Ризаэддин Фәхреддиннең кызы Әсма Шәрәф белән аралашу тарихы (хатларның дәвамы)
Исәнме, туганым Рәфкать!
Безнең зур хәсрәт булды. Нык авырганнан соң, әннә вафат булды. Актыккы айны аяклары начар йөри иде. Кроватьтан ярдәмсез тора алмый иде. Соңгы көннәрдә сул аягы һәм сул кулы бөтенләй начар эшли башлады. Шимбә көннең (13/ХI) төнендә әннә кроватьтан егылып төште. Кире яткыргач, бераз сөйләшеп ятты, аннан соң йокыга китте. Шимбә көне буе йоклады, сулышы тирән һәм тыныч иде. Бәлки, рәтләнеп китмәсме дип уйлаган идем. Якшәмбе көнне әннә уянмады. «Скорая помощь» врачы, аңарда инсульт булган, дип әйтте. Бераздан сулышы туктады, өмет бетте...
Әннәне дүшәмбе көнне – 15/ХI – Зәйнәб апасы янына күмдек. Туганнары, Марсель Әхмәтҗанов, минем эштән малайлар ярдәм иттеләр. Әннәнең теләге бар иде: Кичүчат мәчетендә берәр җомга намазыннан соң догалар укып, аның исемен искә төшерсәләр ярар иде дигән сүзе.
Көтмәгән, авыр, күнегергә кыен хәл булды.
Арслан, 24.11.93.
Арслан Шәрәф әнисе Әсма Шәрәф белән. Казан, 1957 ел
Исәнме, дустым Рәфкать!
Синең хатыңны (11.3.94) алдым. Бик озак килгән. Кичүчаттан Әлмәткә хәтле 12 көн барган.
Минем исәнлек әкренләп рәтләнеп килә. Февральнең уртасыннан эшкә чыктым. Зарланырлык булмаса да, тулысынча сәламәт хәлгә тиз генә ирешеп булмаска охшаган. Иртән зарядка ясыйм, витаминнар эчәм.
Ашарга әзерлим. Төшке ашка өйгә кайтам. Көннәр бик тиз үтеп китә. Ташкенттан хат килгән иде, Альмира апа, Диләрә апа исән-саулар.
Сездә музей ачылса, яхшы булыр иде. Жәл, әннә ул көннәрне күрә алмады. Ул эшнең мәшәкатьләре бик күп булыр әле. Казаннан ярдәм итмичә ул эшне урынына җиткереп булмас та. Туганнарыңа, Әнвәр абыйга, Самдун абыйга, Таһир абыйга сәлам, изге теләкләр.
Сәламәтлек теләп, Арслан.
31.3.94.
Исәнме, дустым Рәфкать!
Беренче Май бәйрәме котлы булсын! Минем март актыгында язган хатны алдыңмы? Синнән күптән хат юк. Мин беркөе эшләп йөрим. Сәламәтлек бик әкренләп төзәлә. Эштә хәлләр начар. Майның уртасына хәтле бөтен завод эшләми, эш хакы да түләнми.
Асия апа (әннәнең туганнан туганы, Кичүчатка бергә барган) мәчеткә мең сум садака җибәрмәкче иде, синең белән. Син хәзер генә Казанга килмәгәч, сиңа аның буш конвертын җибәрәм. Син ул конвертка мең сум сал да мәчеткә Асия апа исеменнән илтеп бир (акчаң булса, әлбәттә). Син Казанга килгәч, мин сиңа ул мең сумны бирермен. Почтовый перевод белән йөрисе килми.
Бөтен туганнарыңа, мине сораган танышларга сәлам әйт. Бөтенесен бәйрәм белән тәбриклим, сәламәтлек телим.
Сиңа да сәламәтлек, уңышлар телим.
Арслан, 30.4.94.
Исәнме, Рәфкать!
Синең хатыңны алдым. Сәламәтлегем беркөе. Әннәнең елын үткәрдек. Туганнар ярдәм иттеләр. Асия апа, Җәүдәт абый, Марсель Әхмәтҗанов, Булат Солтанбәковлар да килгәннәр иде. Әнвәр Хәйруллин больницада, диделәр.
Музейны урнаштырырга Казаннан кем килгән иде?
Зур калакны Зәйнәб апага туганнары бүләк иткәннәр, туган көненә. Бәләкәе, чәй эчә торганы – гаиләви кирәк-яраклардан. Андый зур калак бер генә. Ахрысы, аны комиссион кибеттән алганнардыр.
Туганнарыңа, танышларга сәлам.
Исәнлек-саулык теләп, Арслан.
28.11.94.
Брежневка хат
Бүгенге көндә туган-тумача, ата-бала арасында туганлык җепләре шактый бушады, сүтелеп бетте, дияргә дә мөмкин. Ризаэддин Фәхреддин нәселе бу яктан да күпләргә өлге булып торырлык.
1924 елда Риза казыйның институтта укыган кызы Зәйнәп белән кече улы Сәгыйтьне, дин әһеленең балалары, дип, институттан куып чыгаралар. (Ул елларда барлык дин әһелләренең балаларын шундый язмыш көткән.) Риза Фәхреддин, нәселенең язмышына битараф карый алмаган ата кеше буларак, бу гаделсезлеккә каршы Мәскәүгә кадәр барып җитә, балаларының яңадан институтка алынуына ирешә.
Еллар уза. Совет хакимиятенең «кызыл кыршавы» галимнең игелекле хезмәтләрен бөтенләй кысрыклый башлый. Үзенә исә Советларга каршы шпионлык кылу яласы ягыла. Шулвакытта инде кызлары, Ризаэддин Фәхреддиннең намуслы исемен яклап, төрле оешмаларга мөрәҗәгать итәләр – хатлар юллыйлар, хаклык эзлиләр. Очрашуларның берсендә Әсма апа миңа КПСС Үзәк Комитетының генераль секретаре Л.И.Брежневка юлланган хатларының күчермәләрен биргән иде. Укучыларга да кызыклы булыр дип, берсен игътибарыгызга тәкъдим итәбез. Оригиналлар галимнең туган авылындагы мемориаль музеенда саклана.
Уважаемый Леонид Ильич!
Обращаемся к Вам в связи с изданием книги З.А.Ишмухаметова «Социальная роль и эволюция ислама в Татарии» (Казань, Таткнигоиздат, 1979 г.), в которой дается ложное освещение деятельности нашего отца Ризаэтдина Фахретдиновича Фахретдинова (1859-1936).
В этой книге Р.Ф.Фахретдинов представлен как активный враг социалистического строя. Он обвиняется в антисоветской пропаганде, бегстве в Омск в 1918 г. и пособничестве Колчаку, в подрывной антисоветской деятельности, в проведении панисламистско-пантюркистской политики, в руководстве антисоветскими выступлениями мулл (стр. 64-73).
В книге приводятся ссылки на атеистическую литературу 1920-х годов. Об этих источниках можно сказать, что хотя они носили характер проявления бдительности, и в них нет утверждений об «антисоветской подрывной деятельности» Р.Ф.Фахретдинова, однако, они надолго затормозили объективное научное изучение творчества Р.Ф.Фахретдинова.
Не проявив критического подхода к атеистической литературе 1920-х годов с учетом современных требований объективности и законности, З.А.Ишмухаметов с твердой уверенностью утверждает виновность Р.Ф.Фахретдинова в тяжких контрреволюционных преступлениях.
Необходимо отметить, что Р.Ф.Фахретдинов известен как деятель дореволюционной татарской культуры, автор более 40 книг и брошюр, главный редактор журнала «Шура» («Совет», Оренбург, 1908-1918 гг.), историк-востоковед. Хотя взглядам Р.Ф.Фахретдинова свойственна историческая ограниченность, противоречивость, и у него были ошибки в оценке происходящих событий в 1918 г., деятельность Р.Ф.Фахретдинова не дает оснований относить его к врагам социализма. Членом каких-либо политических организаций он не состоял, политической деятельностью не занимался. Утверждение о том, что он выезжал в Омск с армией Колчака, является явно ложным.
В силу исторических обстоятельств жизнь Р.Ф.Фахретдинова была связана с религией. В 1891-1906 и 1918-1923 гг. он был членом Духовного управления мусульман в г. Уфе, в 1923-1936 гг. – председателем этого управления. Свои религиозные обязанности Р.Ф.Фахретдинов исполнял в границах действующих законов. Он не был судим, репрессиям не подвергался.
Наше обращение в Татарский обком КПСС с просьбой вскрыть ошибки З.А.Ишмухаметова не принесло желаемого результата. В ответе обкома 13 июля 1931 г. было выражено согласие с З.А.Ишмухаметовым. Нам кажется, что некоторые товарищи не вполне учитывают тяжести обвинений, выдвинутых З.А.Ишмухаметовым против Р.Ф.Фахретдинова.
Подрывная антисоветская деятельность, буржуазный национализм, руководство антисоветскими выступлениями являлись особо опасными уголовно наказуемыми деяниями. Такими деяниями занимаются компетентные органы государственной безопасности и правосудия, и только они (а не писатели-атеисты) вправе дать обоснованное и законное заключение о виновности человека.
Мы считаем, что обвинения против Р.Ф.Фахретдинова, содержащиеся в книге З.А.Ишмухаметова, не соответствуют действительности, не согласуются с линией Коммунистической партии на укрепление законности, противоречат статье 160 Конституции СССР, гарантирующей, что «никто не может быть признан виновным в совершении преступления …иначе как по приговору суда и в соответствии с законом».
Мы обращаемся к Вам, уважаемый товарищ Л.И.Брежнев, с просьбой восстановить законность, дать компетентную и объективную оценку деятельности Р.Ф.Фахретдинова, воспрепятствовать распространению ложных сведений о его деятельности.
Фахретдинова Зейнаб Ризаэтдиновна,
Шараф Асьма Ризаэтдиновна,
23 июля 1981 г.
Йомгак урынына
Олуг Ризаэддин Фәхреддиннең кызы Әсма апа һәм оныгы Арслан абый бик яхшы, игелекле кешеләр иде. Ходай биргән озын гомерләрен бушка уздырмадылар.
Әсма апа озак еллар буе Республика клиник хастаханәсенең физиотерапия бүлегендә шәфкать туташы булып эшләп, тәннәрне сәламәтләндерсә, үзенең җылы карашы, акыллы киңәшләре белән җаннарны савыктырып яшәде. Безнең күңелләрдә үзенең якты эзен калдырып, 1993 елның 14 ноябрендә бакыйлыкка күчте.
Арслан Шәрәф (1934-2003) Казан дәүләт университетының физика-математика бүлеген тәмамлап, лаеклы ялга киткәнче, инженер булып эшләде. Бик тыныч, сабыр, гаять миһербанлы угыл иде. Бабасы Ризаэддин Фәхреддиннең үзләрендә сакланган мирасын тулысы белән Кичүчат авылындагы мемориаль музейга тапшырды.
Икесе дә Казан шәһәренең Яңа бистәсендәге татар зиратына җирләнде.
Безнең мирас. - 2018. - №11. - 40-43 б.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА