Суфый буларак Шиһабетдин Мәрҗани
...«Московские ведомости» газетасы хәбәр итүенә караганда, 1888 елда шәех Җәмалетдин әл-Әфгани (1839-1897)1 Ираннан Баку аша Мәскәү һәм Санкт-Петербургка килә. Ул Санкт-Петербург каласында яшәгән вакытта [1] җирле мөселманнар белән очрашкан, биредә хөрмәтле кунак катнашында узган мәҗлесләрдә ислам җәмгыятенең мөһим мәсьәләләре тикшерелгән. әл-Әфгани анда Россиядәге мөселманнарның хәле турындагы фикерләре белән дә уртаклашкан.
Җ әмалетдин әл-Әфганинең килүе Россия галимнәре өчен дә файдалы булган, алар кунакны Россия география җәмгыятенә әгъза итеп кабул иткән. Россия империясе башкаласында ул татар халкы белән дә танышкан, аларга аерым өметләр баглаган. Соңыннан, татарлар Мәккәгә хаҗ сәфәренә барганда, Истанбулда туктап, Җәмалетдин әл-Әфгани уздырган фәнни җыелышларда һәм түгәрәкләрдә катнашырга тырышканнар. Ул заман татар зыялыларының берсе әйтүенчә, Җәмалетдин татарларга ифрат дәрәҗәдә зур игътибар биргән, ә татарларның бабаларын искә алгач, хөрмәт күрсәтү гыйбарәсе «рәхимәһумуллаһ» («Аллаһ аларны рәхим-шәфкатеннән ташламасын!») [2] сүзләрен әйтә торган булган [3].
Ризаэддин Фәхреддин нәкъ менә Санкт-Петербург каласында ислам дөньясының мәшһүр шәхесе Җәмалетдин әл-Әфгани белән очрашкан. Бу очрашу Ризаэддин Фәхреддиннең шәхес буларак формалашуына гаять зур йогынты ясый. Очрашуның уңай йогынтысы хакында галим үзе һәм аның замандашлары күп тапкырлар искә алган, хәзерге галимнәрнең дә бу турыда язмалары бар [4]. Ризаэддин Фәхреддин Шиһабетдин Мәрҗанинең (1818-1889) 100 еллык юбилеена багышланган җыентыгындагы мәкаләсендә үзенә әлеге олы галим белән аралашырга, аннан сабак алырга насыйп булмаган өчен үкенгәнен хәбәр итә, ә әл-Әфгани шәех белән озак итеп әңгәмә кору бәхете тиюенә Аллаһка рәхмәт укый. Ризаэддин Фәхреддин язуынча, шәех күп хакыйкатьләргә аның күзен ачкан [5]. Ул болай дип яза: «Мәрҗани сохбәтеннән мәхрүм булуым әл-Әфгани илә озын вакыт сохбәт кылуыма сәбәп булды. Әлхәмдүлилләһи галә кулли халь» [6].
Санкт-Петербургка Ризаэддин Фәхреддин биредәге хәрби округның ахуны чакыруы буенча бара. Ул соңыннан Җәмалетдин әл-Әфгани белән очрашуга әзерлеге булмавын, аңа лаек түгеллеген, атаклы ислам фикер иясен сәламләгәч тә, яныннан китәргә теләвен язып калдырган, ләкин, үз сүзләре белән әйткәндә, аны «ниндидер бер көч берничә минутка тоткарланырга мәҗбүр итә» [7]. Үзенең автобиографиясендә бу очрашу турында: «Петербургта вакытта миңа атаклы мөселман философы Җәмалетдин әл-Әфганидә кунакта булырга туры килде. Анда миңа мин лаек булмаган кадәр хөрмәт күрсәттеләр», – дип яза [8].
Җәмалетдин әл-Әфгани Ризаэддин Фәхреддинне үзен игътибар белән тыңлаучыны гына түгел, ә кызыклы әңгәмәдәш итеп тә күргән булса кирәк, чөнки 29 яшьлек имам-хатыйб һәм мөдәррисне көне буе үзендә тоткан. Ризаэддин Фәхреддин язганча, ул «бу шәехтән үз тормышында башка беркайчан да ишетергә туры килмәгән гыйлем һәм фикерләрне ишетү бәхетенә ирешкән һәм моннан зур ләззәт тә алган». Яшь имамга әңгәмәдәше киләчәктәге мөселман дөньясы, аның яңарыш юллары, әлеге процесста исламның роле турындагы концепциясен бәян иткән булса кирәк. Ризаэддин Фәхреддин шәех Җәмалетдин әл-Әфганинең: «Ислам үзенең хаклыгын бар дөньяда исбат итте инде. Европаның бүгенге динсезлеге – христианлык белән ислам арасындагы күпер генә, алар (европалылар – Ф.Б.) анда озак кала алмаячаклар, безгә (исламга) күчәчәкләр», – дигән сүзләрен китерә [9].
Уфага кайткач, яшь Ризаэддин, әл-Әфгани белән булган очрашу тәэсиратлары йогынтысында, үз-үзенә имтихан үткәрә һәм үзенең «гыйлем һәм игелеклелек» ягыннан бай булмавы, «авыл мәдрәсәсендә алынган дан ялган дан булган»лыгы турында нәтиҗәләргә килә. «Шулвакытта мин Җәмалетдин шәехтән ишеткән сүзләрнең хак булуына инандым, – дип яза Ризаэддин Фәхреддин, – күп сүзләрнең мәгънәләрен аңлый башладым, аларны күңелдә сакладым, мөстәкыйль рәвештә фән белән шөгыльләнә башладым. Аллаһка шөкер, мин үземнең инануларымны да тәртипкә сала алдым, гыйбадәт кылу һәм ураза тоту кебек бар гамәлләремне дә кабаттан тикшереп чыктым, төрле шәрехләрне, тәфсирләрне, аеруча хәдисләр гыйлемен, китапларны өйрәндем, вакытлы матбугат һәм яңа басылган әсәрләр белән шөгыльләндем. Төркиядә, Болгариядә, Мисырда, Америкада һәм Европада нәшер ителгән газета һәм журналларга язылдым. Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән, минем бу тырышлыкларым бушка китмәделәр, заяга да булмадылар, гәрчә тиешле камиллеккә ирешә алмасам да, билгеле бер күләмдә мин гыйлем үзләштерә алдым» [10]. Чагыштыру өчен тагын бер мисал китерик: Мөхәммәд Габдүһ тә, Җәмалетдин белән танышканга кадәр, үзенең «сукыр, саңгырау һәм телсез» булуы турында язган [11].
Әлеге сүзләр Җәмалетдин әл-Әфгани абруена һәм аның Ризаэддин Фәхреддингә көчле йогынты ясавына дәлил булып тора. Бу очрашудан соң Ризаэддин Фәхреддиннең дөньяга карашында глобаль үзгәрешләр булган. Булачак ахун һәм мөфти тәкълид «яссылыгыннан» иҗтиһадка шулвакытта күчкән булса кирәк. Шуңа да ул үзенең бар инануларын һәм дини гамәлләрен яңадан тикшереп, күздән үткәргән. Нәкъ менә шулвакыттан, ягъни 1888 елдан башлап, Ризаэддин хәзрәт гыйльми эш белән тагын да активрак шөгыльләнә башлый һәм язылган хезмәтләрен бастыруга да керешә [12]. Бу вакыйгадан соң ул Илбәк авылында ике ел имам булып эшли һәм 1891 елда, мөфти М.Солтанов чакыруы буенча, Уфага күченә, ә аннары Мәхкәмәи шәргыя Оренбургия әгъзасы була.
«Шура» журналының «Мәшһүр адәмнәр вә олуг хадисәләр» сәхифәсе кергән ун саны рәттән әс-Сәед [13] Җәмалетдингә багышлана (1917, №14-24). Әлеге күләмле мәкалә нигезендә без әл-Әфганинең Ризаэддин Фәхреддингә ясаган йогынтысының никадәр көчле булуы, аның бу гыйлем иясен ни дәрәҗәдә яратуы турында фикер йөртә алабыз. «Шура» журналында «Мәшһүр адәмнәр...» сәхифәсен Ризаэддин Фәхреддин үзе алып барган. Анда Аристотель, Платон, Алишер Нәваи, Әбүгалисина, хәлифә Могавия, Бату хан, ибне Хәлдун, ибне Фадлан, Ломоносов, Нобель, Мидхәт-паша, Декарт, Герберт Спенсер, Каюм Насыйри, Мәрҗани, Гаспралы һ.б. бик күп шәхесләр турында мәгълүмат бирелә. Кайбер тикшерүчеләрнең исәпләве буенча, бу сәхифәдә 180 күренекле шәхеснең тормыш юлы яктыртылган [14]. Әл-Әфганигә багышланган мәкаләнең күләмлелеге, әлбәттә, аның ислам дөньясының иң әһәмиятле шәхесе булганлыгы турында сөйли, шул сәбәпле «Шура» журналының мөхәррире галимнең тормыш юлын һәм идеяләрен укучыларга җиткерергә тырышкан. Ризаэддин Фәхреддин өчен Җәмалетдин әл-Әфгани һәр зыялы кеше белергә тиешле заман герое булган һәм аны төрле тәнкыйть-һөҗүмнәрдән якларга тырышкан.
«Шура» журналының 1917 елгы 14 нче санында Ризаэддин Фәхреддин Җәмалетдин шәехнең нәсел-нәсәбе турында төрле фикерләр булуын хәбәр итә. Мәсәлән, ул фарсы галиме Мөхәммәд Хәсән Ханның бу турыдагы фикерен китерә. Аның фикеренчә, Җәмалетдин Ирандагы Асадабад шәһәрендә туган. Ул шул ук вакытта Әхмәдбәк Агаевның әл-Әфгани белән өч тапкыр очрашуы, шәехнең әти-әнисенең Ирандагы Марага шәһәреннән булуы, аларның Хамедан шәһәренә күчүләре, үзенең шунда дөньяга килүе турында сөйләгәнен, «Төрек йорты» журналында бу хакта язып чыгуын да хәбәр итә [15]. Монда иң мөһиме – Агаев тарафыннан Җәмалетдин шәех төрки кавемнән булуы турындагы мәгълүмат китерелүе, чөнки Марагада төркиләр (азәрбайҗаннар) яшәгән була. Агаев әл-Әфгани белән әңгәмәсен дә төрки (азәрбайҗан) телдә алып бара. Ризаэддин Фәхреддин, бу һәм моңа охшаш фикерләрне анализлап, әл-Әфганинең төрки булуы турында әлеге сүзләрдә җитди дәлил юк, дип исәпли. Беренчедән, шәех күп телләр белгән, икенчедән, аның иранлы булуын күрсәтә торган анык дәлилләр юк. Ризаэддин Фәхреддин Җәмалетдиннең мәшһүр шәкертләре Габделкадыйр әл-Мәгриби һәм Мөхәммәд Габдүһләрнең фикерләренә кушыла. Алар үз остазларының сөнни һәм хәнәфи булуын, Әфганстандагы Асадабад шәһәреннән икәнлеген анык раслаганнар. Ризаэддин, әл-Әфганинең шәкертләре хатирәләренә таянып, мондый фикер каршылыкларының сәбәпләрен һәм чыганакларын ачыкларга тырыша [16]. Галим өчен үзенең рухи остазын яхшы яктан гына күрсәтү актуаль һәм мөһим булуы аңлашыла, чөнки ул җәдидчелек хәрәкәтенең рухи юлбашчысы була. Билгеле булганча, кадимчеләр, җәдидчеләрне тәнкыйть итүдә бер мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмаган, шул исәптән Җәмалетдин әл-Әфганинең шигый тамырлары булу ихтималын күрсәтеп китүне дә файдаланганнар.
Бу уңайдан «Шура» журналында дөнья күргән «Шәех Җәмалетдин һәм Мөхәммәд Габдүһ» дип аталган икенче мәкалә бик кызыклы. Анда кайбер кешеләрнең Җәмалетдинне динсезлектә гаепләп чыгулары өстенә, ваһһабилыкта да гаепли башлаулары турында әйтелә. Мәкаләдә Гарәбстанда иң бөек кешеләрне ваһһабилыкта, Төркестанда – масонлыкта, Персиядә – бабизмда, Россиядә – дәһрилектә (атеизмда) һәм марыйкылыкта (еретиклыкта) гаеплиләр, дип язылган [17]. Мәкалә авторы: «Халык хокукы өчен чынлап та көрәшкән, аларның тәрәккыяте өчен шулай тырышкан һәм үз-үзләрен шул юлда корбан иткән кешеләрне мөселманнар ни өчен шулай яманлыйлар?» – дип, әрнеп сорау куя [18].
Ризаэддин Фәхреддин үз рухи остазының әфганлы һәм сөнни булуын якласа да, сүзенең ахырында бәхәсне чын мөселманнарча йомгаклап куя. «Аның фарсымы [19] яки әфганлымы, төркиме яисә гарәпме булуы, Хамеданда туганмы ул, әллә инде Асадабадтамы – һич кенә дә мөһим түгел, ә иң мөһиме – ул кылган эшләр һәм гамәлләр» [20], – дип яза.
Хакыйкать өчен хәзерге галимнәрнең Җәмалетдин әл-Әфганине шигый һәм фарсы чыгышлы булуын исбат итүләрен дә әйтеп китәргә кирәк. 2008 елның ноябрендә миңа Иранда Җәмалетдин әл-Әфганигә (әл-Асадабадига) багышланган халыкара конференциядә катнашырга туры килде. Анда моның анык дәлилләре китерелде. Аңа кадәр дә безгә гарәп телендәге фәнни әдәбиятта әл-Әфганинең фарсы чыгышлы булуын исбатлаган кайбер чыганаклар белән танышырга туры килгән иде. Җәмалетдин шәех сөнниләр арасында танылмас өчен, динне яшерүнең шигый принцибын (такыя) файдаланган. Дөрестән дә, ул күпмедер вакыт Әфганстанда яшәгән. Фарсы телен белгән кешегә кыска гына вакыт эчендә дари сөйләшен (әфган фарсычасын) үзләштерү катлаулы эш түгел. Шул ук Әфганстанда сөнниләрнең хәнәфи мәзһәбен дә камил дәрәҗәдә өйрәнергә була. Гәрчә яшь Җәмалетдингә аны Гыйрактагы Нәҗәф каласында укыган чорында ук өйрәнү мөмкинлеге булган.
Ризаэддин Фәхреддин Җәмалетдинне башка хезмәтләрендә дә искә ала. Мәсәлән, Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәребезнең хәдисләренә аңлатма буларак иҗат ителгән «Җәвамигуль кәлим шәрхе» хезмәтендә ул түбәндәгеләрне яза: «Ислам дөньясында инде ни өчен ибне Рөшд вә Газалиләр, Фараби вә ибне Синалар, Табари вә ибне әл-Әсирләр заһир булмый?» – эчтәлегендә сүз сораучы бер дәрвишкә Шәех Җәмалетдин әл-Әфгани хәзрәтләренең: «Элек заманда ислам дөньясында тәрбия вә тәгълим [укыту] ысулы яхшы иде, соң вакытларда бозылды, бу көнге ысул әүвәлге заманнарда дәстүр [кагыйдә] тотылган булса иде, ибне Рөшдләр дә заһир булмаган булыр иде, тәрбия вә тәгълим ысулы төзелсә, Табари вә ибне әл-Әсирләр моннан соң да заһир булыр», – дип җавап биргәнен үзем ишеттем» [21]. Икенче урында Ризаэддин Фәхреддин, надан шәех һәм муллалар турында фикер йөртеп, шундый сүзләр әйтә: «Шәех Җәмалетдин вә Мөхәммәд Габдүһ кебек хакыйкый вә хәмиятьле [яклаучы] галимнәрне яратмыйлар вә һәрвакыт гавам арасына алар хакында яман сүзләр нәшер кылалар. Болар каршында Җәмалетдин белән Мөхәммәд Габдүһнең гаебе мөселманнарны укырга тәшвикъ итүләре [кызыксындырулары] вә Аллаһы Тәгаләдән башкадан истиганә [ярдәм сорауны] вә истимдадны [булышлык сорауны] манигъ кылулары, иҗтимагый сөннәтләр вә кәүнәен [матди һәм рухи дөнья] низамнарга муафикъ дөнья көтүккә димләүләредер» [22].
Үзенең «Ибне Тәймия» исемле китабында ул урта гасырлар дин галимнәре ибнеТәймия һәм аның шәкерте ибне әл-Каййим әл-Җәүзиййәне Җәмалетдин әл-Әфгани һәм шәкерте Мөхәммәд Габдүһ белән чагыштыра [23]. Автор бу китабында ибне Тәймия адресына мактаулар ирештергән вакытта да, үзенең Җәмалетдин әл-Әфгани белән Петербургта очрашуы турында яза. Әл-Әфгани шәех ибне Тәймиянең «Әл-Җәваб әс-сахих ли-мән бәддәлә дин әл-Мәсих» («Гайсә динен бозган кешегә хак җавап») исемле хезмәтен югары бәяли торган булган. Ул Ризаэддин Фәхреддинне әлеге китап белән таныштыра һәм мөселманнар ибне Тәймиягә бу хезмәте өчен рәхмәтле булырга тиеш, ди [24].
Әлеге мәкаләбез белән без атаклы татар мәгърифәтчесе һәм фикер иясе Ризаэддин Фәхреддиннең Җәмалетдин әл-Әфгани йогынтысы астында булуын, аның шәхесе, идеяләре, эш-гамәлләренә соклануын күрсәтергә теләдек. Галимнең Петербургта шәех белән озакка сузылган бер генә очрашуы булганмы яки берничә тапкыр очрашканмы – төгәл генә әйтә алмыйбыз. Тик бу очрашуның (яки очрашуларның) күренекле татар галиме эшчәнлегендә, аның мөселман җәмгыятендәге бер халәттән күпкә югарырак икенче халәткә күчү ноктасы булуын ышанып әйтә алабыз.
________________________
Искәрмәләр
1. 17-18 айга якын.
2. Бу гыйбарәне ислам галимнәренең исемнәре аталганнан соң әйтү кабул ителгән.
3. Фәхреддин Р. Шәех Җәмалетдин // Шура. – 1917. – №16. – Б.364.
4. Моны исбат итәр өчен, Ф.Н.Баишевның «Ризаэддин Фәхреддиновның иҗтимагый-сәяси һәм әхлакый-этик карашлары» (Уфа: Китап, 1996) исемле хезмәте белән танышу да җитә.
5. Бу Р.Фәхреддиннең 1886 елда Мәрҗани белән булган уңышсыз очрашуына нисбәтле әйтелгән.
6. Фәхреддин Р. Мәрҗани // Мәрҗани [җыентыгы]. – Казан: «Иман» нәшрияты, 2001. – 181 б.; Фәхреддин Р. Болгар вә Казан төрекләре. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1993. – Б.153-154.
7. Баишев Ф.Н. Ризаэддин Фәхреддиновның иҗтимагый-сәяси һәм әхлакый-этик карашлары. – Уфа: Китап, 1996. – Б.48; РФА ФҮ УФА. 7 нче фонд, 1 нче тасв., 17 нче эш (иске акт). 32 б.
8. Фәхреддинов Р. Фәнни-биографик җыентык. – Казан: «Рухият», 1999.
9. Баишев Ф.Н. Күрсәтелгән хезм. – Б.48.
10. Баишев Ф.Н. Күрсәтелгән хезм. – Б.49; РФА ФҮ УФА. 7 нче фонд, 1 нче тасв., 12 нче эш (яңа акт). Б.110-110.
11. Дин һәм ислам / Осман Карабыйык әзерләвендә. – Истанбул: Хакыкат китабеви, 2004. – Б.257-258.
12. 1887 елда аның беренче китабы – морфология буенча дәреслек – басыла. 1888 елда галимнең тагын ике китабы дөнья күрә. Вафатына кадәр ул 140 хезмәтен нәшер итә.
13. Аның биографлары раславынча, Җәмалетдин шәех Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәрнең оныгы Хөсәен нәселеннән була, шуңа да аны сәед (әс-Сәййид) титулы белән олылаганнар.
14. Рәхимкулова М.Ф. Ризаэддин Фәхреддиновның китаплары һәм мәкаләләре библиографиясе. // Ризаэддин Фахретдинов иҗаты: Мәкаләләр җыентыгы / СССР ФА УрО Башк. Фәнни Үзәге. – Уфа, 1988. – Б.116-133.
15. Иран Асадабады Хамедан шәһәре янында урнашкан.
16. Фәхреддин Р. Шәех Җәмалетдин // Шура. – 1917. – №14. – Б.314.
17. Монда, иң беренче чиратта, Җәмалетдин әл-Әфгани күз алдында тотыла, чөнки нәкъ менә аны бар «гөнаһларда» да гаепләгәннәр.
18. Гакиф М. Шәех Җәмалетдин вә Мөхәммәд Габдүһ // Шура. – 1910. – №12. – Б.370-372.
19. Бу урында без Ризаэддин Фәхреддин «фарсы» дигән вакытта, шигыйларны күз алдында тота, дип исәплибез, чөнки ул моннан алда Мисыр шәехе Габделхода турында сүз алып бара, ә Габделхода – әл-Әфганинең чыгышы белән фарсы булуы турында иң беренчеләрдән сөйли башлаган кешеләрнең берсе. Әмма, дөресен әйткәндә, ул аның ватаны итеп башка шәһәрне күрсәткән булган. «Шура»ның 16 нчы санында Ризаэддин, Габделхода шәех әл-Әфганине шигыйлыкта гаепләгән, дип яза. Шуңа да «фарсы» һәм «шигый» сүзләре бу очракта бер үк мәгънәгә ия. Шул ук фикер буенча, «әфганлы» сүзе дә мәгънәсе буенча «сөнни»гә тиң. Ул вакытларда шигыйлыкта гаепләү диннән китүгә (мөртәтлеккә) бәрәбәр булган.
20. Фәхреддин Р. Шәех Җәмалетдин // Шура. – 1917. – №14. – Б.314.
21. Фәхреддин Р. Җәвамигуль кәлим шәрхе. – Казан: «Иман», 1995. – 296 б.
22. Шунда ук. – Б.306, 461.
23. Фәхреддин Р. Ибне Тәймия. – Оренбург: «Вакыт», 1911. – Б.18-19.
24. Шунда ук. – Б.96-97.
____________________
* Җәмалетдин әл-Әфгани (1839-1897) – ислам дөньясының мәшһүр дин һәм сәясәт эшлеклесе. 1858-1869 елларда Әфганстан әмирләрендә хезмәт итә. 1871-1879 елларда Мисырның иҗтимагый һәм сәяси тормышында катнаша. 1879 елда Александрия (Мисыр) шәһәрендә «Яшь мисырлылар җәмгыяте»н төзи. Актив сәяси эшчәнлеге өчен Мисырдан сөрелә. 1884 елда Парижда, М.Габдүһ белән берлектә, панисламизм идеяләрен пропагандалаган «Әл-Гурватүл-вуска» атналык газетасын нәшер итә. (Татар энциклопедия сүзлеге. – 1 т. – Казан, 2008. – 66 б.). Җәмалетдин әл-Әфганинең вафатыннан соң, аның эшчәнлеген шәкерте, танылган Мисыр мөфтие, җәмәгать эшлеклесе, реформатор Мөхәммәд Габдүһ (1849-1905) дәвам итә. (Ред.)
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА