Журнал «Безнең мирас»

Солтанайның солтаны

Мул сулы Тол елгасы күршедәге Чернушка районының Аксаз сазлыгыннан башланып, Урал тауларының итәге буйлап Барда районы аша үтеп, Оса шәһәре янында Чулман елгасына коя.Толның сул як яры үзәненә борынгы авыл – Солтанай урнашкан. Элек-электән авыл халкы игенчелек, терлекчелек, һөнәрчелек һәм сәүдә белән шөгыльләнгән. Тол буе халкы әүвәлге заманнан иркен яшәгән, белем-мәгърифәткә омтылган.


Миллионер хәзрәт


1832 елда Солтанай авылында урта хәлле Әрманша хәзрәт Мансуров гаи­ләсендә Мөхәммәтгата исемле бала дөнья­га килә. Шәкерт, авылның атаклы Ширван хәзрәт мәдрәсәсендә1  белем алганнан соң, укуын Төркиядә дәвам итә. Аннан эшкә керешә: исәбе – мал-мөлкәт туплап, ныклы нигез кору. Энергиясе, көч-куәте ташып торган ике метрлы егет солтаны, үз алдына куйган максатка ирешү өчен, сәүдә кәсебенә алына, көне-төне эшли, тәүлегенә нибары дүрт сәгать ял итә һәм, чыннан да, тырышлыгы аркасында, тиз арада зур байлык туплый.


Әлбәттә, Мөхәммәтгатаның тиз генә баеп китүе замандашларын гаҗәпләндергән һәм бу турыда төрле риваятьләр барлыкка килгән. Шуларның берсе турында гына сөйлим. Имеш, бер көнне Мөхәммәтгата хәзрәт авылга терәлеп үк торган Калатау исемле тауга менгән. Менгәч тә, тау өстендәге түгәрәк күлдә ялгыз үрдәк йөзеп йөри икән. Аучы кеше үрдәк язмышы хакында уйлап тормый инде: аны атып ала. Бөтен җире дә ялтырап торган бу үрдәк гади генә кош булмый, аннан алтын сибелә икән. Менә шул үрдәк Мөхәммәтгатаның бик тиз баеп китүенә сәбәпче булган, имеш.


Мөхәммәтгата туган авылында, күрше-тирәдәге Сараш, Бикбарда, Күчтәнтидә бер-бер артлы ачылган кибетләрендә уңышлы гына сәүдә итә. Соңрак, эшен тагын да киңрәк җәелдерә: Пермь, Эрбет, Красноуфимск, Бөре, Күчтәнти, Солтанай, Сараш, Бикбарда авылларындагы кибетләр «Мөхәмәтгата Мансуров һәм Ко» сәүдә йортына карый башлый. Ширкәткә Оса өязендәге ике пар тегермәне дә керә. Мөхәммәтгата Солтанайдан 65 чакрым ераклыктагы Оса шәһәрендә, аннары Эрбеттә чәй үлчәп бүлү фабрикаларын булдыра, махсус кибетләр ача. Туган авылы Солтанайда да ак он тегермәне, сусла җитештерү заводы, тире иләү фабрикасы калкып чыга. Кибетләренә товарны Идел һәм Чулман буйлап төрле шәһәрләрдән, нигездә, Әстерханнан үзенең шәхси пароходы белән китертә. Эшкуар хәзрәтнең бер тегермәнендә генә дә 800ләп кеше эшләгән, елга буена затлы, нык йортлар төзелеп, тулы бер урам хасил булган.


Аның улы Касыйм Мансуров та гаять эшлекле егет булып чыга. Ул 1906 елда икмәк продуктларын эшкәртә һәм сата торган сәүдә-сәнәгать ширкәтен оештыра. Ширкәт милегенә Мансуровның Оса өязе Сараш волосте Башап һәм Тол елгалары буенда урнашкан су, вальцовка тегермәннәре һәм заводы да керә. Ширкәтнең төп капиталы булган 150000 сум 500әр сумнан 300 пайга бүленә.


Мәдрәсәи «Мансурия»


Мөхәммәтгатаның Солтанайда үз акчасына салдырган мәчет манарасына куелган ай алтыннан булып, ул ерактан ук балкып торган. Укымышлы эшкуар, сәүдә хезмәте күрсәтү, төбәк халкын эш белән тәэмин итү өстенә, балаларның аң-белемен ачуга да әһәмият бирә: 1897 елда мәчеттән ерак түгел, күпер аша гына мәдрәсә дә салдыра. Анда белем алу өчен якын авыллардан, өлкәнең күп өяз-шәһәрләреннән дә шәкертләр килгән.


Мәдрәсәдә уку-укыту системасы, дәресләр җәдвәле Казанның атаклы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе үрнәгендә төзелгән. Дини дәресләрдән тыш, татар теле, алгебра, геометрия, физика, химия, география, биология, логика һәм тарих укытылган. Гата хәзрәтнең Казан имамы, «Мөхәммәдия»нең мөдәррисе Галимҗан хәзрәт Баруди белән элемтәсе яхшы булганлыгы мәгълүм.


1905 елгы революциядән соң, мәдрәсәнең абруе Урал буе, Казан, Уфа, Сембер, Саратов, Пенза губернасы татарлары арасында тагын да үсә. Бирегә чит төбәкләрдән килгән шәкертләр ике катлы тулай торакта яшәгән. Мәдрәсәдән мәчеткә йөрү җайлы-уңайлы булсын, аяк киемнәре пычранмасын өчен, Мөхәммәтгата урамга махсус тротуар салдырган.


Мөхәммәтгата булачак муллалардан имтиханны һәрвакыт үзе алган. Әлеге мәдрәсәдә 500дән артык шәкерт укыган. Ул XX гасыр башына 16 класслы затлы гыйлем йортына әверелә. Һәр шәкерт елына 2 сум түләп укыган һәм шуның өстенә, кышка утын китергән. Шәкертләр гадәттә идәнгә утырып белем алган, ятак та идән булган. Атнаның һәр пәнҗешәмбесендә тәртип бозучылар, аеруча, биш вакыт намазны калдыручылар хөкемгә тартылган. Аларны камчы яки таяк белән «сыйлаганнар», идән юдыртканнар, бәдрәф чистарттырганнар. Шәкертләр чиратлап кизү торган.


1912-1913 елларда Солтанай мәдрәсәсе каршында рус класслары да ачылган. Рус теле мөгаллимнәре балалар белән дүрт ел шөгыльләнгән. Ике рус классы булып, берсендә – Солтан Мөхетдинов, икенчесендә атаклы шагыйрь Сәгыйть Сөнчәләй укыткан. Бертуган Сөнчәләйләрнең булачак драматург Риза Ишморат укыган Сараш авылындагы рус-татар мәктәбендә дә укытуы билгеле. Р.Ишморт Рәис Габдукаевка язган хатында бу хакта: «Мин Шәриф һәм Сәгыйть Сөнчәләй абыйларны атнасына өч мәртәбә Солтанай мәдрәсәсенә илтеп куя идем. Алар анда да укытучы вазыйфасын башкардылар. Сәгыйть Сөнчәләйнең Солтанайда рус теле укытуы исемдә калды. Гата хәзрәтне бер генә күрдем. Сәгыйть Сөнчәләйне Сараштан Солтанайга алып барганда гына. Ул яхшы ук стильдә киенгән иде», – дип искә ала. Шәйхулла Тулвинский исә: «Сөнчәләйнең Солтанайга килүе зур әһәмияткә ия. Шәкертләр арасында яңа фикер таралу активлашты. Тормыштагы сыйнфый каршылыклар, уку-укыту процессын яңарту турында сүз алып барды», – дип язып калдырган.


Оса өязе земство депутаты буларак, М.Мансуров 1898 елда Осада җир участогы ала һәм өяздә бердәнбер зур таш мәчет салдыра.


Кызларга да гыйлем фарыз


Мөхәммәтгата хәзрәт турында сөйләгәндә, үзе яшәгән йортка каршы 1910 елда төзеткән кызлар мәдрәсәсен дә искә алырга кирәк. Дөрес, кайбер мәгълүматларга караганда, бу мәдрәсәне хәзрәтнең улы Мәгъсум хаҗи ачкан, дигән фикер дә бар. Кызларга дәресләрне хәзрәтнең хатыны Шәмсехәят һәм Гайшә абыстайлар укыткан. Шулай ук булачак язучы, шул заманда ук Оренбургта чыга торган «Шура» журналында беренче шигырьләрен бастырырга өлгергән Кәрим Әмири дә биредә укыткан, дип сөйлиләр. Районның атаклы шәхесләре – Касыймә Казанбаева, Кәримә Ягъфарова, Хәмдия Габдунаевалар исә шунда белем алган затлы, зыялы кешеләр иде. Кызлар мәдрәсәсендә уку сигез ел булган.


Моннан тыш, авылның башка укымышлы-зыялы ханымнары да кыз балаларны үз өйләренә алып сабак биргән. Мәсәлән, Җәүдә Кариевның хатыны кызларны үз йорты янында махсус төзелгән кечкенә генә йортта укыткан. Кызганыч, бу абыстайның исемен өлкәннәр хәтерләми.


«Йолдыз» газетасы «Мансурия» мәдрәсәсе турында


Казан каласында Әхмәдһади Максуди наширлегендә басылып, дөньяга таралган «Йолдыз» газетасының 1916 елгы 1583 нче санында Шәйхуллаһ Тулбин мәдрәсәи «Мансурия» турында менә ниләр язган: «Уса өязенең Солтанай карьясендә (авылында) «Мансурия» мәдрәсәсе – якынча 25 елдан бирле дәвам итеп килгән бер мәдрәсәдер. Бу мәдрәсәнең дикъкатьне иң җәлеп иткән җире – бинасының гаять мөкәммәл булып, хифзы сыйххәткә (сәламәтлекне саклау) тәмам муафыйк эшләнүедер. Мәдрәсә өч бинадан гыйбарәт булып, беренчесе – буе вә аркылысы унөчәр аршин зурлыктагы бер бүлмә – башлангыч сыйныфларга махсустыр. Икенчесе – аннан зуррак астлы-өстле сигез бүлмәләрдер. Өченчесе – буе илле, аркылысы егерме аршин зурлыкта булып, уртада коридор, коридорның һәр ягында бишәр бүлмә һәм мәдрәсәнең бер башында гаять зур бер залы бардыр. Мәдрәсәнең ашханә, тәһарәтханә кеби нәрсәләре дә бик тәртипле булып, чәйгә вә тәһарәткә кайнар су һәрвакытта әзердер.


Мәдрәсә ихатасында бер мунчасы да булып, атнага ике мәртәбә ягыла, теләгән шәкертләргә нәүбәт белән керергә рөхсәттер. Мәдрәсәне җылыту, юу, себерү кеби эшләрнең һәммәсе хезмәтчеләр тарафыннан эшләнеп, шәкертләргә укудан башка һичбер мәшәкать йөкләтелми. Мәдрәсәдә бер кыйраәтханә дә булып, анда һәртөрле тарихи вә әдәби китаплар күп кенә булуы өстенә, татар газета вә журналларының һәммәсе алынадыр. Кыйраәтханәгә кереп укыр өчен шәкертләрдән кыш буена фәкать егерме биш тиен, авыл халкыннан ике өлеш алынадыр. Бу мәдрәсәдә һәр елны 300дән күбрәк шәкерт җыелып, уку тәртибе – ибтидаи, рөшди, игъдади, гали сыйныфларга бүленеп, сигез мөгаллим вә ике мөдәррис тарафыннан идарә кыйлынмактадыр.


Быел картларга махсус кичке сыйныфлар да ачылып, 40-50 яшьлек картлар бер-ике айда ук яхшы гына «Мөгаллим әүвәл» таный башладылар. Әлеге бичаралар шулкадәр җиңел ысул белән тиз заман язу таныта торган китаплар була торып, бу көнгә кадәр язу белми йөрүләренә үкенеп, шушы рәвешле кыш буе укысак, яхшы гына танып яза белеп чыгабыз, дип, сөенә-сөенә укыйлар.


Бу мәдрәсәнең матди җәһәтен мәдрәсәнең төзүчесе хаҗи Мөхәммәтгата хәзрәт Мансуров җәнаплары тәрбия кыладыр. Мәзкүр хәзрәт дәүләте кулында вакытында мәдрәсәнең бар чыгымнарын авырсынмаенча үз кесәсеннән тота иде, бу елларда да һаман, кулында дәүләте калмаса да, гаять иҗтиһадлыгы аркасында дуст-иш арасыннан иганә җыеп, шулкадәр зур чыгымлы мәдрәсәнең матди җәһәтен һич косурсыз (кимчелексез) тәэмин итеп киләдер.


Мәзкүр хәзрәт шул ук Солтанай авылына 1912 нче елда бик гүзәл бер кызлар мәктәбе дә салдырып, анда һәр елны читтән мөгаллимә китереп, күп кенә кыз балаларны укыттырадыр.


Мәзкүр хәзрәт шул мәктәп илә мәдрәсәнең билгеле бер вакыфы яки ышанычлы бер килер җире юклыгын исәпләп, шуларның киләчәк көндә дә дәвамына берәр ярдәм булмасмы, дип, үткән сәнә мәктәп-мәдрәсә файдасына бер җәмәгать кибете ачарга карар кылып, һәр паен 5 сумнан һиммәт ияләренә билет сата башлаган иде. Кайбер һиммәтле (тырыш) байлардан берәр бай унар, егермешәр билет алганлыктан, пай тиз заман ике йөздән артып, меңнән артыграк сумма белән быел ноябрь башларында Солтанай карьясенә җәмәгать кибете ачылды».


Аңлашыла ки, бу чорда Мөхәммәтгата мәдрәсәсе иң алдынгы уку йортларының берсе булган. Тагын шунысын да искәртергә тиешбез: 1914 елда Мөхәммәтгата хәзрәт бөлгенлеккә төшә, аның кайбер мал-мөлкәте аукционда сатыла, әмма моның белән генә атаклы хәйрияченең дан-дәрәҗәсе, аңа булган ихтирам кимеми. Мәкаләдән күренгәнчә, ул мәдрәсәнең матди хәлен кайгырту өчен башка юллар эзли.



Мөхәммәтгата – депутат һәм генерал


Тирән белемле, рус һәм гарәп телләрен камил белгән, төбәк руханилар башлыгы, үз халкына төрле яклап хезмәт иткән, аның мәнфәгатен хакимият органнарында да яклаган Мөхәммәтгата Мансуров, 1906 елның 16-21 августында Түбән Новгородта үткән III Бөтенроссия мөселман съездында дини комиссия әгъзасы булган,  1912-1917 елларда IV Дәүләт Думасына депутат булып та сайланган. Рәсми чыганакларда, Николай патша аңа генерал чинын биргән, дигән мәгълүмат та бар. Борынгылар сөйләвенә караганда, ул үзенең зур хакимияткә ия икәнлеген раслаучы жетонга да ия булган икән. Җыелышларда бәхәс туса, ул аны өстәлгә куйган, моннан соң беркем дә бәхәсне дәвам итәргә җөрьәт итмәгән. Гомумән, туган җирендә һәм чит-ят шәһәрләрдә Мөхәммәтгата Мансуровның әйткән сүзе үтемле булган.


Күлгә иңгән китапханә


Мөхәммәтгата хәзрәтнең китапханәсе турында аерым әйтергә кирәк. Гаять зур, шәһәр халкын да көнләштерерлек, чын мәгънәсендә гыйлем мәгарәсе була ул. Китапханә шәкертләрне уку әсбаплары белән тулысынча тәэмин иткән, анда Россиянең төрле шәһәрләрендә, гарәп илләрендә нәшер ителгән китап һәм газета-журналлар укырга мөмкин булган. Казаннан да әдәби китапларны бик күпләп алдырганнар. Әмма китапханәнең язмышы фаҗигале тәмамлана. Илдә хакимият башына большевиклар килеп, алар тарафыннан янаулар башлангач, китапларның күпчелеге махсус эшләнгән тартмаларга тутырыла, читләре сумала белән сыланып, күлгә батырыла.


Халык әйтсә – хак әйтә


Туган халкы өчен игелекле эшләрне күп башкарган Мөхәммәтгатага якыннары искиткеч зур хөрмәт күрсәткән. Авылларда аның килүе зур бәйрәм тантанасына әверелгән. Җәен Мөхәммәтгатаны авыл халкы урам-ишегалларын себереп, кыш булса, карларын көрәп, ачык йөз, якты чырай белән каршы алган. Мөхәммәтгата хәзрәт катнашында үткән җомга намазларында халык мәчеткә сыймаган, ишегалларына кадәр намаз уку мәйданына әверелгән.


Мөхәммәтгата хәзрәт авылдашлары белән һәрчак киңәшеп яшәгән, аларның сүзенә колак салган. Әйтик, авылда су тегермәне төзү турындагы планны да ул авылдашлары белән бергә тикшерә. Мөхәммәтгата хәзрәт ул тегермәнен Толның Хисмәт тау итәгендә төземәкче була, әмма авылдашлары, су басу куркынычын исәпкә алып, тегермәнне агымның түбәнрәк өлешенә күчерергә киңәш итә. Мөхәммәтгата хәзрәт авылдашлары киңәшенә колак сала һәм тегермәнне Башап белән Тол кушылган урында төзетә.


Хезмәтче Кавый


Мөхәммәтгатаның тагын бер изге эше турында язмыйча ярамас. Ул гаять киң күңелле кеше, гади халыкның хәленә керә белгән, ятимнәрне аталарча кайгыртучанлыгы белән халык күңелен яулаган. Хәзрәт үз йортының ишегалдында ятимнәр һәм ярдәмгә мохтаҗлар өчен йорт төзеткән. Биредә яшәүчеләрне ул үз хисабына ашатып-эчерткән, киендергән һәм укыткан. Укып чыкканнан соң, эш белән дә тәэмин иткән.


Исама ага Уразаев «Исемдә калганнар» дигән язмасында менә ниләр яза: «Минем әтием Әрҗән авылында дөньяга килә. Әтиемә яшь ярым булганда әти-әнисе үлеп китә. Әрҗән авылының мулласы Сәмигулла әтиемне алты яшенә кадәр тәрбияләп үстерә, аннан Кавыйны Солтанайның мөхтәрәм кешесе Мөхәммәтгатага тәрбиягә тапшыра. Кавый тырыш, хезмәт сөючән бала була. Мөхәммәтгата хәзрәт Кавыйны мәдрәсәдә укыта, шул ук вакытта Кавый аңа хезмәт тә итә. Тулай торакта яшәүчеләр өчен ул су кайната яки кубовщик хезмәтен үти. Мәдрәсәне тәмамлагач, Кавый, хәзрәтнең йорты янындагы таш кибетендә сатучы хезмәтен үти. Солдатка алынып, биш ел хезмәт итә. Хезмәт срогы тәмам булуга, ул Солтанайга кайта һәм яңадан Мөхәммәтгата хәзрәт янында хезмәт итә башлый. Хәзрәт дөнья күреп кайткан Кавыйга сатучы, товар склады мөдире, ак он заводы управляющие вазыйфаларын ышанып тапшыра. Егетне үзендә хезмәт иткән һәм тәрбияләнгән Минҗамал исемле кызга өйләндерә, ләкин аның гомере кыска була. 1917 елда Кавый Сәгыйдә Хисамый кызына өйләнә. Илдәге революция ялкыны Солтанайны да читләп үтми. Хәзрәткә куркыныч яный. Менә шул көннәрдә хәзрәт, Кавый белән исәп-хисап ясап, аңа Күперле Башап авылыннан бер йорт бирә. Кавый хатыны белән Күперле Башапка килеп урнаша. Гражданнар сугышыннан соң, Кавый Сараш волосте канцеляриясендә тегермәннәр буенча инспектор вазыйфасын үти. Күперле Башапта беренче колхоз оештыручы һәм аның беренче председателе дә булып тора ул. Халык арасыннан колхозга каршы торучылар Кавый турында: «Колхоз тамырына балта чабарга йөри», – дип донос ясыйлар. 1930 елда Кавыйны гаиләсе белән кулга алалар һәм Первоуральск шәһәренә сөрәләр. Кавыйның гаиләсе 8 кешедән тора – 4 малай, 2 кыз, хатыны һәм үзе. Первоуральск шәһәренә сөрелгән кешеләр кирпеч заводы төзи, 5x7 метрлы бүлмәдә 4 гаилә яши, һәр гаиләдә 6-7 бала. Бүлмә кысан, һава җитми, санитария шартлары начар, ике катлы нарларда йоклыйлар. Шул шартларда яшәргә һәм эшләргә кирәк. Халык арасында тиф авыруы башлана. Кавыйны һәм ике улын бу үлем алып китә, аларны Первоуральск зиратында җирлиләр. Балалары Мөнибә, Зыя, Исама, Сәмига исән кала». Хәзрәтнең уң кулы булган ятим, тырыш һәм тугры хезмәтче Кавыйның язмышы шулай тәмамлана.


Башаптагы оҗмах йорты


Бөтен Урта Уралның белемгә сусаган егетләрен үзенә тартып торган Солтанай мәдрәсәсен, Мөхәммәтгата хәзрәтнең төзек, җыйнак хуҗалыгын (ике катлы, калай түбәле, акка буялган йортын, абзар-сарайларын), шулай ук Оса, Мәкәрҗә, Пермьдәге йортларын искә алганда, Солтанай кешеләре бу тырыш һәм ярдәмчел затның Башаптагы дача-бакчасын аеруча яратып сөйли. «Оҗмах иде ул. Ап-ак койма белән уратып алынган. Йорт – түгәрәк күл уртасында, шунда ук алма бакчасы да бар, күлдә Чулманнан китереп җибәрелгән балык, аккошлар... Күл өстендәге асылмалы күпердә аллы-гөлле чәчәкләр үсеп утыра. Искиткеч хозурлык. Гражданнар сугышы елларында бөтенесе юкка чыкты: мәдрәсәсен, тегермәнен ут төртеп яндырдылар. Балыклы күл дә кибеп корыды», – дип ачынып сөйли авылдашлар. Мөхәммәтгатаның Оса шәһәрендәге ике катлы йорты әле дә тора, әмма аның кәрнизеннән «Гата Мансуров» дигән сүз генә юкка чыккан.


Каһәрләнгән онык


Мөхәммәтгата хәзрәт турында сөйләгәндә, аның берничә мәртәбә хаҗ кылуын да әйтергә кирәк. Ул, халыкка дини һәм дөньяви белем бирүне оештыручы гына түгел, үзе дә фарыз гамәлләрне үтәп яшәгән, ата-бабаларыбыз традицияләренә, гореф-гадәтләренә тугрылык саклаган, бозучыларга исә кискен каршы чыккан. Мөхәммәтгатаның биографиясендә бүгенге буын кешеләренең аң-акылы төшенмәслек бер факт та мәгълүм.


Хәзрәтнең оныгы Әмин Мансуров, Гражданнар сугышында кызыллар ягында катнаша, өяз комиссары була, Алласызлар сафына, күнегелгән тормышны җимерүчеләр ягына баса. Кызыллар белән китеп өлгермәгән Әмин Мансуровның үле гәүдәсен тереләрдән дә ныграк җәберлиләр: Тол аръягына чыгарып ташлыйлар, әмма дуслары аның җәсәден төнлә авыл зиратында җирли. Мөхәммәтгата Мансуров оныгын яңадан казып алдырта һәм елга аръягына чыгарып күмдертә. Иманлы, гомер буе дингә тугры хәзрәтнең карары катгый: «Дәһриләргә мөэмин-мөселман зиратында урын булырга тиеш түгел! Туган-тумачага, хәтта бала-оныкларга да ташлама юк!» Хәер, ул чакта моңа гаҗәпләнерлек тә булмагандыр. Әйтик, тормыштан үз теләкләре белән китүчеләрне, асылынып үлүчеләрне дә гомуми зиратка күммәгәннәр, алар өчен икенче зират булган. Тик бу зиратның кайда булганлыгын картлар, ни өчендер, хәтерләми.


Гомер азагы


Мөхәммәтгата хәзрәтнең дә гомере аяныч тәмамланган. Революция көннәрендә тирә-юньгә ямь-нур сибеп торучы мәчетнең алтын ае киселә. Ай, киселеп төшүгә, сазга батырып юк ителә. Шул ук көннәрдә мәдрәсәне дә яндыралар. Ак он заводын сүтеп, Бардага алып китәләр, аның аскы катына – клуб, ә өстендә төрле  дәүләт оешмалары урнаша. Ятимнәр йорты да күчерелә, хәзер анда Нәҗмевафа апа Кариева яши.


Хәзрәтне Солтанай авылына килеп кергән латыш укчылары кулга ала һәм, тире дуплый торган зур казанга бастырып, Сараш авылының базар мәйданына, халык алдына хөкемгә алып килә. Хөкем ике көн бара, бик күп халык җыела, халык хәзрәтне исән калдыруны таләп итә. Кешелеклелек, намуслылык, мәрхәмәтлелек җиңеп чыга – Мөхәммәтгатаны халыкка эшләгән игелекләре коткарып кала. Байлык-мөлкәте тар-мар ителгән хәзрәтне бер асравы үз тәрбиясенә ала. Мөхәммәтгата аның кулында 1924 елда дөнья куя. Хәзрәтне соңгы юлга озатырга күрше авыллардан һәм районнардан бик күп кеше килә. Мөдәррис, имам-хатыйп, хәйрияче, депутат, генерал, данлыклы миллионер, сәүдәгәр һәм күпләрнең остазы, хаҗи Мөхәммәтгата Мансуровның тормыш юлы шулай тәмамлана.


Шәкертләр


Мөхәммәтгата хәзрәт мәдрәсәсен тәмамлаучыларның күбесе зыялы, кешелекле, хезмәт сөючән, намуслы булган. Язучы-шагыйрьләр Кәрим Әмири, Шәйхулла Тулвинский, Нурулла Ягъфәров (Нурулла Сандугач), мәгърифәтче Рәхимҗан Атнабаев  – аның укучылары. Шунда ук аның булдыклы уллары – Касыйм, Мәгъсүм һәм Миргалим да белем ала. Соңрак алар да әтиләре кебек үк эшкуар һәм дин эшлеклесе булып җитлегә. Күп шәкертләр Совет хакимиятен оештыруда башлап йөргән. Мәсәлән, Хөснулла Кариев, Мөгатасим Казанбаев, Гыйлемулла Кузяшевлар Сараш авылында Совет власте урнаштырган, Мөхәммәт Габдукаев исә Солтанайда беренче авыл советын төзүче.


Мөхәммәтгата хәзрәтнең йорты революциядән соң белем-мәгариф учагы булып торган, анда совет мәктәбе эшләгән. Төп йорт һәм ишегалдындагы биналар класс итеп җайланган, мәктәп балаларга дүртьеллык белем биргән. Укытучылар, гадәттә, хәзрәт мәктәп-мәдрәсәсен тәмамлаган шәкертләр, Оса шәһәрендәге татар мәктәпләре өчен укытучылар әзерли торган курсларда белем яңартып, советча укыта башлаган. Менә алар: Гарәфи Туктамышев, Фазыл Әминов, Зәкия Нәбиева, Мөхәррәм Хәйдәров, Касыймә Казанбаева, Гаптелҗан Казанбаев, Мирзый Габдукаев, Мөхәммәтҗан Габдукаев, Габдрәхим Имәнгулов. Шулар арасыннан абыйлы-энеле Мирзый һәм Мөхәммәтҗан Габдукаевлар, Фазыл Әминов, Нәҗмехан Нәбиев – репрессия корбаннары.  

Теги: Гөлҗиһан Мәсәгутова Аида Габдукаева Яңалыклар Тарихи мирас

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру