Журнал «Безнең мирас»

Сорнай, гөслә, күчнай

Узган елның 8 декабрендә Казанда «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы кысаларында «Татар халкының музыка уен кораллары: үткәне, бүгенгесе, киләчәге» дигән күргәзмә тәкъдим ителде. «Корстон» бинасында оештырылган бу чарага зур кунаклар килде. Шулар арасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та бар иде.


Оештыру эшләрен Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова, фәнни хезмәткәрләр Эльмира Каюмова, Гөлназ Гыйлемҗанова башкарды. Милли уен коралларының бай мирасын татар эшмәкәрләренә күрсәтү нияте белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров чыккан иде. Матди якны да конгресс үзе күтәрде.



Күргәзмәнең үзенчәлеге шунда ки, тупланган экспонатларны башка музейларда даими күрү мөмкин тү­гел, чөнки алар аерым белгеч һәм баш­каручыларның шәхси тупланмаларыннан алынган. Зур кыйммәткә ия булган үрнәкләрне Рәгъде Халитов, Дамир Габдрахманов, Геннадий Макаров, Рәшит Мостафин, Ринат Гыйләҗев һәм ошбу язма авторы тәкъдим итте. Шулай ук Самара өлкәсе осталары тарафыннан ясалган гармуннар да үз урынын алган иде.


Уен коралларының урнашуы хронологик тәртипкә корылды. Өрмәле музыка кораллары – төрле-төрле таш сыбызгы, курай, сорнай, быргылар игътибарны аеруча җәлеп итте.


Бәрмә һәм үзе яңгырый торган уен кораллары – кубыз (тимер һәм агачтан эшләнелгән варган), каравылчы шалтыравыгы, дөмбери (бубен) кебекләр аерым бер күргәзмәне тәшкил кылды.


Кыллы уен коралларыннан исә ятаган, гөслә, кыл кубыз, думбра, скрипкә, мандолинаны күрергә була иде.


Алар экспозициянең үзәгендә урнашып, килүчеләрнең күз явын алып тордылар.


Аерым стенд гармуннарга багышланды. Гармун, татар мәдәниятенә XIX гасырның икенче яртысында гына килеп керсә дә, чын милли уен коралына әверелгән.
Фәнни куратор буларак, янә шунысын әйтәсем килә: күргәзмә барлык җыелган үрнәкләрне дә үз эченә сыйдыра алмады. Шуңа күрә, «иң-иңнәр»не генә сайларга туры килде. Һәрбер экспонат – кабатланмас, уникаль әйбер. Берничәсен генә атап үтәм. Өрмәле кораллардан: балчык най – 1976 елда Казан Кремлендә археологик казылмалар вакытында табылган таш сыбызгы (XII гасыр чамасы); күчнай – кушылган сыбызгылар, Пана флейтасының милли төре. Күп кыллы чиртмәле музыка кораллары рәтеннән 2015 елда Мари Илендә табылган ике яклы гөслә һәм Әстерхан татарларының думбрасы да игътибарга лаек (аның кыллары сарык эчәкләреннән ясалган).


Чарада музыка уен кораллары тавышын да ишетергә мөмкин иде. Мәсәлән, танылган «Риваять» этно-төркеме чыгыш ясады.


Күргәзмәнең максаты татар халкының уен кораллары белән таныштыру гына түгел иде. Музыка коралларын ясау һәм аларда уйнау традицияләренең бүгенге шартларда югала баруы – гаять борчый торган мәсьәлә. Фәнни эзләнүләр дәвам итсен өчен сыйфатлы техник кулланмалар сорала. Киләчәктә буыннар арасындагы җеп өзелмәсен иде. Күргәзмәнең эпиграфы итеп, Фатыйх Хөснинең: «Өзелгән кылдан өзек җыр чыга...», – дигән сүзләре юкка гына сайланмады лабаса.


Теги: Эльмира Каюмова Яңалыклар Сәнгати мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру