Журнал «Безнең мирас»

Шомырт дәвалый

Медицинада шомыртның җимешләре, сирәк кенә кайрысы кулланыла. Җимешләрендә флавоноид һәм антоциан матдәләр, алма һәм лимон кислоталары, С витамины, каротин, шикәр, дуплау матдәләре, эфир мае бар. Моннан тыш, төшләрендә, шулай ук чәчәкләрендә, яфракларында һәм кайрысында глюкозага һәм иң агулы матдәләрнең берсе булган синил әчелегенә (кислотасына) таркалучы амигдалин гликозиды бар.


Балачакта эч йомшаган вакытта әбиләребез келәттә эленеп торган янчыктан кипкән шомырт алып бирә торганнар иде.


Шомырт кайрысы эч киткән очракларда табигый дару буларак кулланыла. Мәсәлән, аның үт һәм сидек кудыру сәләте бар; кайрысыннан ясалган төнәтмә радикулит булганда ярдәм итә, яфракларыннан ясалганы тамак төбе авыртканда һәм йөткергәндә файдалы. Подагра авыруы һәм диабет булганда шомырт дәвасы тәкъдим ителә. Бу җимешнең төнәтмәсе теш сызлавын киметә (берничә җиләген чәйнәп, авырткан урынга куеп торырга була), шулай ук аны күзләрнең лайлалы тышчасы ялкынсынганда да кулланалар.


Шомырт төнәтмәсенең баш авыртканда да файдасы тия. Моның өчен мондый рецепт белән төнәтмә әзерләнә: шомыртның 10 г коры кайрысы алына, аны ваклап, 1 стакан суга салырга һәм кайнатырга кирәк. Шуннан соң сыгып сөзәргә, беренче күләменә кадәр җитәрлек итеп кайнаган су өстәргә. Кабул итү тәртибе: ашар алдыннан көненә 3 тапкыр 1/3 стакан эчәргә.


Халык медицинасында шомыртны потенцияне күтәрү чарасы дип исәплиләр. Моның өчен кайнар суга 25 җимеш салып ясалган төнәтмәне ярты сәгать җылыда тоталар һәм көненә 4 тапкыр 2шәр аш кашыгы эчәләр. Әлеге төнәтмә эчәклек яки ашказаны эшчәнлеге бозылганда да ярдәм итә.


Витаминнар һәм микроэлементлар мәсьәләсенә килгәндә, шомыртта магний, бакыр, тимер, цинк, марганец; С, Е һәм Р витаминнары; лимон һәм алма кислоталары шактый күләмдә.


Сәхифәне Ләбиб Лерон әзерләде.


"Безнең мирас". - 2022. - №5. - 111 б. 


Теги: Яңалыклар Сихәтле мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру