Татар конгрессы: тәүге адымнар
(«Татар конгрессы туа» дигән истәлек-язмадан өзек)
Мин инде күпмедер рәвештә Бөтендөнья татар конгрессы, аның эшчәнлеге турында әйтә килдем. Хәзер исә аның барлыкка килүен һәм кайбер гамәлләрен искә алып китәр вакыт җитте.
ТР Президенты Минтимер Шәймиев һәм Бөтендөнья татар конгрессы рәисе, академик Индус Таһиров. 1992-2002 нче еллар
Билгеле булганча, сиксәненче елларның ахырында ук, үзгәртеп кору дулкынында, СССРның төрле төбәкләрендә милли оешмалар барлыкка килде. Аларның төп максатлары телебезне, гореф-гадәтләребезне, гомумән, милли яшәешне тулысы белән аякка бастыру иде. Шушы нигездә Марат Мөлеков җитәкчелегендә Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге (БТИҮ) оешты. Ул үзенең төп максатларының берсе итеп Татарстаныбызны союздаш республика итеп үзгәртүне билгели. Ни кызганыч, шушы саф зат арабыздан вакытсыз китеп барды. Аның болай да яралы йөрәге үзенә төрле яктан ябырылуларга түзә алмады.
Конгресс шушы уңай җирлектә барлыкка килде. Аның идеясен күтәреп чыгучыларның берсе депутат, күренекле шагыйрь, дәүләт һәм җәмәгатъ эшлеклесе Ренат Харис булды. Без аның белән һәрвакыт дустанә мөнәсәбәттә һәм фикердәшләр идек. Һәм шулай булып калабыз да. Аның шушы Конгрессны оештыру кирәклеге турындагы хаты Президентыбыз өстәленә ятты. Минтимер Шәриповичка бу идея бик ошады һәм эш башланып та китте.
Бөтендөнья татар конгрессының тууы чын мәгънәсендә тарихи вакыйга булды. Ул татар милләтенең халәтен, яшәешенең төп проблемаларын күрә алды.
Ун ел буе – 1992 елның июненнән 2002 елның августына кадәр Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының рәисе булып тордым. Үземә йөкләнгән вазыйфаны башкарганда бик күп кешеләр белән аралашып яшәргә туры килде. Аларның үзем өчен иң якыннары һәрвакыт янымда булдылар. Болар – рәис урынбасарлары: «Сөембикә» журналының баш редакторы, «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасын бар итүче Роза ханым Туфетулова, «Азатлык» радиосының Казан бюросы җитәкчесе Римзил Вәлиев, Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комиссиясе җитәкчесе, депутат һәм әдип Разил Вәлиев. Конгресс бюросының составында Татарстан Фәннәр Академиясенең президенты Мансур Хәсәнов, республиканың мәгәриф министры Фарис Харисов, мәдәният министры Марсель Таишев, матбугат министры Ислам Әхмәтҗанов, Тарих, тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, профессор Мирфатыйх Зәкиев, ГТРК «Татарстан» рәисе Илшат Әминев бар иде.
Шагыйрь Разил Вәлиев (сулда), журналист Римзил Вәлиев һәм академик Индус Таһиров
Башкарма комитет үзенең эшен татар халкының санын, милли холык-фигылен һәм сыйфатларын, шөгылен, төбәк үзенчәлекләрен эченә алган концептуаль нигездә алып барды. Ул, татарларның, кайда яшәүләренә карамастан, сулышын тоеп, бер тән, бер җан булып яши башлауларына нигез салды, Татарстанның мөстәкыйльлеген ныгытуга үз өлешен кертте.
Аппаратыбыз бик аз санлы иде. Аның җитәкчесе моңа кадәр мәдәният министрының урынбасары булып эшләгән Лилия ханым Нарбекова иде. Милли эшләребезгә җаны-тәне белән бирелгән җиң сызганып эшләгән Тәэминә ханым Биктимирова. Барлык көндәлек эшләребезне, бигрәк тә төбәкләрдәге татар оешмалары белән мөнәсәбәтләрне алар җайга салды. Монда Роза ханымның эшчәнлегенә махсус бәя бирү кирәктер. Ул, «Ак калфак»ның җирле оешмаларын төзеп, Конгресс эшчәнлегенә бик күп татар хатын-кызларын җәлеп итә алды.
Роза ханым татар гаиләсенә, татар анасына, бала тәрбияләү һәм үстерүгә багышланган дистәләрчә күркәм бәйгеләр үткәрде. Гомумән, Конгресс эшен җайга салуда гүзәл затларыбызның роле бик зур булды. Без рәсми рәвештә дә, гадәти көннәрдә дә очрашып сөйләшеп тордык, барлык проблемаларны бергә хәл итә килдек.
Республикабызның халыкара мәйданга чыгуында, аның эчке һәм тышкы эшләрендәге казанышларында Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең өлеше гаять зур. Бу шәхесне бөтен дөнья белә һәм таный. Аның исеме дөньядагы иң мәшһүр татарлар исемлегендә. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәрдаим аның ярдәмен тоеп торды. Дәүләт Советы, Министрлар Кабинеты, аның каршындагы Баш Архив идарәсе, министрлыклар, Фәннәр Академиясе дә безгә игътибарлы булды.
Эшчәнлегебезнең иң нәтиҗәле ысулы – Башкарма комитет тарафыннан уйлап табылган һәм дөреслеген тормыш үзе раслаган күчмә утырышлар турында сөйләү урынлы булыр. Без аны Татарстан җирлегендә – Түбән Камада башлап җибәрдек. Ул мәдәният, мәгариф, гомумән, татарның яшәеше турындагы утырыштан зур җәмәгатьчелек җыелышына, хәтта фәнни киңәшмәгә әверелде. Аның үтемле чара булуы расланды. Шуннан соң, Татар конгрессы – җирле хакимиятне татар җәмәгатьчелеге белән килештерә алучы көч, дигән фикергә килдек. Икенче күчмә утырыш Екатеринбург шәһәрендә үтте. Ул хакта инде мин элегрәк тәфсилләп язган идем.
Сарытау, Самара, Оренбург шәһәрләрендә һәм күп кенә район авылларындагы татар мәктәпләре Конгрессның, аның вәкилләренең ярдәмен тоеп яшәде. Самара өлкәсендә бу эшләрне Башкарма комитет әгъзасы, инде мәрхүм Равил абый Яһудин башкара иде. Ул, авылларны әйләнеп, татар мәктәпләренең хәлләрен аныклап, мәсьәләне өлкә җитәкчеләре алдында кабыргасы белән куя белде.
Шушы елларны Татарстан Мәгариф министрлыгының 18 өлкә белән килешүләр барлыкка килде. Бу зур эшләрне башкаруга ул вакыттагы мәгариф министры Фарис Фахраз улы Харисов зур өлеш кертте. Әгәр дә без Россия төбәкләрендә бары тик 232 446 укучысы булган 1638 татар мәктәбе генә эшләп килгәнлеген һәм биредә милләтебезнең күпчелеге яшәгәнлеген искә алсак, моның ни дәрәҗәдә мөһимлеген аңларбыз.
Без татар мәнфәгатьләрен гамәлгә ашыруда төбәк башлыклары белән аңлашып яшәүне максат итеп куя идек. Шунлыктан, мин аларның кайберләре белән эшләвебез турында мәгълүмат бирүне урынлы булыр дип саныйм.
Аларның берсе – Сарытау өлкәсенең губернаторы Дмитрий Федорович Аяцков. Аның кайсыдыр бабасы мәчетләрдә Коръән аятьләрен укучы татар булган, дип сөйлиләр. Анысы дөрестерме-юктырмы, әмма ул татарларга бик җылы карашта торган кеше. Милләттәшләребез аны шулай ук яратып һәм ярдәменә өметләнеп, Дамир Фатыйхович дип кенә йөрттеләр. Аңа бу бик тә ошый, шулай дип дәшкәндә йөзе балкып китә иде. Татар бәйрәмнәрендә аның башында кәләпүш булыр иде. Гомумән, ул татар мәнфәгатьләренә игътибарлы булды, татар гимназиясен аякка бастыруга да үз өлешен кертте. Дмитрий Аяцков 1998 елны татар җәмәгатьчелеге белән очрашуы вакытында, быелгы уңыштан гимназиягезгә өлеш чыгачак, дип ышандырган һәм, нигездә, вәгъдәсен үтәгән. Нәтиҗәдә, гимназиягә үзе урнашкан бинаның тагын бер каты бирелде.
Аның белән миңа бик еш очрашып, озаклап сөйләшеп утырырга туры килде. Шул очрашуларның берсе кайчандыр Сарытау урынында урнашкан Үкәк исемле татар каласының 600 еллыгына багышланган, профессор Фрид Рәшитов җитәкчелегендәге конференция вакытында булды. Анда миннән башка тагын профессор Әзһәр Мөхәммәдиев тә чыгыш ясады. Шуннан соң әлеге кала урынына һәйкәл өчен таш кую тантанасы булып үтте. Шул көнне хәтердә яңартып үтәм.
Идел буе тулы халык. Митинг башланды. Чыгыш ясаучылар арасында профессор Фрид әфәнде Рәшитов җитәкчелегендәге берничә галим, күренекле эшмәкәрләр. Музыка яңгырый. Янымда басып торган Айдар Фәйзрахманов микрофон янына килеп баса да «Идегәй» дастаныннан «Идел-йорт»ны җырлап җибәрә. Аяцковка карыйм. Йөзе җитди, күзләрендә хәтта яшь тә җемелди сыман.
Бу кеше Татарстанны ярата, Казанга сокланып карый. Шәймиевкә мөнәсәбәте аеруча җылы. Бервакыт Казанга килгәч, хөкүмәт залындагы очрашу вакытында ул, тирә-якка күз ташлап: «А где же мой друг?» – дип сорады. Ә мине күргәч: «А вот он!» – дип килеп кочаклап та алды.
Миңа, Аяцков губернаторлык постыннан киткәч тә, аның белән берничә мәртәбә очрашырга туры килде. Ул – һаман да шул Аяцков.
Санк-Петербургның туксанынчы еллардагы губернаторы В.А.Яковлевны әле дә җылы хисләр белән искә алам. Бу кеше һәрвакыт Татарстан һәм татарлар белән махсус мөнәсәбәттә торды. Россиянең икенче башкаласын җитәкләү аңа җиңел булмагандыр, бигрәк тә Собчактан соң. Ә Собчак – мәгълүм ки, В.В.Путинның укытучысы. Путин аны һәрвакыт зур хөрмәт белән искә ала. Яковлевның көндәшләре, шуннан файдаланып, Путин исеменә аның өстеннән шикаятьләр яудырып торды. Һәм Яковлевның башына да җиттеләр. Аны башта, урыныннан алып, Мәскәүгә төбәкләр үсеше министры итеп алдылар һәм, ахыр чиктә, эшеннән төрле гаепләр табып, ул урыннан да азат иттеләр.
Ләкин мин Владимир Анатольевичның татарларга мәрхәмәтле булуын махсус рәвештә ассызыклыйм. Ул милләттәшләребезгә карата игътибарлы булды, аларга һәрвакыт ярдәм итеп килде. 1998 елның 9-10 март көннәрендә без Петербургта Конгресс Башкарма комитетының күчмә утырышын үткәрдек. Татарстанның андагы вәкиле Шамил Камил улы Әхмәтов аны ныклап әзерләгән. Гомумән, бу кеше татарларны оештыруга, аларның җирле хакимият җитәкчеләренә якынайтуга күп көчен сарыф итә иде. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә, «Таврический» сараенда үткән БДБ илләренең парламенты утырышында Татар конгрессын бу оешмага күзәтүче рәвешендә кабул иттеләр. Монда Яковлевның да роле зур булды.
Эрмитажда: алгы рәттә уртада – Владимир Яковлев
Безнең утырыш Эрмитажда үтте. Яковлев һәм аның хөкүмәтенең җаваплы кешеләре монда актив катнашты. Владимир Анатольевич үзенең чыгышында татарларның шәһәр тормышында бик зур роль уйнауларына махсус басым ясады. Ул конкрет фактларга таянып, дистәләрчә милләттәшләребезнең исемнәрен атады, аларга зур бәя бирде. Утырыштан соң, Яковлев татарлар хөрмәтенә кабул итү мәҗлесе оештырды. Икенче көнне ул безнең белән мәчеткә барды һәм аның Ватан сугышы вакытында зарар күргән манарасын торгызуга ярдәм итәчәген әйтте.
Владимир Анатольевичның ярдәме белән, Казанның иске йортлардан торган Свердлов урамы төзекләндерелде һәм аның исеме Петербург урамы итеп үзгәртелде.
Конгресста эшләгән чорда миңа еш кына Пермь, Ульяновск, Самара, Оренбург, Төмән, Новосибирск, Омск, Иваново һәм Әстерхан губернаторлары, Удмуртия һәм Якутия Президентлары белән очрашырга туры килә иде. Шушы очрашу-аңлашулар нәтиҗәсендә, милли эшләребезне алып бару күпкә җиңеләйде.
Гомумән, күпвакыт урындагы җитәкчеләр татар тормышына кагылышлы вәгъдәләрен үти торганнар иде. Һәм бу эш һәрвакыт безнең күз уңында булды.
Бервакыт, М.Шәймиев белән Б.Ельцин сөйләшкәннән соң, Россия Президенты урыннардагы хакимиятләр алдына татар тормышына кагылышлы 17 йөкләмә-бурыч куйды. Без аларның үтәлешләрен дә кулдан килгәнчә барлый килдек. Күп урыннарда була идек. Шушы максат белән Владивостокка кадәр бардык, андагы җитәкче органнар белән әнә шул йөкләмәләрнең үтәлешен берәм-берәм барлап чыктык.
Дөрес, үтәлми калган вәгъдәләр дә булгандыр. Аларның берсе Әстерхан губернаторының татар театрына элеккеге бинасын кайтарып бирү хакында иде. Ул, аны үтәргә өлгермичә, бакый дөньяга күчте.
Марат Мөлеков. Фотосурәт samtatnews.ru сайтыннан алынды.
Әгәр дә без җирле хакимиятләрне татар ягына бормасак, татар мәдәниятенә, татар мәгарифенә, татар телен үстерүгә өлеш кертүгә күндермәсәк, анда милли мәктәп тә, милли телебез дә, мәдәният тә булмаячак иде. Без һәрвакыт шуны аңлап эш иттек.
СССР таркалгач, Россиядән читтә яшәүче татарлар бездән аерылып калды, алар тарихи ватаннарыннан ераклашты. Аларга Казанда чыккан газета-журналлар килми. Шуның өчен татарлар яшәгән илләр, андагы милләттәшләребез белән аралашу чараларын арттыру, багланышларыбызны ныгыту мәсьәләсе килеп басты.
Монда безгә үзебездәге мәгълүмат чараларының җитәкчеләре белән дә, җирле хакимиятләрдәге шушы эшләр өчен җаваплы кешеләр белән дә эш итү кирәк иде. Беларусь Президенты Александр Лукашенко, Кыргызстан Президенты Әскәр Акаев белән очрашкан вакытта да без шушы проблемаларны күтәрдек.
Украинада, Беларусьта, Казакъстанда һәм Үзбәкстанда эшлекле очрашулар, файдалы сөйләшүләр узды. Казакъстанның Семипалатинск, Шымкент (Чемкент) шәһәрләрендә нәтиҗәле чаралар үткәрдек. Башкарма комитетыбызның Шымкент шәһәрендәге күчмә утырышында Казакъстанның бөтен өлкәләренең, хәтта Кыргызстан һәм Үзбәкстан вәкилләре дә катнашты. Өлкә хакиме Заудбәк Кылышбәк улы Тулусбәков килүебезнең беренче минутыннан алып соңгы минутына кадәр безнең белән булды, утырышыбызда катнашты. Утырыш зур конференция төсен алды. Без анда уртак проблемаларны бергәләп хәл итү юлларын эзләдек. Эшне татар проблемаларын беренче урынга куеп хәл итүдән башлап җибәрдек һәм аңлашуга ирештек.
Шушы эшләрдән соң, әлеге республика-илләрдән килгән милләттәшләребез: «Безгә эшләве дә, яшәве дә шактый җиңеләйде һәм телебез, мәдәниятебез үсешенә дә яңа сулыш бирелде», – дип әйтә башладылар...
Индус Таһиров, академик, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма
комитетының 1992-2002 нче еллардагы рәисе
"Безнең мирас". - 2022. - №8. - 30-34 б.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА