Журнал «Безнең мирас»

Каргалы казаклары (Татар Каргалысы авылының 1798-1821 елларда казак станицасы буларак тарихы)

Тарих фәнендә Оренбург өлкәсендәге Татар Каргалысы авылы байлар, сәүдәгәрләр, мәгърифәтчеләр яшәгән төбәк буларак танылган. Аның 1798-1821 елларда Оренбург казак гаскәриләренең станицасы булганын, составына тирә-яктагы 17 авыл да кергәнлеген күпләр белмидер, мөгаен.


1744 елның 25 февралендә Оренбург краеның наместнигы, казан татарларының, сәү­дә эшләрен җәелдерер өчен, Оребург шәһәре янында төпләнергә рөхсәт сорап мөрәҗәгать итүләре турында док­лад әзерли. Бу урын ерак булу сәбәпле, алар рекрут йөкләмәсеннән дә азат ителүләрен һәм мәчет төзергә рөхсәт бирүләрен дә үтенәләр.


Сенат фәрманы нигезендә, 1744 елның 13 мартында И.И.Неплюевка Казан губернасыннан эшчеләре белән 200 хәлле татар гаиләсен чакырырга рөхсәт ителә. Беренче килеп төпләнгән кеше Сәгыйть (Сәед) Хаялин һәм аның иптәшләренә, патшабикә Елизаве­та Петрованың 1745 елгы 8 август фәрманы нигезендә, Сакмар елгасы буеннан Пречистен ныгытмасына кадәр 64 мең дисәтинә җир, Оренбург шәһәреннән 18 чакрым ераклыкта, Югары Каргалы елгасының Сакмарга койган тамагында яшәр өчен урын бирелә. Шулай итеп, Сәед бистәсе, ягъни Татар Каргалысы авылы барлыкка килә.


Сенатның 1784 елгы 7 ноябрь фәрманы нигезендә, Сәед бистәсе посад, ягъни зур шәһәрнең чите булган, анда ратуша оешкан, шәһәр үзидарә системасы да гамәлгә кертелгән1. Бистәнең посадка әверелеп китүе анда яшәүче халыкны төп ике төркемгә бүлгән: бер тарафта сәүдәгәрләр һәм мещаннар яшәсә, икенче якта игенчеләр көн күргән.


Игенче халкы исә, 1787 елның 16 декабрендәге фәрман нигезендә, Уфа даими булмаган гаскәриләре составына теркәлә һәм башкортлар, мишәрләр кебек үк чик буйларына хәрби командировкаларга җибәрелә. Каргалылар чик буена якын гына яшәү сәбәпле (нибары 20 чакрым), чиратны сакламыйча, ешрак, аеруча гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан вакытларда, хәрби йомышлар белән китә торган булганнар. 1796 елдан аларны ерак җирләргә дә, гадәттә Моздок чигенә, кәрваннарны саклау һәм дөяләрне каршы алып, озатып җибәрү кебек эшләр өчен җибәрәләр.


Әмма моның белән каргалыларның матди хәле һич кенә дә яхшырмый, алар элеккечә игенчелектән кергән барлы-юклы табышка яши, нәтиҗәдә, крестьяннарның салым буенча бурычлары үсә: 1786-1792 елларда җан башына түләнергә тиешле сумма 17,5 меңгә, ә рекрут акчасы 24,5 меңгә җыела.


1792 елның 5 июнендә игенче татарларга мещан һәм сәүдәгәрләр катлавына язылырга мөмкинлек бирә торган фәрман басылып чыга. Шулай итеп, Сенат каргалылардан салым буенча бурычларын түләтеп бетерергә уйлый.


Татар Каргалысында яшәүчеләрнең санына килгәндә, 1795 елгы 5 нче халык санын алу мәгълүматлары буенча, авылдагы 1000 хуҗалыкта 9463 ир-ат һәм хатын-кыз яшәгән. Бу күрсәткеч Сәед бистәсенең заманы өчен шактый зур булганлыгы турында сөйли.


1798 елның 31 мартында император Павел Iнең фәрманы һәм Сенатның апрель аендагы карары нигезендә, каргалыларның 42 мең сумлык салым бурычы юкка чыгарыла, әмма хәрби хезмәттән баш тарту турындагы үтенечләре кире кагыла.


1798 елның 10 апрелендә Оренбург казак гаскәренә идарә итүнең кантонлы системасы кертелә. Тиздән Каргалыдагы крестьяннар мәсьәләсе дә хәл ителә. 1798 елның 25 июлендә Оренбург генерал-губернаторы О.А.Игельстром гас­кәри канцеляриягә, Сәед посадындагы татарлар артта калалар, дип белдерә һәм мәсьәләне игенчеләрне Оренбург казаклары составына кертеп хәл итәргә куша. Шулай итеп, 4 нче кантонга кертелгән Каргалы станицасы оеша, аңа 2948 кеше языла, шулардан 1737 кеше, ягъни халыкның 58%ы хәрби эшкә яраксыз һәм кече яшьтә, ә 1211 кеше (ягъни 41,1%ы) хәрби хезмәткә сәләтле дип табыла.


Каргалы станицасы составына бистәдән 200 чакрым читтә урнашкан 17 авыл да керә. Алар: Айдар, Арслан, Балыклы, Бигәнәш, Булгак, Югары Кузлы, Түбән Кузлы, Кундрабаш, Стәрлебаш, Тәтер, Тәтер-Арыслан, Тәтер Ибрай, Өсле Тамак, Югары Чебенле, Түбән Чебенле, Яшергән һәм башка авыллар. Бу авылларга ХVIII гасырның икенче яртысында нигез салынган. Каргалы станицасындагы 17 авылның 13е – Стәрлетамак өязенә, Югары һәм Түбән Кузлы, шулай ук Югары һәм Түбән Чебенле авыллары Оренбург өязенә кергән.


Каргалылар, чик буенда урнашкан казакъ кавеме белән урыс хакимиятенең үзара мөнәсәбәте начар булу сәбәпле, Оренбург казак гаскәриләре составына кертелгән. Звериноголовск крепостеннан алып Чиләбенең көньяк өлешләре, Каспий диңгезендәге Гурьев шәһәренә кадәрге каравыл чиге Оренбург түрәләренә куркынычсызлыкны тәэмин итәр өчен яңа көч-куәт эзләргә мәҗбүр иткән. Казакъ телен, дала халкының гореф-гадәтләрен бик яхшы белгән татарлар бу очракта иң яхшы кандидат булган.


Сәед казакларына генерал-губернатор гаять мөһим вазифа – Оренбург чик буен контрольдә тотуны йөкли. 1799 елның маенда казаклар белән идарә итү өчен Оренбург чик буе комиссиясе төзелә. Аңа солтан-хаким, ыруг башлыгын тәгаенләү, аерым кабиләләрнең күченү урынын билгеләү, дәүләт салымнарын җыю, җинаять һәм гражданлык эшләрен тикшерү, казакълар белән каршылыклы мәсьәләрне хәл итү кебек вазифалар йөкләнә. Әмма Оренбург чик буе комиссиясенең төп бурычы – казакъларның борынгыдан килгән ханлык хакимиятен юкка чыгару һәм төрки далада урыс дәүләтенең йогынтысын, Оренбург ведомствосын урнаштыру була. 1824 елда урыс хакимияте Кече җүздәге ханлык хакимиятен бетерүгә ирешә, шуннан соң солтан-хаким вазифасы кертелә, ә соңгы хан Шергазы Оренбургка яшәргә күчерелә.


Каргалы авылында станица идарәсе урнаша, аның белән хәрби старшина җитәкчелек итә башлый. Бу вазифага Хәбибулла Әхмәров, ә аның вәкилләре итеп Мостафа Мортазин белән Кадыйр Арсланов сайлана. Алар, берләшеп, «Каргалы казак станицасы вәкиллеге»н тәшкил итәләр, аның составына язу-сызу эшләре белән шөгыльләнә торган кешеләр дә кертелә. Шуның өстенә, каргалылар йөзбашларга һәм бишйөзбашларга да бүленә. Беренче бишйөзбашның җитәкчесе итеп полковник Гобәйдулла Рәхмәтуллин, икенчесенең – полковник Сөләйманов (исеме күрсәтелмәгән), өченчесенең – Габделмән Сәгыйтов тәгаенләнә.


Каргалы казакларының хәрби командировка өчен шушы киемнәре әзер булырга тиеш дип билгеләнә: 1) баш киеме; 2) чикмән; 3) кафтан; 4) шаровар (юка материядән тегелгән, биле һәм балак очы бөрмәле, озын, киң чалбар); 5) күн итекләр; 6) оек; 7) башлык; 8) тун; 9) кирәк кадәр эчке кием-салым. Шулай ук казакларның сөңге, мылтык, лядунка (атлы гаскәринең патрон сумкасы), кылыч белән коралланган булуы шарт. Атларга килгәндә, ике казакка өч ат каралган, аларның икесе казакның үзенә хезмәт итсә, берсе йөк ташу максатыннан файдаланылган. Кием-салым, атлар каргалыларның үз хисабыннан булган, корал, дары һәм кургаш казнадан бирелгән. Каргалы станицасындагы җинаять һәм башка төрле эшләрне станица вәкилләре үзләре хәл иткән, ә аеруча мөһимнәре хәрби канцеляриягә тәкъдим ителгән.


Казак Шаһгали Кочуров. Варненский поселогыннан. Харьковта хезмәт вакытында

Татар Каргалысындагы квартал­ларның күп һәм шактый киң булуы сәбәпле (3 сәүдә һәм 6 казак), полиция казаклардан оештырылган. Аның берәр приставы, хөкемдары, полиция йөзбашы һәм язу-сызу эшләре белән шөгыльләнә торган кешесе булган. Һәр кварталда да надзиратель, йөзбашы, салкын коралларны чистарту остасы, десятник, төнге каравылчы билгеләнгән, шуның өстенә, һәр 30 йорттан дүрт кеше каравылда торырга тиеш булган.


Каргалылар Оренбургтагы татар казакларының санын ишәйтүгә үзләреннән зур өлеш керткән, алар, төрле җирләргә күченеп, татар авылларын арттырган. Каргалы татарларын башка җирләргә күчеп китәргә игенлек җирләре аз булу гына түгел, ә башка сәбәп тә этәргән – 1800 елда авылда көчле янгын булып, 220 гаилә йортсыз кала.


1800 елның 8 апрелендә Сәед бистәсендә җир биләмәсе, төзелеш һәм утын өчен агач аз булу, шулай ук чик буенда сак хезмәтен башкару һәм казакъ кавеменең һөҗүменнән саклану өчен, Оренбург хәрби губернаторы Н.Н.Бахметовка 70 гаилә каргалы казагын Сухарник елгасы буена – Чесноковкага күчерергә рөхсәт ителә. Күчүчеләргә хәрби кием-салым алыр өчен өч ел дәвамында ташлама ясала. Нәтиҗәдә, Чесноковкага барлыгы 187 ир-ат һәм 147 хатын-кыз күченә.


1801 елның 17 маенда Н.Н.Бахметов янгыннан зыян күргән Каргалы казакларына Никольский һәм Гирьял (татарлар Айгырҗал диләр) ныгытмаларына күченергә рөхсәт итә. Никольскийга китеп барган 105 гаилә (298 ир-ат), әлеге ныгытмадан 20 чакрым читтәге «Дөя тавы» аймагында төпләнә. Полковник Габделмән Сәгыйтов тәкъдим иткән исемлеккә күз салсак, күченүчеләр арасында 3 полковник, 5 язу-сызу эше белән шөгыльләнүче, 3 йөзбашы, иллебашлары, хорунжийлар һәм 28 отставкадагы 29-70 яшьлек түбән чинлылар булуы теркәлгән.


Гирьял ныгытмасына морза Арсланов нәселеннән 47 гаилә күченә (166 ир-ат). Каргалыдан түрә-кара, кече яшьтәгеләр, карт-коры һәм отставкадагы – җәмгысе 50 хуҗалык килеп төпләнә, аларның 250се ир-ат булуы теркәлгән. Күченүчеләргә станица башлыгын сайлау эше үз карамакларына калдырылган, ә килеп төпләнгәнче алар белән идарә итәргә Оренбургтан ике йөзбашы билгеләнгән. Аларга, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, ныгытмадан берникадәр читтәрәк мәчет тә төзергә рөхсәт ителгәнен чыганаклардан укып беләбез. Почта ташудан кала, барлык хезмәтләргә дә өч ел ташламалар каралган.


Берникадәр соңрак, 1805 елда яңа оешкан Рычков станицасына да каргалылардан 50 хуҗалык күчерелә. Әмма 1821 елда аларны моннан кысрыклап чыгаралар һәм станицада нибары отставкадагы һәм кече яшьтәге 16 каргалы гына кала.


Каргалылар белән казакъ кавеменең үзара мөнәсәбәтләренә, дөресрәге, казакъларның каргалыларга китергән җәбер-золымына да тукталып үтәргә кирәк. 1800 елның 25 сентябрендә казакълар Каргалыдагы сәүдәгәрләрнең һәм казакларның 400 атын урлап китәләр, шуның өстенә ике казак көтүчесен дә әсир итеп алалар, ә өченчесе шляхта үтерелгән килеш табыла. Казакълар артыннан җибәрелгән каргалылар, явызларны тотып үч ала алмыйча, кире кайтырга мәҗбүр була. 1803 елның 9 декабрендә казакъ кавеменнән 30 кеше Чебенледән кайтып килүче полковник Булатовны, аның янындагы сәүдәгәр һәм эшчене кулга төшерә. Шулай да эшчеләрнең берсе җитез генә качып китәргә өлгерә һәм бу турыда станица идарәсенә хәбәр итә.


Әгәр дә без Каргалыда яшәгән казакларның хәрби командировкалары турында сөйләмәсәк, язмабыз һич кенә дә тулы булмас иде. 1799 елның апрель аенда Каргалы станицасының йөзбашы Гобәйдулла Кайсаров, казак дуслары белән Урта Кыргыз Урдасыннан берничә депутатны озатып, Санкт-Петербург каласына бара. 1798 елның 18 октябрендә булган хан сайлауларына тәртип сагында торучы гаскәрнең куәтен арттырыр өчен, Каргалы станицасыннан иң яхшы 500 казак Оренбургка җибәрелә. Күрүебезчә, каргалылар, чик буен саклаудан тыш, полиция хезмәтен дә башкарган, шунлыктан аларның үз хуҗалыкларында эшләргә, иген игәргә вакытлары калмаган.


1810 елда Татар Каргалысы авылында яшәүчеләрнең саны 20 меңгә җитә. Алар, гадәттәгечә, мещан, сәүдәгәр, крестьян һәм казак булган. Шул елгы мәгълүмат буенча, авылда 9 мәчет эшләгән, шуларның җидесе – таштан, икесе агачтан салынган.


1816 елгы «Ревизская сказка» мәгълүматлары буенча, Оренбург өязенең Каргалы станицасында 446 ир-ат һәм 259 хатын-кыз казак яшәгән. Шулардан 698 кеше – татар милләтеннән, 2 урыс ир-аты һәм шул ук сандагы марҗа яшәгән. 99 кеше, халык санын алган вакытта армиядә булу сәбәпле, «Ревизская сказка»га теркәлмәгән. Бу вакытта Каргалы станицасында күпхатынлы ир-атлар да булган, андыйлар барлыгы – 9. Аерым алганда йөзбашы Дәүләтша Закиров (51 яшь), Хәбибулла Әхмәров (81 яшь), хорунжий Монасыйп Таһиров (36 яшь), гади казаклар Биккол Мөслимов (38 яшь), Мостафа Биктимеров (47 яшь), Мөхәммәт Сөләйманов (45 яшь), Сәгыйть Әбләҗев (67 яшь), Исхак Әминов (48 яшь), Сөләйман Усмановлар (48 яшь) икешәр хатын белән дөнья куган.
1812-1816 еллар арасында Каргалы станицасы таркалуга йөз тотып, аның халкы 9 нчы башкорт кантонына языла башлый. Шуның нәтиҗәсендә, Оренбург казак гаскәриләре составындагы каргалыларның саны нык кими.


Каргалы станицасындагы татар ка­зак­лары Оренбург һәм Сәед бис­тә­сендәге мәдрәсәләрдә белем алган. 1810 елгы мәгълүматка караганда, Каргалының үзендә генә дә 8 мәдрәсә булган, шуларның икесендә татар укыган.


Оренбургтагы мәдрәсәдә 15 ир-ат мөселман гыйлем туплаган (анда барлыгы 27 кеше, шуларның 12се хатын-кыз булуы игътибарны җәлеп итә). Уку йортын типтәр ахуны Габдессәләм Габдерәхимов тәэмин итеп торган, уку да аның шәхси йортында оештырылган. Мәдрәсәдә ислам кануннары һәм дөрес итеп укырга-язарга өйрәтелгән. Шунда 8 яшьлек татар казагы Гыйсмәтулла Рәхмәтуллин да белем алган.


Татар Каргалысындагы мәдрәсәне мулла һәм мөдәррис Габдерахман Мөхәммәт улы Шәрипов тәэмин итеп торган. Анда барлыгы 155 кеше гыйлем эстәгән. Мәдрәсә икегә бүленеп, беренче бүлектә 79 кеше, икенчесендә 76 кеше укыган. Дәресләр беренче гильдия сәүдәгәр Гобәйдулла Мөхәммәтрәхимов акчасына төзелгән таш бинада узган. Беренче бүлектә казак татарлары – мөгаллим Гомәр Әбҗәлилов (24 яшь), отставкадагы казак Сөләйман Акмәмәтов (20 яшь), Гали Әбҗәлилов (17 яшь), Шәфи Акмәмәтов (14 яшь), Мәһди Сәфәров (9 яшь), икенче бүлектә – Мөхәммәтрәхим Госманов (13 яшь), Исхак Салихов (12 яшь), Мөхәммәдьяр Рамазанов (10 яшь), Мөхәммәдьяр Бикчәнтәев (17 яшь), Габделфәнис Габделвахитов (8 яшь) булган. Ягъни казаклар барлык укучыларның 6,4%ын тәшкил иткән. Биредә дә гарәп, фарсы, төрек һәм татар телләрендә ислам дине кануннары, Коръән нигезләре өйрәтелгән.


Казак Морад Кочуров. Варненский поселогыннан. Харьковта хезмәт вакытында

Икенче мәдрәсә мулла һәм мөдәррис Габдерәшит Габделкәримов карамагында булган. Дәресләр аның агач йортында уздырылган. 43 шәкерт арасында казак­лар – Исхак Абдуллов (61 яшь), Габделгаффар Зәбиров (35 яшь), Габделлатыйф Ихсанов (18 яшь), Солтан Мусин (45 яшь) – барлыгы 4 кеше (9,3%).


1819 елның 5 гыйнварында Оренбург казак гаскәриләренең Каргалы станицасындагы 467 кешене казак­лыктан чыгару һәм аларны ясаклы итү, теләгән шөгыльләрен үзләре табу мөмкинлеге турындагы фәрман имзалана. Хәрби губернатор П.К.Эссен фикеренчә, моның төп сәбәбе, аның үз сүзләре белән әйткәндә: «...каргалылар гомумән хезмәткә яраксызлар, Оренбург гаскәренең санын файдасызга арттыру белән шөгыльләнергә теләмим...»


Шулай итеп, 1821 елда Каргалы казак станица идарәсе бетерелә. Каргалыларның күбесе Оренбург казак гаскәриләре составыннан чыгарыла һәм 9 нчы башкорт кантонына күчерелә. Шунысын да әйтергә кирәк: шулвакыттан әлеге казаклар архив документларында «башкорт» дип языла башлый, әмма аларның этник татар икәнлеге барыбызга да мәгълүм. 1821 елның маенда Каргалы станицасында нибары 53 казак ир-аты булуы теркәлгән.


Югары һәм Түбән Чебенле авыллары халкы да 9 нчы башкорт кантонына күчерелә, әмма 1842 елның 24 февралендә Югары Чебенленең 51 кешесе һәм Түбән Чебенленең 52 кешесе яңадан Оренбург казак гаскәренә теркәлә. Соңрак чебенлеләр тулысынча Оренбург казаклары сафына күчеп бетәләр.


Шулай итеп, Оренбург төбәгендә кантонлы идарә системасын гамәлгә ашырган елларда, Сәед бистәсенең кресть­яннары һәм якын-тирә авыл халкы Оренбург казак гаскәриләре составына кертелә һәм Каргалы авылы нигездә мөселман татарларыннан гына торган станица үзәгенә әверелә. ХVIII гасыр азагы-XIX гасыр башына Каргалы – тугыз мәчетле, Урал буе һәм казакъ даласында даны таралган мәктәп-мәдрәсәле авыл, Оренбург татарларының сәүдә һәм икътисади үзәге булган. Хәрби-йомышлылар сафына кертелү, һич­шиксез, татар крестьяннарының социаль-икътисади хәлен яхшырткан. Җир җитмәгән очракта, мәсьәлә халыкны башка авылларга күчерү белән хәл ителгән.


Оренбург казак гаскәриләренең бердәнбер татар станицасы гомере кыс­ка булу (1798-1821) шушылар белән аңлатыла: беренчедән, яңа гаскәри йөкләмәләргә күнегү өчен вакыт кирәк булган, бу эш белән шөгыльләнергә татарлар үзләре үк бик ашкынып тормаган, алар кушкан әмерләрне ихтыяри-мәҗбүри башкарган, каргалылар өчен сәүдә эше күпкә кызыклырак һәм табышлырак булган; икенчедән, казак даласында урыс хакимияте ныгу, тынычлык урнашу белән, Оренбург таможнясенә татар казаклары кирәк булмый башлый.
_____________________________________
*Шуны да искәртик: Каргалыда шәһәр үзидарәсе бик кыска гына вакыт эчендә булган. 1828 елда Сәед посадындагы ратушаны бетерәләр. Төп сәбәп – үзидарәдәге байгура-түрәләрнең урыс телен начар белүе. Ратуша бетерелгәннән соң, шәһәр сәүдәгәрләре һәм мещаннар Оренбург магистратына буйсына. Аларга үз старосталарын, хөкемдар, мал-мөлкәтне бәяләүче (оценщик) һәм утырыш вәкилләрен тәкъдим итү хокукы бирелә.


«Ревизская сказка»да Каргалы авылында яшәүче казак татарлары турында мәгълүмат. 1816 ел


Теги: Рөстәм Әминов Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру