Журнал «Безнең мирас»

Татар хәрби разведчиклары

Хәрби разведка энцикло­педия­се»ндәге дүр­тен­че татар генера­лы – генерал-майор М.М.Шәйморатов. Каһарман милләттәшебез турында сүз барганда, нигездә, бар игътибарны аның 112 нче Башкорт кавалерия дивизиясен (1943 елның февраленнән – 16 нчы гвардия кавалерия дивизиясе) оештыруда катнашып, Бөек Ватан сугышында зур батырлыклар кылган кыю командир булуына гына юнәлтү гадәткә кергән. Ә бит Казан түрәләре, олуг тарихчылары һәм галим-голәмәсе тарафыннан үгисетелгән татар баласы Миңнегали Шәйморатов хәрби разведчик та әле. Энциклопедиядән күренгәчә, тормышын хәрби хезмәткә багышлаган милләттәшебез, 1920-1921 елларда 9 нчы Казан кавалерия курсларында укый, аннары ике мәртәбә Төньяк Кавказ Хәрби округындагы кавалерия курсларында хәрби белемен камилләштерә. 1931-1934 елларда М.В.Фрунзе исемендәге хәрби академиядә төп факультетның 1 нче курсын һәм Көнчыгыш факультетын тәмамлый. Шул елдан алып, Бөек Ватан сугышы башланганчы – РККА Генштабының Разведка идарәсендә. Хәрби разведчик буларак, Кытайның, башкаласы Урумчи (Өремче) булган Шинҗаң-Уйгыр автоном районында (Көнчыгыш Төркестан) хәрби киңәшче булуы билгеле. Бу җәһәттән, әлеге мөһим фактны Разведка идарәсенең 2 нче бүлегендә отделение башлыгы булып, майор званиесендә хезмәт иткән Миңнегали Шәйморатовның 1938 елның 19 декабрендә үзе язган автобиографиясеннән өзек белән ныгытып кую урынлы булыр: «СССР саклану халык комиссары боерыгы буенча 1934 елның апреленнән 1937 елның ноябренә чаклы Синьцзянда оператив командировкада булдым» (Слава башкирских конников / Авт.-сост. Ф.Н.Вахитов, Н.И.Камалов. – Уфа: Китап, 2005. – С.74.).


Миңнегали Шәйморатовка куелган һәйкәл 
Хәрби разведкага багышлап чыгарылган икенче бер хезмәттә татар милләтеннән булган Шәйморатовның «1939 елның сентябреннән 1941 елның апреленә кадәр Разведка идарәсе карамагында булуы, апрель аеннан шул ук идарәнең 3 нче бүлегенә караган – 2 нче отделение, һәм 4 нче бүлек башлыклары итеп үрләтелүе» раслана (Разведка в Великой Отечественной войне / Александр Колпакиди, Александр Север. – М.: Яуза : Эксмо, 2010. – С.573.).

Кызыгы шунда: әлеге саллы хезмәттә хәрби разведка генералы Миңнегали Шәйморатовның ике Кызыл Байрак (1938, 1941) һәм ике Кызыл Йолдыз (1942, 1943) орденнары белән бүләкләнүе күрсәтелсә, ике елга соңарып дөнья күргән «Энциклопедия военной разведки» китабында милләттәшебезнең 1943 елда Ленин орденына лаек булуы да ташка басылган. Моңарчы безнең карамакта 8 нче кавалерия корпусы составындагы 112 нче кавалерия дивизиясе командиры полковник Миңнегали Минһаҗетдин улы Шәйморатовны Ленин орденына тәкъдим итү буенча тутырылган «Бүләкләү документы» гына бар иде. Дөрес, ул турыда 8 нче кавалерия корпусы командиры генерал-майор Алексей Семенович Жадовның (1942 елның 25 ноябренә кадәр – Жидов), полковник Миңнегали Шәйморатовка «генерал-майор» званиесе бирүне сорап язган характеристикасында да мәгълүмат бар: «Хәрби өлкәдәге уңышлары өчен ул ике Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән һәм Ленин орденына тәкъдим ителде <...> «Генерал-майор» званиесе бирүгә лаек» (Слава башкирских конников... Күрс. хезм. – С.102.).


Буталчыклыкларга урын калдырмас өчен генерал Жадовның 8 нче кавалерия корпусы белән 1942 елның май аеннан командалык итә башлавын искәртү мөһим. 5 айдан ул инде – Дон фронты составындагы 66 нчы армия командующие. Күпләр өчен билгеле булмаган кызыклы бер вазгыять. Ноябрь ахырларында Жадовка фронт командующие генерал-лейтенант Константин Константинович Рокоссовский шылтырта һәм Югары Башкомандующий Иосиф Сталинның армиянең уңышлы хәрәкәт итүеннән канәгать калуын, әмма армия белән командалык иткән генералның фамилиясен ошатып бетермәвен белдерә һәм аңа икенче көннән дә калмыйча фамилиясен үзгәртергә куша. Алексей Семенович бик авырлык белән генә күнә һәм Жадов булып йөри башлый. Бу әле мәсьәләнең бер генә ягы, аның икенчесе исә тагы да гыйбрәтлерәк. Варшавада туган Рокоссовскийның әтисе – Ксаверий исемле. Әмма Константин Рокоссовский Гражданнар сугышы вакытында Кызыл Армия ягына чыккач, әтисенең исемен «Константин»га үзгәртә. Бөек Ватан сугышының соңгы ярты елында II Белоруссия фронты белән командалык иткән Советлар Союзы маршалы К.К.Рокоссовский 1945 елның 1 июнендә икенче Алтын Йолдызга лаек була һәм шуннан соң үзенең Великие Луки каласында туганлыгын күрсәтә башлый. Менә шундыйрак хикмәтле хәлләр Миңнегали Шәйморатовны да әйләнеп үтми.


Гомумән, легендар милләттәшебезнең тормыш юлында ачыкланмаган серләр күп булган кебек, хакимият тарафыннан тупас хаталарга юл кую да даими очрап тора. Мисалга, туган авылын буташтыруны гына алыйк. Миңнегали Минһаҗетдин улы XIX гасыр ахырында хәзерге Башкортстанның Кырмыскалы районына керүче Арыслан дигән татар авылында туа. Ләкин ниндидер максатларны күз уңында тотып, аның туган авылы дип күршедәге икенче бер татар авылы – Биштәкә күрсәтелә башлый һәм ул совет чорында хөкүмәт карары белән Шәйморат исемен ала. Бу исә башкорт телчеләрен һәм тарихчыларын Биштәкәдән башкорт авылы «ясау» омтылышларына илһамландырып, очындырып җибәрә. Мифларны һәм әкиятләрне чынбарлык итеп күрсәтү маһирлыгына остарып беткән галимнәр авылда, узган гасырларда ниндидер мифик «яңа башкорт» кавеме яшәгәнлеген «ача». Тик менә филология фәннәре докторы Дөрия Рамазанова язма чыганакларга нигезләнеп раслаганча, документлар киресен күрсәтә: «Биштәкә (хәзер Шәйморат) авы­лы Уфа өязе Ногай даругасы вотчин­никлары оброкка алган җирдә мишәр­ләр тарафыннан нигезләнә, припуск 1755 елда языла. 1811 елдан анда типтәрләр һәм мишәрләр (ләкин сөйләшләре һ.б. яклары белән аерылмыйлар) яши (Башкортстан Үзәк дәүләт архивы, 138 ф., 1 тасв.6, 124 сакл. берәмл. 391.)» (Рамазанова Д.Б. Ык елгасы ага чик булып... // Идел. – 1993. – №9. – 65 б.).


Хәер, Башкортстан шартларында мондый хикмәтле хәлләргә аптырыйсы юк. Мисал итеп, ике тапкыр Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган очучы Муса Гәрәев шәхесе тирәсендәге вазгыятьне генә алыйк. Әлегә кадәр бөтен чыганакларда, документларда һәм Википедиядә Муса Гайсә улының Илеш районындагы Иләкшиде авылында туганлыгы күрсәтелә. Чынлыкта ул, узган гасырның 1930 нчы елларында Чакмагыш районыннан Илеш районы составына күчерелгән Ташчишмә авылында туа.


Ә бит Миңнегали Шәйморатов 1938 елда язган автобиографиясендә үзенең «1899 елның 15 августында БАССРның Уфа кантонына керүче Кырмыскалы районы Арыслан авылында крәстиян гаиләсендә туганын» раслый (Слава башкирских конников... Күрс. хезм. – С.72). Ни аяныч, шушы бер җөмлә тагын бер җитди төгәлсезлекне ача. Бу – аның туган көненең ике төрле күрсәтелүе. Хәрби разведка майоры Миңнегали Шәйморатов үзенең туган көне дип 1899 елның 15 августын күрсәтә, ә хәзерге чыганакларга, шул исәптән «Разведка в Великой Отечественной войне» һәм «Энциклопедия военной разведки» хезмәтләренә нигезләнеп, без аның 1899 елның 17 декабрендә туганлыгына ышанырга тиешбез.


Мәскәү авторлары: «16 нчы гвардия кавалерия дивизиясе дошман тылында 3 айга сузылган рейдтан соң фронт сызыгын чыкканда, (генерал-майор Шәйморатов. – Р.З.) яу кырында вафат була», – дип раслап (Энциклопедия военной разведки... Күрс. хезм. – С.839.) тагын бер төгәлсезлек җибәрәләр. Бөек Ватан сугышында шуңа охшаш вакыйга 1942 елда Ржев-Вязьма операциясе вакытында теркәлгән. Генерал-майор Павел Алексеевич Беловның 1 нче гвардия кавалерия корпусы камалышта кала һәм 5 ай буена дошман тылында сугыша. Төгәлсезлек, мөгаен, фамилияләрне буташтырудан килеп чыккандыр: чөнки Шәйморатов һәлак булганнан соң, дивизиягә аның урынбасары полковник Григорий Андреевич Белов командир итеп билгеләнә.


1943 елның 11 февралендә генерал-майор Михаил Дмитриевич Борисовның (1942 елның октябреннән 8 нче кавалерия корпусы командиры) составында 21 нче, 55 нче һәм 112 нче кавалерия дивизияләре булган 8 нче кавалерия корпусы, өстән төшкән Боерыкны үтәү җәһәтеннән фронт линиясен өзеп, дошман тылына үтеп керә. Тагын өч көннән СССР Югары Советы Президиумы Карары белән генерал Борисов II дәрәҗә Суворов ордены белән бүләкләнә, ә Югары Башкомандующий корпус белән өч дивизиягә «гвардия» исемнәре бирү турындагы Боерыкка кул куя. Моннан соң аларның тәртип саннары да үзгәрә: 7 нче гвардия корпусы һәм 14 нче, 15 нче, 16 нчы гвардия кавалерия дивизияләре.


Әлбәттә инде, юньләп әзерләнеп тормыйча башланып киткән һәм 13 көн дәвам иткән рейд чын мәхшәргә әйләнә: хәрбиләр составы буенча нибары 45%ка, атлар буенча 35%ка, артиллерия һәм минометлар буенча 40%ка гына тәэмин ителгән корпус дошман тылында зур югалтуларга юлыга. Рейдка кадәрге бәрелешләрдә танкларының тулысынча юк ителүе аерата зур кыенлыклар тудыра. Чөнки Көньяк-Көнбатыш фронт составындагы 3 нче гвардия армиясе командованиесенең (командующие – генерал-лейтенант Д.Д.Лелюшенко) корпусны көчәйтү өчен зениткалар полкын, танкларны юк итү полкын һәм 399 нчы «катюша»лар гвардия миномет дивизионын бирүдән башка ярдәм итәрлек мөмкинлеге булмый. Әле җитмәсә, ярдәмгә килергә тиешле танк корпусы белән механикалаштырылган корпус дошман оборонасын өзә алмыйлар. Нәтиҗә шул: 23 февраль көнне фронт линиясеннән кире үзебезнең якка чыгу өчен барган авыр сугышлар вакытында аягы яраланган корпус командиры генерал-майор М.Д.Борисов дошман кулына эләгә, аның урынбасары генерал-майор С.И.Дудко, 16 нчы гвардия кавалерия дивизиясе командиры генерал-майор М.М.Шәйморатов, корпусның сәяси бүлеге башлыгы полковник А.А.Карпушенко, корпусның штаб башлыгы полковник И.Д.Сабуров һәм башка бик күпләр һәлак була. Тик кемнәрнеңдер гаебе белән, Миңнегали Минһаҗетдин улы «хәбәрсез югалучылар» исемлегенә кертелә һәм киләчәктә бу хата каһарман милләттәшебезнең кылган батырлыкларын гадел рәвештә бәяләүдә гаять тискәре роль уйный.


Сугыштан соң Шәйморатовка Алтын Йоддыз бирү буенча омтылышлар нәкъ менә шул гадел булмаган «хәбәрсез югалды» дигән ялгыш штамп аркасында гел каршылыкка очрый да инде. Бу җәһәттән, дошман әсирлегендә хәрби антына хыянәт итмәгән генерал Борисовның 1963 елның 27 гыйнварында ул чактагы СССР Оборона министры Советлар Союзы Маршалы Р.Я.Малиновский исеменә, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовка Советлар Союзы Герое исеме бирү кирәклеген нигезләп һәм үтенеп язган Рапорты аерым игътибарга лаек. Рапортның шәхсән Родион Яковлевич кулына эләгү-эләкмәве билгесез, мәгәр СССР Оборона министрлыгының кадрлар Идарәсеннән 21 февраль датасы белән җибәрелгән үтә формаль һәм сәер җавап шактый сораулар тудыра. Аннан күренгәнчә, янәсе «генерал-майор Миңнегали Минһаҗ улы Шәйморатов Бөек Ватан сугышында кылган батырлыклары һәм хезмәтләре өчен 1941 елда – Кызыл Байрак, 1943 елда Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнгән. Командование тарафыннан ул башка бүләкләргә һәм Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителмәгән» (Слава башкирских конников... Күрс. хезм. – С.115.).


Ә корпус командиры Жадовның полковник Шәйморатовка генерал-майор званиесе бирү өчен язган характеристикасындагы милләттәшебезнең «ике Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнүе» һәм «Ленин орденына тәкъдим ителүе» турындагы раслауларны кая куясың? Әле бит полковник Миңнегали Шәй­мо­ратовны Ленин ордены белән бүләкләргә тәкъдим итеп тутырылган «Бүләкләү документы»н да исәптән чыгарырга ярамый. Анда милләттәшебезнең 1938 һәм 1941 елларда ике Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнүе башкача хаталануларга юл куймаслык итеп, тарих өчен мәңгегә ташка басылып калган. Ул гына да түгел! Документның уң ягында татар каһарманының 1942 елның 18 августында Кызыл Йолдыз орденына лаек булуын да өстәп кулдан язып куйган бер ушлысы. Оборона министрлыгының кадрлар Идарәсендә генерал-майор Борисов соравына җавап язганда шул элементар нәрсәләрне дә ачыклый алмагач, башкалар үтенеченә ни сан?!


Иң зур аңлашылмаучанлыклар генерал Шәйморатовның үлеме белән бәйле хәлләргә барып тоташа. Бөек Ватан сугышыннан соң, генералның хәбәрсез югалмаганлыгын, ә бәлки вафат булуын исбатларга алынган Башкортстан вәкилләре «ачыклаган» бер фаразда, янәсе, яраланып, аңсыз көе әсир төшкән Миңнегали Шәйморатовны шул ук көнне алманнар кылычлар белән чапкалап үтерә һәм коега ташлый, имеш. Тик менә Бөек Ватан сугышында вафат булган яисә әсирлеккә эләккән совет генералларының (шул исәптән Шәйморатовның да) язмышларын, беренче чиратта, Россия Оборона министрлыгының архив материалларына нигезләнеп җентекләп өйрәнгән украин тарихчысы Александр Масловның саллы мәкаләсе 2010 елда «Украинская история» журналында (№3. – С.30-45) басыла. Ә инде Александр Алексеевичның генерал Шәйморатовның фаҗигале үлеменә ачыклык керткән мәкаләсе, узган гасыр ахырында инглиз телендәге «Slavic Vilitary Studies» журналында дөнья күрә. А.А.Масловның юрамасы буенча, «генерал Шәйморатов кул сугышы вакытында, авыр яраланып, фашистлар кулына эләгә һәм сорау алган вакытта, гитлерчыларда хезмәттә булган Дон казаклары тарафыннан вәхшиләрчә үтерелә» (Зарипов Р.Г. Генерал Власовны кулга алу: фәнни-публицистик очерк. – Казан: Яз, 2014. – 213 б.).


Тагын бер мөһим табыш: Миңнегали Шәйморатов Казан губернасының Тәтеш өязе (хәзерге Татарстанның Кама Тамагы районы) Кече Кариле авылында туып үскән һәм Сталин үткәргән репрессияләр дәһшәтенә эләккән хәрби разведка полковнигы (кайбер хезмәтләрдә – комбриг) Һади Маликов белән яхшы таныш булган. Шул җәһәттән кайбер чыганаклардан өземтәләр: «...СССРның милли мәнфәгатьләрен яклау өчен, көч операциясе үткәрергә карар кылына. 1933 елның ноябрендә, «Алтай ирекле армиясе» исеменә ышыкланып, чик аша Шинҗаңга гражданнар киемендәге НКВДның 13 нче Алма-Ата полкын кертәләр. Әмма милли хәрәкәтләр белән көрәшү өчен,  хәрби чараларны сәяси чаралар белән берләштереп алып бару мөһим. Шул максатлардан чыгып, Шинҗаңга комбриг Маликов җитәкчелегендәге Разведупр (РККА штабының Разведка идарәсе. – Р.З.) вәкилләре төркеме җибәрелә. Төркемгә рус кешесе колагына ят яңгырашлы Фу Дзихуй дигән псевдоним йөртүче, киләчәктә маршал һәм ике мәртәбә Советлар Союзы Герое булачак П.С.Рыбалко, шулай ук В.Т.Обухов, И.Ф.Куц һәм М.М.Шәйморатов керә. Алар үз алларына куелган бурычны бик шәп итеп башкарып чыгалар» (Колпакиди А.И., Прохорв Д.П. Империя ГРУ: Очерки истории российской военной разведки. Кн. 1. – М.: ОЛМА-ПРЕСС, 2001. – С.187-188.).


«1933 елда кабат тәртипсезлекләр башлана. <…> Шинҗаңның зур өлешен дүнгәннәрдән торган 36 нчы дивизия басып ала һәм Шен Шицай ярдәм сорап СССРга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. <…> 1934 елның апрель ахырында совет гаскәрләре, <…> берничә <…> хәрби киңәшче калдырып, Шинҗаңнан чыгарыла. Алар арасында дубанның (наместник, җирле губернатор – Р.З.) өлкән киңәшчесе, танылган разведчик Һади Кәрим улы Маликов белән Фу Дзи-хуй псевдонимын йөртүче <…> Павел Семенович Рыбалко була» (Паршев А.П., Степаков В.Н. Вторая мировая: когда она началась и когда закончилась? – М.: Яуза: Эксмо, 2009. – С.369-370.).


Дәвамы бар

Теги: Рәис Зарипов Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру