"Спектакль таң атып, көтүләр куыла башлаганда гына бетте"
1947 ел җәен Академия театры «Хуҗа Насретдин» спектакле белән Татарстан районнарында йөрде. Менә без Азнакай район үзәгендә спектакль уйнарга тиешбез. Көндез район партия конференциясе уздырыла, ул кич сәгать 7ләрдә беткәч, «Хуҗа Насретдин» уйналырга планлаштырылган. Билетлар сатылып беткән, аншлаг. Сәгать җиде, конференция дәвам итә, без, гримнар салып, киемнәр киеп көтәбез, халык җыела башлады — конференция бетми, сәгать 9, 10, 11 тулды. Клуб янында халык. Без барыбыз да халык арасында уеннар оештырып йөрибез. Оркыя Ибраһимова урындыкка чыгып утырып баян уйный. Халык җырлый, бии. Менә конференция халкы ялга чыга. Шул арада бригада җитәкчесе Хәким Сәлимҗанов, яшен уйнатып дигәндәй, тиз генә декорацияләрне куйдырып, халыкны залга кертте дә спектакльне башлап та җибәрдек. Делегатлар тәнәфестән килсәләр, ни күрсеннәр - клубта спектакль бара. Шунда өлкәдән килгән, театрны яратучы вәкил Сәлимҗановка: «Ну син, жулик, кай арада өлгердең спектаклеңне башларга?» — дип, көлеп, бармак янады. Ә спектакль таң атып, көтүләр куыла башлаганда гына бетте.
Әзәл Яһүдин
«Мирас» журналы. — 1994. — №11-12. — Б.87
Фото: pixabay
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА