Журнал «Безнең мирас»

Рәшит Ваһапов белән очрашулар

Нижгар якларында тумасам да, нәселебездә җырчылар булмаса да, Рәшит Ваһапов үзенә бертөрле якын миңа. Туганым, бик-бик яхшы танышым кебек. Бу исемне ишеткән саен, күңелемнән ниндидер җылы дулкын йөгерә. Кулыма каләм алып, балачак истәлекләремне язарга утырасым килә.


Филармония артистлары Шкаповка пионер лагеренда ял итүчеләр белән (Нәсимә Камалиева – икенче рәттә барабанчы егет артында, ак күлмәкле). 1957 ел

Минем әти-әнием укытучылар иде. Бер арба балалар белән үзебезнең Азнакай районында авылдан-авылга күчеп укытып йөрделәр. 1954 елда әтине, Урманайда завуч булып эшләгән җиреннән, Уразайга мәктәп директоры итеп күчерделәр. Рәшит абый белән беренче «очрашуым» шунда булды.


Әни башлангыч сыйныфларны укыта иде. Бер үк вакытта кич белән олыларны да укытырга йөрде. Мине дә үзе белән иярткәләде. Биш-алты апа бер өйгә дәрескә җыелалар иде. Дәрес беткәч, патефон куялар. Бөтен өйне тутырып, «Фирдәвескәй, кара күзкәй» агыла. Патефонны беренче күрүем дә, пластинкадан беренче тапкыр җыр тыңлавым да шунда булды. Могҗиза иде бу! Тылсым иде! Ул чакта әле мин (5 яшьлек бала) бу җырчының мәһшүр Рәшит Ваһапов икәнен белми идем. Ә тәэсире, тылсымы гомерлеккә калды.


Бик популяр булгандыр! Ваһапов репертуарыннан «Нурия» җырын да балачакта еш ишетә идем. Күрше кызы Фәрдәнә янына уйнарга кергәндә, аның абыйсы Фәрит (ул яңадан Казанда радиода эшләде): «Кичә дә кич килми калдың, Нурия, Килми калма бүген дә», – дип җырлый иде.


1957 елның июлендә язмыш мине Рәшит Ваһаповның үзе белән очраштырган! Тик ул чакта мин аның кем икәнен белмәгәнмен. Казаннан килгән җырчы абый дип кенә истә калган. Ул елны, беренче сыйныфны тәмамлагач, үзебезнең районның Шкаповка пионер лагеренда ял иттем. Безнең янга Казаннан бер төркем артистлар килде. Алар җырладылар, сөйләделәр, фокуслар күрсәттеләр, баянда уйнадылар. Азактан Шкаповканың данлыклы алма бакчасында истәлеккә карточкага төштек.


Еллар үткәч, бу артистларның кемнәр икәнен белү теләге артканнан-арта барды. Сораштыру, интернеттагы мәгълүматларны өйрәнү, тарихи фотоларны чагыштырып карау нәтиҗәсендә (бер мәктәптә укыган якташым, язучы Марсель Галиев аеруча нык ярдәм итте), бездә кунакта Филармония артистлары: җырчылар – Рәшит Ваһапов, Җәвәһирә Сәлахова, нәфис сүз остасы Фәйзи Йосыпов, фокусчы Хәй Мушинский, баянчы Фәйзи Садыйков булган, ахрысы, дигән фикергә килдем. Бәлки, ялгышамдыр?.. Ә берсен барыбер дә белеп булмады...


Юлсыз-транспортсыз чорда, башкаладан 350 чакрым (!) ераклыкта урнашкан районга килеп, балалар алдында Татарстанның танылган сәнгать осталары концерт куйган! Бушка! Менә ул патриотизм, менә ул фидакярлек, менә ул балаларны сәнгать белән тәрбияләү!


2020 елда без ТАССР төзелүнең 100 еллыгын билгеләп үттек. Бик күп вакыйгаларны, тарихи шәхесләрне искә төшердек. 64 ел элек төшерелгән һәм әлегә кадәр миндә кадерләп сакланучы бу фотосурәт, бәлки, Татар дәүләт филармониясе сәхифәләрен тулыландырырга ярдәм итәр, бәлки, Рәшит Ваһапов фестивален оештыручылар өчен кызыклы булыр.


Фестиваль дигәннән, милли җанлы Рифат Фәттахов җитәкчелегендәге команда шулкадәр яхшы эш башкара: чын талантларны ача! Лауреатлары безгә концерт белән килгән чакларда бармый калганым юк. Чын ләззәт алам. Ә инде телевизорда Филүс Каһиров күренсә, каршына ук килеп басып тыңлыйм. Үз улым кебек сөенәм, сокланам, горурланам. Рәшит Ваһапов белән тәүге очрашудагы кебек, күңелне җылы дулкын биләп ала...


Нәсимә Камалиева, журналист,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре


Безнең мирас. - 2021. - №4. - 112-113 б.

Теги: Нәсимә Камалиева Яңалыклар Хәтер сандыгы

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру