Бакый Урманче: "Рәсем сәнгате өлкәсендә зур белгеч юк"
Бакый Урманче, Ватаныннан утыз елга якын читкә тибәрелеп яшәгән шәхес булса да, көр күңелле, шат, дәртле иде. Ләкин бервакыт рәссамның остаханәсенә килеп керсәм, сәерсенеп калдым: Бакый ага уйчан, моңсу, куллары эшсез. Кул бирешкәннән соң, ул өзелгән сүзен дәвам иткәндәй сөйли башлый:
- Рәсем сәнгате өлкәсендә зур белгеч юк, дустым. Минем турыда язмаганны, яшь, яңа иҗат башлаган бүтән талантлар турында кем язсын! Кем күтәрсен рәссамнарны? Кем сөйләсен алар турында халыкка? Такташның Ташкенттагы улы Рафаэль минем турыда монография язды. Шуннан соң зур хезмәт юк. Менә Миргазиян Юныс язды. Аның әсәрен басарлармы, юкмы? Бездә, татарда, кешенең кимчелегеннән көлү, кимчелекне тиз күреп алу, аны купайту гадәте бар. Ә чынлыкта талантка игътибар юк. Сәйдәшне, «эчә» дип, дөньяга тараттылар. Ə ярдәм итүче, «ни өчен эчәсең?» дип сораучы булмады. Менә мин эчмим дә, юкса барыбер миңа, иҗатыма игътибар юк. Үзем үлгәнче бер зур хезмәт язарга иде дә, кешесе юк... Син алынмыйсыңмы, Батулла?
Мин бу эшне майтара алмадым. Кыям Миңлебай язды ул китапны.
(Бакый Урманче остаханәсе. 1983, 29 сентябрь)
Рабит Батулла
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА