Редакция хәбәрләре Уку өчен 1 минут

Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисләре

Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисләре

Габдулла бине Гомәр разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Олуг гөнаһлар: Аллаһка ширек кылу (тиңдәш тоту), атаананы рәнҗетү, кеше үтерү, белә торып ялганга ант...

Габдулла бине Гомәр разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Олуг гөнаһлар: Аллаһка ширек кылу (тиңдәш тоту), атаананы рәнҗетү, кеше үтерү, белә торып ялганга ант итү (шаһитлык бирү)».


Әбү Һөрәйра разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Монафыйкның галәмәте (сыйфаты) өчтер: ялган сөйләү, вәгъдәдә тормау, әманәткә хыянәт итү».


Әнәс разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Шайтан адәмгә каны йөргән кебек белдерми вәсвәсә кылыр».


Гайшә анабыз разыйаллаһу ганһә риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Кем безнең дини әмеребезгә диндә булмаганны кертсә, ул нәрсә кире кагылачак».


Ибн Габбас разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Аллаһы Тәгалә өч кешегә бик ачулы: әл-Харамда гөнаһ кылучы; исламда җаһилият (мәҗүсилек) гадәтен торгызучы; мөселман канын хаксыз урында (җирдә) түгәргә таләп итүче».


Әбү Һөрәйра разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Җәннәткә керүдән тартынган кешедән кала, бөтен өммәтем җәннәткә керер. Кем миңа буйсынды, җәннәткә керер. Кем миңа буйсынмады, шиксез, ул (җәннәткә керүдән) тартынды».


Текстны басмага Айсылу Вәлиева әзерләде.


"Безнең мирас". - 2022. - №1. - 69 б. 


Фото: pixabay

#Әхмәдвәли Рәхими #Яңалыклар

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи