Журнал «Безнең мирас»

Сирәк талант иясе иде

ТАССРның халык артисткасы Нәфисә Василова (Анастасия (Нәчтүк) Петровна Васильева) гомере буе Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшләп, татар җыр сәнгатен халкыбызга җиткерә. Халык арасыннан үсеп чыгып, җыр сәнгате күгендә балкыган, сирәк очрый торган моңлы тавышы белән тамашачыларның мәхәббәтен яулаган, энҗе бөртегедәй якты, талантлы җырчы була ул.


Нәфисә Василова

Нәфисә Василова 1943 елның 15 гыйнварында ТАССРның Теләче районындагы Субаш авылында Кәтернә түти белән Питер дәдәйнең гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. Төпчекләре – Настялары тугач, әтиләрен сугышка алалар, ни кызганыч, күп тә үтми, ул Сталинград янында дошманга каршы сугышта һәлак була.


Настя (Нәчтүк) мәктәптә укыганда, укытучылары аның җырларга сәләтле булуын сизеп алалар, кечкенә кыз төрле чараларда җырлый башлый. Авыл клубындагы үзешчән сәнгать түгәрәгенә йөри ул. 1955 елда алар Казанга күченәләр. Анастасия укуын Казан шәһәренең 113 нче мәктәбендә дәвам итә. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, ул төзелеш училищесына кереп, маляр-штукатур белгечлеге ала һәм маляр булып эшли. Анастасия аннары «Светоч» кондитер фабрикасы, Казан елга порты хезмәткәре дә, Казан «Идел» тегү берләшмәсендә (1964-1965 нче елларда) тегүче дә була. Кайда гына эшләмәсен, Настя-Нәфисә җырларга бик ярата, үзешчән сәнгатьтә актив катнаша.


1965 елда ул Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең җыр һәм бию ансамбленә җырчыларга конкурс игълан ителүе турындагы белдерүне күреп ала һәм, җырчы булу өмете белән үзен сынап карарга була. Махсус музыка белеме булмаса да, киң диапозонлы, сирәк очрый торган түбән (контральто) тембрлы тавышка ия талантлы кызны ансамбльгә алалар. Шулай итеп, 1965 елның 17 февралендә ул Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле хорында җырлый башлый. 1966 елда кыз ансамбль составында Монголия Халык Республикасы буйлап гастрольләрдә була. 1969 елдан инде ул ансамбльнең солисткасы – Нәфисә Василова буларак чыгыш ясый. Ул, ансамбльгә кушылып, татар халык җырларын – «Гөлҗамал», «Тәфтиләү», «Беләзегемйөзегем», композитор Солтан Габәшинең «Кәккүк»ләрен иң оста башкаручыларның берсе булып таныла. Нәфисә Василова, эшли башлагач, ул вакытта ансамбльдә баянчы, халык уен кораллары оркестры группасы җитәкчесе булып эшләгән Марс Макаровка җыр язуын үтенеп мөрәҗәгать итә. Марс Макаров күренекле шагыйрь Хәсән Туфан сүзләренә «Киек казлар»ны язган була, ул әлеге җырны башка җырчыларга инде күрсәтеп караса да, берсе дә башкарырга җөрьәт итми. Марс Макаров үзенең «Сәнгатебез йолдызлары» китабында бу хакта болай дип яза: «...Мин, Казан музыка училищесын тәмамлап, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә баянчы булып эшли башладым. Шул вакытта яшь, чибәр Настя Васильеваны безнең ансамбльгә эшкә алдылар. Түбән тавышлы җырчы булса да, милли бормаларны ул бик оста башкара иде. Менә шул кыз (без аны назлап Нәчтүк дип йөртә идек) бервакыт миңа:


– Марс абый, радиодан Сезнең баянга язган көйләрегезне тыңлаганым бар, ник бер дә җыр язып карамыйсыз? – дигән иде.


– Сеңлем, – мин әйтәм, – җыр язып караган идем, тик, нигәдер, җырчылар кабул итмәделәр. «Пешеп» җитмәгән, диделәр. Риза булсаң, сиңа бер җырымны тәкъдим итә алам, – дидем.


– Нинди җыр ул? – дип, шундук кызыксынды Настя. – Кем сүзләре? – дип тә сорап куйды.


– «Киек казлар». Хәсән Туфан сүзләре.


Нәфисә Василова Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле хоры белән чыгыш ясый. 21 гыйнвар, 1977 ел

Настя бу җырны өйрәнү вакытында аның үзенчәлеген ачу өчен күп көч һәм тырышлык куйды. Тиздән без әлеге җырны радиога да яздырдык. Нәфисә (мәгълүм сәбәпләр аркасында Настя үзен Нәфисә Василова дип атый иде) башкаруында «Киек казлар» җырын халык бик яратып кабул итте. Бу җыр туган җирләреннән аерылып, чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезгә дә хуш килде бугай. Эчтәлеге дә язмышларына тәңгәл бит...»


Әлеге искиткеч матур җыр тыңлаучылар соравы буенча эфирда гел яңгырап тора. Композитор А.Ключарев аны тора-бара ансамбль хоры һәм махсус Нәфисә Василова тавышы өчен эшкәртеп эшли һәм ул ансамбль репертуарының алтын фондына керә. «Яшьлегем эзләре» (М.Шиһапов сүз., С.Садыйкова көе), «Уралым» (А.Игебаев сүз., М.Макаров көе), «Яшьлегем тугае» (Ф.Шәфигуллин сүз., З.Гыйбадуллин көе) һәм башка бик күп җырлар җырчы тарафыннан зур осталык белән башкарылалар.


Нәфисә Василова ансамбль белән Туниста фольклор коллективларының IX халыкара Карфаген фестивалендә уңышлы чыгыш ясый. Италия, Мальта, Көнбатыш Африка илләрендәге чыгышлары да югары бәяләнә. Беренче Бөтенроссия (1978), икенче Бөтенроссия (1986) смотрларында катнашып, Нәфисә Василова лауреат исеменә лаек була. 1979 елда аңа «ТАССРның халык артисты» дигән мактаулы исем бирелә.


Музыка белгече Филүсә Арсланованың Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең 70 еллыгына багышлап төзегән китабында Нәфисә Василова турында язган мондый юллары бар: «...1991 елда ансамбль Филармониядән аерылып чыга, һәм, вакыт үтү белән, коллективның көче, абруе үсә бара. Нәфисә, эстрадада эшләү нияте белән, Уфа, Казакъстанның Алма-Ата филармонияләренә китеп карый, әмма Казан, ансамбль сагындыра. Ул кире кайта. Казакъстанда эшләгәндә «Моңайма» дигән казакъ җырын яратып тыңлыйлар. Ул чорда концерт бригадасына Сахалиннан килгән япон музыканты Нәфисәгә япон җырын өйрәтә. 1987 елда, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән Япониягә баргач, Н.Василова шушы җырны башкара. Японнар җырның дөрес җырлануына гаҗәпләнәләр иде, ди җырчы үзе. Ул Сара Садыйкова белән дә элемтәдә була. Композитор Сара Садыйкова Нәфисәне телефон аша эзләп табып, аны өенә чакыра һәм Гөлшат Зәйнашева сүзләренә иҗат ителгән «Үз илемдә» дигән җырны тәкъдим итә. Аннан соң Нәфисә «Әйтергә микән, әйтмәскә микән» (Ә.Закиров сүзләренә) җырын өйрәнә. Нәфисә Василова кемдер җырлаган җырны кабат яздырырга яратмый. Ә халык җырларына килгәндә, җыр нәкъ менә «Нәфисәнеке» икән, ул аны рәхәтләнеп башкара...»


Нәфисә Василова Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә егерме биш ел эшли, тик, кызганыч ки, пенсиягә чыккач, эшсез кала. Дөрес, аны төрле чараларга чыгыш ясарга чакыргалыйлар. Әмма тавышы әле көчле чагында шулай кинәт эштән – сәхнәдән китүен бик авыр кичерә җырчы, нәтиҗәдә, аның сәламәтлеге какшый. Нәфисә Василова 2006 елның 16 июнендә вафат була. Бүгенге көндә Теләче районындагы Субаш авылының яңа урамнарыннан берсе Нәфисә Василова исемен йөртә.


Алсу Хәкимова


"Безнең мирас". - 2023. - №1. - Б. 101-103. 


Теги: Алсу Хәкимова Яңалыклар Сәнгати мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру