Редакция хәбәрләре Уку өчен 1 минут

"Татар дөньясы" китабы 100 мең тираж белән басылачак

"Татар дөньясы" китабы 100 мең тираж белән басылачак

Татар тарихын, мәдәниятен яктырткан «Татар дөньясы» китабы 100 мең тираж белән басылачак.Татар-информда узган матбугат конференциясендә тарихи документлар, тикшеренүләр һәм фәнни эшләргә нигезләнгән "...

Татар тарихын, мәдәниятен яктырткан «Татар дөньясы» китабы 100 мең тираж белән басылачак.


Татар-информда узган матбугат конференциясендә тарихи документлар, тикшеренүләр һәм фәнни эшләргә нигезләнгән "Татар дөньясы" китабын тәкъдим иттеләр. Чарада авторлар һәм нәшер итүчеләр катнашты.


Рус һәм татар телләрендә язылган әлеге басма үз эченә дүрт бүлекне алган: «Тарих һәм хәзерге заман», «Татар цивилизациясе», «Традицион мәдәният: гасырлар бәйләнеше», «Милли мәдәният: мәңге яшь иҗат».


"Татар дөньясы" китабы тулы тираж белән басылгач, мәгариф оешмаларына, район һәм шәһәр китапханәләренә тапшырылачак, - диде  ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.


Әлегә китапны http://100tatarstan.ru/ сайтында бушлай укырга мөмкин.


Фото: Татар-информ
#Редакция #Яңалыклар

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи