Журнал «Безнең мирас»

ТАССРда беренче Сабан туйлары

ТАССРның беренче елларындагы Сабан туе бәйрәмнәре сәяси төсмер алуы белән үзенчәлекле.Дөрес, әлеге процесс Октябрь түнтәрелешеннән соң ук башлана.Милли бәйрәмне оештыру эше хәйрия җәмгыятьләре һәм авыл җәмәгатеннән алынып,тулысынча совет хакимияте, районнардагы партия комитетлары кулына күчә.Әйтик,милли уеннардан тыш, күмәк шигырьләр уку, декламацияләр сөйләү, спектакльләр уйнау, балалардан оешкан хорлар чыгышы бәйрәм өчен яңалык була. Кайбер авылларда Сабан туе рухын митинг рәвешенә кертеп, төрле салымнар, яңа декрет һәм кануннар турында сөйләгәннәр.


1920 елда Сабан туе авылларда, гадәттәгечә, чәчүгә чыгар алдыннан, май башында оештырылса, Казан шәһәрендә ул шактый соңарып, 2 июльдә генә уздырыла. 1921 елда милли бәйрәм 25 июнь, 25, 26, 28 июль һәм 1 август көннәрендә Казан мөселман ирекле янгын сүндерүчеләр дружинасы файдасына үткәрелә. Ачлык булуга карамастан, бу елда милли бәйрәмнең кайбер авылларда да уздырылуын күрәбез. Ә инде 1922 елдагы Казан Сабан туеннан кергән акчаның ачтан интегүчеләргә ярдәм итү фондына һәм ачыгучы студентларга җибәреләчәге хакында хәбәр ителә*. Кабан өстендә диңгез сугышы, Идел һәм Кабан өстендә аэропланда очу, көймә ярышы кебек тамашалар әлеге бәйрәмнең яңалыгы була.


Сабан туенда көрәшкә әзерләнгән балалар

Авылларда яңа эш


Тәтеш өязендә татарлар иң күп булган Яңа Сала, Бәке, Барыш һәм Никифор волостьлары татар укытучылары оешмасы һәм шул район коммунистлар комитеты тәшәббесе (тырышлыгы) белән әлегә кадәр бер җирдә дә булмаган бер рәвештә Сабан туе ясалды.


Югарыда күрсәтелгән дүрт волостьның берләшкән Сабан туе 29, 30 нчы апрель һәм 1 нче майларда Бәге авылы янындагы мәшһүр Чабыр ярминкәсе (җыены) тавында булып, Тәтеш өязе мәсьүлиятле эшчеләре мәзкүр Сабан туена килделәр.


Сабан туенда электән бирле гадәт булып килгән уеннардан башка да бик күп яңалыклар бар иде. Ат чабыштыру, көрәшү, тартышу вә башка шуның шикелле уеннарга башка төрле: шигырьләр уку, декламацияләр сөйләү, спектакльләр, концертлар булды.


Бу Сабан туе көннәрендә югарыда әйтелгән дүрт волостьның укучы балалары кулларына төрле лозунглар язган әләмнәр белән төрле шигырьләр, җырлар җырлап, башларында мөгаллимнәре булган хәлдә тәртип белән тезелеп, Сабан туе була торган Чабыр тавына килделәр. Балалардан оешкан хорлар авыл халыкларына бик тәэсир итә торган җырлар җырладылар.


Көрәшчеләр бер-берсенең сәләтен (егу рәтен) белергә тырыша

Бу көннәрдә һәр авылда һәм Сабан туе була торган җирдә укучы балаларга махсус ашлар пешерелеп ашатылды. Халык һәр өч көндә дә бик күп иде. Чиктән тыш шат булып таралдылар. Төрле яңа уеннар күрделәр. Хатын-кызлар да бик күп килгән иде.


Бу Сабан туенда бигрәк тә яшьләр бик шатлык белән катнаштылар.


Митинглар вакытыннан бик тәэсирләнгән муллалар да, халыкның алай шатлык белән бәйрәм итүен тәбрик итеп, нотыклар сөйләделәр.


Бу Сабан туе әле бу якта беренче тапкыр гына булса да, бөтен өязгә бик яхшы эз калдырды.


Бу район Сабан туеннан соң һәр авылның үзенә махсус, әлегә кадәр була торган рәвештә Сабан туйлары булды.


Эшче. – 1920. – 11 май.


Сабан туе ясалу мөнәсәбәте белән


Татарларда иске-искедән язның көнен бәйрәм белән каршы алу, язын кыр эшләренә, сабан сукасына тотыныр алдыннан туй ясау гадәте хөкем сөреп килгән. Бу бәйрәмгә без Сабан туе дибез. Бу безнең искедән калган, искедән бу көнгә кадәр сакланып килгән үз халкыбызның – тик кул көче белән генә көн күрүче игенче халкыбызның бәйрәме. Шуңар күрә дә без халкыбызның бу бәйрәменә кушылырга, аның киң колачта мәйданга ашуына ярдәм итәргә тиешбез.


Шуңа күрә дә без Хәрби коллегия хозурындагы Сәяси шөгъбә тарафыннан 2 июльдә, җомга көн ясалган Сабан туен, аның соң ясалуына да карамыйча, тәбрик итәбез.


«Тимер ага баласы».


Эшче. – 1920. – 5 июль


Сабан туенда чәй эчкән чакта
Балалар көрәшенең кызган мәле

Пороховой төбәгендә Сабан туе


Бу ел беренче, икенче һәм өченче майларда Пороховой төбәгендә, Пороховой районы Добровольный пожарныйлар иҗтиһадлары белән, тантаналы рәвештә Сабан туе булып узды.


Пороховой төбәгендә җитешкән батальоннарның һәм укучы яшьләрнең иштиракы (катнашы) белән ясалган бу елгы Сабан туе үткән елгы Сабан туйларына караганда күп дәрәҗә өстен һәм күңелле иде. Сабан туенда яңа уеннар күрсәтелгәндә һәм бик тәртипле үткәнгә, халык бик мәмнүн булып таралды.


Шәйхетдин Уразаев.
Татарстан хәбәрләре.– 1921. – 5 май.


Авылларда Сабан туйлары


Бу елгы язның авырлыгына карамастан, авылларда Сабан туйлары ясалуы көтелмәсә дә, халык, ата-бабалардан калган гореф-гадәт буенча, күп авылларда Сабан туйларын ясап үткәрде.


Шулар җөмләсеннән Арча кантоны Балтач авылында 21 апрельдә, пәнҗешәмбе көн ясалган Сабан туе гаять тантаналы рәвештә булып үтте. Укытучы иптәшләрнең катнашуы сәбәпле, башка елларга караганда яхшы, мөкәммәл узды, дияргә мөмкин. Ат чаптыру, көрәш һәм башка төрле иске уеннар өстенә кызык-кызык яңа уеннар күрсәтелде.


Иртәгесен Балтачта «Карл Маркс» театрында укытучылар тарафыннан «Галиябану» уйналды. Авыл тормышыннан алынып язылган бу драма кирәк мөндәриҗәсе (эчтәлеге) ягыннан булсын, кирәк уйналуы ягыннан булсын халыкка бик ошады.


«Галиасгар улы».
Татарстан хәбәрләре.– 1921.– 6 май.


Карамал авылында Сабан туе


Минзәлә кантоны Карамалы авылында 19 апрельдә Сабан туе булды. Сабан туена тирә-юньнең байтак аңлы кешеләре җыелган иде. Сабан туе, гадәттәгечә, уеннар белән үтте.


Ләкин Сабан туенда икенче бер начар гадәт күзгә күренеп тора иде. Шул райондагы яхшы гына мәсьүлиятле (җаваплы) урында хезмәт итүчеләрнең бутылка-бутылка самогонкалар сатып һәм өй саен эчеп йөрүләре халыкка начар тәэсир калдырды.


Әдәби бер күренеш, митинг кебек нәрсәләрнең исләре дә юк иде. Дөресендә дә, Совет властендә мондый Сабан туйларының ясалуына гаҗәбкә каласың.


Ишкуватов.
Татарстан хәбәрләре.– 1921.– 15 май.


Мәсгуд волостенда Сабан туе


Бөгелмә кантоны Мәсгуд волостенда бу ел Сабан туе башка елларга караганда икенче төстә булды. Һәр авылда Сабан туе вакытында спектакль, митинг булып, халык натуральный налог, яңа декретлар белән таныштырылды. Күңелле уеннар күрсәтелде.


Татарстан хәбәрләре.– 1921.– 15 май.


Текстларны басмага Рәйсә Шәрәфиева һәм Ленар Гобәйдуллин әзерләде.


Безнең мирас. - 2021. - №6. 22-25 б.


Теги: Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру