Татар хатыннары кунакка барганда бөтен саннарын юалар
Татарлар тышкы кыяфәтләренә зур игътибар бирәләр. Һәр шимбә сакалларын тигезләп кыркалар, ике атна саен башларын чистартып кыралар, җомга көнне иртән мунча керәләр.
Татар хатыннары бик чиста йөриләр, киенү-ясану, бизәнүне яраталар. Кунакка барганда башта бөтен саннарын юалар, чиста эчке күлмәкләр кияләр, битләренә күп итеп кершән, кытай иннекләре сөртәләр, күзләрен зурайтыр өчен каш-керфекләрен – карага, тырнакларын кызгылт-сары төскә буйыйлар, тешләренә кара буяу сөртәләр. Шуннан соң гына матур бәйрәм күлмәкләрен, балдак-беләзекләрен кияләр, алкаларын, муенсаларын тагалар, хушбуйлар сөртәләр, күкрәкләренә берничә тамчы роза мае тамызалар. Шулай киенеп, алар кунакка баралар. Тик кая? Бер ир-ат булмаган бүлмәгә, хатын-кызлар янына... Аларга якын туган ир-атка да күренергә ярамый. Кунакка килү белән, алар башта абыстайны сәламли, аннан соң азанчы хатыны белән күрешә, сәүдәгәр хатыны белән исәнләшә, алардан соң гына мещан хатыннары янына килә. Баш иеп, кочып, үбешеп исәнләшү гадәте юк: ике кул биреп күрешәләр. Әгәр дә ялгыш беренче рәттә сәүдәгәр хатыны янына килеп исәнләшсә, абыстай инде аның белән кул биреп күрешми, ике кулын ачып, буш уч төпләрен генә күрсәтә, шул рәвештә үпкәсен белдерә.
(Аристарх Сперанскийның
"Казан татарлары" исемле тарихи-этнографик очергыннан)
"Безнең мирас". - 2022. - №4. - 13 б.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА