100 ел элек татар дөньясы
Балалар кичәсе
«Волга» номерларына урнашкан Татарстан Халык хуҗалыгы комиссариаты карамагындагы 500 урынлык балалар йорты уку-укыту җәһәтеннән төпле бер нигезгә куелган кебек, аң-белем тарату эшләре дә шактый яхшы юлга куелган. Мәрхәмәтсез ачлык җәзаларына чыдый алмый язмыш иркенә ташланган балалардан гына «Аң-белем» түгәрәге төзелгән. «Аң-белем» түгәрәге үз эченә төрле түгәрәкчекләрне алган кебек, кечкенә генә балалар көтепханәсен дә һәм киң, якты залга ясалган матур гына сәхнәсен дә эченә ала. Зал һәрвакыт балаларның күңел ача, төрле уеннар уйный торган урыны булып торды.
«Аң-белем» түгәрәге матди һәм мәгънәви җәһәттән төпле рәвештә тәэмин кылынган дияргә ярый. Менә шул түгәрәк тарафыннан Татарстан Җөмһүриятенең икееллык бәйрәме мөнәсәбәте белән 25 июньдә залда киң программа белән кичә ясалды. Балаларның күбесе татар балалары булганга, иң беренче татар телендә спектакль һәм концерт кыйсеме булып үтте. Соңыннан руслар үз телләрендә концерт бирделәр. Балаларның үз көчләре белән генә Г.Динмөхәммәдевнең бер пәрдәлек «Бәйрәм» дигән пьессасы куелды. Сәхнәнең һәм уйнаучыларның уйнауларында кимчелек табу мөмкин түгел иде. Концерт бүлегендә аерым, күмәк җырлар, декламацияләр, биюләр яхшы һәм уйланып хәзерләнгән иде.
«Татарстан». – 1922. – 4 июль.
Болак елгасы. 1900 нче еллар
Татар Җөмһүриятенең төзелүенә ике ел тулу шәрәфенә ачылган күргәзмәдә
Яхшы ясалган бу күргәзмәдә төрле күннәр, күннән эшләнгән нәрсәләр, ат сбруйлары, сүс һәм җепләр, киезләр, киез итекләр, кирпечләр, түбәгә яба торган черепицалар, пыяла савытлар, сабыннар, май, глицерин, тимер савытлы кислород, азык нәрсәләреннән икмәк, күмәч, конфетлар вә башкалар бар.
Матбагачылык сәнәгате кыйсемендә – төрле хәрефләр, клишелар, дәүләт нәшрият идарәсе тарафыннан басылган китаплар. Гыйффәт туташ һәм Г.Тукай әсәрләренең русча тәрҗемәләрен күрү гаять күңелле тәэсир бирә. Гүзәл эшкә рәхмәт укып, бу бүлекне тагы да тулырак кую тиешлеген, китаплар матбагада басылып төпләнеп чыкканнан соң да, аларны яткырмау, күрсәтү кирәклеген әйтеп узабыз.
Һава флоты бүлеге дә бар. Аэропланнарның почта йөртү, урман янгыннарын сүндерү, җирнең планын алу кебек мәдәни хезмәтләргә дә яраганлыгы, 24 сәгать һавада йөри алып, сәгатенә 325 чакрым барганлыгы, 11 чакрымга кадәр менә алганлыгы күрсәтелә.
Ачлык маҗараларына урын бирелгән.
Нәҗип Шәрәф Абызов.
«Татарстан». – 1922. – 5 июль.
Мәскәүдә татар эшчеләре өчен театр
8 июльдә шимбә көн төрек-татар клубы хозурындагы драма труппасы тарафыннан «Богатырь» эшчеләре өчен бакча сәхнәсендә бушлай татарча спектакль куелды. Уен башланыр алдыннан труппа мөдире Ф.Алмай иптәш тарафыннан хәзерге әхваль хакында доклад ясалды.
Сәхнәгә Шәриф Камал әсәрләреннән «Хаҗи бабай өйләнә» куелып, уен матур һәм тулы чыкты. Театрда халык күп иде. Алар рәхмәтләр укып, шундый кичәләрнең яңадан да ясалуларын үтенеп таралдылар.
«Эшче». – 1922. – 26 июль.
Беренче татар шифаханәсе
Казанда татарлар өчен булган беренче шифаханә тиз арада ачылачак. Мәзкүр шифаханәдә табиб һәм шәфкать туташлары татар теле белгән кешеләрдән тәгаен ителергә карар бирелгәнлектән, Татарстан халык сәламәтлеген саклау комиссариаты шул шифаханәдә хезмәт итү өчен татар теле белгән табиблар һәм шәфкать туташларыннан гариза кабул ителә башлаганлыкны белдерә.
Татар шифаханәсендә эчке гасаби (авырулар) һәм әбилек (акушерлык) бүлекләре дә ачылачак.
Адрес: Тукай урамы, 29 нчы йорт.
«Татарстан». – 1922. – 11 июль.
Татар тәгълим-тәрбия техникумы
Казанда ачыла торган тәгълим-тәрбия курслары өчен Шәһәр башкармасы Болак буендагы әүвәлге реальный училище бинасын бирергә карар кылды.
«Татарстан». – 1922. – 11 июль.
Сәхифәне Рәйсә Шәрәфиева һәм Ленар Гобәйдуллин әзерләде.
"Безнең мирас". - 2022. - №7. - 36-37 б.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА