Татар бүреге
Бүрек сүзе, тел галимнәренең фикеренчә, бөркәү, каплау сүзләреннән килеп чыккан. Төрки халыкларда да бу сүз уртак тамырлы. Монгол телендә borkur (биредәге «о» һәм «u» хәрефләре өстендә ике нокта бар) сүзе калпак, конус мәгънәләренә ия. Алтай төркиләре әле дә бүрек һәм эшләпәне борүк («о» хәрефе өстендә ике нокта бар) дип атап йөртә.

Затлы кеш, сусар тиреләре белән камалган бүрекләребезне ханнарыбыз асылташлар белән бизәлгән алтын челтәрле очламга киертеп кигәннәр. Мәскәү Кремлендә урнашкан Корал палатасында сакланучы «Казан бүреге» (XVI гасыр) моңа бер дәлил.
XIX гасырларда бер төрек бүреген иманлы бүрек дип тә йөрткәннәр. Бу атама җәнлек тиресе белән камалган җылы бүреккә бирелгән. Имансыз бүрек дип эче мехлы, тышы камасыз, кырпусыз тирән бүрекне атаганнар.
Тәвәккәл бүрек дигән бүрегебез дә булган. Ул – мех эчле, тышы хәтфә яки постаудан 15-20 сантиметр биеклектәге гөмбәз сыман формада тегелгән. Дәлил итеп Н.Исәнбәт әсәреннән өзек китерәбез: «Мин, туганай, тәвәккәл бүрекне кырын киеп алып, шул Шәрифәгә өйләнергә булып торам инде».
Камчат бүрек дигән баш киеме турында да еш искә алалар. Анысын, нигездә, шәһәрдә бай тормышта яшәүче өлкән буын киеп йөргән. Ә Урал буенда яшәүчеләр төлке тиресеннән тегелгән төлке бүрек кигәннәр. Камчат бүрек диюгә, Ока-Сура елгасы арасындагы территориядә яшәүче олы яшьтәге хатын-кызлар күз алдына килеп баса: алар да шундый баш киеменнән йөргән.
XIX гасыр ахыры-XX гасыр башында кара һәм соры каракүлдән тегелгән Мәскәү бүреге шәһәр кешеләрендә киң тарала. Андый каракүл башлыкларны Идел-Урал татарлары бик яратып кигән.




(Язма «Татар халкы традицияләрен саклау һәм үстерү «Татар ядкярләре» шәхси учреждениесе
(җитәкчесе – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәнзилә Җәүһәрова) һәм
Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла белән берлектә әзерләнде.)
"Безнең мирас". - 2022. - №3. - 24-25 б.
Теги: Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА