Журнал «Безнең мирас»

Казан ханлыгы тарихында Сөембикә ханбикә

Казан ханлыгы тарихында Сөембикә ханбикә ролен өйрәнә башлауга, парадоксаль вазгыятькә тарыйбыз. Бер яктан, ханлыкның сәяси тормышында Сөембикә тоткан мөһим урын турында бик күп тарихчылар яза, халык легендаларында һәм риваятьләрендә ул гаять җылы, яратып искә алына. Икенче яктан, чыганакларда аның хакында мәгълүмат бик аз. Урыс елъязмаларында һәм дипломатик документларда Сөембикә бары тик Җангали хан (1532-1535 нче еллар) идарәсенә (ханша буларак) һәм 1551-1552 нче елларга бәйле рәвештә генә (Явыз Иваннан солых өмет итеп, Казан хөкүмәтенең Сөембикәне, улы Үтәмеш Гәрәй белән бергә, Мәскәүгә озатуы) чагылыш таба. Елъязмалар раслаганча, Казаннан качар алдыннан Шаһгали ханның Мәскәүгә каршы булган бәкләрне һәм морзаларны юк итә, кирмәндәге тупларны һәм дарыларны сафтан чыгара, шуңа рәхмәт йөзеннән, урыс патшасы аңа Сөембикәне хатынлыкка бирә.


Фәрит Якупов. «Сөембикә – Казан ханбикәсе». XX гасырның икенче яртысы. Киндер, майлы буяу, 90х75 см

«Казан елъязмасы» хезмәтендә ханбикәнең сәяси биографиясенә күбрәк игътибар бирелгән. Бу чыганакка ышансаң, Сафа Гәрәй ханның вафатыннан соң хакимият тулысынча Сөембикәгә һәм Кырым ханзадәсе Кузычак (Кошчак) угланга күчә. Казан хакимияте борын төбендә Зөя кирмәне төзелүен дә, чирмешләрнең хыянәтен дә белми кала, ә инде белгәч, соң була... Ханбикә сугышка әзерләнергә фәрман бирә. Аның бу омтылышын Кузычак, кырымлылар һәм нугайлар хуплый, калганнар исә каршы чыга. Нәтиҗәдә, үзара талаш-тарткалаш китә.


«Казан елъязмасы»чысы Кузычакны Сөембикәнең сөяркәсе итеп күрсәтә, аны тәхет варисы Үтәмеш Гәрәйне үтерергә теләүдә гаепли. Шуның аркасында, имеш, халык арасында ризасызлык туа. Фетнәдән куркып, Кузычак, гаиләсен һәм биш мең яранын алып, Кырымга кача. Шаһгали, бу хәбәрне ишетүгә, Кузычак артыннан воевода И.В.Шереметьев җитәкчелегендәге ун мең кешелек гаскәр җибәрә. Дон белән Идел арасында урыслар кырымлыларны куып җитә. Кузычак углан һәм тагын өч йөз кеше, әсир төшеп, Мәскәүгә озатыла. Озакка сузмыйча, хатын-кызлардан һәм балалардан кала, аларның барысын да җәзалап үтерәләр.


Әлеге елъязма раслаганча, Казан түрәләре, ханлыкның идарәсез калуын һәм сугыш алып баруның хаҗәтсезлеген сылтау итеп, тәхеткә яңадан Шаһгалине чакыра. Озак уйланганнан соң, Шаһгали Казан тәхетенә утырырга һәм Сөмбикәне хатынлыкка алырга ризалык бирә. Сөембикә булачак иренә бүләк итеп сыйнигъмәт һәм үзе теккән эчке күлмәк (сорочка) җибәрә. Әмма «күчтәнәчләр»нең агуланган булуы ачыклана. Сөембикә, улы Үтәмеш Гәрәй һәм хан казнасы белән бергә, Мәскәүгә җибәрелә. Ханлыкның тар-мар китерелүеннән куркып, халык Сөембикәнең куылуына каршы чыгарга базмый. Шаһгали, Казанга килгәч тә, сәетнең башын чаптыра һәм урыс әсирләрен иреккә чыгарырга боера. Әмма әсирләрнең күбесе, ислам диненә күчеп өлгергәнгә күрә, урыс иленә кайтудан баш тарта.


Алга таба «Казан елъязмасы» Сөембикәнең елый-елый Казан белән бәхилләшүен сурәтли. Ханбикә һичничек тынычлана алмый, көймә-кораб Казан ярларыннан купкач, ул соңгы кабат ханлыкның башкаласына караш ташлый һәм моң-зар түгә. Шунысын искәртергә кирәк: Сөембикәнең бу «еглавы» гаҗәп рәвештә «Слово о житие и преставлении великого князя Дмитрия Ивановича, царя русского» әсәрендәге Евдокия «плач»ына охшаган. Елъязмачы шушы «Слово...»дагы фрагментны үз әсәренә күчереп язган һәм изге китаплардагы кайбер фразаларны Сөембикә авызына салган: ханбикә Казанны гөнаһка чумган Иерусалимга һәм җеннәр, кара рухлар оялаган «җилбәзәк» Вавилонга тиңли.


«Казан елъязмасы»ндагы хәбәрләр Исаия һәм Иеремия китапларына охшаш. Шуңа күрә Сөембикәнең Кузычак углан белән «уйнашы», тәхет варисын үтерергә теләү, Шаһгалинең Сөембикәгә өйләнүе һәм башка шундый вакыйгалар Тәүратка ияреп язылган уйдырма дип расларга мөмкин. Чөнки, сюжет таләп иткәнчә, Казанның урыс патшасы тарафыннан яулап алынуы гына мондый «бозыклык»ка һәм «башбаштаклык»ка нокта куя алыр иде. Күренгәнчә, елъязма, тарихидан бигрәк, идеологик чыганак вазыйфасын башкара.


Йомгаклап әйткәндә, ханбикәнең тормышына кагылышлы документаль мәгълүматлар бик аз. Әмма татар халкының тарихи хәтерендә Сөембикә Казан ханлыгының иң куәтле сәяси фигураларыннан берсе булып саклана. Өстәвенә, ул үзе генә дә «исламда хатын-кыз хокуксыз» дигән сафсатага каршы торырлык мисал. Гомумән, мөселман илләрендә хатын-кызның тәхет биләве гайре табигый күренеш түгел. Урта гасырларда Хәрәземшаһлар дәүләтендә, Мәмлүкләр Мисырында, Госманлы мәмләкәтендә еш кына хатын-кыз идарәчеләр алга чыккан. Мондый мисаллар татар тарихында да бихисап: Алтын Урда ханбикәсе Тайдула, Казан һәм Кырым ханбикәсе Нурсолтан, Казан ханбикәсе Гәүһәршад һ.б. Һичшиксез, Сөембикә ханбикә дә – дөнья тарихында иң күренекле хатын-кызлардан, иң абруйлы дәүләт башлыкларыннан берсе.


Әнвәр Әхсәнов, тарих фәннәре кандидаты


"Безнең мирас". - 2022. - №8. - 4-5 б. 

Теги: Әнвәр Әхсәнов Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру