Журнал «Безнең мирас»

Себер татары Бибикамал киемнәре

Бибикамал Мөслимова 1881 елның салкын көзендә дөньяга килгән һәм 96яшенә кадәр яшәгән. Аның тормыш иптәше яшь Бибикамалны хатын-кызлар мәдрәсәсе ишек алдында күреп алган. Кара күзле, кечкенә буйлы, биленә кадәр җиткән, тәңкәләр белән бизәлгән икегә үрелгән чәчле кызга ул шундук гашыйк булган. Бибикамал сәүдәгәр Кәбир Мортазинның йортында хезмәтче булып эшләгән һәм хуҗа белән яхшы мөнәсәбәттә торган. Шуңа күрә дә кызның бирнәсе якынча 26 сандык тәшкил иткән. Биредә төлке тун һәм бизәлгән хатын-кыз жакеты да булган.


Бибикамал Мөслимованың хатын-кыз киемнәре бүгенге көнгә кадәр Төмән музеенда сакланып килә. Нәкъ аның күлмәкләре, шулай ук музей фондына тапшырылган бик күп кием-салымнары ярдәме белән бүгенге көндә без себер татарларының киемнәреннән, киенү культурасыннан хәбәрдар. Себер татар киемнәренең үзенчәлеге нәрсәдә? Себер татарлары мода артыннан куганмы? Бу һәм башка сорауларга безгә Ямбай авылы музее фондларын саклаучы Нэля Әсхәт кызы Фәйзуллина ачыклык кертте.



Себер татарларының кием үзенчәлеге


Себер татарларының киемнәре Идел буе татарларыныкыннан бик үзгә булмаса да, барыбер аерымлыкларга ия. Бу бигрәк тә киемнәрдә кулланыла торган традицион төсләрдә чагылыш таба. Себер татарлары, башка төбәк татарларыннан аермалы буларак, яшел, куе зәңгәр һәм шәмәхә төстәге тукымалар яраткан, еш кына нәкъ шундый төсле киемнәр кигән. Зур күләмдә йон һәм калын тукымалар куллану да әлеге аермага өстенлек биреп торган. Бу, билгеле, Себер якларының климат һәм табигый үзенчәлекләренә бәйле. Әлеге төбәк татарлары борынгыдан ук өс киемнәрен махсус ыстанда эшкәртелгән сарык йоныннан яисә Урта Азиядән китертелгән тукымадан теккән. Алар шулай ук якын-тирәдә яшәгән рус халкыннан киндер тукымалар да сатып алган. XIX гасыр ахырында себер татарлары үзләре дә киндер тукыма җитештерә башлый. Нәтиҗәдә, аннан тегелгән киемнәр арта. Фабрика тукымаларын да шул исемлеккә кертергә була.


Тегү машиналары пәйда булганчы, хатын-кызлар үзләренә, ирләренә һәм балаларына киемнәрне кулдан тегәләр. Шулай итеп, алар милли традицияләрне саклап калалар һәм кием хуҗасының барлык теләкләрен исәпкә алып эш итәләр. Кием тегелгән материалның сыйфатына килгәндә, ул күпчелек очракта гаиләнең социаль хәленә бәйле булган.


Себер татарларының гардеробына күзәтү


Милләтнең гореф-гадәтләре, үзенчәлекләре, иң беренче чиратта, аның көндәлек тормышында чагылыш таба. Бу принцип милли киемнәргә дә кагыла. Хатын-кызлар көндәлеккә чәчәкле-чуклы гади күлмәк кигән һәм, һичшиксез, башларына яулык бәйләгән. Әбиләр исә хәтфә жакет кияргә яраткан. Хатын-кызлар гардеробында, гадәттә, эчке кием, төрле күлмәкләр, һәр сезонга өске кием, баш киемнәре һәм аяк киеме булган.


Себер татар кызлары бәйрәм киеме итеп бөрмәләр белән бизәлгән күлмәк кигәннәр. Бөрмәләр күлмәкнең төрле урыннарына һәм төрле күләмдә тегелгән. Мәсәлән, өлкән хатын-кызларның бәйрәм күлмәкләрендә итәк буйлап берничә рәт вак җыерчыклар – бөрмәләр ясалган. Бизәкнең төсе, гадәттә, күлмәк белән чагыштырып сайланган.


Күлмәк өстеннән хатын-кызлар камзул кигәннәр. Ул ир-атларныкыннан бер дә калышмаган. Аларның камзулы бары тик итәккә таба киңәюе, ир-ат камзулларына караганда күбрәк булуы белән аерылып торган. Өлкән яшьтәге татар хатын-кызлары тездән астарак булган озын камзуллар киеп йөрсә, яшь кызлар исә кыскаларын сайлаган. Камзул – татар кызларының иң еш киелә торган киемнәренең берсе. Алар төрле тукымалардан (бәрхеттән алып атласка кадәр) тегелгән, йон һәм башка материаллар белән бизәлгән.


Төмән татар хатын-кызлары арасында башсарык дип аталган аяк киеме киң кулланылышта булган. Бу аяк киеме ир-атларныкы, тик аның кунычы юк.


Дөрес, ир-атлар киеме хатын-кызларныкыннан тегелеше һәм фасоны ягыннан артык аерылып тормаган. Чалбар, күлмәк, сезонлы өске кием, аяк һәм баш киеме, каеш, муенса һәм бияләйләр – боларның барысы да себер татары гардеробының төп өлешен тәшкил иткән. Себер татар ир-атының иң төп киеме булып камзул саналган (Тубыл татарлары аны бишмәт дип атыйлар. Хәер безнең кайбер районнарда да шулай). Гадәттә, аны тездән бераз озынрак иткәннәр. Хәлле татарлар өчен бәйрәм бишмәтләре төрле парчалардан тегелгән. Иң мөһиме – тукыма ачык төстә булырга тиеш.


Басу эшләре вакытында исә себер татарлары киндер күлмәк һәм чалбар өстеннән шулай ук киндердән тегелгән җиңел кием – шабур кигәннәр. Шабур, тегелеше буенча, Идел буе татарларының камзулларына охшаш булган. Ул тездән астарак, басып торган якалы итеп тегелгән. Камзул сыман, ул 4-5 төймәгә төймәләнгән. Себер татарлары бу шабурны милли кием төре дип санаганнар, гәрчә, ул Саян-Алтайның кайбер халыкларында очраса да.


Себер татар ирләре аяк киеменең иң киң таралган төре күн итекләр булган. Алар, кыш айларыннан кала, оекбашлар белән даими рәвештә киелгән. Төньяк урман һәм сазлыклы төбәкләрдә яшәүче себер татарларының традицион ирләр аяк киеме сазлык итекләре булган.


Ямбайлыларда – калфак, ә тубыл татарларында – сарауц


Себер татарлары баш киеменә зур әһәмият биргәннәр. Әлеге гардероб элементына игътибар, Себер климатының никадәр үзгәреп торуы нәтиҗәсендә, тагы да арта барган. Ир-атларның баш киемнәре 2 төргә бүленгән: өй өчен һәм урамда салкында кия торган. Беренче төрен түбәтәй тәшкил итсә, икенче төренә бүрек кергән. Гадәттә, ир-атлар бүрекләрне түбәтәй өстеннән генә кигәннәр. Әлбәттә, себер хатын-кызларының баш киемнәре ир-атларныкына караганда баерак. Ямбайлыларда ул – калфак, ә тубыл татарларында – сарауц.


Сарауц – Себер татар хатын-кызларының милли баш киеме. Бу баш киемен Ямбай музеена 1996 елда Хәмдия Гаврилова бүләк итә. Әлеге сарауц аның әбисе Нәсибә ханым Дәүләтованыкы була, ул 1884 елны Төмән өязенең (хәзер Төмән районы) Тубылтура авылында яшәгән. Бу баш киеменең тарихы XIX гасырдан башланып китә. Ул турыпочмак формасында, тышкы ягы исә бәрхет тукыма белән тышланган. Тукымага «алтын белән чигү» техникасы ярдәмендә төрле бизәкләр чигелгән. Бизәге чәчәкләр һәм яфраклар бәйләмен тәшкил итә. Мондый сарауц хатын-кыз баш бәйләвече буларак кулланылган, еш кына яулык астыннан киелгән.


Изү дә себер татар хатын-кызларының яраткан кием-салымы булып саналган. Аларны еш кына кунакка барганда йә кунаклар кабул иткәндә, гомумән, бәйрәм көннәрендә кигәннәр. Ямбайлыларда ул изү исемен йөртсә, тубыл себер татарлары исә аны түәлек дип атаганннар. Изүне хатын-кыз күлмәгенең кисемен япкан күкрәк бәйләвече дип тә аңлатып була. Бибикамал Мөслимованың изүе бүгенге көнгә кадәр Ямбай музее фондында саклана.



Себер татарлары һәм замана модасы


Себер татарлары, башка милләт вәкилләре кебек үк, модадан, киемдәге заман тенденцияләреннән калышмыйча яшәгән. Төрле ярминкәләрдән алып, әлеге тауарларны авылларга илткәннәр, ярминкә киштәләре исә шәһәрдән китертелгән тауарлар белән тулып торган. Бу күренеш төрле мәдәниятләрнең кушылуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән. XX гасыр башында себер татарлары мохитенә заман модасы нигезендә тегелгән гомумевропа шәһәр киемнәре керә башлый. Бу агым мөселман руханилары тарафыннан хупланмаса да, вакыт узу белән ул мода, бигрәк тә яшьләр арасында, зур үзгәрешләр кичерә. XX гасырның беренче унъеллыгында Себер татарлары арасында «шәһәр» кием формалары – күлмәкләр, гомумевропа модасы үрнәген саклаган эчке киемнәр, перчаткалар барлыкка килә. Әлеге үзгәреш, иң беренче чиратта, хәлле гаиләләрдәге хатын-кызларның гардеробына кагыла, чөнки шәһәр киеме, бердән, кыйммәт, икенчедән, дин ягыннан кабул ителмәгән була. Мондый киемнәрне җәмәгатьчелек фикереннән бәйсез кешеләр генә ала алган. Ә бу бәйсезлекне, иң беренчеләрдән булып, матди байлык тәэмин иткән.


Себер татарлары нык һәм затлы аяк киемнәре кияргә яраткан. Совет заманында Төмән якларына Казанның Арча фабрикасында эшләнгән аяк киемнәрен китерткәннәр. Ул зур күләмдә башкарылган. Моны Ямбай музеенда барлыгы 50гә якын аяк киеме саклануы да дәлилли. Мәсәлән, бау белән хайван тиресеннән ясалган, махсус сазлыкта йөрер өчен эшләнгән аяк киеме музейның иң борынгы экспонатларының берсе булып санала.


Себер татарларының кием төрлелегенең зурлыгы бүгенге көнгә кадәр сакланып калган эскпонатларда чагылыш таба. Башка төбәк татарларыннан аермалы буларак, алар аеруча төбәктәге климатка нык бәйләнгән. Бу үзенчәлек киемнәрдә төрле тукымаларга мөрәҗәгать итәргә, һәр вазгыять өчен яңа төр кием уйлап табарга этәргән. Алар милли йолаларын саклап килгән, шул ук вакытта замана модасыннан да калышмаган. Күрәсез, себер татарларының киеме үзләре сыман күпкырлы булып чыкты.


Айзилә Сабирова


"Безнең мирас" - 2023. - №2. - Б. 32-35.

Теги: Айзилә Сабирова Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру