Журнал «Безнең мирас»

Тарихи ташъязмалар белгече

Тюрколог, этнограф, эпиграфика галиме, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе лауреаты Һарун Вәлимөхәммәт улы Йосыпов 1914 елда Казан шәһәрендә приказчик гаиләсендә туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң хезмәт юлын хисапчы, электромонтёр булып башлый. Бер үк вакытта, 1936-1941 елларда, Казан университетының география факультетында укый.


1942-1945 елларда Һ.В.Йосыпов Ватанны саклый – Воронеж, Сталинград янында, Курск дугасында барган иң авыр сугышларда катнаша. Авыр яралануына да карамастан, ул 1945 елның октябренә кадәр армия хезмәтендә кала.


1946-1949 елларда ул Казан уни­вер­ситетының этнография музее мө­дире була. Аның музей тарихы, И.М.Симоновның этнографик кү­зәтүләре һ.б. турында язган беренче фәнни мәкаләләре шушы чорга туры килә. Ул вакытта ук Һ.В.Йосыпов үзенең төп фәнни юнәлеше булган болгар-татар эпиграфикасын өйрәнә башлый. Гарәп палеографиясен генә түгел, татар халкы телен, көнкүрешен һәм мәдәниятен бик яхшы белүе аңа кыска вакытта (1948-1952 елларда СССР ФАсенең Казан филиалында аспирант була) борынгы болгар-татар ташъязмаларын уку осталыгына ия булырга мөмкинлек бирә. Моны аның 1951-1956 елларда «Эпиграфика Востока» җыентыгында басылган, XIV-XVI йөзләрдәге болгар-татар эпиграфик ядкярләрен классификацияләгән, язуларын укып тасвирлаган һәм фәнни аңлаткан (ачыклап биргән) мәкаләләре дәлилли.


1292


Һ.В.Йосыпов аспирантураны тә­мам­лап, «XIII-XVII гасыр болгар-татар эпиграфик һәйкәлләре (Казан татарларының килеп чыгуына карата)» («Булгаро-татарские эпиграфические памятники XIII–XVII вв. (к вопросу о происхождении казанских татар») дигән темага кандидатлык диссертациясен уңышлы яклаганнан соң, 1952-1958 елларда СССР ФАсенең Башкортстан филиалы Тарих, тел һәм әдәбият институтында археологик төркем оештыра һәм Башкортстанда археологик тикшеренүләрне җитәкли. Башкортстан җирлегендәге борынгы Кормантау, Имәндәш, Табын, Касьянов, Воскресенское шәһәрлекләренең ачылышы һәм нигезле өйрәнелүе Һарун Йосыпов исеме белән турыдан-туры бәйле. Параллель рәвештә ул этнографик эшләрен дә дәвам итә, С.И.Руденко белән берлектә Башкортстан буйлап этнографик экспедицияләрдә йөри, татарларның һәм башкортларның рухи мәдәниятенә караган бай материал туп­лый. Хәтта махсус археологик һәм эпиграфик экспедицияләргә чыккач та этнографик, шулай ук топонимик, диалектологик күзәтүләр ясарга вакыт таба.


1958-1968 елларда Һарун Вәли улы СССР ФАсенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшли. 1960 елда «Болгар-татар эпиграфикасына кереш» («Введение в булгаро-татарскую эпиграфику») дигән монографиясен бастыра. Бу хезмәтендә ул Идел буе һәм Урал алдының 200дән артык эпиграфика ядкярләренең беренче фәнни җыелмасын төзи һәм аларны җентекләп классификацияли. Әлеге китапның дөнья күрүе нәтиҗәсендә, тарихчылар һәм шәркыять белгечләре ифрат әһәмиятле, әмма моңа кадәр фәнни әйләнештә булмаган ташъязма чыганаклардан, аларга бәйле лингвистик, палеографик, топонимик мәгълүматлардан файдалану мөм­кинлегенә ия булды.


Һ.В.Йосыпов болгар-татар эпигра­фик истәлекләрен эзләүне һәм гыйльми җәһәттән тикшерүне дәвам итә, ташъяз­маларның тел һәм стиль үзен­чәлекләрен өйрәнүгә зур өлеш кертә. Идел буеның һәм Урал янының барлык төбәкләренә диярлек оештырган дистәдән артык экспедицияләрендә ул XIII-XVI гасырга караган 600гә якын кабер ташъязмаларын таба һәм терки.


Бер үк вакытта галим этнография өлкәсендә дә эшли. Аның татар халкының рухи мәдәниятенә караган тикшеренүләре аеруча әһәмиятле.


Һарун Вәлимөхәммәт улы Йосыпов 1968 елның 26 июнендә Казанда вафат була.


1994 елда, вафатыннан соң, Һ.В.Йо­сыпов «Татарстан Рес­пуб­ли­­касының археология картасы»н эшләү­гә һәм төзүгә керткән хезмәте өчен Татарстанның Дәүләт премиясенә лаек була.


Замандашлары һәм хезмәттәшләре Һарун Йосыповны ару-талуны белмәс эшсөяр, әйбәт дус һәм иптәш, тыйнак һәм яхшы күңелле ир-егет, шул ук вакытта үзенә һәм тирәсендәгеләргә карата таләпчән кеше буларак исләрендә калдырган.


Һ.В.ЙОСЫПОВ ХЕЗМӘТЛӘРЕНЕҢ БИБЛИОГРАФИК ИСЕМЛЕГЕ


Басылган хезмәтләре:


Юсупов Г.В. Этнографические наблюдения И.М.Симонова на островах Тихого океана / Н.И.Воробьёв, Е.П.Бусыгин, Г.В.Юсупов // Извес­тия Всесоюзного географического общества. Том 81. – 1949. – №5. – С.497-504.


Юсупов Г.В. Булгарские эпиграфические памятники, найденные летом 1947 г. / Г.Юсупов, Г.Хисамутдинов // Эпиграфика Востока. Выпуск IV. – Москва-Ленинград: Издательство АН СССР, 1951. – С.68-75: ил.


Юсупов Г.В. Татарские эпиграфические памятники XV в. (К вопросу о происхождении казанских татар) / Г.В.Юсупов // Эпиграфика Востока. Выпуск V. – Москва-Ленинград: Издательство АН СССР, 1951. – С.78-94: ил.


Юсупов Г.В. Простой способ фиксации надписей / Г.В.Юсупов // Эпиграфика Востока. Выпуск V. – Москва-Ленинград: Издательство АН СССР, 1951. – С.134.


Юсупов Г.В. О некоторых булгарских эпиграфических памятниках / Г.В.Юсупов // Эпиграфика Востока. Выпуск VII. – Москва-Ленинград: Издательство АН СССР, 1953. – С.26-29: ил.


Юсупов Г.В. К вопросу об истории и классификации булгаро-татарской эпиграфики / Г.В.Юсупов // Эпиграфика Востока. Выпуск XI. – Москва-Ленинград: Издательство АН СССР, 1956. – С.44-53: ил.


Юсупов Г.В. Две надгробные надписи с древнего башкирского кладбища / Г.В.Юсупов // Вопросы башкирской филологии: сборник / Академия наук СССР, Башкирский филиал, Институт истории, языка и литературы. – Москва: Издательство АН СССР, 1959. – С.120-122: ил.


Юсупов Г.В. Древнейшие поселения Гафурийского района БАССР / Г.В.Юсупов // Башкирский археологический сборник / Академия наук СССР, Башкирский филиал, Институт истории, языка и литературы. – Уфа, 1959. – С.58-87: план-схема.


Юсупов Г.В. Введение в булгаро-татарскую эпиграфику / Г.В.Юсупов; ответственный редактор М.Х.Гайнуллин; Академия наук СССР, Казанский филиал. – Москва-Ленинград: Издательство АН СССР, 1960. – 332 с.


Юсупов Г.В. Историко-этнографические исследования населения северо-западных районов Башкирии / Н.И.Воробьёв, Г.М.Хисамутдинов, Г.В.Юсупов // Советская этнография. – 1962. – № 6. – С.124-130.


Юсупов Г.В. Новые находки эпитафий периода Казанского ханства / Г.В.Юсупов // Эпиграфика Востока. Выпуск XVI. – Москва-Ленинград: Издательство АН СССР, 1963. – С.72-78.


Jussupov G.W. Totemistische Relikte bei den Kasaner Tataren / G.W.Jussupov // Különlenyomat a Glaubenswelt und Folklore der Sibirischen Völker Cimü Kiadvanybol. – Budapest: Akademiai Kiado, 1963. – P.209-222.


Юсупов Г.В. К вопросу о тюркской топонимике в ТАССР / Г.В.Юсупов // Тезисы аннотированных докладов на Учредительном съезде Общества истории, археологии и этнографии при КГУ. – Казань, 1964. – С.7.


Юсупов Г.В. Итоги полевых эпиграфических исследований (1961–1963 гг.) / Г.В.Юсупов // Итоговая научная сессия Казанского Института языка, литературы и истории АН СССР за 1963 год: краткое содержание докладов. – Казань, 1964. – С.69-71.


Юсупов Г.В. Антропонимы в булгаро-татарской эпиграфике / Г.В.Юсупов // Личные имена в прошлом, настоящем, будущем: Проблемы антропонимики: сборник. – Москва: Издательство «Наука», 1970. – С.248-252.


Юсупов Г.В. Булгаро-татарская эпиграфика и топонимика как источник исследования этногенеза казанских татар /Г.В.Юсупов // Вопросы этногенеза тюркоязычных народов Среднего Поволжья /Академия наук СССР, ИЯЛИ им. Г.Ибрагимова. – Казань, 1971. – С.217-231.


Юсупов Г.В. Итоги полевых эпиграфических исследований 1961-1963 гг. в Татарской АССР / Г.В.Юсупов // Эпиграфика Востока. Выпуск XXI. – Ленинград: Издательство «Наука», Ленинградское отделение, 1972. – С.48-55.


Юсупов Г. Эпиграфические памятники Атнинского района Республики Татарстан / Г.Юсупов; автор введения и примечаний М.Ахметзянов // Татарская археология. – 2005. – №2. – С.71-87.



Басылмаган хезмәтләре:


Юсупов Г.В. Эпиграфические памятники XV в. (К вопросу о происхождении казанских татар и чувашей). – 1949. – Центр письменного и музыкального наследия Института языка, литературы и искусства имени Галимджана Ибрагимова Академии наук Республики Татарстан (г.Казань); фонд 72.


Юсупов Г.В. Отчёт по исследованию эпиграфических памятников Чишминского района БАССР летом 1953 г.: рукопись. – Институт истории, языка и литературы Уфимского научного центра Российской академии наук (г.Уфа).


Юсупов Г.В. Эпиграфические памятники западных районов БАССР: рукопись. – 1957. – Институт истории, языка и литературы Уфимского научного центра Российской академии наук (г.Уфа).


Юсупов Г.В. Отчёт об исследовании эпиграфических памятников в северо-западных Татарской АССР в 1959 г. – Центр письменного и музыкального наследия Института языка, литературы и искусства имени Галимджана Ибрагимова Академии наук Республики Татарстан (г.Казань); фонд 72, опись 1, единица хранения 295.


Юсупов Г.В. Отчёт о работе эпиграфического отряда археологической экспедиции КФАН СССР 1961 г. в районах правобережья Волги. – 1961. – Центр письменного и музыкального наследия Института языка, литературы и искусства имени Галимджана Ибрагимова Академии наук Республики Татарстан (г.Казань); фонд 72, опись 1, единица хранения 298.


Юсупов Г.В. Отчёт об исследовании эпиграфических памятников в закамских районах ТАССР в 1962-1963 гг. – Центр письменного и музыкального наследия Института языка, литературы и искусства имени Галимджана Ибрагимова Академии наук Республики Татарстан (г.Казань); фонд 72, опись 1, единица хранения 296.


Юсупов Г.В. Полевой дневник № 2 эпиграфической экспедиции за 1966 г. – Центр письменного и музыкального наследия Института языка, литературы и искусства имени Галимджана Ибрагимова Академии наук Республики Татарстан (г.Казань); фонд 72, опись 1, единица хранения 386.


Юсупов Г.В. Эпиграфические памятники Болгарского городища. – 1967. – Научный архив Института археологии Российской академии наук; фонд Р-21, единица хранения 2015.

Теги: Ирек Һадиев Яңалыклар Тарихи мирас

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру