Журнал «Безнең мирас»

Сара Садыйкова

Татарстан Язучылар берлегенең Матур әдәбиятны пропагандалау бюросында эшләгән чорда миңа әдәбият-сәнгать әһелләренең күбесе белән багланышка керергә туры килде. Чөнки очрашуларга әдипләрне генә түгел, композиторлар, музыкантлар, нәфис сүз осталары һәм җырчыларны да чакыра идек. Күпчелек очракта бу заявка бирүчеләрнең теләген искә алып эшләнә иде. Шуңа күрә алар бик шатланып «Казан язы», «Туган тел бәйрәме» кебек әдәби-музыкаль кичәләрдә чыгыш ясады.


Сара апа Садыйкованы да чакыргаладым. Олы яшьтә булуына карамастан, ул ризалаша иде.


Бервакыт мин аны кайсыдыр заводның тулай торагына дәштем. Очрашу кичке якта буласы иде. Сара апаны өе янында, урамда, каршы алдым. Әкрен генә тукталышка барып, сигезенче трамвайга утырдык.


Барабыз. Сара апага сирәк-мирәк күз салам. Аны танып белмәгән кеше (хәер, андыйлар Казанда булдымы икән?) уйлагандыр: менә бәләкәй генә бер карчык, башын иеп, үзалдына нидер уйланып бара. Кая бара икән ул? Кемгә бара икән? Мөгаен, балалары янынадыр, аерым яшәүче оныкларын күреп кайтасы килгәндер. Кыскасы, күп гомер кичергән, шактый дөнья нужасы татыган бер әби, трамвайга кушылып, җай гына тирбәлеп бара. Үзем аңа карыйм һәм, ничектер, үземә үк уңайсыз булып китә. Өлкән кешене борчыйсым калмаган икән. Атап чакырганнар иде шул.


Тукай исемендәге кинотеатр яныннан кузгалып киткән трамвай шактый озак барды. Кирәкле тукталышта төшеп, тулай торакка юнәлдек. Кызлар аны ишек төбендә үк каршы алдылар. «Сара апа, Сара апа», – дип өтәләнеп торалар, куанычлары эчләренә сыймый. Тәрбияче бүлмәсендә алдан ук чәй дә хәстәрләгәннәр иде.


...Безне залга дәштеләр. Иң алдан, өстенә озын алсу ефәк күлмәк, аягына биек үкчәле туфли кигән, башына укалы калфагын кыңгыр салган Сара апа атлый. Ул залга килеп керү белән, кызлар-егетләр дәррәү кул чаба башлады. Сара апаның йөзе яктырып китте, аяк атлавы ныгыды, ул, яшьләргә карый-карый, башын ия-ия аларны сәламләп, сәхнәгә таба бара. Бу инде бөтенләй икенче кеше иде. Йөгереп үк булмаса да, җитез генә, минем сузылган кулыма таяныр-таянмас кына сәхнәгә менде ул. Ә инде бераздан, тәрбияче аның чыгышын игълан итеп, зал янә гөр килеп кул чаба башлагач, мин бөтенләй хәйран калдым: Сара апаны алыштырып куйдылармыни!



Чү, мин сәхнәдә кемне күрәм?! Бу соң трамвайда йокымсырап килгән, өлкән яшьтәге теге «әбиме», әллә дәрте ташып торган берәр яшь артисткамы?! Сәхнәдә – урта яшьләрдәге, сылу гәүдәле, чибәр артистка иде. Бу – актриса. Бөтен гомерен сәхнәдә үткәргән, сәхнәгә багышлаган, баш-аягы белән сәхнә тормышына чумган актриса иде: йөзеннән елмаю китми, көләч, нурлы. Сәхнә стихиясе аны үз агымына бөтереп алып кереп китте! Пианино артына утырып, нәзек көчле бармакларын җитез хәрәкәтләндереп уйнаган көйгә, калфаклы башын кыңгыр салып, җырлап та җибәргәч, зал тын калды һәм әллә ни зур булмаган кызыл почмакны тутырып, аның моңлы, әле дә чисталыгын югалтмаган югары аһәңле тавышы яңгырады. Чыгышы тәмам булганчы, ул үзенең актриса икәнен онытмады...


Чәйләр эчеп, тукталышка хәтле озата килгән кызлар белән саубуллашып, трамвайга утыргач, янә мин бәләкәй генә гәүдәле, мөлаем кыяфәтле, күңелебезгә якын татар әбисен күрдем. Ләкин аның рух күтәренкелеге сүрелмәгән, тамашачы белән очрашудан алган тәэссораты әле бетмәгән иде. Ул аның кулындагы роза чәчәкләренә баккан күзләрендә, алсуланып киткән илһамлы йөзендә чагыла иде...


Артист һәм тамашачы.


Җырчы һәм тыңлаучы.


Композитор һәм халык.


Алар арасында була торган фикер берлеге, үзара аңлашуның гаять әһәмиятле, кирәкле әйбер икәнен мин шунда аңладым. Менә ни өчен сәхнәдән иртә киткән артистлар тиз картаялар да, гомерләренең соңгы көннәренә кадәр сәхнәне ташламаганнары озак яшиләр, халкыннан аерылмаган иҗат әһелләре үзләренең иҗади эшчәнлекләрен ахыргача саклап калалар икән.


Сара Садыйкова – йөзләгән җырлар авторы. Хәтта җыр текстларының да соавторы, дияр идем мин аны. Ул озак еллар Язучылар союзының партия оешмасында исәптә торды. Безнең һәр җыелышка килә, теге яки бу шагыйрьнең иҗатын тикшергәндә (ә андый тикшерүләр элек еш була иде) Сара апа ялкынланып чыгыш ясый, дөрләп-кабынып бәхәсләшә, үзенең төпле киңәшләрен бирә: ул шигъриятне тирәнтен аңлый иде. Аның бөтен гомере иҗатка, фәкать иҗатка гына багышланган иде, дисәм, һич хата булмастыр. Әүвәл – җырчы, аннары – композитор. Хәер, болар гомере буена икесе бергә үрелеп барды шикелле. Моң чишмәсе соңгы көннәренә хәтле кайнап, ургып торды Сара апаның, ул чишмәне ком күмеп китмәде.


Кайбер сәләтле генә кызларыбыз, матур-матур шигырьләр язып, бер-ике китап чыгаралар да сүреләләр, пыскып кына яналар һәм... бөтенләй сүнәләр. Андыйлар композиторлар арасында да юк түгелдер. Әйе, кем әйтмешли, сәнгать – корбаннар таләп итә. Фәкать көн саен, сәгать саен барлык көчеңне туплап, төн йокыларыңны жәлләмичә, зур җаваплылык тоеп, бөтен күңелеңнеихластан иҗатка бирсәң генә, чын мәгънәсендә иҗади әсәрләр туарга мөмкин, күрәсең. Әйе, бу шулай.


Әлбәттә, Сара Садыйкова кебек «асылташ»лар (бу сүзне хәзер курыкмыйча әйтик) сирәк табыла.


Шулай да, дөнья мәшәкатьләренә чумып, аның вак-төягенә бөтен игътибарыңны юнәлтеп, яки дан-дәрәҗә артыннан куып, төп эшеңә айда – бер, кайда – бер генә кул тидерәсең икән, иҗат моны өнәми. Ул синең бөтен вөҗүдеңне биләп алырга тиеш. Ул синең көндәлек эшең булырга тиеш. Фәкать шулай яшәсәң генә – син чын иҗатчы, әдәбият-сәнгать дигән олы җиһанның тугрылыклы колы. Тик, билгеле тәгълиматтагыча, сәнгать – сәнгать өчен түгел, сәнгать – халык өчен булырга, ул аңа хезмәт итәргә тиеш. Үзең үлгәч тә иҗатың кала бит, халыкка хезмәткә... Еллар узган саен синең кемлегең ачыла бара. Үзе исән чакта дан-шөһрәт казанганнарның да еллар үтү белән бәһасе сукыр бер тиен дә тормаска мөмкин, ә дөньялыкта эт типкесендә йөргән кайберәүләрнең иҗаты, яңа бер күтәрелеш кичереп, тегеләрнекеннән бер баш өстен калкып, халык күңелен яулап алуы ихтимал.


Сара Садыйкова иҗаты һәм тормышы әле үзендә бик күп серләр саклыйдыр. Мин бары аның бер генә мизгелен, үзем күргән ягын, тамашачы алдында ничек әсәрләнеп китүен һәм аны ничек кабул итүләрен, аңа булган мөнәсәбәтне генә әйтеп бирергә тырыштым.


Рәфкать Кәрами
Безнең мирас. - 2017. - №2. - 80-82 б. 

Теги: Рәфкать Кәрами Яңалыклар Сәнгати мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру