Журнал «Безнең мирас»

Татар полклары ни өчен кирәк?

Катлы-катлы империянең бер каты — СССР дигөне таралып, ишелеп төште. Һәм бу армияне дә шундый ук хәлгә куйды. Империя хәрабәләрендә барлыкка килгән суверен дәүләтләр үз гаскәрләрен оештыра башлады. Бу мәсьәлә бездә дә көн тәртибендә тора. Татарстан егетләре кайда хезмәт итәргә тиеш? Хәрби доктринабыз кайчан булачак? Бу мәсьәлә күпләребезгә кагыла, уйландыра һәм борчый. Чөнки милләтебезнең чәчәге булган 18-20 яшьлек егетләребезнең язмышы үз баласы, үз халкы һәм Татарстаныбызның киләчәге турында аз гына булса да уйлаган һәр кешене битараф калдырырга тиеш түгел. Хәрби хезмәт, армия турындагы бәхәсләр, киңәш-табыш итү матбугат битләреннән төшми. Бик күпләр, егетләребез хәрби хезмәтне республикабызда үтәргә тиеш, дигән фикердә тора. Конституцияле дәүләт булган Татарстанга бу мәсьәләне берничек читләтеп узып булмаячагы көн кебек ачык. Әмма Югары Советның бу мәсьәләгә кагылышлы тыйнак кына карарлары өлегә кәгазьдә генә кала. Татарстан егетләрен чит дәүләт гаскәрендә хезмәт иттерергә теләүче көчләр дә бар, әлбәттә. Үз республикабыздагы Татарстан егетләренең генә түгел, БДБнең башка илләрендәге татар егетләренең дә хәрби хезмәтне Татарстанда узу юлларын эзлисе вакытта безнең кайбер матбугат органнары чит дәүләт армиясендә хезмәт итүне пропагандалау белән әвәрә килә.


Кыскасы, бу катлаулы мәсьәләдә бик нык уйлыйсы, фикер алышасы бар. Бигрәк тә ул гражданлык мәсьәләсе белән тыгыз бәйләнгән. Татар халкының алдынгы фикер ияләрен, милли хәрәкәт җитәкчеләрен бу мәсьәлә элек тә борчыган һәм уйландырган. Шушы уңайдан мин журнал укучыларга моңа кадәр тарих фәнендә игътибардан читтә калып килгән бер язма тәкъдим итөм. Гарәп хәрефләре белән язылган 15 битле кечкенә китапчык рәвешендәге бу хезмәт 1917 елда Казанда Хәрби комитет тарафыннан «Өмид» басмаханөсенең Болак арты бүлегендә дөнья күргән. Эчтәлектән күренгәнчә, бу китапчык февраль революциясеннән соң, дөресрәге 1917 елның апрель аенда басылып чыккан булырга тиеш. Беренчедән, анда Мөселман комитетының Казанда 24 мартта булган җыелышы искә алына. Икенчедән, мөселман (татар) хәрби берләшмәләре төзү турында карар чыгарган һәм 1917 елның 1-15 май көннәрендә Мәскөүдә узган Бөтенроссия мөселман съезды карарлары бу китапчыкта чагылыш тапмаган.


Тарихтан мәгълүм булганча, татар (мөселман) хәрби берләшмәләре, ягъни рота һәм полклар 1917 елның май-июнь айларында оештырыла башлый. Беренче булып Казан гарнизонында барлыкка килгән татар роталары үрнәгендә тиз арада Оренбург, Пенза, Уфа, Саратов, Сембер, Әстерхан һәм башка шәһәрләрдә дә аерым татар хәрби берләшмәләре барлыкка килә.


Исеме билгесез авторның Россияне уртак Ватан дип санавына да игътибар итәргә кирәк. «Татар полклары ни өчен кирәк» дип аталган бу язмадагы кайбер фикерләр инде искергән дип әйтүчеләр дә булыр. Әмма ни генә булмасын, хәзерге хәлебез гасыр башындагы хәлләрдән күпкә аерылса да, хәрби хезмәт мәсьәләсен хәл итү турында уйланучы милләттәшләребезгә гыйбрәт алырлык фикерләр бар дип уйлыйм бу язмада.


Язманың стиле үзгәртелмәде, хәзерге укучыга авыр аңлаешлы кайбер сүзләргә җәяләр эчендә аңлатмалар бирелде.


ҖӘҮДӘТ МИҢНУЛЛИН,  тарих фәннәре кандидаты.


Мәкалә "Мирас" журналының 1994 елгы 9 саныннан алынды (Б.114-117)


____________________________

Казандагы Мөселман Хәрби комитеты үзенең 24 нче мартта булган гомуми мәҗлесендә «Мөселман гаскәриләренә аерым гаскәри фиркаләр (төркем: биредә «гаскәри берләшмә» мәгънәсендә) төзү кирәк» дигән карар бирде.


Бу карар хөррият көннәренең шатлыклары арасында ни әйтергә вә нинди карарлар ясарга белмичә ашкынганнан тына бирелгән карар түгел; шулай ук «хөррият булды, теләсәк ни эшләргә ирек булмый» дип уйланмыйча, ашыгыч кына бирелгән карар да түгел. Бу карар мөселманнарның әллә кайчаннан бирле күңелләрендә сакланып килгән бик күп теләкләре вә әмәлләренең бүген вөҗүдкә (бар булу, барлык) чыгарылырга мөмкин булуы күренгәч башлап әйтелгән бер теләкләре. Бу теләк бер Казан Хәрби комитетына гына хас түгел: бәлки бөтен Русия мөселманнарының теләкләре.


Бу — «Мөселман гаскәриләре өчен аерым гаскәри фиркаләр кирәк» дигән теләк башлыча ошбу өч төрле сәбәпләрдән туган: 1) Ирекле ватанымызга бөтен бер көч булып хезмәт итәсемез килүдән;


2) Милләтемез ноктаи нәзарыннан (карашыннан);


3) Мөселман гаскәриләре башкалар белән аралаш торганда хөррияте диния (дин иреге) икътизасынча (таләпләре) торырга аларга мөмкин булмавыннан. Иске хөкүмәт вакытында мөселманнар әллә никадәрле чикләнүләр белән чикләнгән булсалар да, мөселман гаскәриләре һәрвакытта ватанның иң садыйк (туры, эчкерсез) вә иң тырыш сакчылары булып килделәр, һич бер вакытта вә һич бер төрле юл белән мөселман гаскәрисе (биредә «татар солдаты» мәгънәсендә) ватанга хыянәт былчырагына буялмады; бу һәркемгә мәгълүм, бу безнең мактанырлык бер сый-фатымыз. Шулай ук мөселман гаскәриләре һәрвакытта башкаларга үрнәк булырлык дәрәҗәдә каһарман булып килделәр. Бу сүзнең дәлилләренә дә еракка барасы юк. Хәзерге сугыш вакытында гына да Руссия гаскәри түрәләре татар гаскәриләренең каһарманлыкларын вә чыдамлыкларын мактап, сөйләп бетерә алмыйлар. Хәзерге сугыш вакытында гына да үзләренең күкрәкләрен каһарманлык нишаннары (биредә, «орден, медаль» мәгънәсендә) белән каплап кайткан егетләремез аз түгел.


Хәзер хөррият дәвере башлангач, чикләнүләр беткәч, мөселман гаскәриләренең ватанга тагын да зуррак хезмәтләр күрсәтәселәре килә. Татар халкын, Русиядә татар дигән бер халыкның барлыгы белән бөтен Русия халкы мактанырлык, аларга бөтен Руссия халкы ихтирам белән карарлык бер дәрәҗәгә куясылары килә. Шуның өчен, ягъни шул зур хәзмәтләр күрсәтер өчен алар мөстәкыйль бер сурәттә эш күрергә телиләр.


Иң түбәнге — рядовой солдаттан башлап иң зур дәрәҗәле түрәләренә кадәрле мөселманнардан гыйбарәт булган татар гаскәри фиркаләре төзеп, шул фиркаләр аерым бер көч булып хариҗи (тышкы) дошманнарга каршы күкрәкләрен киереп сугышырга, сөекле ватанымызның чикләренә үзләренең тәннәреннән нык крепость-ләр корырга, каннарыннан дошман үтә алмаслык дәрьялар ясарга телиләр.


Милләт ноктаи нәзарыннан (карашыннан) аерым гаскәри фиркаләрнең кирәклеге шулай: гаскәрлектә үтә торган 2-3 еллык гомер бик кадерле, бик кыйммәтле бер гомер. Бу 3 еллык гомерне 3 еллык бер мәктәпкә әйләндереп, гаскәри хезмәттәге кешелергә әллә никадәрле милли тәрбия, әллә никадәрле күп мәгълүмат бирергә мөмкин, аларның киләчәктәге тормышларын яхшырту юлында аларга бик күп тәэсир итәргә мөмкин. Хәзергечә таркау, башкалар белән аралаш яшәгән вакытта исә, эш моның хилаф (каршы, тискәре) якын булып чыга. Татар солдаты башкалар арасында үзенең милли хосусыятьләрен югалтып, алар урынына башкаларның гадәтләренә, чит гадәтләргә өйрәнеп кайта вә шуның саясендә (нигезендә) елдан-ел милли хосусыятьләрнең югалуларына сәбәп була.


Кеше күп вакытта ят гадәтләрне үзенә кабул иткән вакытта иң элек аларның начарларын кабул итә; бу бер табигый хәл, хосусән (бигрәк тә, аеруча) мәгърифәтсезрәк кешеләр мотлак чит гадәтләрнең начарларын гына алалар; менә шуның аркасында бездә читтән кергән начар гадәтләр елдан-ел арта.Тел белмәүләре сәбәпле, татар солдатлары хәзерге хәлдә торганда рус телендә бирелгән мәгълүматларны, яхшылыкка өндәүләрне аңлый алмыйлар вә шулар саясендә тәрбия алып, мәгърифәтләрен киңәйтеп, тормышларын яхшырту юлында берәр нәрсә өйрәнеп кайту урынына начар гадәтләргә генә өйрәнеп кайталар.


Моның өстенә, тел белмәүләре аркасында, татар солдатлары үзләренең Максудларын башлыкларына аңлата алмыйлар, башлыклары биргән тәгълиматны тиздән күңелләренә урнаштыра алмыйлар, гаскәри тәгълиматның гыйбарәләрен русча ятласалар да, мәгънәләрен аңламау сәбәпле, аларны гамәлгә куя алмыйлар. Шуның саясендә татар солдатлары аңсызлар, татар солдатлары булдыксызлар, дигән сүзләрне ишетәләр. Гаскәри түрәләр арасында, чыннан да, татар солдатлары аңсызлар дигән икътикад (ышану, инану) көчәеп, бара-бара алар ачыктан-ачык «Татарлар аңсызлар, алар мәдәни халык кыйтарында (сафында, рәтендә) яшәргә кабил (булдыклы, сәләтле) түгелләр» дип әйтә башлыйлар. Бу безнең татар халкы өчен зур хурлык: безгә яңлышлык белән инсад (сылтау, башка берәүгә аудару) ителгән гаеп; татар халкы аңсыз түгел, тик ул тел генә белми; шул аның үзәгенә үтә, шул аны башкалардан түбән итеп күрсәтә. Тел белгән татар солдатлары бик тиз үзләрен күрсәтәләр вә бик тиз иптәшләре рус солдатларыннан да аерылып чыга вә мөмтаз (башкаларга караганда өстенрәк булу) булалар.


Бу сугыш вакытында татар гаскәриләреннән бик күп кеше гаскәри хезмәттән котылу өчен үзләренең әгъзаларын боздылар, бик күбесе качып йөрделәр. Шулардан бик күбесенең гаепләре беленеп, тотылып хөкемгә бирелделәр; әллә ничә мең кеше төрмәләргә керде, хисапсыз күп кешеләр озак мөддәтләргә (вакытларга) каторга хезмәтенә җибәрелделәр вә бик күп кеше үлем җәзаларына да хөкем ителделәр. Мондый килешмәгән эшләрнең, мондый җәзаларга грифтар (дучар) булуның сәбәпләрен нәрсәләр дип уйлыйсыз? Ватанга дошманлык хисе дипме? һич юк. Моның иң башлыча сәбәбе — шул татар солдатларының тел белмәүләре, шул рус гаскәри түрәләренең «татар солдаты булдыксыз, аңсыз» диюләре, аларның иске дисциплина кагыйдәләре буенча татар солдатын аңламаган, тел белмәгән өчен җәзалаулары, аларны сүз белән дә, гамәл белән дә хәкарәт (хурлау, кимсетү, сүгү) итүләре; икенче төрлерәк әйткәндә—татарлыкның, татар солдатының күңелендә мөкатдәс итеп сакланган миллиятенең хәкарәт (хурлау, кимсетү, сүгү) ителүе, түрәләр тарафыннан гына түгел, үз тиңдәшләре — рус солдатлары тарафыннан да шул ук миллиятнең хәкарәт ителүе: аларның түрәләрдән ишетүе буенча, «татар солдаты аңгыра, булдыксыз» дигән игътикадны (ышану, инану) күңелләренә сеңдереп, «шул татар солдатлары тәгълиматны белмәгәнгә күрә алар белән бергә безне дә озак өйрәтеп җәфа чиктерәләр» дип татар солдатын кагулары, кыскасы, татар солдатын тел аңламау аркасында иснад ителгән (сылтанган) гаепләрдән аклау милләтемезне урынсыз хәкарәттән (хурлау, кимсетү) саклау өчен генә дә татар гаскәри фиркаләре төзү кирәк.


Боларның өстенә шуны да кушарга кирәк ки, төрле тарафларга таралган татар халкының яшь буыны булган солдатларны өч ел бер җирдә җыеп тоту, аларның төрле яклардагыларының бер-берләре белән танышлык, мөнәсәбәт хасыйл итүләренә, шулай итеп бик нык берегүләренә, бара-бара бер даирә эченә җыелуларына да хезмәт итәчәк: бу — «безгә татар полклары кирәк» дигән карарымызны гомуми лозунг итеп алуымыз, аны вөҗүдкә чыгарырга (тормышка ашырырга) тырышу-ымызны һәм вөҗүдкә чыгаруымыз белән без үземезнең таркау бер халык булмыйча, эштә, фикердә берләшкән бер көч икәнлегемезне дә бик ачык исбат иткән булачак-мыз. Бу татар полклары мәсьәләсендә бер ноктага җыелуымыз һәм аны вөҗүдкә чыгару (барлыкка китерү) белән татар яшьләрен бер даирә эченә җыюымыз үзе дә безгә бик күп көч биргән булачаклар.


Дини мәсьәләгә күчелсә, хәзергечә таркау һәм башкалар белән аралаш яшәгән вакытта вөҗүдкә чыгарылуы бик читен булган, хәтта бөтенләй мөмкин булмаган бәгъзе (кайбер) бер дини эшләр бар ки хөррияте диния (дин иреге) икътизасынча (кирәклек, мохтаҗлык) алар мотлак вөҗүдкә чыгарылырга тиешләр. Алар вөҗүдкә чыгарылмаган тәкъдирдә, түгел мөселманнарга хөррияте диниянең булмавы гына, бәлки аларның диннәренә тәгъриз ителгән (ризасызлык белдерелгән) булачак. Мондый мәсьәләләрдән иң мөһимнәре гыйбадәт, бәйрәм, ашау-эчү һәм ислам мәрасим дәфен ителү (ислам дине йоласы буенча мәет күмү) мәсьәләләре: шуларга гаскәри муллалар, христиан гаскәриләре гыйбадәт кылганда аларның гыйбадәтләренә ирексез шаһид булып тормау мәсьәләләре дә кушылалар.


Татар солдатлары динле: дин кушуынча аңа һәр көн биш вакыт намаз фарыз. Намаз укыр өчен һәр ротада вә һәр командада былчырак аяк белән тапталмый торган урыннар һәм тәһарәт алу әсбаблары булырга тиеш: һәр җомга көннәрдә вә башка дини бәйрәмнәрдә мөселман гаскәрисе хезмәттән азат ителеп бәйрәм итәргә тиеш; Мөселман гаскәрисенен ашы мөселманнар тарафыннан бугазланган хайван итеннән мөселманнар тарафыннан пешерелгән булырга тиеш: кирәк тылда, кирәк фронтта булсын, мөселман гаскәриләренең үлгәннәре ислам мәрасымынча дәфен (ислам дине йоласы буенча мәет күмү) ителергә тиеш.


Мөселман гаскәриләренең дини мәрасимнарын әда (үтәү) иттерү, аларга һәрвакытта рухани азык биреп тору һәм аларның үлгәннәрен ислам мәрасимынча дәфен итү өчен һәр җирдә җитәрлек санда гаскәри ислам руханилары булырга тиеш; мөселман гаскәриләрен, христиан гаскәриләр гыйбадәт иткән вакытта, алар арасында иконалар каршысында бастырып куеп, ят дини мәрасимнарга ирексез шаһид итеп тотмаска, хиссияте Динияләренә (дини хисләренә) тукынылмаска тиеш; хөррияте диния шуларны тели.


Ләкин татар солдатлары хәзергечә таркау һәм башкалар белән аралаш торган вакытта хәлләр менә ничек:


һәр ротада татар солдатлары бармы-юкмылыгына карамыйча намаз укый торган урыннар хәзерләү мөмкин түгел, казармалар болай да бик тар. Татар солдаты ротада бүген булмаса иртәгә була. Татар солдаты булмаган роталар сирәк очрыйлар. Моның өстенә һәр ротага тәһарәт әсбаблары хәзерләү эше артык мәсари-фларга (чыгымнарга) багыис (сәбәп) була. Мөселман бәйрәмнәрендә хезмәттән азат ителсәләр, гадәләт икътизасынча (гаделлек кушуы буенча), өйрәнү эшендә иптәшләреннән артка калмас өчен дә татар солдатлары рус бәйрәмнәрендә хезмәт итәргә, өйрәнергә тиеш. Хәлбуки, өйрәтүчеләр һәммәсе диярлек руслар булганлыктан, алар рус бәйрәмнәрендә бәйрәм итәчәкләр: рота саен татар солдатларын өйрәтергә та гар өйрәтүчеләре хәзерләргә тугъры киләчәк. Вә шулай итеп һәр ротада ике кадәр татар өйрәтүчеләр һәм рус өйрәтүчеләр исемнәрендә ике фирка өйрәтүче, ягъни бергә бер артык кеше асрарга тугъры киләчәк. Хәзерге, кеше кадерле вакытта бу эш бик уңайсыз вә шуның өстенә кирәк микъдарда һәр ротага өйрәтүче итеп таратырлык русча белгән кешеләр дә табып җитәчәк түгел. Аш мәсьәләсе дә бик мөһим. Мөселман гаскәрләре күп вакытта руслар суйган хайван итеннән вә бик еш дуңгыз итеннән нәфрәтләнеп, ач калалар. Аларга тылда аерым ит, аерым казан әзерләү бер дәрәҗәдә мөмкин кебек тоелса да, таркау, бер ротага өч, вә бер ротага бишәрләп таратылган татар солдатлары өчен аерым казаннар хәзерләү бик читен эш; фронтта исә, бу эш бөтенләй мөмкин түгел. Үлгәннәрне тылда ислам мәрасимынча күмү мөмкин булса да, фронтта ул эшне мөмкин түгел дәрәҗәдә уңайсызга саныйлар вә бик аз истисна (чыгарма) белән мөселман гаскәриләренең һәммәсе дә руслар белән аралаш, рус мәрасимынча (йоласы) күмәләр.


Мулла мәсьәләсе дә хәл ителүе читен булган мәсьәлә. Татар солдаты һәр полкта азмы-күпме бар. һәр полкта христиан руханилары белән бер хокукта булган муллалар кую хөкүмәткә әллә никадәр артык мосарифларга (чыгымнарга) багыйс (сәбәп) була вә шуның өстенә әллә никадәрле башка эшләргә вә ләвазимнәргә (хезмәт, хезмәт урыны) яраклы кешеләрне хәзерге кебек мөһим вакытта мулла итеп тоту уңайсызрак бер эш. Җитәрлек микъдарда мулла булмаган тәкъдирдә татар солдатларының кирәк вакытта рухани азык алу мәсьәләсе белән ислам мәрасимынча дәфен ителүе мәсьәләләре һәнүз (һаман) хәл ителмәгән көенчә калачак. Шулай ук кичке аш алдында була торган догалар вакытында мөселман гаскәриләре хәзергечә башкалар белән бергә яшәгән мөддәттә (вакытта) аларның дини хиссиятләренә тукынмаслык итү өчен аларны аерым куярга кирәк. Бу исә аерым фиһристлар (биредә: «исемлек» мәгънәсендә) язу кебек бик күп вак мәшәкатьләргә багыйс (сәбәп) булачак. Фиһристләр (исемлекләр) аерым язылмаган тәкъдирдә исә фиһрист (исемлек) илә поверка ясаганнан соң гыйбәдәткә кадәрле аларны аерым чыгару эшләре азмы-күпме вакытны алачаклар.


Шундый уңайсызлыкларның барыннан да чыгарга бердәнбер юл — татар солдатларын башка милләт солдатларыннан аерып, алардан аерым гаскәри фиркаләр төзүдер. Аерым гаскәри фиркаләр төзелгән тәгъдирдә аларның югарыда язылган дини ихтыяҗлары һәммәсе дә үзләреннән-үзләре вөҗүдкә чыккан (барлыкка килгән) вә хәл ителүе читен булган мәсьәләләр һәммәсе дә үзләреннән хәл ителгән булачаклардыр.


Мөселман хәрби комитетының мөселман гаскәриләренә аерым гаскәри фиркаләр ясарга карар бирүенең сәбәпләре кыскача гына әйтелгәндә шулар.


Хатимә (соңгы сүз) итеп шуны дә әйтергә кирәк:


Хәзер безнең алдымызда зур эш тора. Ул эш Учредительный собраниегә сайлау эшләре. Учредительный собрание «Моннан соң туган илемездә нинди идарә булачак?» дигән мәсьәләне хәл итәчәк, вә төп законнарны төзиячәк. Учредительный собрание Русиядә яшәүче халыкларның хәят вә мәмат (үлем) мәсьәләләрен хәл итәчәк. Шуның өчен аңа татар солдатлары үз кирәкләрен белә вә үз хәлләрен сизә торган, үз хәҗәтләрен аңлый торган кешеләрне сайлап җибәрергә бурычлылар. Хәзергечә таркау яшәгән вакытта аларга андый кешеләрне табып вә сайлап җибәрү өчен берләшергә, җыелып киңәшергә мөмкин түгел. Аларга үзләренә матлуб (таләб ителгән, эзләнгән) кешеләрне сайлар өчен һәм аңа үз ихтиҗяларын әйтер өчен бергә җыелырга, мәслихәт итәргә (киңәшергә) кирәк. Бу эш бары тик татар солдатлары башкалардан аерым полкларга җыелып бергә яшәгән вакытта гына мөмкин. Алай булмаганда бер ярым миллион чамасындагы татар гаскәриләре Учредительный собраниегә үз кешеләрен кертүдән бөтенләй мәхрүм калачаклар.


Бу әле бер мисал гына.


Учредительный собраниедән соң парламент сайлаулары вә башка төрле сайлаулар да булачак. Аларга да кирәкле микъдарда үз кешеләремез кермәсәләр безнең хәлемезне кайгыртучы булмаячак. Үз кешеләремезне кирәкле микъдарда кертү өчен, бер ярым миллион татар гаскәр сыйнфында үз кешеләребезне сайлауга имкян (мөмкинлек) бирергә тырышырга кирәк. Бу эш мотлак (ничек кенә булмасын) аларны җыю, аерым полкларга җыю белән генә мөмкин.

Теги: Җәүдәт Миңнуллин Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру