Шагыйрь Сириннең тууына 125 ел
Шагыйрь Сирин (Мөхәммәтсәйрин Хәниф улы Батыршин) 1896 елның 14 декабрендә Ютазы районының Кәрәкәшле авылында туган.
Башлангыч белемне туган авылында алганнан соң, ул Бәйрәкә авылындагы атаклы «Гобәйдия» мәдрәсәсен тәмамлый.
1922 елда Сирин Казанга килә һәм Татар рабфагына укырга керә. Яшь шагыйрьләр Һ.Такташ, Г.Кутуй, Х.Туфан, Ф.Кәрим белән таныша. Сирин 1927 елда кулга алына һәм Черек күл төрмәсендә утыз көн утырып чыга. Шуннан соң ул даими рәвештә күзәтү астында яшәргә мәҗбүр була.1928-1929 нчы еллардан алып аның иҗатына совет чынбарлыгының кайбер якларын тәнкыйтьләү мотивлары килеп керә. Сирин җәмгыятьтәге тәртипләрне сатира утына алган «Паганини», «Ат кәмите», «Күтәрик бокалларны», «Сталинга эпиграмма» кебек шигырьләр иҗат итә. Әлбәттә, мондый әсәрләр ул чордагы хакимият вәкилләре игътибарыннан читтә кала алмый. 1935 елның 22 августында Cирин һәм тагын берничә язучы (Ә.Айдар, Г.Ризванов, И.Кули һ.б.) кулга алына, 1936 елның 31 гыйнварында, махсус киңәшмә карары нигезендә, Сирин биш елга Сиблаг лагерена озатыла. 1940 елның көзендә, сөрген срогын тутырып кайткач, бераз хәл алуга, үз теләге белән Бөек Ватан сугышына фронтка китә. Сирин 1942 елның көзендә, авыр контузия алып, Кәрәкәшлегә кайта, ә 1943 елның язында, үз теләге белән, яңадан фронтка җибәрелә. Шул ук елның ахырында ул, авыр яраланып, Ташкент шәһәренә госпитальгә озатыла. 1946 елдан башлап Сирин Баулы районының үзәге Акбуа поселогында яши.
Шагыйрь 1969 елның 23 ноябрендә Акбуада вафат була һәм шул поселоктагы татар зиратына җирләнә.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА