һәртөрле тарафтан аерым бер милләтләргә көчле басымнар бара. Төркиядә дә нәкъ шундый ук кыенлыкларда яшибез. Аларны узганда татарларга җиңеллек килүен, юлларыннан, максатларыннан аерылмауларын телим. Тамырыбыздан аерып алсалар, исән калмабыз, берләшә дә алмабыз. Үзебезнең тарихи ватаныбызда берләшсәк, яшәптернәкләнеп китү мөмкинлеге, бернинди янау-куркынычларга карамастан, аз булса да, барыбер бар. Ә менә тамырыннан кубарып, башка бер җиргә утырткан агач йә корыр, йә чын-чынлап тамыр җибәреп үсеп китә алмас. Милләтләр белән дә шулай: аннан сүнгән, чәчелгән бер көл генә калыр. Ләкин татарларның күптөрле әдәби-мәдәни чаралар уздыруы, үткәне белән кызыксынуы, борынгы әдәби әсәрләрен кадерләп саклаулары күренә. Мирасны сакларга омтылулары, аларны яңартып бастырулары, галимнәргә кагылышлы биографик, монографик әсәрләр язулары, әсәрләрен кирилл алфавитында яисә факсимилесен дөньяга чыгарулары соңгы елларда ешаеп китте. Шулай дәвам итә күрсен. Бу мирас – үзе зур байлык бит. Ассимиляциягә бирелдеңме, ул байлык та, төсләр дә, матурлык та юкка чыгар. Киләчәк буыннарда, бәлки, башка мәдәнияткә авышучы бер катлам булып та алыр. Ләкин ул якка таба авышканда да алар үзләренең башкалар астында калуын, алардан ким булуын барыбер күрерләр. Кабат өскә калкып чыгар, үз асылына кайтыр өчен, бәлки, йөзләрчә ел көрәшергә кирәк булыр. Шуңа күрә татарларның читкә авышмаулары, үз тамырларын корытмыйча яшәүләре, үз йөзләрен саклап калулары бик мөһимдер. Бу – минем шәхси күзаллавым.


«Әлеге тема белән кызыксынып кына эшли башлаган идем, аннан туктый алмадым»


– Нургали Хәсәновның китабына кайчан юлыктыгыз?


– Чынлыкта, аның исемен ишеткәнем дә юк иде. Минем монда бер дустымкардәшем бар. Үзе дә берничә тапкыр Истанбулга килгәч, аны кунак иткән идек. Мәдәни үзәкләрдә, нәшрият йортларында, китапханәләрдә булдык, аңа мөмкин булганча ярдәм итәргә тырыштык. Шул вакытта Нургали ибне шәех Хәсән әл-Казаниның 1907 елда басылган «Әл-гауатыф әл-хәмидия фиссаяхәти нурия» исемле сәяхәтнамәсенә юлыктым. Ул аны Рәшит Амишов исемле кардәшебездән алган булган. Мин кызыксынып укыдым да бу чыганакны гарәп теленнән төрекчәгә тәрҗемә итәргә булдым. Моннан тыш галимнең Оренбургта «Ахун вә мөдәррис Нургали ибне шәех Хәсән әл-Казани әл-Мирзави» исеме белән «58 ел гасырда җәүәлән (Бер йөзьеллыкта 58 ел сәяхәт)» дигән әсәре дә дөнья күргән икән. Аны да төрекчәләштерергә теләдем һәм басмага әзерләдем. Бу хезмәтләргә мәгълүмат рәвешендә бер мәкалә языйм дидем һәм кем ул Нургали Хәсән дип эзләнә башладым. Әлеге тема белән кызыксынып кына эшли башлаган идем, аннан туктый алмадым, өйрәнгән саен, һаман тирәнгәрәк чумдым. Ш.Мәрҗани, Р.Фәхреддин, М.Ярулла, Г.Исхакый, Габдерәшит Ибраһимов кебек шәхесләр турында аерым бер хезмәт бастырырга мөмкинлек табарга була. Ә менә Нургали Хәсәнов хакында махсус биографик басма чыгару җае юк иде. Шулай итеп, аның хакында җыйган мәгълүматны тәрҗемә әсәр азагына өстәп куярмын дип уйладым. Саллы гына хезмәт барлыкка килде. 1900-1920 нче елларда дөнья күргән татар матбугатының табылган саннарын, «Вакыт», «Йолдыз», «Казан мөхбире» газета-мәҗмугаларын тикшердем, Нургали хәзрәткә бәйле мәкаләләрне күчереп алдым. Кирилл алфавитындагы материалларны эзләгәндә, Рәшит Амишов кардәшебезнең мәкаләләренә юлыктым. Таба алмаган әсәрләрне миңа Казаннан Данияр Гайнетдинов белән Рәшит Амишов җибәрде. Шулай итеп, алар ярдәме белән китап тулыланды, камилләште.


– Сез белгән Нургали Хәсәнов кем ул?


– Нургали Хәсәнов хәзерге Апас районындагы Морзалар авылында туган. Казанның 4 нче җамигъ мәчете (бүгенге «Зәңгәр мәчет». – Л.Г.) каршындагы мәдрәсәдә («Халидия» мәдрәсәсендә. – Л.Г.), 1875 елга кадәр Казанның 2 нче мәчет мәхәлләсе каршындагы «Апанай» («Касыймия») мәдрәсәсендә, 1875-1883 нче елларда Бохараның «Мир-Араб» мәдрәсәсендә укый. Аннары Бохараның бер мәдрәсәсендә укыта. Бохаралы бер ханым белән гаилә кора. Аларның Гыясетдин исемле уллары туа. Улы туганчы ук, хатыны бала көткәндә, ул имамлык итү максаты белән туган җиренә – Буага кайта, имтихан биреп, атасының мәдрәсәсен җанландырып җибәрә. Тиз арада мәдрәсәнең даны тирә-якка «Нургали мәдрәсәсе» яки «Мәдрәсәи Нурия» буларак тарала. Нургали Хәсәнов 30 ел буе төрле матди, мәгънәви кыенлыклар кичереп, үз тырышлыгы белән мәдрәсә эшен тартып бара. Ул бик үзенчәлекле шәхес, кадимчеләргә дә, җәдитчеләргә дә кушылмыйча, кемнәргәдер ияреп түгел, ә үз фикерен булдырып, үз принципларына тугры калып, үзенчә эшли. Шуңа күрә дә ул һәр ике тарафтан да каршылыклар, тәнкыйтьләргә юлыга. Аның фикерләрен кабул итүчеләр дә, каршы чыгучылар да була, билгеле. Газета битләрендә хәзрәткә тискәре бәя бирелгән мәкаләләр шактый күп очрый.


Аның Истанбул белән бәйләнеше минем игътибарны аеруча җәлеп итте. Галим үз гомерендә күп сәяхәт итсә дә, аның башка сәяхәтнамәләре юк. Нургали Хәсәнов күбрәк Россияне гизә, шундагы мөселманнарның проблемаларын хәл итү белән шөгыльләнә. Бохарага да, башка җирләргә дә сәяхәткә чыга, тик сәяхәтнамәнең үзәген Истанбул-Мәккә-Мәдинә, ягъни хаҗ сәфәре алып тора. Истанбулга ул 1906 елның августында килә.


«Истанбулны зиннәтле фаэтон арбасында гизә»


– Нургали хәзрәтнең Госманлы империясе җитәкчесе, мөселманнарның танылган хәлифе, солтан Габделхәмид II белән очрашу вакыйгасы шактый маҗаралы булган дип беләм...


– Нургали Хәсәновның падишаһны күрү һәм улын мөгаллимнәр мәктәбенә укырга кертү теләге була. Солтан җомга намазына мәчеткә килгәндә тантаналы, атаклы «Җомга сәламләве» чарасы – рәсми парад үткәрелә. Бу – дәрәҗәле һәм зыялы шәхесләр катнашындагы демонстрацияле тамаша. Анда чит илдән килгән дәүләт эшлеклеләре, зур илчеләр, консуллыкта эшләүчеләр, хәрбиләр катнаша. Хәтта мөмкинлекләре булганнар, падишаһка гаризалар язып, бу чарада үз теләкләрен дә җиткерә алган. Нургали Хәсән, бөек вәзир (садыйр әгъзам)  янына барып, үзенең сәламләү мәрасимендә катнашырга теләвен белдерә. Бөек вәзир татар галимен падишаһ белән күрешү мөмкинлеге булган урынга – Истанбулның иң гүзәл, иң зиннәтле сарае – Йолдыз сарае мәчетенә җибәрә. Ләкин 1901-1906 нчы елларда падишаһка янаулар, аның идарә системасына каршы төшүчеләр күбәю, үзенә төрле куркынычлар тудыручылар булу сәбәпле, бу елларда сарайда рәсми булмаган чит кешеләрне кабул итү сирәгәйгән. Шуңа да карамастан, Нургали хәзрәтнең көчле тавыш белән дога укуын күреп, солтан Габделхәмид аңа игътибар итә һәм үзенең ярдәмчеләреннән: «Бу кем?» – дип сорый. Аңа: «Русиядән килгән татар галиме», – дип җавап кайтаргач, патша Нургали хәзрәт белән кызыксына һәм үз янына алдыра. Алар бергә намаз укыйлар, аннары солтан татар галимен сарайга урнаштырырга боера. Нургали хәзрәт сарайда да солтан белән берничә мәртәбә күрешү бәхетенә ирешә. Ул аның янына гариза язып керми, ә турыдантуры аралаша. Укыган догасын падишаһның ишетүе аркасында, татар галиме һәм аның улы 1,5 ай сарайда кадерле кунак булып яши. Аларның төрле матдирухи ихтыяҗларын үтәргә тырышалар, өс-башларын карыйлар. Нургали хәзрәт Истанбулны зиннәтле фаэтон арбасында гизә, аларга шәхси сакчы-ярдәмчеләр бирелә. Нургали хәзрәт мәчет-мәдрәсә, төрбә, тәккәләрдә була, төрле зыялы шәхесләр белән очраша, сарай ифтарларында катнаша, патша белән берлектә тәравих намазларын укый. Рамазан аеның билгеле бер көннәрендә укымышлы кешеләр, падишаһ янына җыелып, гыйльми фикер алышуларда катнаша торган була. Бер-ике урында Нургали хәзрәт тә үз фикерләрен әйтергә тели, ләкин, эчке кагыйдәләр буенча, чит илдән килгән кунакларга сүз әйтергә рөхсәт ителми. Солтан Габделхәмид II аны үз хисабына хаҗга җибәрә, Төркиянең иң мәртәбәле бүләге – «Османия» ордены белән бүләкли. Нургали хәзрәтнең улы Гыясетдин дә мәшһүр шәхес булып таныла.


– Солтан ни өчен нәкъ менә Нургали хәзрәтне кабул иткән соң? Аның белән күрешергә теләүчеләрнең саны хисапсыз булгандыр бит?..


– Россиядән килгән татар-мөселман галиме булуы төп сәбәптер дип уйлыйм. Солтан үз хәлифәтеннән читтә яшәүче мөселманнарның авыр һәм фаҗигале хәлен белеп, ничек булса да аларга ярдәм итәргә омтылган. Дөрестән дә, Нургали хәзрәт Истанбулга сәфәр кылган чорларда Россиядән килгән йөзләгән мосафир солтан акчасына хаҗ кылу бәхетенә ирешә.


Моннан тыш, Нургали хәзрәтнең бөек вәзир белән китаби телдә – камил итеп гарәпчә-фарсыча сөйләшүе Төркиянең дәүләт җитәкчеләрендә кызыксыну уята алган.


– Ни өчен солтан Нургали хәзрәткә Госманлы империясенең иң мәртәбәле бүләген бирә? Россиядән мондый орденлы дин әһеле тагын булганмы?


– Госманлы дәверендә сарайга килгән мосафирларга, кадерле кунакларга падишаһ тарафыннан төрле кыйммәтле бүләкләр бирү бер матур гадәт булган. Алар, – нигездә, галимнәр, журналист, язучы, шагыйрь, сәнгать эшлеклесе яисә дәүләт чиновниклары кебек зур шәхесләр. Нургали хәзрәткә дә, аның белән бергә килгән улына да сыйфатлы-зиннәтле күлмәкләр, кием-салым бүләк итәләр, юллык акча да бирәләр. Әйткәнемчә, казна хисабына хаҗга да җибәрәләр. Кытай мөфтие дә Нургали Хәсәнов белән бер үк вакытта сарайда кунак ителә. Ул да нәкъ шундый ук орден белән бүләкләнә. Аннан алда – 3-4 ел элек Диния нәзарәте мөфтие Мөхәммәдъяр Солтановның да Истанбул сараенда булуы, аны да зурлап каршы алулары, падишаһ белән күрешүе, шундый ук дәрәҗәле орден белән бүләкләнүе билгеле.


«Гарәпчә басмаларыгыз гаять күп. Мин моңа шаккаттым!»


– Татар мирасы баймы?


– Бик бай! Чагыштыру өчен шулай дим: зур-зур ташлардан биек-биек таулар өелергә мөмкин. Тик шуның арасында бик кечкенә бер асылташ булса, бу тау бик кадерле булыр. Бу асылташ, бер кечкенә алмаз кисәге биек тауларның иң кыйммәтле хәзинәсе саналыр. Эш санда түгел! Ә чынлыкта татар мирасы сан ягыннан да бик бай. Гомумән, сан да, сыйфат та гаҗәпләнерлек! Гарәпчә басмаларыгыз гаять күп. Мин моңа шаккаттым! Боларның барысы да Казанда чыккан бит. Татар зыялылары күп эшләгән, күп укыган. Алар бик укымышлылар! Хезмәтләрнең күбесе, нигездә, мәдрәсә эшчәнлеге, дин-ислам хакында булыр. Ул чорларның китаплары турында сөйләсәк, Төркиядә дә нәкъ шул ук темаларның яктыртылуын күрәбез. Ләкин һәр мәдрәсә турында язганда, шул мәдрәсәдә укыткан һәм укып чыккан мәшһүрләр турында да сөйләнелә. Аларның һәркайсы – аерым язмыш һәм бу шәхесләр – тарихта бай мирас калдырган әдипләр. Әлеге чор хезмәтләре шуның белән аеруча кадерле.


– Ихлас әңгәмәгез өчен рәхмәт!


Төрекчәдән Алия Мөбарәкшина тәрҗемәсе


"Безнең мирас". - 2022. - №10. - Б. 26-31.

Теги: Яңалыклар Татар гаме

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру