Журнал «Безнең мирас»

Корыч эретүнең «Татара» ысулы: тарих һәм технология

«Татара» («татар») – Көнбатыш Япониянең Чугоку төбәгендә буыннан-буынга тапшырыла барган традицион корыч эретү ысулы. Бу якларда тимер рудасы комы, урман ресурслары, энергия чыганагы булырлык күмер һәм мич кору өчен төп материал саналган кызыл балчык («масацучи») бик күп. Мондый шартлар Чугокуда «татара» үсешенә зур этәргеч биргән. Металл эретүнең «Татара» алымы XVII гасырда, Эдо чорында формалашып беткән. Мичтән кала, башка җайланмалар да, биналар да («такадоно») шул елларда тотрыклы формаларын алганнар. Мич шакмак тартма рәвешендә салынган, өрдерер өчен ике ягына бихисап тишекләр тишелгән. Шлак һәм чуенны чыгару өчен мичнең ике ягында янә берешәр яисә өчешәр махсус тишек ясалган. Мичнең нигезенә корылган «токоцури» корылмасы аерым игътибарга лаек: ул җир асты суларын читкә агызырга ярдәм иткән. «Татара» миче 2,5-3 метр озынлыктагы, 0,8-1,2 метр киңлектәге конструкциядән гыйбарәт. Истә калдырыйк: әле VI гасырда аның прототиплары иңгә-буйга нибары 50 сантиметр булган. Табигый, тимер җитештерү күләме арткан саен, мичне зурайту зарурлыгы да туган. Димәк, өрдерер өчен тишекләр саны да күбәйгән, мич астындагы «токоцури» да киңәйгән. Аның каравы, мичнең 1,5 метр биеклеге 1500 ел дәвамында үзгәрешсез сакланган.


Япониядәге борынгы металл эретү мичләренең реконструкциясе

Ихтимал, мондый тәбәнәк мичтә югары сыйфатлы корыч һәм чуен эретү гаять читен булгандыр: артык кушылмаларны аерыр өчен металл озак вакыт аралыгында озын юл үтәргә тиеш. Осталарның тәҗрибәлелеге генә бу авырлыкларны җиңеп чыгарга мөмкинлек биргән, күрәсең. «Татара» ысулында ике төрле эретү алымы бар. Беренчесе «кераоси» дип атала. Бу очракта тимер рудасы комы граниттан («масасецу») алына һәм «турыдан-туры» эретелә. Икенче алым – «дзукоси» – коелма тимер һәм югары карбонатлы корыч әзерләү өчен кулланыла. Аның мичләре «кераоси»некеннән кечкенәрәк тә, таррак та. Бу очракта тимер рудасы комын җитештерү өчен «акомесатецу» – базальт һәм андезит чимал булып тора. Тартманы хәтерләткән мич, өрдерер өчен ике ягында бихисап тишекләр булу, мич астындагы шактый зур корылма һәм тимер рудасы комын файдалану – болар барысы да «татара» ысулының үзенчәлекләреннән санала. Бу технологиянең тиңе юк. Ул уникаль. Корея һәм Кытай мичләре белән чагыштырсаң, моңа тагын бер кат инанасың. Иң борынгы Корея миче төньяк-көнчыгыш Кытайда табылган. Безнең эраның III яисә IV гасырына караган бу мич цилиндр рәвешендә, 2 метрдан артык биеклектә. Өрдерү өчен торбасы да берәү генә. Эретү чималы – тимер рудасы. Япония һәм Корея тимер эретү технологияләре арасында аерма бихисап. Аңа да карамастан, VI гасырда борынгы Корея осталары японнарны тимер эретергә өйрәткән дигән фикер һаман да яши. Яңа археологик табышларга нигезләнеп, без бу теориягә карашыбызны үзгәртергә тиеш, минемчә. Японнар безнең эраның 900 нче елларына кадәр тимер коралдан файдаланган, шуның 700 нче елларына кадәр бу коралларны җитештерү өчен чимал Корея ярымутравыннан яисә Кытайдан кайтарылган. Мондый шартларда японнарның металл эретү алымын үзләштерү эше белән гаять кызыксынуы табигый. Тотрыклы теория рәвешендә тагын бер фикер яшәп килә әле. Японнар, имеш, иң элек турыдан-туры Корея белгечләре җитәкчелегендә металл җитештерү алымына төшенә алмаганнар. Аннары үзлектән Корея тимерен эретү технологиясен өйрәнә башлаганнар, тимерчеләрнең эшчәнлеген үзара яраклаштырганнар. Бу фараз да яшәргә хокуклы. Ул, һичьюгы, Корея ярымутравында һәм Япониядә металл эретүнең бөтенләй үзгә алымнары үсеш алуның сәбәпләрен аңлатырга мөмкин сыман. Моны әлеге ысулның «татара» («татар») дип аталуы да раслый. Мөгаен, әлеге ысул Кореягә татарлардан кергәндер.






Борынгы металл эретү мичләренең реконструкциясе күренешләре һәм археологик табышлар
Файдаланылган әдәбият:

  1. Tawara Kuniichi. Ancient technique of the Iron Smelting using Iron Sand (Tatara Buki Iron smelting). Tokyo, 1933.

  2. Kawase Masatoshi. Archaeological Research on the Technique and Structure of Tatara Buki Iron Production. Hiroshima, 1995.

  3. Kakuda Noriyuki. Establishment and Evolution of Tatara Buki Iron Production. Osaka, 2014.

  4. Murakami Yasuyuki. Archaeology on the Relationship between Ancient Japanese and Iron. Tokyo, 1999.

  5. Murakami Yasuyuki. Ancient State Formation and Iron Production. Tokyo, 2007.


Ясуюки Мураками
«Безнең мирас». – 2021. – №11. - 17-19 б. 

Теги: Ясуюки Мураками Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру