Журнал «Безнең мирас»

Остазым Бакый Урманче

Кешегә яшәгән саен тормышының мәгънәсен аңларга тырышу хас. Мин дә шундый. Дистә еллар буе янәшәсеннән узып йөргән агачларга ешрак күз ташлыйм хәзер... Аларга карап уйга биреләм...


Куркыныч сугыштан соңгы авыр елларда туган бала буларак, ул заман хатирәсе – соры Казан, туган йортым, уйнап үскән ишегалларым – хәтеремә ишелеп кенә төшә. Вакыт, тарихи чорларны алмаштырып, фасылларны кабатлап ага тора, ага тора, агач кәүсәсенә боҗралар өсти; баштан узган вакыйгалар, кадерле истәлекләр булып, хәтергә ята.


Артист әти белән музыкант әни (Усман Әлмиев белән Разия Фәйзуллина. – М.Т.) гаиләсендә туганга күрә мин, ихтимал, театрда яшьтәшләремә караганда күбрәк булганмындыр. Әти еш кына репетициягә яисә яңа куелышка, хәтта кичке тамашага да ияртеп бара иде.


Композиторлар, рәссамнар, актерлар һәм шагыйрьләр – балачагымның аерылгысыз өлеше булды. Александр Ключарев, Җәүдәт Фәйзи табадан гына төшкән әсәрен күрсәтергә килә иде. Салих абый Сәйдәшевкә, киресенчә, репетициядән соң үзебез керә идек. Ул вакытта Камал театры белән Опера театры бер урында – хәзерге Тинчурин театры бинасында урнашкан иде, алар көнаралаш эшләде: бүген опера уйналса, иртәгә драма куелды. Салих абый шул ук йорттагы бер бүлмәдә торды. Ул гаять киң күңелле, ягымлы кеше булып исемдә калган. Зәңгәрсу күз, мәгънәле караш. Сатуда һичкайчан күренмәгән татлы конфетлар белән сыйлый иде мине. Мөгаен, бу нигъмәтләрне күчтәнәчкә китергәннәрдер – аны халык бик ярата, үз итә иде.


Бәйрәм саен Нәҗип Җиһанов, Рөстәм Яхин, Мостафа Ногман, Айрат Арслан, Камал театрының карт артистлары (ул вакытта барысы да яшь әле) сугылмый калмый иде. Кыскасы, фатирыбыздан талантлар өзелмәде. Бу сөхбәтләшүләр үсмер елларымны нурга күмде һәм күңелемнең иң җылы почмагына мәңгегә урнашты.


Бакый Урманче Казанга кайткач. 1957 ел Бакый Урманче Казанга кайткач. 1957 ел

1957 елда Мәскәүдә узган Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы көннәрендә әти-әнием Бакый ага Урманче белән таныша. Аның пайтәхеттә яшәгән чагы була. Әти-әнием сынчы-рәссамны Казанга күчәргә, монда иҗат итәргә чакыра. Шул рәвешле Бакый ага татар дөньясының мәркәзенә кайта. Күченү мәрәкәләрен бик яхшы хәтерлим әле. ТАССРның Мәдәният министрлыгы (Хаҗи Рәхмәтуллинның министр чагы) аны, кунакханә урынына, хөкүмәт әгъзалары гына ял итә торган «Ливадия» шифаханәсенә урнаштыра. Бераздан бирегә материаллар агыла башлый – мәрмәр кисәкләре, агач кәүсәләре... Аерата Урта Азия грушасы хәтердә калган. Чөнки соңыннан ул могҗизалы рәвештә «Сагыш» сынына әверелде һәм минем бу сынны бар итүдә турыдан-туры катнашым булды. Груша буй-буй яралы, аны, эшкә ярарлык хәлгә китерер өчен, шундый ук материал белән ямарга кирәк иде. Чырага келәй сылыйм да, ярыкка сугып кертәм, аннары, кибеп чыккач, шомартасы гына кала. Башка кәүсәләр дә «эшкәртү» уза. Агач белән мәш килү миңа бик ошый иде. Шулчакларда уеп бизәк ясауның тәүге серләренә төшендем.


Бакый ага безгә көнаралаш килеп йөрде. Йә Министрлар Советына, йә Мәдәният министрлыгына, йә Рәссамнар берлегенә барышлый кереп чыга... Дусларының хәлен-әхвәлен белешә. Ә болай бик күп эшли иде ул. Бик бирелеп эшли иде. Вакытын юк-барга әрәм итмәскә тырышты. Озакламый аңа Ленин районындагы Производственная урамында төзелгән йорттан фатир бирделәр. Бер бүлмәсен остаханә итте. Тагын күпмедер вакыт узгач, Бакый ага коттеджлы булды, анысын сыннар ясау остаханәсенә әверелдерде. Зур скульптуралар сыйсын өчен идәннәрне кубарырга, җирне метр ярым казырга, ә түшәмне күтәрергә туры килде.


Шулай да, күңелен бушатырга кирәк чакта, Бакый ага элеккечә безгә йөрде. Ул Соловкида Мәскәү һәм Ленинград профессорлары, дин әһелләре белән бергә иза чигүен искә төшерде, «анда бер генә җинаятьче дә юк, барысы да интеллигенция вәкилләре иде», дип хәтерен яңартты.


...Берничә ел «утырганнан» соң, Бакый ага Казанга кайта, сәнгать техникумында (монда, булачак рәссамнардан тыш, музыкантлар, артистлар, композиторлар әзерлиләр) эшли. Әмма бәхетле мизгелләр озакка бармый: бераздан аны яңадан сөргенгә – бу юлы Урта Азия республикаларына сөрәләр һәм... 1956 елда, диктаторның вафатыннан соң гына аклыйлар.


Бакый ага торган йортта еш булдым мин, үзеңне алтын куллы останың ярдәмчесе итеп тою (балчык изү, пластилин шарчыклар әзерләү, гипс измәсе ясау) йөрәгемдә һәрвакыт чиксез горурлык хисләре уятты. Эш коралларының байтагын ул үзе ясаган, арада Алманиядә җитештерелгәннәре дә бар иде. Чимал буларак, нигездә, мәрмәр белән агачны үз итте. Күпмедер вакыт узгач, остаханәгә Урта Азиядән берничә дистә скульптура, шактый гына санда картина кайтты (бүген алар Татарстан Республикасының Сынлы сәнгать һәм Бакый Урманче музейларында, шулай ук «Хәзинә» галереясында саклана).


Йөзем җыю. Бакый Урманче эше. 1958 ел Йөзем җыю. Бакый Урманче эше. 1958 ел

Сәнгать училищесына укырга керүемдә Бакый аганың турыдан-туры катнашы булды – Виктор Иванович Куделькиннан (директор) мине ирекле тыңлаучы сыйфатында әлеге уку йортына кабул итүне сорады ул. Уку чорының кыл уртасы, кыш көне иде. Җиң сызганып «энә белән кое казырга» керешкәч, Бакый ага һәр эшемне җентекләп күзәтеп барды, киңәш-табыштан аермады. Билгеле, аның һәр әйткәне осталарча төгәл, урынлы иде.


Башкортстан буйлап сәяхәт кылганда да Бакый агадан күп нәрсәгә өйрәндем мин: җирле хакимият җиңел машина биреп, без Дүртөйле районында урнашкан татар авылларының тормыш-көнкүреше белән танышып йөрдек. Рәссам борынгы агач архитектура үрнәкләрен, татар йортының эчке күренешен өйрәнде. Ул ясаган акварель этюдлар соңыннан күп күргәзмәләрдә тамашачы хозурына тәкъдим ителде.


Дәрдемәнд сынын минем күз алдымда хасил итте ул. Башта балчыктан, аннары гипстан әвәләде. Шуннан соң гына мәрмәргә тотынды. Бүген Язучылар берлегендә сакланган Тукай сурәтенең барлыкка килүенә дә шаһит булдым. Шагыйрьнең иңнәрен остазым миннән күчереп ясады.


Бакый ага әнинең ике сурәтен «язды». Аның берсе – кечкенәсе – Урманче музеенда, икенчесе миндә саклана. Һәрдаим гастрольләрдә йөргәнгә күрә, әти, Бакый аганың кыставына карамастан, портрет ясатырга вакыт таба алмады.


Җәй көне әни, гадәттә, Кызыл Байракта ял итә иде. Бакый ага да бу авылны үз итте. Рөстәм Яхин да биредә еш кунак булды. Иделнең салмаклыгы, киңлекләренең гүзәллеге җанны тынычландыра, тормышның һәрвакыт шулай кабаланмыйча-ашыкмыйча бер көйгә агачагына ышандыра иде...


Тагын бер мөһим хатирә. 1970 елда алты яшь рәссамның (Герман Иванов, Владимир Нестеренко, Рәшит Фәттахов, Игорь Башмаков, Евгений Голубцов һәм мин фәкыйрегез) уртак күргәзмәсе оештырылды. Хәзер аны яшьләрнең Беренче күргәзмәсе дип атау гадәткә керде. Әмма Бакый ага булмаса, бу чараның язмышы ничек хәл ителер иде әле – билгесез. Ул чакта комсомол оешмасында шөбһә туган, икеләнә калганнар: оештырыргамы, оештырмаскамы? Мондый күргәзмә совет сәнгате өчен ят, кирәксез нәрсә, дигән фикер белән тарткалашкан алар. Минем гозеремне тыңлап, комсомол обкомына барган Бакый ага гына мәсьәләне уңай хәл кылып кайта алды: күргәзмәне шул ук көнне оештырырга булдылар. Чара халык арасында зур кызыксыну уятты...


Бакый ага мәңгелеккә киткәнче Казанда яшәде. Берничә тапкыр Урта Азиягә барып кайтырга гына бүленде. Бу яклар аны, чыннан да, әсир иткән иде, күрәсең.


...Ябалдашлары никадәр җәелеп үсмәсен, агачны барыбер тамырлары гына чын агач итә. Без дә тормышыбызның күпмедер өлешен яшәгәч, артка – башлангычыбызга борылып карыйбыз, теге яисә бу вакыйгаларның сәбәпчесе булган «тамырлар»ны барлыйбыз. Бакый ага Урманчедан алган сабакларны мин гомерем буе хәтерләдем һәм әлегәчә хәтерли киләм. Ләкин остазлыгының төп күрсәткече итеп, барыбер, мәкаләдә телгә алынмаган сыйфатын китерер идем: ул, сәнгать юлын сайладың икән, гомер бу шул сайлаган юлыңа тугры калырга, көчеңне дә, вакытыңны да кызганмыйча иҗат итәргә өйрәтте. Һәм мин аның бу өйрәтмәсеннән тайпылмыйча яшәргә тырыштым.


Миләүшә Талипова әзерләде

Теги: Надир Әлмиев Яңалыклар Сәнгати мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру