"Шуның кебек хатының булса икән!"
Ялта-Севастополь-Украина. 1926 ел, май.
24ендә. Без Гурзуфка киттек. Бу тирәдәге виноград басуларын санап та, язып та бетерерлек түгел. Гурзуф тирәсендә тәмәке басулары да бик күп. Гурзуфка төшә торган юл бу виноградниклар арасыннан борылып-борылып барып төшә.
Гурзуфның гомуми күренеше
Гурзуф – читтән бик матур күренешле татар авылы. Ул бик муафыйк урынга утырган. Шимальдән Яйла тавы, гарептән – Ай-Даниль, шәрыктан – Аю-Даг аны төрле җилләрдән саклый. Шунлыктан һавасы һәрвакыт җылы.
Гурзуф – типичный татар авылы. Йортлар матур, ләкин урамнар тәртипсез. Мәчетен карадык. Кырымда беренче мәчет, ди. Бик матур эшләнгән.
Борынгыдан калган бер крепость хәрабәсен карадык. Бер скалага мендек. Моннан борынгы Чехов йорты һәм Пушкин йорты, Пушкин гроты, Адалар күренәләр. Бу скаланың диңгезгә барып чыга торган бер кызык туннеле бар.
Гурзуфта 12 дисәтинә урын били торган паркта курортлар бар. Парк бик шәп. Анда бөтен нәрсә бар. Төрле фонтаннар күп. Ләкин хәзер берсе дә су атмый, карамаганнар. «Ночь» дигән фонтан бик матур, ул 60 җиреннән су чыгарып торган. Тагы «Беренче мәхәббәт», «Рахиль», «Нимфа» дигән матур фонтаннар бар. Алар да бозык.
Паркта диңгез буенда обедать иттек. Пушкин өен карадык, ягъни Раевскийларда Пушкин кунак булып яткан йорт. Бу 1820 елда булган. Пушкин платаны, Пушкин кипарисы дигән агачлар бар. Боларны карый-карый без байтак җәяү бардык. Җиргә ятып үсә торган алма агачы, груша бакчасы күрдек.
Гурзуфның җир тетрәү вакытында да исән калып, 1930 елда большевиклар тарафыннан җимертелгән мәчете
Безнең 3 нче тукталыш мәшһүр Никитский бакчада булды. Кырым ярыматавының бөтен флорасын җыйган бу кыйммәтле сад 1811 елда төзелә башлаган. Ришелье дигән герцог башлаткан. Монда хәзер Наркомзем хөкеме. Янында Магарач исемле вино склады бар.
Бакча Кырымда гаҗәеп шәп урыннардан санала. Һәр Ялтага килүче аны күрүне беренче планда тота. Монда Кырымның бөтен агачын, чәчәген күрәсең. Менә төз, тигез, купшы кипарис аллеясы, менә пальма аллеясы, менә башкалар. Монда виноград кына 420 сорт санала. Чәчәкләрдән розаның гына 3000 төрлесе бар. Матурлык, хушлык җирендә. Хәзер әле ул элекке шәплеген җуеп, яңарып җитә алмаган.
Гурзуф авылында диңгез буенда уйнап йөрүче татар балалары
Агачның гаҗәепләре бар. Аксыл гына яшькелт яфраклы серебристый кленмы, ботакларын аркылыга җәеп берүзе әллә никадәр урын алган агачлармы, меңьеллык, биш йөз еллык агачлармы, һичбер кабыксыз яп-ялангач көе үсеп утырган агачлармы, кып-кызыл гәүдәлеләрме, чәчәге бер акка, бер кызылга әйләнә торган агачлармы – бөтенесе бар. Лимон, банан, бамбук агачларын карадык. Меңьеллык агач астында хәл җыйдык. Һич язып бетәрлек түгел. Ак, кызыл, ал, сары, саргылт, күк, кызгылт чәчәкле агачлар тулып ята. Гаҗәп матур пальма аллеясы янында рәсем алдырдык. Мин ялгызым, японский роза кочаклап, чәчәкләр, пальмалар арасында рәсем алдырдым.
Моннан кайтышлый «Сәлам» дигән винный складка туктадык. Төрле винолар алдык. Халык күңеллеләнде. Доктор хатыны бөтенләй ямьләнде, бөтенләй көлде. Булгач-булгач, шуның кебек хатының булса икән!
Гурзуфтагы татар хатын-кызлары
27сендә китү хәзерлеге башланды. Обедтан соң Җәгъфәр килде. Ул миңа кырым татарларының җырларын язып алып килгән. Җырлап карадык. Озак утырды, вино эчтек. Аңа бер рәсемемне бирдем. Соңынтын диңгез буена бардык, скверда йөрдек. Ул мине татар кызлары, татар җегетләре белән таныштырды. Аннан картинага кердек. Монда киноларның җәйге махсус ачык заллары бар. Кинодан соң кафеда мороженый ашадык. Ай яктысы белән диңгез өсте шулкадәр матур иде – прелесть!
28ендә иртә торып бакчага чыктым. Барып үлчәндем. 3 пот 3 ½ кадак, шәп булган. 3 пот 5 ¼ кадакка җиткән идем 15 көн элек. Хәзер 3 кадак. Арту белән Кырымнан китәм. Кайтып җиткәнче ул да бетәр. Белмим, ничек итеп яңадан хәл җыярга юл табармын. Авыруым яхшы булды, анысында сүз юк. Тик артмау күңелле үк түгел.
29ында. Иртүк торып җуындым, киендем, җыендым. Матур бакчага чыгып Кырымдагы актык көнемне дәфтәргә язып утырдым. Хуш Кырым, Ялта! Мин тагы килергә йөрәксенеп китәм. Килергә тырышырмын. Мин синнән туймадым.
Пансионның зур балконында диңгезгә карап тирбәнмәле урында тирбәнеп утырып Кырым хакындагы җырларымны җырладым. Әллә ничә ел торган бер җирдән аерылган кебек тәэсир итә бу китү.
Сәгать 10да автомобиль килде. Мине ямьле, җаныма ягымлы Ялтадан аерырга килгән ул. Бакчадан бер ак роза чәчәге өзеп күкрәгемә кададым да, хушлашып, кипарислар арасыннан үткән биек таш баскычтан төштем. Автомобиль, дулап, алга үрләде.
Хәзер бөтен җир таныш. Пансион калды. Садовая калды. Виноградный калды. Боткинская калды. Фәүҗан күпере, әнә «Сәлам» рестораны, әнә диңгез буендагы сквер, әнә пляж, менә Бохара әмире сарае, менә чокырлар... Бар да берәм-берәм калалар. Без автомобильдә 8 кеше. Бар да курорттан кайтучы авырулар.
Юлда пассажирлы автомобильләр күп. Тау үрле, түбәне дип тә тормыйлар, гакылдан шашып очалар гына. Бу якның сиксән бормалы юлларында аслыөсле булып автомобильләр тезмәсе күренә.
Ялта калды. Ливадияне, Гаспра, Караиз, Мисхор, Алупкаларны үттек. Ул гел диңгез буеннан бара. АйПетри сихерле күренеше белән күзләрне үзенә тарта-тарта җыраклый. Автомобильнең барган юлын уйлап карасаң, коточкыч. Ул биек таулар битеннән, һич уйламаган җирләрдән юл ярып бормалана-сыргалана бара. Уңда – биек таш-тау, сулда түбәндүк – диңгез. Таштауларның өскә аварга торган әллә нинди кот чыгарлык хәлдәгеләре бар. Асларыннан үткәндә ихтыярсыз куркасың. Диңгез, бердән, күп аста. Диңгез өстенә яткан күпереп-күпереп торган ак болытлар да бездән түбән торалар. Диңгез буенда гел агачлык һәм дачалар. Шунлыктан күренеш карап туймаслык матур. Менә шул матурлык дөньясыннан без аерылабыз инде.
Байдар исемле авылга туктадык, аш ашадык. Авыл татарныкы. Кырым татарлары арасында актык булышлар.
Автомобиль 90 чакрымлык Севастопольгә 4 сәгать барды. Туры вокзалга алып барып төшерде.
Мин вагонда. Кырымнан алып качачак поездның үземә билгеләнгән 11 номерлы койкасында. Вагон чиста. Иптәшләр бар да Ялтадан килүчеләр. Теге Гурзуф экскурсиясендә бергә булган ямьле кыз малоруска Валентина Ивановна Глебович та бер вагонда. Аның белән якын дуслар кебек күрештек.
Поезд Севастопольдән кич сәгать 9да кузгалды. Бакчасарайга кадәр йокламый карап барырга булдым. Иртә белән торганда без Украинада булачакбыз. Шуңа күрә йоклыйсы, Кырым күренешләреннән, һавасыннан аерыласы килми. Севастопольдән беренче станция Билбәк булды. Ай яктысында тәрәзәдән карап бардым. Бу ике арада бер-бер артлы дүрт тоннель үтелә. Иң озыны 284 сежень. Төн булгач, кызыгын күреп булмады.
Тәрәзәдән бу тирәнең озынлыгы белән шөһрәтле кипарисларын карап бардым. Бакчасарайга җиттек.
Бакчасарай күңелгә байтак тәэсир ясый. Иң беренче «Тәрҗеман» гәзите белән Исмәгыйль Гаспринский күңелгә килә. Бер вакытлар Бөтенрусия татарларына бердәнбер гәзитне таратып, фикерләрен ачып торган бер шәһәр. Икенчедән, татар ханнарының пайтәхете. Монда хан сарайлары бар.
Актык кат татар җегетләрен күреп, сөйләшүләрен ишетеп, вагонга кердем. Поезд кузгалып китү белән: «Хуш, Кырым!» – дип, йокларга яттым. Поезд җуатып тирбәтте, йоклатты.
30ында. Мин торганда Украинада идек инде. Бик ямансу тоелып, җылыйсыларым килде. Кырымны нык сагындым. Аны сагынып җырладым. Җәгъфәр дә исемә төште. Тагы төнлә үтеп, Кырым ярыматавының башланган җирен күрә алмадым. Юлның бөтенләй су эченнән бара торган җирләре бар, ди.
Украинада да яз инде. Агачлар яфрак ярып беткән. Арыш баш кыскан. Җаңгырлар бар һәм без дә җаңгырга очрадык. Майның матур җәе хәзер. Карап бару күңелле. Кругом яшеллек. Бу якның да үзенә күрә матурлыгы бар.
Май көннәре. Юл буйлары агачлык. Алар саф рәвештә яшелләр. Үләннәр ямьяшел. Матур. Шатлыклы. Карап бару зәвыклы. Кырым ягы үзенең бөтен җиргә аерым матурлыгы белән җанны рәхәтләндерсә, безнең бу як күптән күреп ияләшкән, үзләшкән матурлыгы белән күңелле, ямьле. Күзләрне рәхәтләндереп гиздерерлек тигезлекләр. Җыраклардан күренгән авыллар, урманнар, сулар, күлләр, майга махсус матурлыклары белән күңелдән үзен алалар. Поезд юлы буйлап утыртылган агачлар, матур-матур күренешләр күп монда, ягъни Украинада да. Шат, яшь, күңелле кешеләр карап калалар. Май бәйрәм итә.
Лазовая станциясендә безнең юл азрак борылды. Моңарчы койкамда артыма таба бара идем, инде каршыга бара башладым. Кырымның кай якта калганын да белеп булмый инде.
Харьковта Валентинам төшеп калды. Дусларча хушлаштык. Вокзалда аш ашадым. Бу якта полный җәй. Яшеллек, матурлык. Тәрәзәдән карап арып, туеп булмый. Безнең якта ничектер.
Курски шәһәреннән үттек. Зур шәһәр. Орелдан үткәнче йокламый бардым. Жуликларыннан сакландым, йоклаганда нәрсә алдырулар була.
31ендә. Йокыдан торганда Тула шәһәрен үткән идек. Мәскәү 2 сәгатьлек җирдә тора. Кырым җыракта-җыракта калды. Бу якларда да җәй. Агачлык, яшеллек, яшьлек күзләрне бәйрәм иттерә. Вагон тулы Кырымнан, Ялтадан кайтучыларда бер җуаныч иде. Инде алар белән дә таралышабыз. Поезд бик шәп бара. Сәгатькә 35 чакрым чамаладык, 40 чак-рым диючеләр дә булды. Берәү 48 чакрым дип дәгъва итте.
Мәскәү күренде. Тамаша итеп бардым. Мәскәүгә килү бер көн килгәндәге кебек йөрәгемне селкетмәде.
1 июнь. Сембердә Волганы чыктык, күпер озын. Уйламаганнан Волганы да күрергә туры килде. Бу якка чыккач, татарлар күбәйде. Станцияләрдә дә аларны күп күрәсең. Кырым иде – татарын аңлап булмыйдыр иде; Мәскәү тирәсе иде – гел урыс иде; ә монда – нәкъ безнеңчә сөйләгән татарлар инде.
Мәләкәсне үттек. Аның тирәсе урманлык. Матур. Бөгелмәне үттек. Ул Татарстанда. Бу тирәләрдә әле эреп бетмәгән карлар бар. Халык чәчү эшеннән бушап бетмәгән.
Бу тирәләрдә гел мәчетле татар авыллары, гел татарлар. Ютазы дигән станциядә күп татар хатын-кыз, ир-җегет поезд каршылады. Һәммәсе нәкъ казан татарларынча киенгәннәр. Гармун-скрипка парлап татар көен әйттерә. Нәкъ татар бәйрәме. Нәкъ Татарстан.
Кандыра станциясендә дә күп татарлар каршылады. Ләкин монда бар да сата. Аларның тортлар пешереп чыгарулары урысларны аптыратты. Мин монда татар җегетләре белән күп сөйләшеп тордым. Алар кием-салым да искене ташлаганнар. Авылларында 7 комсомол бар, ди. Шуның 4есе – җегет, 3есе кыз икән. Шулар ук театрлар да куеп алалар икән. Һәммәсенең комсомолланырга дәрте зур. «Картлар эзе белән барып булмый инде», – диләр. «Тик яхшы руководитель юк. Шунысы читен, шунысы гына безне аптырата», – дип зарланалар. Болар, яхшы юлбашчысы булганда, бөтен авыл яшьләренең агылып керергә хәзерлекләрен сөйлиләр. Намазга бармыйбыз, дин тотмыйбыз, диләр. Үзләре гәзит укыйлар икән. Мин аларга байтак нәрсә сөйләдем. Курыкмый, тартынмый яратып тыңладылар.
Бүздәк авылын карап үттем. Поездда әллә нинди марҗалар белән дуслашып беттем. Уфага нәкъ 3 сутка дигәндә җиттек.
8 июньдә. Уфада 5 көн яттым. Уфадан, Златоуст тимер юлы белән Златоуст шәһәре һәм Урал таулары аша Миасска килдем; Миасстан трест атлары белән 350 чакрым җир кайттым. Баймакка июнь 16сында кайтып җиттем. Сәяхәтем нәкъ 2 ай да 10 көнлек булды. 700 сумлап акча бетердем.
Текстны басмага Рәйсә Шәрәфиева әзерләде.
"Безнең мирас". - 2022. - №4. - 32-38 б.
Көндәлекләрдән кыскартып бирелә. – Ред.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА